кунакка барабыз
план-конспект урока по математике по теме

Шарифуллина Дульфира Киямовна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kunakka_barabyz.docx18.33 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА : “Кунакка  барабыз”

2-нче кечкенәләр төркеме (математика )

Максат:

  1. Күп ,бер төшенчәләрен белергә,ничә соравын аңларга,җавап биргәндә күп,бер,бер дә юк сүзләреннән файдаланырга өйрәтү...
  2. Бер предметны икенчесенең өстенә,астына ,янына кую юлы белән чагыштырырга өйрәтү;бер берәмлекне кушып, алып тигез булмаган төркемнәрне тигезләргә өйрәтү.Сан ягыннан тигез булмаган төркемнәрне чагыштырганда,кимрәк санлы төркемгә бер предмет өстәп яисә артыграк санлы төркемнән бер предметны алып,тигезлек урнаштырырга өйрәтү.
  3. Зурлыкларына карап 2 предметны чагыштырырга өйрәтү(озынрак-кыскарак,киңрәк-таррак,зуррак-кечерәк).
  4. Түгәрәк,шакмак,өчпочмак,турыпочмакны танып әйтә белү.
  5. Уң һәм сул якларны күрсәтә белү.
  6. Тәүлекнең капма-каршы өлешләрендә ориенлашырга өйрәтү(иртә-кич,көн-төн...).
  7. Төсләрне ныгыту өстендә эшләү.

Лексик доза:Төсле кешеләр,свисток яңгырый,поезд,геометрик фигуралар,шакмак...

Методик алымнар:

  1. Поездга утыру;
  2. Төсле кешеләргә өйләренә кайтырга булышу;
  3. Физ.минутка
  4. Ватык тәлинкәләрне җыю.

Җиһазлау: 4 кеше рәсеме(төсле кәгазьдән киселгән) ,4 өй рәсеме,4 төрле юл,гөмбәләр,машина,чәчәк рәсемнәре,өйләрнең тәрәзәләре(тырле –төрле геометрик фигуралар ),3 кә киселгән түгәрәкләр(тәлинкәләр)...

Алдан эшләнелгән эш:

Физминутканың сүзләрен  өйрәнү,геометрик  фигураларның исемнәрен ныгыту.

Тәрбияченең әзерлек эше:

Төсле түгәрәкләр әзерләү,юллар,өйнең тәрәзәләрен....Төркемне җиһазлау.Шөгыльнең максатын кую һәм барышын язу.

                                          Дәрес барышы.

Балалар төркемгә бер-бер артлы кереп,түгәрәккә басалар.

Тәрбияче: (Т) Балалар безгә бүген кунаклар килде,әйдәгез алар белән исәнләшик әле...(исәнләшәләр).Ә хәзер балалар бер-беребезнең кулларын тоттык,уңга карап елмаябыз,сулга карап елмаябыз;безнең куллардан бер-беребезгә җылылык китте,бөтенебез дә шат бүген,бөтенебезнең дә кәефе яхшы бүген.

Т:-Балалар сез кунакка йөрергә яратасызмы?(Әйе...).Менә без бүген төсле кешеләр янына кунакка барабыз.Аларның безгә килгәннәре бар инде,ә хәзер без аларга барабыз.Алар янына поездга утырып барырбыз.Әйдәгез,тезелеп басыгыз минем артка,поезд кузгала:

Алга таба барабыз,гөрләп чаба паровоз

Ак төтен артта кала,вагоннар җырлап чаба.

Свисток яңгырап китә,тавышы еракка җитә

Бик күп җирләрне үттек,менә килеп тә җиттек.(әйләнеп чыгабыз түгәрәкне)

Т:Балалар нигәдер безне төсле кешеләр каршы алмыйлар әле...Берәр нәрсә булган мәллә,карыйк әле.Нигә монда уртада җыелышып торалар икән алар?(Мольберт тактасында күрсәтелә рәсемнәр.Анда кеше рәсемнәре,юллар,өйләр... )

Т:Кешеләр өйләренә кайта алмыйча торалар икән бит.Алар үзләренең юлларын таба алмыйлар,һәрберсенең үзенең юлы бар...Балалар без аларга булышыйк әле...

Т:Әйдәгез зәңгәр кешегә булышыйк башта...Зәңгәр кеше нинди өйдә тора микән балалар?(Зәңгәр өйдә...)Зәңгәр өйгә кайтыр өчен нинди юл кирәк балалар?(зәңгәр юл)

Т:Балалар карагыз әле,зәңгәр юлга нинди геометрик фигуралар төшерелгән?(Шакмаклар).Ничә шакмак бар инде монда?(Күп).Балалар карагыз әле,зәңгәр өйнең тәрәзәсе нинди фигурадан ясалган?(Шакмактан)

Т:Менә балалар зәңгәр кешегә өенә кайтырга булыштык....Хәзер бүтәннәренә дә булышырга кирәк....(шушылай ук бүтәннәренә булышабыз...Балалар үзләре куеп чыгалар....Яшел юлны,кызыл юлны,сары юлны.....Юлларда нәрсәләр төшерелгән әйтәләр.....Кайсы юлда геометрик фигуралар күбрәк..)

Т:Булдырдыгыз балалар....кешеләр өйләренә кайтып җиттеләр...әйтегез әле кайсы өй зуррак,кайсысы кечкенәрәк...(әйтәләр....)

Т:Балалар әйдәгез карыйк әле,кайсы юл озынрак икән?Кайсысы кыскарак?Ничек әле тикшерәбез?Яле Артур күрсәт әле(күрсәтәләр....1 се өстенә берсен куеп....Тәрбияче булыша.)

Т:Кызыл юл озынрак,ә яшел юл кыскарак.2 озын юл бар,2 кыска юл...

Т:Ә кайсы юл киңрәк?Кайсы юл тарырак?(тикшереп карый бер бала)

Т:Монда да балалар 2 киң юл бар,2 тар юл бар...

Т:Ә бер-беребезне ничек тикшереп була?Аркага арканы терәп басабыз. (2 бала чыга тикшерәбез дә әйтәбез...Вагит озынрак,ә Разил кыскарак)

Т:Булдырдыгыз балалар!Әле бит монда гөмбәләр,машиналар,чәчәкләр бар...(Бу әйберләр дә өй төсенә китереп ясалган.Мәсәлән кызыл чәчәк кызыл өйгә куела...)Аларны үз урыннарына куярга кирәк.Хәзер кызыл өйнең уң ягына кызыл чәчәкне куябыз.(1 бала куя).Ничә чәчәк куйдык балалар?Бер чәчәк.Нинди төстә чәчәк?Кызыл.

Т:Яшел өйнең сул ягына машиналарны куябыз.Ничә машина бар монда,нинди төстә(балалар әйтәләр)

Т:Зәңгәр өйнең алдына гөмбәләрне куярга кирәк.Ничә гөмбә бар монда?Өйнең кайсы төшенә куябыз?(балалар әйтәләр)

Т:Кояшны кая куябыз инде.(өскә)Кояш өстә була.Ничә кояш бар монда?Нинди төстә?Кояш кайчан чыга ул?(җавап бирәләр балалар).Иртә белән чыга,кичен югала?Нәрсә инде бу балалар?(кояш)Кояш көндез яктырта,шуңа күрә төсле кешеләрнең тәрәзәләре ачык.

Т:Балалар кояш кич белән югала.Аның урнына иптәше кала.Нәрсә микән ул?(җавап:ай диләр балалар)

Т:Булдырдыгыз балалар.Ай чыкты.Кайчан чыга инде ул?(кич белән).Тәрәзәләрне кич белән ябарга кирәк.(балалар ябып чыгалар)

Т:Кызыл өйнең тәрәзәсен нинди геометрик фигура белән ябабыз?(ябалар балалар һәрберсенекен.)

Т:Яшел өйнең тәрәзәсен ябабыз.Сары,зәңгәр өйнең тәрәзәсен ябабыз.

Т:Балалар менә без төсле кешеләргә өйләренә кайтырга булыштык.Булдырдыгыз барыгыз да.Ә хәзер уйнап алыйк инде,төсле кешеләр карап торсыннар...

Физминутка:

Бергәләп басыйк әле,түгәрәк ясыйк әле

Менә нинди түгәрәк,бик кечкенә түгәрәк.

Кулны кулга тотынып,артка таба барабыз

Менә нинди түгәрәк,бик зур түгәрәк.

Уңга таба барабыз,тырышабыз барыбыз

Ә хәзер сулга китик,йөрүне дәвам итик.....

Т:Балалар карагыз әле монда,өстәлләрдә нәрсәләрдер ята....болар бит төсле кешеләрнең тәлинкәләре,ялгыш ватканнардыр инде алар тәлинкәләрен.Ягез аларга тәлинкәләрен җыярга булышыйк әле....(өстәлләргә утыралар,һәрбер балада 3 кә бүленгән түгәрәк,төрле төстә.....җыялар шуларны.Кем җыя белми булышабыз....төсләрне сорыйбыз,кем нинди тәлинкә җыйды....)

Т:Балалар кемнәргә кунакка бардык без бүген?(төсле кешеләргә)

Т:Ничек ярдәм иттек?Нәрсәләр эшләдек аларга?(балалар җавап бирәләр....

Т:Барыгыз да булдырдыгыз балалар.Кунакта үзегезне яхшы тоттыгыз.Менә шулай,һәрвакытта да бер-берегезгә ярдәм итегез,дус һәм тату яшәгез.....

Т:Балалар төсле кешеләр монда тартма да калдырганнар әле,ачып карыйм әле нәрсә бар микән анда....Хат бит бу балалар,укыйм әле:

-1 нче төркем балаларына бездән кечкенә генә күчтәнәч....Геометрик фигуралардан бергәләшеп төрле корылмалар төзегез!

Т:Геометрик фигуралар монда балалар....Уйнарбыз алар белән...Безгә кайтырга кирәк инде,кунаклар белән саубуллашыйк.....Балалар кайтканда җәяү генә кайтырбыз инде,сөйләшә-сөйләшә.....әйдәгез киттек..............


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кунакка барабыз

открытое занятие...

”Без кунакка барабыз”

Данная работа на татарском языке рассказывает о необходимости уважать, помогать и помнить старших. Конспект занятия рассчитан на детей в возрасте 3 - 5 лет (2 младшая группа)....

Кунакка барабыз

(Ясле төркеме өчен ял минуты)...

НОД по обучению татарскому языку "Без кунакка барабыз"

НОД по обучению татарскому языку в средней группе...

Тема: “Алсуга кунакка барабыз”

Икенче кечкенәләр төркемендә иң гади математик күзаллаулларны формалаштыру буенча шөгыль. Тема: “Алсуга кунакка барабыз&rdquo...

Әкияткә кунакка барабыз”

Занятие по ознакомлению с татарскими сказками татарских писателей....

"Кунакка барабыз"

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен оештырылган белем бирү эшчәнлеге...


 

Комментарии

Нигматуллина Фарида Гусмановна

Дәрес конспектыгыз миңа бик ошады, алдагы эшемдә мин дә кулланырмын. Алдан ук рәхмәт.

Нигматуллина Фарида Гусмановна

Дәрес конспектыгыз миңа бик ошады, алдагы эшемдә мин дә кулланырмын. Алдан ук рәхмәт.