Тема: “Алсуга кунакка барабыз”
план-конспект занятия по математике (младшая группа) по теме

Гараева Марзия Габделбаровна

Икенче кечкенәләр төркемендә иң гади математик күзаллаулларны формалаштыру буенча шөгыль. Тема: “Алсуга кунакка барабыз”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл alsuga_kunakka_barabyz.docx22.07 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү автоном учреждениясе

Икенче кечкенәләр төркемендә иң гади математик күзаллаулларны формалаштыру буенча шөгыль.

Тема: “Алсуга кунакка барабыз”.

Максат: гомуми математик формаларны күзаллауны камилләштерүне дәвам итү

Бурычлар: Күп, бер төшенчәләрен белергә, ничә соравын аңларга, җавап биргәндә күп, бер, бер дә юк сүзләреннән файдаланырга өйрәтү.

Зурлыкларына карап 2 предметны чагыштырырга өйрәтү: бер предметны икенчесенең өстенә, астына, янына кую юлы белән чагыштырыу (озынрак-кыскарак, зуррак-кечерәк). Бирелгән үрнәк буенча, геометрик фигураларны табу күнекмәләрен булдыру; Түгәрәк, шакмак, өчпочмак, турыпочмакны танып әйтә белү.

Төсләрне ныгыту өстендә эшләү. төп төсләрне куллануны ныгыту;

Тәрбия бурычы: Хайваннарга карата яхшы мөнәсәбәт, сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.

Үстерү бурычы: хәрәкәт координациясен, ориентлашуны, бәйләнешле сөйләмне үстерү.

Белем бирү бурычы: характерлы билгеләре буенча, хайваннарны сурәтли белү; җөмләләрдә сүзләрне яраштырырга һәм дөрес итеп төзергә өйрәтү;.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

“Физик үсеш” өлкәсе – физкультминутка вакытында хәрәкәтләрне төгәл башкару күнекмәсен үстерү

"Социально-коммуникатив үсеш”өлкәсе - мохтаҗларга ярдәмләшү, игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, башлаган эшне ахырынача тәмамларга күнектерү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: Сөйләм телен үстерү

Иҗтимагый –коммуникатив үсеш, сәнгатьчә эстетик үсеш.

Лексик доза: йөгерек, өлгер, хәйләкәр, гайрәтле, ерткыч, Урмансылу, юан, җирән, чәнечкеле, йомры. - “күп” – “аз”, “зур” – “кечкенә” сүзләрен активлаштыруны; геометрик фигуралар, шакмак, шар.

Үткәрү формасы: белем бирү алымнарында, уен (сәяхат) күнекмәләрен куллану.

Материаллар һәм җиһазлар: геометрик фигуралар һәм предметлар, проектор, экран, Балалар белән оештырылган эшчәнлек эчтәлеге. интерактив такта, агач макетлары, предметлы рәсемнәр, кәрзин,  ясалма кишерләр, өй рәсеме, төрле төстәге геометрик фигуралар (түгәрәк, өчпочмак, квадрат); геометрик фигуралар ясалган билетлар; зур һәм кечкенә тартмалар; зур һәм кечкенә кубиклар; экран; проектор; шөгыл өчен әзерләнгән презентация

Алдан үткәрелгән эш: кыргый хайваннар турында әңгәмә; күрсәтмә һәм таратма материаллар, нәфис сүзләр әзерләү; методик алымнарны өйрәнү.

Физминутканың сүзләрен өйрәнү, геометрик фигураларның исемнәрен ныгыту.

Тәрбияченең әзерлек эше: Төсле түгәрәкләр әзерләү, юллар, Төркемне җиһазлау. Шөгыльнең максатын кую һәм барышын язу.

Методик алымнар:

практик эш, сөенеч мизгеле,  сорау бирү, нәфис сүз, мактау, бәяләү. 

Эшчәнлек төзелеше:

1. Психологик көйләү.

2. Сөенеч мизгеле. хат алу

3. Табышмак чишү. автобус

Автобуска утыру;

4. Үстерешле диалог.

5. Балалар сөйләме.

6. Сүзле уеннар “Әйтеп бир”, “Урмандагы кагыйдәләрне әйтеп бир”

7. Физминутка. «Җил исә, исә»

8 Дидактик уен “Яшелчә- җиләк – җимешләрне җый”

9.Алсуга озын тасма табарга булышу

10. Йомгаклау. Үзбәя.

Оештыру моменты: (1 мин)

Балалар төркемгә бер-бер артлы кереп, ярымтүгәрәккә басалар.

Тәрбияче сүзе:  Исәнмесез, балалар. Карагыз әле, безгә күпме кунак килгән. Әйдәгез бергәләшеп исәнләшәбез.

Балалар сүзе: 

Ә хәзер балалар бер-беребезнең кулларын тоттык, уңга карап елмаябыз, сулга карап елмаябыз; безнең куллардан бер-беребезгә җылылык китте, бөтенебез дә шат бүген, бөтенебезнең дә кәефе яхшы бүген.

Сюрприз:

Тәрбияче сүзе: Хат: “Кадерле, балалар. Сезгә якын дустыгыз Алсу хат яза. аның күп тасмалары бар икән шулар арасыннан озынын сайлап алырга кирәк ди. Кайсысы икәнен белмим ди. Ярдәм итә алмассызмы?”

Балалар , ярдәм итәбезме?

Балалар сүзе: Әйе.

Тәрбияче сүзе: Менә без бүген сезнең белән Алсу янына кунакка барабыз. Нәрсәгә утырып барып  була икән.

Балалар сүзе: Поезд, автобус, машина, самолет.

Тәрбияче сүзе:Әйдәгез мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын тапсак шуңа утырып барырбыз.

Балалар сүзе: Автобус.

Автобуска утыру. (2 мин) слайд 1

Бүген без сезнең белән, менә шушы автобуста, сәяхаткә, урманга барабыз.

Карагыз әле, ә безнең автобусның урыннары күпме, әллә инде азмы? (күп)

Әйе, дөрес. Автобусның урыннары күп, барыбызга да җитәчәк. Тик безгә, иң элек урыннарыбызны табырга кирәк. Хәзер мин сезгә билетлар таратам. Бу билетларда, төрле фигуралар сурәтләнгән. Сез, шундый ук фигураларны урыннарда табып утырырга тиешсез. (балалар урыннарын табып, урындыкларга утыралар)

Балалар сүзе: фигураларны атап чыгалар

Менә инде, без барыбыз да урыннарыбызны таптык. Билетларыгызны урындык астына куегыз да, юлга кузгалыйк. (автобуста кузгала) слайд 2

Тәрбияче сүзе: балалар, карагыз әле без кайда килеп җиттек ул? (Экранда урман күренеше, кошлар сайраган тавыш).

Балалар сүзе:

Күрәсезме сезнең алдыгызда елга ага.  Ул елга аркылы җиңел генә чыгып булмый. Чөнки  күпер йомылган. (такталары җыелып куелган.) Күпер ачылсын өчен урманда үтәлергә тиешле кагыйдәләрне әйтергә   кирәк.

Тәрбияче сүзе:Ә без урмандагы кагыйдәләрне беләбезме соң балалар?

-Балалар: әйе.

Тәрбияче сүзе: Агач ботакларын сындырырга ярыймы?

Балалар сүзе: юк.

Тәрбияче сүзе:Ни өчен агач ботакларын сындырырга ярамый?

Балалар сүзе: агачлар корып бетә.

Тәрбияче сүзе:Кош ояларына  кагылырга ярыймы?

Балалар сүзе:  юк.

Тәрбияче сүзе: Ни өчен ярамый?

Балалар сүзе: 

-кошларның йомыркалары ватыла,

-кошлар бала чыгара алмый,

- урманда   кошлар  калмый.

-кошлар булмаса агачларны кортлар ашап бетерә.

Тәрбияче сүзе: Әйе бик дөрес.

Тәрбияче сүзе: Урманда тагын нишләргә ярамый?

Балалар сүзе: - учак ягарга ярамый.

Тәрбияче сүзе: Ни өчен ярамый?

Балалар сүзе: урман янып бетә кошлар җәнлекләр янып үлә.

Тәрбияче сүзе: Менә күпер ачылды, юлны дәвам итә алабыз.

Б) Куян белән очрашу. (2 мин)

Тәрбияче сүзе: Әйдәгез балалар юлыбызны дәвам итик безне Алсу көтәдер. Менә килеп тә җиттек бугай ниндидер өй күренә. карагыз әле нәрсә утыра анда. Балалар, карагыз әле, кем ул чыршы артына качып утыра?

Балалар сүзе: Куян

Тәрбияче сүзе: Безнең куян нәрсә ашарга ярата әле? слайд 5

Балалар сүзе: Кишер.

Тәрбияче сүзе: игътибар белән карагыз әле куянның беренче түтәлдә күпме кишере бар? Балалар сүзе: Күп.

Тәрбияче сүзе: Ә бу түтәлдә күпме?

Тәрбияче сүзе:

Балалар сүзе: Бер генә.

Тәрбияче сүзе:

Песи белән песи белән очрашу: (4мин)

зур, кечкенә шарларны(йогаклар) төркемгә аеру

Эт: Төрле зурлыктагы кубикларны тартмага тутыру

Алсу белән очрашу:  Тасмаларны озынлыклары буенча чагыштыру.

Йомгаклау:  Без бүген кайда бардык, кемгә булыштык, нәрсәләр күрдек. (кире садикка кайту)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кунакка барабыз

открытое занятие...

”Без кунакка барабыз”

Данная работа на татарском языке рассказывает о необходимости уважать, помогать и помнить старших. Конспект занятия рассчитан на детей в возрасте 3 - 5 лет (2 младшая группа)....

Зурлар төркеме өчен ата-аналар белән ачык дәрес конспекты «Алсуга кунакка»

Задачи:  Пробуждать интерес к изучению татарского языка.Активно помогать каждому ребёнку в освоении татарского языка в рамках требований УМК.Совершенствовать все стороны речи: добиваться чистого ...

Кунакка барабыз

(Ясле төркеме өчен ял минуты)...

НОД по обучению татарскому языку "Без кунакка барабыз"

НОД по обучению татарскому языку в средней группе...

Әкияткә кунакка барабыз”

Занятие по ознакомлению с татарскими сказками татарских писателей....