Әтәч, тавык һәм чеби
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему
Предварительный просмотр:
Тема: Йорт кошлары-әтәч, тавык, чеби.
1 нче кечкенәләр төркеме.
Танып белү эшчәнлеге. (ФЦКМ)
Алдагы эшчәнлек:
-йорт кошлары турында альбом карау;
-дидактик уеннар уйнау: “Нәрсә тавышы?”, “Әнисен тап?”;
-“Чуар тавык” әкиятен уку;
-чебиләр турында ял минутлары өйрәнү;
-“Тавык һәм чебиләр” хәрәкәтле уенын уйнау.
Материал: йорт кошлары: әтәч, тавык, чеби, рәсемнәре белән слайд шоу; йомырка белән тартма; диск җыр белән;
Шөгыль структурасы:
1. Кереш өлеш:
-Исәнләшү. Ишектән тартма алу. Рәсем карау. Табышмак әйтү.
2. Төп өлеш.
-Әтәч белән танышу.
-Ял минуты.
-Тавык белән танышу.
-Чебине әти-әнисе белән таныштыру.
3. Йомгаклау.
Бурыч:Йорт кошлары белән таныштыруны дәвәм итү
Максатлар:
-балаларны тавык һәм аның чебиләре белән таныштыру;
-тавык һәм әтәчнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен әйтү, охшаш якларын карау;
-балаларның сүз байлыгын арттыру(тавык, чеби,йомырка); гади сорауларга җавап биру теләге уяту;
-йорт кошы әтәчне таный һәм әйтә белүләрен ныгыту;
-балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын, хәтерен, тәрбияче күрсәтмәләрен үтәү осталыгын үстерү;
-логик һәм мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү;
-йорт кошларына миһербанлылык тәрбияләү;
Сүзлек: тавык, чеби, йомырка, йорт кошлары.
Шөгыль барышы.
1. Кереш өлеш.
-Балалар, тәрәзәгә карагыз әле, кояш безгә ничек елмая. Әйдәгез без дә кояшка карап елмаеп күрсәтик. (елмаялар).
-Менә без барыбызның да күңелләре шат.
-Ә хәзер матур итеп утырабыз. Менә минем кебек. Булдырдыгыз! Тыңлагыз әле мин ниндидер тавыш ишетәм? (ишек шакыйлар).Балалар тыңлый.
-Барып карыйм әле. (тартма алып керә)
-Балалар безгә кемдер тартма җибәргән.Ә анда нәрсә барын ачып карамыйча әйтеп булмый. Әйдәгез тартманы ачып карыйк әле? Ачабызмы? (йомырка ала)
-Балалар минем кулда нәрсә бу? (йомырка) Балалар белән кабатлау.
-Дөрес балалар бу йомырка. Ишетәсезме ул тукылдый. Нәсә булыр икән бу?(ул ватыла эченнән чеби чыга)
-Балалар нәрсә килеп чыкты? (чеби)
-Әйе, бик дөрес чеби. Ә чеби нинди? (Йомшак, сары) Тотып карыйлар.
-Балалар чебиебез никтер моңсу. Нәрсә булган икән чебигә? Сорыйм әле.
-Балалар чебинең әти-әнисен табасы килә.
-Ярар чеби без сиңа әти-әниеңне табарга булышырбыз.
- Мин сезгә хәзер бер табышмак әйтәм, нәрсә турында икән ул:
Иртән бик иртә тора,
Кикрикүк дип кычкыра. (Әтәч)
-Бик дөрес, ул әтәч.
(Экранда әтәч рәсеме чыга)
-Әтәч зур, матур. Аның тәпиләре, башы, канатлары бар. Койрыгы бигрәк матур. Әйдәгез кабатлыйк әле: Әтәчнең башы бар, тәпиләре бар, канатлары бар.
-Балалар әтәч ничек кычкыра? (Кикрикүк) Кабатлау.
Ял минуты:
Нәни чебиләр барсыда,
Сары майка кигәннәр.
Зарядка ясарга диеп,
Бер урынга килгәннәр.
Корт, корт бер урынга
Бер урынга килгәннәр.
-Мин сезгә хәзер тагын бер табышмак әйтәм, нәрсә булыр икән?
Яшел чирәм өстендә,
Кыт-кыт, кытаклый,
Балаларны йомырка белән сыйлый.(тавык)
-Ул нәрсә? (экранда рәсем күрсәтелә)
-Әйе, бу тавык.
-Әйдәгез әле әйтеп карыйк? (бергә һәм аерым-аерым әйтү)
-Балалар әтәч тә, тавык та кош. Алар әтәч белән бергә яшиләр.Әйдәгез тавык белән әтәчне карыйк, алар бер-берсенә охшашмы.
-Икесенең дә башлары, канатлары, аяклары бар бар.
-Балалар тавык күп итеп йомыка сала. Менә безнең тартмадада күп йомыркалар бар.Ә йомыркадан нәрсә чыкты? (Чеби)
-Балалар, без йомыркалардан чеби чыкканын күрдек инде.
Өй алдында чебиләр,
Чи-чи-чи- дип йөриләр.
Кечкенә канатлары,
Муеннары сап-сары.(чеби рәсеме чыга)
-Балалар,без чебинең әти- әниләрен таптык инде. Әтәч- әтисе, тавык әнисе.
-Балалар. Без сезнең белән бүген нәрсәләр турында сөйләштек?(Әтәч, тавык, чеби)
-Чебигә әйтик инде, әтисенең, әнисенең исемнәре ничек була? (Әтәч, тавык).
-Балалар әтәч ничек кычкыра? Әйдәгез бергәләп кабатлыйк әле.(кикрикүк)
-Ә тавык ничек кытаклый?(кыт-кыт) (бергә кабатлау, аерым әйттерү).
-Ә чеби ничек кычкыра.(чи-чи)
-Балалар, әйдәгез без аларны үзебез белән төркем бүлмәсенә алыйк. Иртәгә без аларга яралар ашатырбыз. Алар ярма яраталар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Эвэлэу буенча йомгаклау шэгеле тема "Чеби"
Балаларны бер кисэктэн кош эвэлэргэ эйрэту, алдагы елда алган эвэлэу кунекмэлэрен ныгыту, эш барышында мэстэкыйллек, пэхтэлек сыйфатлары тэрбиялэу, эвэлэу шэгеленэ кызыксыну уяту....
![](/sites/default/files/pictures/2014/09/29/picture-488082-1411987769.jpg)
Кояш һәм чебиләр
Әниләр бәйрәмендә куллану өчен сәхнәләштерелгән әкият. Әкиятнең максаты: әниләрнең җирдә иң кирәкле кеше икәнлекләрен төшендерү, бер- береңә ярдәмчел булу, җәлли белү сыйфатлары тәрбияләү, балаларның ...
![](/sites/default/files/pictures/2016/10/22/picture-382309-1477140518.jpg)
Международная научно-практическая конференция «Педагогика и психология: новые идеи» публикация материала на тему: «Наураша - цифровая лаборатория в опытно-экспериментальной деятельности со старшими дошкольниками». «Центр образования и воспитания» г. Чебо
Международная научно-практическая конференция «Педагогика и психология: новые идеи» публикация материала на тему: «Наураша - цифровая лаборатория в опытно-экспериментальной дея...