”Без кунакка барабыз”
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему
Данная работа на татарском языке рассказывает о необходимости уважать, помогать и помнить старших. Конспект занятия рассчитан на детей в возрасте 3 - 5 лет (2 младшая группа).
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
konspekt_po_tugan_tel.docx | 23.71 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: ”Без кунакка барабыз”
( 2 нче кечкенәләр төркеме)
Максат: балаларда әхлаклык сыйфатлары тәрбияләү. Татар халкының милли ризыклары актив кулланышка кертү. Диалогик сөйләм күнекмәләрен булдыру. Әбигә хөрмәт тәрбияләү
Тәрбия бурычлары: балаларда урамда, юлда, үз-үзләрен дөрес тоту бер-берсенә игътибарлы булу, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү
Үстерү бурычлары: балаларның иҗади активлыгын, фикерләү сәләтен үстерү
Белем бирү бурычы: үзләренең белгәннәрен бәйләнешле итеп, хикәя формасында сөйләргә өйрәтү эшен дәвам итү
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, физик тәрбия, сәламәтлек, иҗади сәнгать
Методик алымнар һәм чаралар: уен, күрсәтмә материл, сүзлек өстендә эш, сораулар, әдәби тел, үсендерү, мактау
Җиһазлау: рәсемнәр, татар халык ашлары.
Сүзлек өстендә эш: ягымлы сүзләр, авыр сүз, рәнҗетү;
Алдан үткәрелгән эшләр: транспорт, гаилә турында әңгәмәләр; дидактик һәм бармак уеннары: “Кибет”, ”Гаилә”, ”Транспорт”, ”Кунак чакыру” сюжетлы рольле уеннар уйнау
Эшчәнлек төзелеше:
I өлеш. Кереш әңгәмә. Ситуация
II өлеш. Хәрәкәтле уен “Кибеттә”
III өлеш. Коллектив эшчәнлек-бизәкләр ябыштыру
IV өлеш. Ял минуты ”Без барабыз, барабыз...”
V өлеш. Сүзле уен “Минем әби нинди?”
VI өлеш. Уен ”Автобуста”, транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. Мәкаль
VII өлеш. Әбидә кунакта. Диалогик сөйләм
VIII өлеш. Йомгаклау
Шөгыль барышы:
1. Мин бүген эшкә килгәндә бер әбине скәмьядә утырганың күрдем. Әби нишләптер кәефсез утыра иде. Ни өчен микән? Ситуация. Балаларның җаваплары:
- Берәр җире авырта?
- Берәр әйбере югалган?
2. Безне дә әби сагынгандыр. Без аның кәефен ничек күтәрә алабыз икән?
- Әбигә кунакка кайтабыз...
- Аңа бүләкләр, күчтәнәчләр алабыз?
- Нәрсәләр алабыз?...
(,,Кибет”кә барабыз: бүләкләр-алъяпкыч; күчтәнәчләр - чәй, конфет, җиләк-җимеш; яшелчәләр)
Тәрбияче: балалар, карагыз әле, кибеттә алъяпкыч ак төстәгеләре генә бар, матур булсын һәм истәлек булсын өчен, без аны матур итеп бизибез
3. Коллектив эше- бизәкләр ябыштыру: “Алъяпкыч”
4. Ял минуты
Без барабыз, барабыз (атлап- атлап барабыз),
Ерак юллар узабыз (куллар белән күрсәтәбез),
Күчтәнәчләр кулыбызда (авыр итеп күтәрү хәрәкәте ясыйбыз),
Әбиләргә кайтабыз (атлап- атлап барабыз)
5. Сүзле уен «Минем әби нинди?»
( матур, ягымлы, эшчән, яшь, уңган, акыллы һ.б.)
- Әбигә нәрсәгә утырып барабыз
(җаваплар)
- Әйдәгез, автобуска утырабыз да китәбез
6. Уен “Транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре”
(ПДД мультфильмнан өзек карау)
- Балалар, юлда йөргәндә, бик игътибарлы булырга кирәк. Мәкальне искә төшерик
- Юлда йөрсәң, улап йөр
7. Менә килеп тә җиттек. Әбиебез өстәл әзерләп куйган. Өстәлендә нәрсәләр бар?(бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, чәк- чәк, коймак-
татар халык ашлары турында сөйләшү)
- Алар ничек пешерелгәннәр?
- Әниләрегез ниләр пешерәләр?
- Сез аларга ярдәм итәсезме соң?
(балаларның җаваплары)
- Сез ничек уйлыйсыз, әби кая киткән икән?
- Кибеткә,базарга,бакчага.
- Күршеләргә һ.б.
(”Әби” керә, балалар исәнләшәләр)
- Әби: “И, балакайларым, мин сезне көттем һәм балаларны кочаклый
(балалар бүләкләр белән күчтәнәчләрен әби бирәләр)
8. Йомгаклау
-Әби:Минем дә, сезгә әзерләп куелган бүләкләрем бар
( балаларга “Бәләкәй китап-разукрашкаларын” бүләк итә)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Кунакка барабыз
открытое занятие...
Кунакка барабыз
(Ясле төркеме өчен ял минуты)...
НОД по обучению татарскому языку "Без кунакка барабыз"
НОД по обучению татарскому языку в средней группе...
Тема: “Алсуга кунакка барабыз”
Икенче кечкенәләр төркемендә иң гади математик күзаллаулларны формалаштыру буенча шөгыль. Тема: “Алсуга кунакка барабыз&rdquo...
Әкияткә кунакка барабыз”
Занятие по ознакомлению с татарскими сказками татарских писателей....
"Кунакка барабыз"
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен оештырылган белем бирү эшчәнлеге...