Әдәпле кеше нинди була?
статья (средняя группа) по теме

Бу соравның җавабы бик күп тәшенчәләргә ия. Әдәпле кеше дибез икән, ул безнең күз алдына барыннан да бигрәк, тәрбияле, инсафлы булып килеп баса. Ул — кешелекле дә, белемле дә, укымышлы да һәм алай гына дамы әле!.

        Әйдәгез соң, бергәләп әдәпле кешеләрдә булырга тиешле тагын кайбер сыйфатларны тәфсилләп, киңрәк итеп искә төшереп карыйк.        

Әйе, әдәпле кеше:

Башкалардан үзен өстен итеп куймый. Әлкән яшьтәге кешеләргә, мохтаҗларга, гарипләргә һәрвакыт ярдәмчел, ихтирамлы һәм ихлас мөнәсәбәттә була.

Кеше хәленә керә, бүтәннәрне беркайчан да кыен хәлдә калдырмый. Һич кайчан тавыш күтәреп сөйләшми, тупас яки ямьсез сүзләр әйтми, ялганлашуга юл куймый, әйткән сүзен үти, вәгъдәсендә тора.

Кеше сөйләгәндә игътибар белән тыңлый һәм кирәк чакта гына сүзгә кушыла.

Башкаларны рәнҗетергә яки кимсетергә ирек бирми.

Гайбәт сөйләми, мактанмый, шапырынмый, үзен тыйнак тота.

Кешеләр белән  һичкайчан үзен эрегә куеп яки тупас сөйләшми. “Борчуым өчен гафу итегез”, “Рәхим итегез”, “Рәхмәт” кебек тылсымлы сүзләрне урынлы куллана белә.

Башкаларның шәхси милкенә, байлыгына саклык белән карый, көнчелек, нәфес чире белән авырмый. Үз милкенең кадерен саклый.

Башкалардан кызгандыру өчен үзен мескен хәлгә төшерми, юк-бар сәбәпләр табып, читтән теләктәшлек, ярдәм эзләми.

Гадел, саф күңелле, намуслы, эчкерсез, сабыр булу—әдәпле кешене бизи торган сыйфатлар. Әдәпле кеше, гомумән, һәрьяклап җыйнак, пөхтә була. “Холкы күркәм, күңеле яхшы кеше белән җиңел яшәп була”,—ди  халкыбыз.    

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dple_keshe_nindi_bula.doc35.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәпле булу өчен ни кирәк?

        Әдәплелек — кеше белән аралаша белү.

        Әдәпле булу — кешеләргә игътибарлы, инсафлы булу.

        Һәркем башка кешеләрдән  игътибар, игелеклек, ягымлы караш һәм хөрмәт көтә. Беркемнең дә начар сүз ишетәсе килми.

        Ләкин моның сере шунда, үзе инсафлы, тәрбияле, яхшы кешеләргә генә кешеләр һәрвакыт яхшылык белән җавап бирәләр.

        Әдәпле кешене генә барысы да ярата, хөрмәт итә. Андыйларның ышанычлы якын дуслары була, алар белән ул бервакытта да ямансуламый, күңелсезлеккә бирелми.

        Хәер, әдәпле, чын тәрбияле баланың ямансулап торырга вакыты да калмый. Чөнки ул ныклы режим белән яши.

        Иртән иртүк күнегүләр ясый, юына. Аннан соң урын-җирен җыештыра. Пөхтә итеп киенә. Аннан әнисенә, әбисенә иртәнге аш әзерләргә һәм табын җыярга булыша.

        Тәрбияле бала гөлләргә су сибәр, йортта булган терлекләрне карар. Киемен чистартырга да иренмәс. Әдәпле кеше һәрвакыт үзенең якыннары, дуслары турында кайгыртып яши, аларга ярдәм итәргә әзер тора.

Кем күбрәк белә?

Исәнләшкәндә нинди сүзләр әйтергә кирәк?

Исәнмесез, хәерле иртә, хәерле көн, хәерле кич, ...

Берәр кешегә үтенечегез булганда нинди сүзләр әйтергә кирәк?

Үтенәм сездән, рәхим итегез, зинһар өчен, рөхсәт итегез, ...

Гафу үтенгәндә нинди сүзләр әйтәләр?

Кичерегез, гафу итегез, кичерүегезне үтенәм, ...

Хушлашканда нинди сүзләр әйтәләр?

Хушыгыз, сау булыгыз, хәерле юл, тыныч йокы, ...

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кайсы транспорт нинди хезмәт күрсәтә

Кайсы транспорт нинди хезмәт күрсәтә - презентация. Балалар өчен күрсәтмә материал...

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Балагыз нинди төс ярата?

Бер төркем галимнәр, кызлар һәм малайлар ясаган рәсемнәргә карап, тикшерү үткәргән. Алар, сүрәтләрендә нинди төсне күбрәк куллануына карап, балан...

"Әти-әни! Нинди олы сүзләр!"

Гаилә - ул  яраткан эшеңнән кайтканнан соң, йөрәгеңә тынычлык, шифа бирә торган изге урын.  Гаилә - ул дөнья мәшәкатьләреннән, борчулардан ял итә торган урын....

Дидактическая игра "Нинди төс?”

УМК "Говорим по -татарски"...

Мультимедийная дидактическая игра "Бу нәрсә?", "Нинди ?" ,"Ничә?"для детей старшей группы

Мультимедийная дидактическая игра "Бу нәрсә?", "Нинди ?" "Ничә?" для детей имеет развивающее значение. Она способствует развитию познавательных процессов. Тренирует наглядно-образное мышление, словесн...