Кунакка барабыз
план-конспект занятия (старшая группа) на тему
Предварительный просмотр:
Кунакка барабыз
(Ясле төркеме өчен ял минуты)
Максат:
- Чикләнгән өслек буенча йөрергә өйрәтү;
- Мөкәйләп йөрү һәм таяк астыннан чыгуны кабатлау;
- Туп ыргыту күнегүе белән таныштыру;
- Пространствода ориентлаша белүне үстерү;тәрбияченең сүзен аңлап хәрәкәт итә белүләренә ирешү.
Җиһазлау: 40-45 см лы стойкалар (кубиклар); таяк (бау); туплар.
I. Кереш өлеш
- Балалар, безне Куянкай үзенең урманында кунакка чакырды (тәрбияченең кулында куян уенчыгы), барабызмы?
- Әйдәгез, балалар, минем арттан киттек (балалар тәрбияче артыннан тезелеп баралар – ирекле йөрү).
- Әйдәгез, балалар, тизрәк барыйк, Куянкай безне көтәдер (әкрен генә йөгерү, атлап бару, сикерү).
II. Төп өлеш.
- Балалар, әйдәгез, егылмыйча гына басмадан үтәбез (40 см киңлектә, 4-5 м озынлыктагы тактадан үтү. Кайбер балаларны кулларыннан тотып үткәрү).
- Менә, урманга килеп җиттек. Әйдәгез, балалар, агач төбеннән гөмбәләр карыйбыз (обручка тотыналар да, тәрбияче белән баргә утыралар, торалар – 4-5 мәртәбә).
- Балалар, Куянкай күренми микән, әйдәгез әле, мөкәйләп эзләп карыйк (40-50 см биеклектәге таяк астыннан мөкәйләп чыгу – 2-3 м, 2-3 мәртәбә).
- Балалар, Куянкай сез килүгә матур туплар калдырган, әйдәгез, аларны ыргытып уйнап алабыз (ике кул белән алга ыргыту – 3-4мәртәбә; тәрбияченичек ыргытырга кирәклеген күрсәтә, балаларга булыша). Тупларны җыеп куябыз.
III. Йомгаклау.
Уен “Куян янына йөгер!” (Тәрбияче балалардан 3-4 м читкәрәк баса да, балаларны чакыра; уенг 2-3 тапкыр кабатлана).
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Кунакка барабыз
открытое занятие...
”Без кунакка барабыз”
Данная работа на татарском языке рассказывает о необходимости уважать, помогать и помнить старших. Конспект занятия рассчитан на детей в возрасте 3 - 5 лет (2 младшая группа)....
НОД по обучению татарскому языку "Без кунакка барабыз"
НОД по обучению татарскому языку в средней группе...
Тема: “Алсуга кунакка барабыз”
Икенче кечкенәләр төркемендә иң гади математик күзаллаулларны формалаштыру буенча шөгыль. Тема: “Алсуга кунакка барабыз&rdquo...
Әкияткә кунакка барабыз”
Занятие по ознакомлению с татарскими сказками татарских писателей....
"Кунакка барабыз"
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен оештырылган белем бирү эшчәнлеге...