Чуар тавык” әкиятендә кунакта
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме
Максат. Рус халык әкияте белән таныштыру, әкият геройларына карата кызыксыну, ярату хисе тәрбияләү. Әкият сөйләгәндә тыңлый белү күнекмәләрен булдыру, сүз байлыгын үстерү һәм активлвштыру. Хәтерләрен, логик фикерләү сәләтен үстерү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
chuar_tavyk.docx | 22.47 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы
мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
“Олы Әтнә балалар бакчасы”.
“Чуар тавык” әкиятендә кунакта”
(Икенче кече яшьтәгеләр төркеме өчен оештырылган әшчәнлек)
Югары категорияле тәрбияче
Әхмәтханова Г. Ә.
Максат. Рус халык әкияте белән таныштыру, сүз байлыгын активлвштыру.
Тәрбия бурычы : Әкият геройларына карата кызыксыну, ярату хисе тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: Әкиятне ахырына кадәр бүлдермичә тыңлый белергә өйрәтү.
Үстерү бурычы: Хәтерләрен, логик фикерләү сәләтен үстерү.
Төп белем бирү өлкәсе: “Сөйләм үсеше” белем бирү өлкәсе.
Интеграль белем бирү өлкәләре: “Социаль- коммуникатив”, “Танып белү”, “Физик үсеш” белем бирү өлкәләре.
Алдан үткәрелгән эш: Әвәләү эшчәнлегендә тавык өчен ярма әвәләп ясау.
Җиһазлау. Өстәл театры атрибутлары (әби, бабай, тавык, тычкан, сары төстәге йомырка ), өй макеты,тавык эзләре, тары ярмасы, аудиоязма, ноутбук
Сүзлек. Йомырка, чуар, сары.
Эшчәнлекнең барышы
Тәрбияче. Хәерле көн, балалар. Кәефләрегез ничек? Балалар, мин сезне бүген бер әкияткә кунакка алып барасым килә.Кунакка баргач үзеңне матур тотарга, акыллы, тәртипле булырга кирәклеген сез беләсез инде. Сез әзерме?
Балалар,тыңлагыз әле, нинди тавыш ишетәсез? (тавык кытаклаган тавыш ишетелә. Балалар тавык тавышын таныйлар) Әйе, бу тавык кытаклаган тавыш. Ә, тавык үзе кайда икән соң?
Дидактик уен “Тавыкны табыйк”
Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, монда ниндидер эзләр бар. (балалар бу эзләрнең тавык тәпиенеке икәнлеген әйтәләр) Әйдәгез шул эз буенча барып карыйк (балалар эз буенча барып, йомырка салып утыручы тавыкны табалар). Менә кайда утыра икән ул тавык!
Кытаклап чыкты тавык,
Кытаклый ул, мактанып.
Нәрсәгә бик шатланган?
Чөнки йомырка салган.
“Әби килеп алсын - ди, -
Балалар куансын”, - ди.
Балалар, карагыз әле, тавык бит йомырка салган. Йомырка нинди төстә? (сары) Бу йомырка гади түгел, алтын икән. Йомырка нинди формада? (түгәрәк).Түгәрәк булгач ул нишләргә мөмкин? (Тәгәрәргә, ватылырга). Бу алтын йомырканы шушы Чуар тавык салган. Әйдәгез, бу алтын йомырканы әби белән бабайга илтеп бирик. (балалар йомырканы әби белән бабайга илтәләр)
Балалар, димәк, без бүген “Чуар тавык” әкиятендә кунакта. Мин сезне шушы әкият белән таныштырып китәм, ә сез матур итеп утырыгыз да, мине игътибар белән тыңлагыз.
“Чуар тавык” әкияте сөйләнә.
(Әкият өстәл театры итеп күрсәтелә).
Бер әби белән бабай яшәгән, ди. Аларның чуар тавыклары бар икән. Беркөнне тавык йомырка салган, нинди диген әле, гади йомырка түгел, алтын йомырка. Бабай йомырканы ватып караган – вата алмаган. Әби ватып караган – вата алмаган. Бер тычкан үтеп бара икән, йомыркага койрыгы белән тиеп киткән. Йомырка тәгәрәп тә төшкән, ватылган да. Бабай да елый, әби дә елый икән. Ә чуар тавык шунда болай дигән:
— Елама, бабай, елама ,әби, сезгә әле мин тагын салырмын, алтынны түгел – гади йомырка!
( Әкиятне сөйләп бетергәч, эчтәлеге буенча сораулар бирелә.)
- Чуар тавык нинди йомырка салган һәм ул нинди төстә?
- Әби белән бабай йомырканы нишләтеп карадылар?
- Йомырканы кем ваткан?
- Әби белән бабай нишләгәннәр?
- Тавык аларга нәрсә дип әйткән?
- Чуар тавык ничек итеп кытаклады? (кыт-кыт-кыт)
- Әби йомырканы ничек итеп ватып карады? (тук-тук-тук)
- Бабай йомырканы ничек итеп ватып карады? (тук-тук-тук)
- Тычкан ничек итеп чыелдады? (чи-чи-чи)
- Әби белән бабай ничек итеп еладылар? (и-и-и-и)
Безнең тавык – молодец! Ул әби белән бабайга бик күп йомырка салып бирәчәк әле. Әйдәгез, аны сарайга озатабыз. Тавык йомырка салган арада ,сезне дә тавыкларга әйләндереп алам. (тавык маскалары кияләр)
Уен “Тавыклар”
(Балалар чүгәләп утыралар)
Тавыклар уяндылар (Балалар торып басалар)
Канатларын кактылар (канат кагу хәрәкәте ясыйлар)
Ян-якка карандылар (ян-якка карап алалар)
Җим чүпләргә булдылар (иелеп алалар)
Тиз генә йөгерешеп (йөгерү хәрәкәте)
Чүпли дә башладылар (утырып идәнгә шакыйлар)
Тук-тук-тук, ә җим юк (кулларын җәеп күрсәтәләр)
Тәрбияче. Балалар, тавыкны без нәрсә белән сыйлый алабыз? Ул нәрсәләр ярата? (ярма). Әйдәгез тавыкны , бүген әвәләү дәресендә әвәләп ясаган ярма белән сыйлыйбызмы? (балалар тәрбияче артыннан кабатлыйлар: “ Аша тавык – аша”)
Балалар, тавык сезгә рәхмәт әйтә. Менә әби дә сезне тәмле коймаклар белән сыйларга тели.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Шалкан әкиятендә кунакта”
Шалкан әкияте аша тере Һәм тере булмаган табигать турында белемнәрне арттыру....
Чуар тавык гаилэсе
Тема: “Чуар тавык гаиләсе”I нче кечкенәләр төркемендә рәсемләү эшчәнлеге буенча план конспект Бурычлар: Балаларның йорт кошлары турында күзаллауларын киңәйтү;сүзлекләрен баету:т...
Конспект: «Чуар тавык».
( 2-3 яшьлек балалар өчен )...
Открытое занятие "Чуар тавык" на татарском языке.
ТЕМА: Курочка Ряба. 1. Вступление: игра "Где же наши ручки?".2. Основная часть: 1) Проговаривание сказки, игра с пшеном. 2) Сюрпризный момент: курочка Ряба.3) Проблема: Цыплята убежали....
Открытое занятие "Чуар тавык" на татарском языке.
ТЕМА: Курочка Ряба. 1. Вступление: игра "Где же наши ручки?".2. Основная часть: 1) Проговаривание сказки, игра с пшеном. 2) Сюрпризный момент: курочка Ряба.3) Проблема: Цыплята убежали....
Юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган зурлар төркеме өчен чара: “ “Шалкан” әкиятендә кунакта”
Балаларның урамнарда һәм юлларда үзләрен төрле фаҗигалардан саклану турында өйрәнү hәм белемнәрен ныгыту максатыннан ""Шалкан" әкиятендә кунакта" зурлар төркеме өчен сценарий....
Мнемотехника ысулын кулланып кечкенәләр төркемендә "Чуар тавык" әкиятен сөйләү.
ldquo;Чуар тавык” әкияте сөйләнә. Бер әби белән бабай яшәгән, ди. Аларның чуар тавыклары бар икән. Беркөнне тавык йомырка салган, нинди диген әле, гади йомырка түгел, ал...