Конспект: «Чуар тавык».
план-конспект занятия по аппликации, лепке (младшая группа) на тему
Предварительный просмотр:
( 2-3 яшьлек балалар өчен )
Программа эчтәлеге:
Максатлар:
Белем бирү:
– Балаларны әкиятне ахырына кадәр игътибар белән тыңларга өйрәтү;
– Төсләрне аерырга өйрәтүне дәвам итү;
– Бармак белән пычранмыйча ясарга өйрәтү;
Үстерешле:
– Балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын үстерү;
– Фикерләү сәләтен, күзәтүчәнлекне үстерү;
Тәрбияви:
– Балаларда яхшы кәеф булдыру;
– Бергә уйнау теләге уяту, иптәшләреңә карата җылы мөнәсәбәт тәрбияләү;
– Хайваннарга карата миһербанлылык тәрбияләү.
Сүзлек өстендә эш: әби, бабай, ярма, тавык .
Алдан эшләнелгән эш:
– йорт хайваннары рәсемнәрен карау;
– чебиләр турында җырлар тыңлау;
Материал: әби, бабай, тавык курчаклары; тары ярмасы, чеби рәсемнәре, сары гуашь, салфеткалар.
Эшчәнлек барышы:
1. Кереш өлеш.
Т: Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!
Б: Исәнмесез! Хәерле көн!
Т: Барыбыз да аркаларны терәп утырыйк. Тезләребезне дуслаштырыйк. Килгән кунаклар белән исәнләшик. Аларга үзебезнең елмаюбызны бүләк итик.
Т: Балалар, бүген безгә бер кунак киләчәк. Беләсегез киләме кем икәнен?
Сезгә кем икәнен әйтеп бирәсе була.
(Тавык тавышы белән аудиоязма кую.)
Т: Балалар, нәрсә тавышы бу?
Б: Тавык.
Т: Дөрес балалар, бу тавык. Ул безгә кунакка килгән. Аның сезгә бер әкият сөйләп китәсе килә.
2. Төп өлеш.
(Бергәләп әкият сөйләү.Төп геройларны курчаклар ярдәмендә күрсәтү. Балалардан исемнәрен сорау.)
Т:Балалар, кемнәр яшәгән?
Б: Әби белән бабай.
Т: Алар белән нинди тавык яшәгән?
Б: Чуар тавык.
Т: Ул нинди йомырка салган?
Б: Алтын йомырка.
Т: Бу йомырканы бабай ватып караган. Ваткан – ваткан вата алмаган. (Кул белән күрсәтү.)
Т: Әби ваткан – ваткан, вата алмаган.
Т:Тычкан йөгереп килгән, койрыгы белән тиеп тә киткән, йомырканы ваткан. (Уенчыклар ярдәмендә барысын да күрсәтү.)
Т: Әби белән бабай елыйлар икән. (Балалар белән барысын да күрсәтү.)
Т:Тавык аларны юата икән: “Елама, әби, елама, бабай. Мин сезгә күп итеп гади йомыркалар салам”, – дигән. Чыннан да, күп итеп гади йомыркалар салган.
(Балаларга күп йомыркаларны күрсәтү.)
Т: Балалар, карагыз әле, күп йомыркалар салганмы? (Балалардан сорап чыгу.)
Б: Күп.
Т: Балалар, ә алтын йомырка ничәү иде?
Б: Берәү.
Т: Балалар бу йомыркалар нинди төстә?
Б: Ак.
Т: Ә сез беләсезме, бу йомыркалардан нәрсәләр чыга? Чебиләр.
(Кәрҗин белән йомыркалар күрсәтү.)
Б: Чебиләр.
Т: Балалар, әйтегез әле, чебиләр нинди төстә?
Б: Сары.
Т: Алар ничек кычкыралар?
Б: Пи-пи-пи.
Т: Әйдәгез, без хәзер уйнап алыйк. Мин – тавык булам, ә сез – чебиләр булырсыз.
Тавык чыккан урамга,
Яшел чирәм чүпләргә.
Аннан чыкты чебиләр,
Йомшак сары бәбиләр.
Ко-ко- ко.
Китмәгез сез еракка,
Бөртекләр чүпләгез!
Тәмле бөҗәкне каптык,
Аннан соң без су эчтек,
Йөгереп өйгә качтык.
Т: Балалар, беләсезме, тавыклар менә шундый тары ярмалары ашыйлар. (Савыт белән тары ярмалары күрсәтү, һәрберсенә тоттырып карау.) Балалар, тары ярмалары нинди формада?
Б: Түгәрәк.
Т: Ә нинди төстә?
Б: Сары.
Т: Ә хәзер, әйдәгез, чебиләрне ашатып алыйк. Без аларга тары бөртекләрен ясарбыз. Ә тары бөртекләрен без карандаш белән дә, кисточка белән дә түгел, ә үзебезнең бармакларыбыз белән ясарбыз.
(Тары бөртекләрен ничек ясарга кирәклеген аңлату.)
Т: Балалар, минем тактада тәлинкә бар. Ул нинди төстә?
Б: Яшел.
Т: Ә бу кулымда нәрсә?
Б: Краска.
Т: Ул нинди төстә?
Б: Сары
(Рәсемне ясап күрсәтү.)
Т: Ә хәзер өстәлләр янына утырыгыз. Тәлинкәләрегезне игътибар белән карагыз әле. Алар нинди төстә?
Б: Яшел, сары, зәңгәр, кызыл.
Балалар белән тәлинкәләргә бармак белән ярма ясау, кулларын юеш салфеткага сөрттерү.
3. Йомгаклау.
Т: Булдырдыгыз, балалар. Мин сезгә хәзер чебиләр таратам. Аларга үзегез ясаган тарыларны ашатыгыз.
Балалар чебиләрне ашаталар.
Т: Балалар, әйдәгез, без барыбыз да тавык белән саубуллашыйк. Тавыгыбызга рәхмәт әйтик. Барыгызга да бик зур рәхмәт.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Чуар тавык гаилэсе
Тема: “Чуар тавык гаиләсе”I нче кечкенәләр төркемендә рәсемләү эшчәнлеге буенча план конспект Бурычлар: Балаларның йорт кошлары турында күзаллауларын киңәйтү;сүзлекләрен баету:т...
Әтәч, тавык һәм чеби
конспект занятия...
![](/sites/default/files/pictures/2015/11/28/picture-717147-1448736610.jpg)
Открытое занятие "Чуар тавык" на татарском языке.
ТЕМА: Курочка Ряба. 1. Вступление: игра "Где же наши ручки?".2. Основная часть: 1) Проговаривание сказки, игра с пшеном. 2) Сюрпризный момент: курочка Ряба.3) Проблема: Цыплята убежали....
![](/sites/default/files/pictures/2015/11/28/picture-717147-1448736610.jpg)
Открытое занятие "Чуар тавык" на татарском языке.
ТЕМА: Курочка Ряба. 1. Вступление: игра "Где же наши ручки?".2. Основная часть: 1) Проговаривание сказки, игра с пшеном. 2) Сюрпризный момент: курочка Ряба.3) Проблема: Цыплята убежали....
![](/sites/default/files/pictures/2016/02/12/picture-697716-1455269746.jpg)
«Тавык тычкан һәм көртлек» мәктәпкә әзерлек төркемендә театр эшчәнлеге шөгеле буенча конспект
развлечение...
![](/sites/default/files/pictures/2016/09/18/picture-817186-1474209683.jpg)
Чуар тавык” әкиятендә кунакта
Максат. Рус халык әкияте белән таныштыру, әкият геройларына карата кызыксыну, ярату хисе тәрбияләү. Әкият сөйләгәндә тыңлый белү күнекмәләрен булдыру, сүз байлыгын үстерү һәм активлвштыру. Хәтерләрен,...
![](/sites/default/files/pictures/2022/09/18/picture-1420297-1663518619.jpg)
Мнемотехника ысулын кулланып кечкенәләр төркемендә "Чуар тавык" әкиятен сөйләү.
ldquo;Чуар тавык” әкияте сөйләнә. Бер әби белән бабай яшәгән, ди. Аларның чуар тавыклары бар икән. Беркөнне тавык йомырка салган, нинди диген әле, гади йомырка түгел, ал...