Ата-аналар өчен консультация: “Сөйләм үстерүгә уеннар”
консультация
СӨЙЛӘМ ҮСТЕРҮГӘ УЕННАР
Тирә – ягыгызга күз салсагыз,уенның балалар тормышында гына түгел,өлкәннәр тормышында да билгеле бер урын тотканын күрерсез.Кемдер төрле отышлы уеннар белән мавыга, кемдер спорт уеннарына өстенлек бирә, ә телевидение тәкъдим иткән уеннарның иге –чиге юк:берәүләр анда катнашып, уйнап куана, ә икенчеләре,сәгатьләр буе күзен дә алмыйча, шуларны күзәтә, борчыла, көч биреп утыра.Шулай итеп, уен өлкәннәр тормышында да, туклану, йоклау, эшләү кебек үк, үзенә аерым бер урын таләп итүче процесс икән ләбаса. Балалар тормышында уен бөтенләй башка, үзгә урын алып тора. Зурлар өчен уен ял итү, күңел ачу, кемгәдер яшәү өчен матди тәэмин ителеш чарасы булып торса, балалар өчен уен- беренче чиратта дөньяны танып белү, тәрбия һәм белем алу, физик чыныгу чарасы. Билгеле, балаларның өлкәннәр кебек кирәклекне аңлап белем үзләштерү, төрле күнегүләр белән шөгыльләнү өчен физик әзерлекләре дә, түземлекләре дә җитми әле. Шуңа күрә дә баланың акыл, физик, әхлак һәм эстетик үсешендә уенның тоткан урыны әйтеп бетергесез.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
konsultatsiya.docx | 18.52 КБ |
Предварительный просмотр:
Ата-аналар өчен консультация:
“Сөйләм үстерүгә уеннар”
Тат.теле тәрбиячесе Кучербаева З.А.
СӨЙЛӘМ ҮСТЕРҮГӘ УЕННАР
Тирә – ягыгызга күз салсагыз,уенның балалар тормышында гына түгел,өлкәннәр тормышында да билгеле бер урын тотканын күрерсез.Кемдер төрле отышлы уеннар белән мавыга, кемдер спорт уеннарына өстенлек бирә, ә телевидение тәкъдим иткән уеннарның иге –чиге юк:берәүләр анда катнашып, уйнап куана, ә икенчеләре,сәгатьләр буе күзен дә алмыйча, шуларны күзәтә, борчыла, көч биреп утыра.Шулай итеп, уен өлкәннәр тормышында да, туклану, йоклау, эшләү кебек үк, үзенә аерым бер урын таләп итүче процесс икән ләбаса. Балалар тормышында уен бөтенләй башка, үзгә урын алып тора. Зурлар өчен уен ял итү, күңел ачу, кемгәдер яшәү өчен матди тәэмин ителеш чарасы булып торса, балалар өчен уен- беренче чиратта дөньяны танып белү, тәрбия һәм белем алу, физик чыныгу чарасы. Билгеле, балаларның өлкәннәр кебек кирәклекне аңлап белем үзләштерү, төрле күнегүләр белән шөгыльләнү өчен физик әзерлекләре дә, түземлекләре дә җитми әле. Шуңа күрә дә баланың акыл, физик, әхлак һәм эстетик үсешендә уенның тоткан урыны әйтеп бетергесез. 6 – 7 яшьлек балага тартык һәм сузык авазлар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар турында сөйләп, көнгә берничә мәртәбә кабатлатып, ятлатып карагыз әле. Ничек истә калдырырлар икән? Беренчедән, бу – бик катлаулы материал. Икенчедән, бала, яшь үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, материалны озаклап ишетеп кабул итүгә һәм истә калдыруга әзер түгел, чөнки аңа бу күңелсез. Өченчедән, баланың хокуклары бозыла:ул уйнарга, үзенә кызыклы әйбер белән шөгыльләнергә хаклы. А.С.Макаренко әйткәнчә: “Балада уенга омтылыш бар, һәм аны канәгатьләндерергә кирәк. Аңа уйнап алырга вакыт биреп кенә калырга түгел, ә бөтен тормышын уен белән сендерергә кирәк. Баланың бар тормышы – уен ул.” Чынлап та, “әйдәгез, уйныйбыз!” дигән тылсымлы сүзләр бер генә баланы да битараф калдырмый. Бигрәк тә уеннар яңарып, баетылып торса. Шуның өчен балалар белән һәр эшне уеннар белән чиратлап яисә тулысынча уен формасында оештыру кирәк. Бер бик тә машина яратучы баланың әнисе әйтүенчә, бала кулына кергән һәр әйберне машина итеп уйный ала, хәтта ашарга утыргач та, ашны капканчы, кашыкны бер “в-в-в” итеп, өстәлдә уратып китерә, аннары гына ашый башлый. Тагын бер нәрсәгә игътибарны юнәлтергә була: уеннар уйлап табарга балаларның үзләреннән өйрәнергә кирәк. Аларның фантазиясенә чикләр юк. Бер йомычка кисәге – алар өчен иң затлы машина да, өстәл дә, кирәк булса, космик ракета да. Уен барышында бала читтән генә күзәтүче түгел, ул үзе анда яши, ул үзе – уенның бер, күп вакытта иң төп персонажы. Уен барышында булган вакыйгалар бала күңелендә башка барлык эпизодлардан да ныграк уелып кала. Чөнки бала чынбарлык тормышның катлаулы күренешләрен аңлап кабул итә алмый, чын тормышта ул - күбрәк ияреп баручы, кушканны үтәүче. Ә уен вакытында инде уйлап тапкан дөньясында ул үзен хуҗа итеп тоя, кемнәргәдер баш була, үз “хуҗалыгын” кора, үзен төрле өлкәләрдә сынап һәм мөстәкыйльлекнең тәмен татып карый. Ә нигә балаларга шундый мөмкинлек бирмәскә соң? Кайчак ата – аналар, өйдә бала белән шөгыльләнеп караганнан соң, баланың теләге һәм түземлеге җитмәвенә зарланалар. Балалар бакчасында баланың бик теләп шөгыльләнүенә гаҗәпләнәләр. Ә бит бакчада шөгыльләрнең көн дә төгәл бер сәгәтьтә башланып, төгәл бетүен искә алсак, баланы ялыктырмау, чыннан да, мөһим. Ә шөгыльләрне дөрес итеп оештырганда, балалар аны үз дөньясы итеп кабул итә, дуслары –хәрефләр, авазлар, саннар белән туйганчы уйный, ярыша, бәхәсләшә ала икән, бу алар өчен һич тә авыр хезмәт булмый. Киресенчә, алар бар нәрсәне үзләре теләп, күңелле уен итеп кабул итәрләр һәм, шөгыль беткәч, әкиятнең дәвамын көткән кебек, икенчесен көтәрләр. Сөйләмдәге кимчелекләр баланың психикасында да эзсез үтми: бала тиз үртәлүчән, тиз кызып китүчән яки, киресенчә,үз эченә йомылган, депрессия хәлендә, әкрен кыймылдаучы, тиз аручан булырга мөмкин. Сөйләмендәге кимчелекләр аркасында бала үзен башкалардан ким итеп тоя башлый, бәйрәмнәрдә чыгыш ясаудан курка, чит кеше белән аралашудан кача. Баланы шушы хәлдән чыгару һәм үз – үзенә ышанычын арттыру өчен, аңа билгеле бар нәрсәне дә җиңә алучы әкият герое ролендә булып карарга мөмкинлек бирергә кирәк. Биредә инде уеннан да отышлырак чара була алмый. Уен – биремнәрнең беренче вакытта җиңелрәк, бала җиңеп чыга алырлык булуы мөһим. Ләкин бу этапта озак тукталырга ярамый. Бала, әкренләп, авырлыкларны җиңү тәмен татып карарга, үз көченә ышанырга тиеш.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Балаларның математик күзаллауларын бергәләп үстерик” дигән темага ата-аналар өчен консультация.
Консультация для родителей о закреплении элементарных математических знаний в семье....
Ата-аналар өчен консультация "Сәламәт анадан - сәламәт бала туа..."
Сәламәт ана, сәламәт бала – сәламәт җәмгыятьнең нигезе....
Ата-аналар өчен консультация.
Ата-аналар өчен консультация. Балаларның сөйләмен үстерүдә әвәләүнең әһәмияте....
Чыгыш “Балаларның математик күзаллауларын үстерүдә уеннар куллану.”
Балачак – кеше тормышында иң бәхетле чор. Мәктәпкәчә яшьтәге бала бик хәрәкәтчән һәм актив. Аны тирә-юньдәге бар нәрсә кызыксындыра, ул олыларга бик күп сораулар яудыра, аның бөтен нәрсәне беләсе, аңл...
Консультация: «Сөйләм телен үстерү өчен уеннар»
Сабыйларга хайваннар бик ошый. Аларның тышкы кыяфәтләре, тән төзелешләре, гадәтләре, балалары белән танышу – нәниләрнең күзаллауларын киңәйтә һәм сөйләм телләрен үстерергә ярдәм итә....
Әти-әниләргә консультация: Балаларны урамда йөргәндә тәртипкә өйрәтү (ата-аналар өчен консультация)
Балаларны урамда йөргәндә тәртипкә өйрәтү (ата-аналар өчен консультация)...
Ата –аналар өчен консультация «Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм телен үстерүдәге әһәмияте»
laquo;Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм телен үстерүдәге әһәмияте»...