Консультация для родителей "2-3 яшьлек балаларга бармак уеннары"(Пальчиковые игры)
консультация (младшая группа) на тему
В жизни детей дошкольного возраста главный вид деятельности – игра.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
2-3_yashlek_balalarga_barmak_uennary.docx | 21.61 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение “Детский сад комбинированного вида № 6 “Незабудка” г. Набережные Челны
Консультация для родителей
на тему:
"2-3 яшьлек балалар өчен
бармак уеннары"
Подготовила:
воспитатель (по обучению детей
татарскому языку) I квал.категории
Салихова Э.А.
г. Набережные Челны
2017
2-3 яшьлек балалар өчен бармак уеннары
Уен эшчәнлеге- мәктәпкәчә яшьтәге бала үсешендә зур этәргеч . Балалар өчен уен тирәлеген булдыру мөһим шарт булып тора. Мәктәпкәчә яшь чорындагы уеннар эчтәлегеннән чыгып, уенннарның берничә төрен күрсәтергә була. Аларның үзләренә генә хас атрибутлары, уен кирәк-яраклары була.
Күпсанлы тикшеренүләр һәм күзәтүләр кул бармаклары хәрәкәтләре үсеше дәрәҗәсенең сөйләм үсеше дәрәҗәсе белән туры килүен дәлиллиләр. Сөйләм үсеше җитлекмәгән күпчелек балаларда кул хәрәкәтләренең зәгыйфьлеге (төгәлсезлек) күзәтелә. Авазларны әйткәндәге кимчелекләр – балага начар тәэсир итә, ул эченә йомыла, кырыслана, тынгысызга әверелә, аның кызыксынучанлыгы кими. Баланың телен ачуда, сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары аерым урын алып тора. Бармак күнегүләре һәм бармаклар белән ритмик хәрәкәтләр ясау баш миенең сөйләм өчен җавап бирүче өлкәсенең ярсынуына һәм сөйләм зоналары эшчәнлеге көчәюгә китерә. Нәтиҗәдә сөйләм усешеннә уңай тәэсир ясала.
Бармак уеннары – өлкәннәр белән балаларның үзенчәлекле аралашу, күңел ачу чарасы. Бишек җырлары баланы тынычландыру, юату өчен кулланылса, бармак уеннары, киресенчә, баланың күңелен күтәрү, кәефен яхшырту, көлдерү чарасы булып тора. Ул баланың бармак хәрәкәтләре үсешенә дә ярдәм итә. Балаларның психикасын өйрәнүче галимнәр “бармак хәрәкәтләре үсеше нормада була” дип саныйлар.Димәк, бармакларның сөйләм үсешенә дә тәэсире зур. Бармаклар белән төрле күнегүләр ясау, аларны төрлечә хәрәкәтләндерү – баланың сөйләмен үстерүдә уңай шарт булып тора.
Кул чуклары өчен күнегүләр ясатканда нәниләрнең яшь үзенчәлекләрен истән чыгарырга ярамый. Гадирәк уеннардан башларга кирәк. Мәсәлән, “Күрешү” уены. Бу уен бармакларның исемнәрен хәтердә калдырырга да ярдәм итә. Баш бармакның очы имән бармакка тидерелә. “Исәнме, имән бармак” һәм шулай итеп баш бармак калган барлык бармаклар белән исәнләшеп чыга.
Бармак моторикасын ныгыту өчен үз эшемдә бармак уеннарына аеруча зур игътибар бирәм. Түбәндә балалар улана торган бармак уеннары тәкъдим итәм.
- Без кәбестә турыйбыз, (бармак чуклары белән кисү хәрәкәтләре ясау)
Кишерен дә уабыз, ( кулны йодрыклап, уу хәрәкәтләре ясау)
Тозларны да сибәбез, (тоз сибү хәрәкәте)
Кәбестәне кысабыз. ( учларны йодрыклау һәм ачу хәрәкәтләре)
2. Карга килде – казан асты,
Торна килде – тоз салды,
Саескан килде – салма салды
Күгәрчен килде – куп ашады,
Аккош килде – туймый калды,
Кетер-кетер, казан төбен кимерер.
3. Биек нарат астында куркак куян утыра ( бер кул – “нарат”(кул чугы өскә караган, бармаклары аерылып тора), икенче кул – “куян” (имэн һәм урта бармаклар –“куян колагы”, ә калган бармаклар кысылып тотыла)
4. Бармакларны эләктерәбез,
Терсәкләрне күтәәбез,
Килеп чукты чыршы,
Сөендереп безне. (кулларны эләктереп тотырга, уч төпләре бер-берсенә почмак астында, бармакларны алга чыгарырга, терсәкләрне гәүдәгә терәмәскә).
5. Кәҗәкәй. Әлеге уенны бала өлкәннәр сөйләмен аңлый башлагач ук уйный башлый. Кул “кәҗә” ролен башкара. Учны аска таба каратып бармаклар йодрыклана, ә баш бармак белән чәнчә бармак алга таба сузыла. Бу вакытта түбәндәге шигырь юллары әйтелә:
Кәҗ, кәҗ, кәҗәкәй,
Минем улым (кызым) бәләкәй,
Ул – акыллы, ул – тәтәй,
Тимә аңа, кәҗәкәй!
Соңгы сүз әйтелгәч, бармаклары бөгелгән “кәҗә” “Сөзәм, сөзәм, сөзәм!” — дип, бала тәненең кайсы да булса бер өлешен жиңелчә генә кытыклый. Бала чыркылдап көлә.
6. Туп. Түгәрәкләндерелгән уч төпләре туп рәвешендә бер-берсе белән тоташа. Бер бала “тубын” икенче баланың кул өстенә куя. Алар кара-каршы басып, “туп” чөеп уйныйлар:
Рөстәм, сиңа туп бирәм,
Әйдә, уйныйбыз бергә,
Кирәк аны, чөеп-чөеп,
Тотып ала белергә.
7. Песием, песием… Бер бала икенче балага кул сыртын сузып тора. Икенчесе: “Песием, песием, песием” дия-дия, аның кул аркасын сыйпый да кинәт; “Прес-с!” дип, җиңелчә генә аның кулына сугып ала. Бу вакытта бала тиз генә кулын тартып алып өлгерергә гиеш. Әгәр кулын алып өлгерсә, ул — җиңүче, өлгермәсә — отылган була. Рольләр алмашына һәм уен дәвам итә.
Ясалган күнегүләр кул чугы һәм бармаклар ныгуга китерә, ә бу үз чиратында киләчәктә язу күнекмәләрен җиңелерәк үзләштерергә ярдәм итә. Шуны истән чыгармаска кирәк: вак моториканы ныгытуга файдалы булсын өчен, бармак уеннары һәрвакытта да чиратлап ике кул белән кабатлана.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Консультация для родителей "Как проводить с ребёнком пальчиковые игры".
Консультация для родителей "Как проводить с ребёнком пальчиковые игры"....
Консультация для родителей в 1 младшей группе Пальчиковые игры для малышей
Консультация для родителей в 1 младшей группе Пальчиковые игры для малышей ...
“Бармак уеннары” ( “ Пальчиковые игры”) 3-7 яшьлек балалар
ldquo;Бармак уеннары”( “ Пальчиковые игры”) 3-7 яшьлек балалар...
Консультация для родителей в первой младшей группе «Пальчиковые игры для малышей»
Консультация для родителей в первой младшей группе «Пальчиковые игры для малышей»...
Консультация для родителей по развитию речи дошкольников "Пальчиковые игры в развитии речи детей младшего дошкольного возраста"
laquo;Пальчиковые игры в развитии речи детей младшего дошкольного возраста»Если руки неумелы,Если пальчики несмелы,Трудно ручку удержать,Буквы ровно написатьНе удержишь карандаш-Не получит...
Консультация для родителей в 1 младшей группе Пальчиковые игры для малышей.
Консультация для родителей в 1 младшей группе Пальчиковые игры для малышей. "Ум ребенка находится на кончиках его пальцев" В. Сухомлинский Дети раннего возраста отличаются повышенной эмоцион...
"Кече яшьтэге балаларга бармак уеннары"
Кече яшьтэге балаларда сойлэм теле, авазларны дорес, анлаешлы итеп эйту бик авыр процесс. Эти-Энилэр нилектэн шулай булуын анламыйлар. Бармак уеннары, вак моторика уеннарынын булмавы яки аз кулланылуы...