Консультация “Уеннар ярдәмендә балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү”.
консультация по теме

Хуснуллина Гульфира Гасимовна

1.Әхлак тәрбиясенең  бурычлары .

2.Яшь үзенчәлекләре.

3.Әхлак тәрбиясе бирү нинди эшчәнлекләрдә тормышка ашырыла?

4.Әхлак тәрбиясе бирүнең нәтиҗәлеге.

5.Төрле кызыклы алымнар куллану.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Муниципаль үзидарә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

“83 –нче санлы гомуми үстерешле балалар бакчасы”

                            Консультация

“Уеннар ярдәмендә балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү”.

       

 

                                                           

                                                               

                                                                                                                 

                                                                Төзеде:                                                            

                                                                            ТР ТКМР “83 нче санлы

                                                                            гомуми үстерешле

                                                                            балалар бакчасы” МҮМБҮ

                                                                            тәрбияче Хуснуллина Г.Г.  

                                        Түбән Кама

                                          2017 ел

  Тәрбия һәм белем бирү учреждениеләренең иң изге һәм җаваплы бурычы- балаларны кечкенәдән үк инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле, белемле һәм сәламәт итеп тәрбияләү.

   Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасында балаларга элементар әхлак кагыйдәләрен өйрәтү, бөтен кешелек өчен уртак булган патриотизм хисләренең әхлакый нигезен булдыру өчен шартлар тудыру (гаиләсенә, туган җиренә, иленә һ.б га мәхәббәт тәрбияләү); иҗтимагый чыгышы, теле, дине, җенесе һәм яшенә карамыйча, янәшәдә яшәүчеләрнең хисләре, теләкләре, карашларына хөрмәт тәрбияләү һ.б бурычлар күрсәтелә.

   Бала тәрбияләүдә иң җаваплы чор 7 яшькә кадәр, чөнки әхлаклылык сыйфатларының нигезе нәкъ шушы вакытта салына. Димәк, үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана. Тәрбия- ата-аналарның, тәрбиячеләрнең зур осталыгын, тырышлыгын һәм түземлеген таләп итә торган дәвамлы эш. 2 яшькә кадәрге балалар күбесенчә гаиләдә тәрбияләнә. Димәк, әдәплелек кагыйдәләре өйдә әти-әни, әби-бабай тарафыннан өйрәтелә. Бу эш ата-аналардан зур тырышлык һәм сабырлык таләп итә. Балаларга “алай ярамый”, “болай эшләмә” дип өзлексез тукып, кисәтеп торулар гына уңай нәтиҗәләр бирми. Әхлак тәрбиясе бирү эзлекле, даими алып барылырга тиеш. Гаиләдә нигез итеп салынган балалар бакчасында тагын да үстерелә, камилләштерелә. Тәрбия эше кешелек җәмгыяте барлыкка килгәннән бирле яши. Тәрбия иҗтимагый күренеш. Тәрбия эшенең стратегик максаты, асылда, бала шәхесенең барлык эчке табигый көчләрен хәрәкәткә китерүдән, аны физик һәм рухи яктан әзерләп, яңа җәмгыять шартларында интеллектуаль –әхлакый шәхес буларак эш итә алучы ирекле бер зат итеп тәрбияләүдән гыйбарәт. Рухи ярлылык әхлаксызлык тудыра. Әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк. Шуңа күрә бала кечкенә булганда ук әхлак тәрбиясенә игътибар бирергә дип саныйм. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәрбиясе кешедә яшьтән үк тәрбияләнә.

     Әхлак тәрбиясе бирү балалар бакчасының барлык төркемнәрендә дә , барлык төр эшчәнлеге барышында да тормышка ашырыла. Әхлак тәрбиясе бирү нәтиҗәсендә балаларда:

-әйләнә-тирә дөньяга карата уңай караш тәрбияләнә;

-гаиләсенә, туган ягына, туган авылына, туган иленә мәхәббәт тәрбияләнә;

-коллективта үзара мөнәсәбәтләр, үз-үзеңне культуралы тоту күнекмәләре, бергәләп уйнау һәм эшләү осталыгы, үзеңнең һәм башкаларның эшләгән эшләрен гадел бәяләү сәләте формалаша;

-социаль-уңай мөнәсәбәттә аралашуны оештыра белергә тиеш дип саныйм.

    Әхлак тәрбиясе бурычлары беренче кечкенәләр төркеменнән үк башлана. Бу төркемдә балаларга аларның җенес буенча аерымлау турында башлангыч мәгълүмат бирелә. Икенче кечкенәләр төркемендә исә бу белемнәр тирәнәйтелә. Уртанчылар төркемендә инде малайларда кызларга карата, ә кызларда малайларга карата хөрмәт тәрбияләнә башлый. Зурлар төркемендә малайларны кызларга карата игътибар күрсәтергә өйрәтәләр:кызларга урындык алып килергә, әйләнә-тирәдәгеләрне кайгыртырга, малайлар күрсәткән игътибарга рәхмәт әйтергә өйрәтергә кирәк. Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә малайларда һәм кызларда үз җенес вәкилләренә хас булган сыйфатлар тәрбияләүне дәвам итәргә кирәк:малайларда кызларга булышу, ярдәмчеллек, урын бирү, ишектән чыкканда алдан үткәрү сыйфатларын, ә кызларда-тыйнаклык, кайгыртучанлык, пөхтәлек кебек сыйфатларны.

    Әхлак тәрбиясе бурычлары төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үтемлесе, нәтиҗәлесе-уеннар. Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел , алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек кебек сыйфатлар тәрбияли. Уеннарның бала психикасына уңай йогынтысы турында күренекле педагоглар Л.С.Выготский, А.Н.Леонтьев, Д.Б.Эльконин, А.П.Усов та үз хезмәтләрендә язганнар.

     Безнең төркемдә балалар сюжетлы-рольле уен “Гаилә”, “Кибет”, ”Шифаханә” уеннарын уйнарга яраталар. Кайбер вакытта балаларда усаллык, дорфалык, үз-үзеңне генә ярату кебек сыйфатлар күренә. Уеннар аша гаилә мөнәсәбәтләре, әти-әниләргә хөрмәт, бер-береңә юл куя белү, ярдәмчеллек , ягымлылык һ.б. сыйфатлар тәрбияләнә. Сюжетлы-рольле уеннар баланың үзе эшләгән эше турында уйланырга мәҗбүр итә, баланың эчке дөньясын ача, үз-үзен әдәпле итеп тотарга күнектерә. Балалар бер-берсе белән аралаша белергә, аралашудан канәгатьләнү хисе алырга өйрәнәләр. Шулай ук без татар халык уеннары уйнарга яратабыз. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда ярдәмләшү, кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.

    Шулай ук шөгыль алдыннан кайбер уен алымнары кулланырга тәкъдим итәсем килә: мәсәлән, өстәл артында бергә утырган иптәшенә ягымлы сүз әйтү, бер-берсенә “хәерле иртә” теләү, тигез итеп дидактик материалны бүлү, киңәшләшеп, сөйләшеп эшләү. Көн дәвамында балалар белән түбәндәге кагыйдәләрне истә тотабыз:

-әйдә бергә уйныйк,

-эшне башлагач, ахырынача үтә,

-сөйләшкәндә , иптәшеңне тыңла,

-иптәшеңнең сөйләмен бүлмә,

-эләкләшмә, дусларыңа комачаулама,

-уйнарга чакырсалар уйна, чакырмасалар –бергә уйныйк дип сөйләш,

-гадел уйна.

    Йомгак ясап әйткәндә, балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә уеннарның әһәмияте бик зур. Уеннар вакытында балаларның яхшы якка бер-берсенә мөнәсәбәтләре үзгәрә, әхлаки яктан дөрес тәрбия алалар. Уеннар балаларны зур һәм катлаулы тормышка әзерлиләр, бергә авырлыкларны җиңәргә өйрәнәләр. Шулай итеп, безнең балаларыбыз инсафлы, тәртипле, кешелекле, әдәпле булсын өчен, киләчәктә тормышлары якты, матур булсын өчен, кечкенәдән үк әти-әниләр ярдәме белән, әхлак тәрбиясенә зур игътибар бирергә кирәк.

           Кулланылганәдәбият:

К.В.Закирова, Р.Ә.Кадыйрова “Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе”,

М.Ф.Кашапова “Иң татлы тел-туган тел”,

Составитель Л.В.Русскова “Методические рекомендации»


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Әхлак сыйфатлар

Гаиләдә балаларның әхлак сыйфатларын формалаштыру...

Проект эшчәнлеген оештыру аша балаларда социаль-әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Формирование у ребёнка социально-нравственных качеств через организацию проектной деятельностиРеализация проекта «Наш детский сад» 1 младшая группаЦель: формирование у детей социально-нравственных кач...

Бармак уеннары аша әхлаки патриотик тәрбия бирү

Н.Е.Веракса, Т.С.Комарова, М.А.Васильеваның «Туганнан алып мәктәпкәчә» программасына хас үзенчәлекләрнең берсе ул - әхлакый тәрбиягә, традицион кыйммәтләрнеяклауга юнәлгәнлек. Бу исә ата-а...

Проект эшчәнлеген оештыру аша балаларда социаль-әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Формирование у ребёнка социально-нравственных качеств через организацию проектной деятельностиРеализация проекта «Наш детский сад» 1 младшая группаЦель: формирование у детей социально-нрав...