Консультация для родителей "Бармак уеннары"
консультация (старшая группа) по теме

 

Төрле сәбәпләр аркасында, балаларның сөйләмендә кимчелекләр күзәтелә. Билгеле, баланың теле ачыла башлаганда ук бу кимчелекләрне ата-аналар  булдыра алганча бетерергә тырышалар. Сөйләме аңлаешсыз балаларның кул, бармак моторикасы начар усеш алган була. Сөйләм усеше  вак моторика (кул, бармак хәрәкәтләре) белән тыгыз бәйләнгән.

Авазларны әйткәндәге кимчелекләр – балага начар тәэсир итә, ул эченә йомыла, кырыслана, тынгысызга әверелә, аның кызыксынучанлыгы кими. Баланың телен ачуда, сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары аерым урын алып тора. Бармак күнегүләре һәм бармаклар белән ритмик хәрәкәтләр ясау баш миенең сөйләм өчен җавап бирүче өлкәсенең ярсынуына һәм сөйләм зоналары эшчәнлеге көчәюгә китерә. Нәтиҗәдә сөйләм усешеннә уңай  тәэсир ясала.

Бармак моторикасын ныгыту өчен үз эшемдә бармак уеннарына аеруча зур игътибар бирәм. Түбәндә балалар куллана торган бармак уеннары тәкъдим итәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon barmak_uennary.doc31 КБ

Предварительный просмотр:

Бармак уеннары

Төрле сәбәпләр аркасында, балаларның сөйләмендә кимчелекләр күзәтелә. Билгеле, баланың теле ачыла башлаганда ук бу кимчелекләрне ата-аналар  булдыра алганча бетерергә тырышалар. Сөйләме аңлаешсыз балаларның кул, бармак моторикасы начар усеш алган була. Сөйләм усеше  вак моторика (кул, бармак хәрәкәтләре) белән тыгыз бәйләнгән.

Авазларны әйткәндәге кимчелекләр – балага начар тәэсир итә, ул эченә йомыла, кырыслана, тынгысызга әверелә, аның кызыксынучанлыгы кими. Баланың телен ачуда, сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары аерым урын алып тора. Бармак күнегүләре һәм бармаклар белән ритмик хәрәкәтләр ясау баш миенең сөйләм өчен җавап бирүче өлкәсенең ярсынуына һәм сөйләм зоналары эшчәнлеге көчәюгә китерә. Нәтиҗәдә сөйләм усешеннә уңай  тәэсир ясала.

Бармак моторикасын ныгыту өчен үз эшемдә бармак уеннарына аеруча зур игътибар бирәм. Түбәндә балалар куллана торган бармак уеннары тәкъдим итәм.

1. Без кәбестә турыйбыз, (бармак чуклары белән кисү хәрәкәтләре ясау)

    Кишерен дә уабыз, ( кулны йодрыклап, уу хәрәкәтләре ясау)

    Тозларны да  сибәбез, (тоз сибү хәрәкәте)

    Кәбестәне кысабыз. ( учларны  йодрыклау һәм ачу хәрәкәтләре)

2. Карга килде – казан асты,

    Торна килде – тоз салды,

    Саескан килде – салма  салды

    Күгәрчен килде – куп ашады,

   Аккош килде – туймый калды,

    Кетер-кетер, казан төбен кимерер.

3. Биек нарат астында куркак куян утыра ( бер кул – “нарат”(кул чугы өскә караган, бармаклары аерылып тора), икенче кул – “куян” (имэн һәм урта бармаклар –“куян колагы”, ә калган бармаклар  кысылып тотыла)

4. Бармакларны эләктерәбез,

    Терсәкләрне күтәәбез,

    Килеп чукты чыршы,

    Сөендереп безне. (кулларны эләктереп тотырга,  уч төпләре бер-берсенә почмак астында, бармакларны алга чыгарырга, терсәкләрне гәүдәгә терәмәскә).

5. Мин перчатка киям, һәрберсе үз өендә,

    Уңайлы, җылы булсын, мин урамда йоргәндә.

(берәм-берәм бармакларга перчатка кию хәрәкәте эшләү.)

6. Бармакларны саныйм, берәмләп бүлеп карыйм:

    Баш бармак. Бер. Әткәйгә. Әткәй өйдә баш кеше.

    Имән бармак. Ике. Монысы - әнкәемнең өлеше.

    Бер булды, ике булды, уртак бармак - өченче.

    Бусы инде,  билгеле әбиемә тиешле.

    “Әбкәм” дип кадерләп, эндәшәбез без аңа,

    Йомшак урын әзерләп, утыртабыз уртага.

    Дүрткә - абый чиратта, аңа – атсыз бармагым,

    Ай, үзем иң азатка чәнти булып калганмын.

    Чәнти-чәнти-чәнтекәй, ул да, мин дә бәләкәй!..

    Бишебезгә биш тиде, - һәркемгә өлеш тиде.

(Кулны йодрыкларга һәм чират буенча берәм-берәм, зур бармактан башлап, учны башларга).

  1. Бу бармак – бабай,

Бу бармак - әби,

Бу бармак - әти,

Бу бармак - әни,

Бу бармак – бәби,

Аның исеме – чәнти.

Ясалган кнегүләр кул чугы һәм бармаклар ныгуга китерә, ә бу үз  чиратында  киләчәктә язу күнекмәләрен җиелерәк үзләштерергә ярдәм итә. Шуны истән чыгармаска кирәк: вак моториканы ныгытуга файдалы булсын өчен, бармак уеннары һәрвакытта да  чиратлап ике кул белән кабатлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Музыкалы һәм такмаклы уеннар.Музыкальные игры.

Шигьри такмаклы уеннарны балалар бик яраталар, бу төр уеннар, аларның хәрәкәтчәнлеген арттыру белән бергә, сөйләм телен дә үстерә, уен барышында һәммәсенә дә катнашырга мөмкинлек туа. ...

Сөйләм теленә өйрәтүдә коммуникатив уеннар.

Бу мәкаләдә тәрбияченең балаларны сөйләм теленә өйрәткәндә коммуникатив уеннарны ничек куллануы тасвирлана....

Консультация для родителей "2-3 яшьлек балаларга бармак уеннары"(Пальчиковые игры)

В жизни детей дошкольного возраста главный вид деятельности – игра....

Консультация “Уеннар ярдәмендә балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү”.

1.Әхлак тәрбиясенең  бурычлары .2.Яшь үзенчәлекләре.3.Әхлак тәрбиясе бирү нинди эшчәнлекләрдә тормышка ашырыла?4.Әхлак тәрбиясе бирүнең нәтиҗәлеге.5.Төрле кызыклы алымнар куллану....

Консультация: «Сөйләм телен үстерү өчен уеннар»

Сабыйларга хайваннар бик ошый. Аларның тышкы кыяфәтләре, тән төзелешләре, гадәтләре, балалары белән танышу – нәниләрнең күзаллауларын киңәйтә һәм сөйләм телләрен үстерергә ярдәм итә....

Консультация для родителей "Җырлы-биюле уеннар аша балаларның эстетик зәвыкларын үстерү."

Шөгыльләрдә җырлар һәм биюләр уен аша бирелсә, ул балаларга кызык була һәм аңа ул үзе бер могҗиза булып тора....

Ата-аналар өчен консультация: “Сөйләм үстерүгә уеннар”

СӨЙЛӘМ  ҮСТЕРҮГӘ  УЕННАР     Тирә – ягыгызга  күз  салсагыз,уенның  балалар  тормышында  гына  түгел,өлкәннәр  тормышында  д...