Чуар тавык гаилэсе
план-конспект занятия по рисованию по теме
Тема: “Чуар тавык гаиләсе”
I нче кечкенәләр төркемендә рәсемләү эшчәнлеге буенча план конспект
Бурычлар: Балаларның йорт кошлары турында күзаллауларын киңәйтү;сүзлекләрен баету:тавык, чебиләр, чукый;кош тавышын кабатлау күнекмәләрен ныгыту;өлкәннәр белән уңай эмоциональ аралашу булдыру; балаларның кул чукларын ,бармак мускулларын ныгыту,җан ияләренә карата мәрхәмәтле караш тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 31 КБ |
Предварительный просмотр:
Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Куныр балалар бакчасы”
Тема: “Чуар тавык гаиләсе”
I нче кечкенәләр төркемендә рәсемләү эшчәнлеге буенча план конспект
Тәрбияче: НӘБИЕВА З. Г.
Бурычлар: Балаларның йорт кошлары турында күзаллауларын киңәйтү;сүзлекләрен баету:тавык, чебиләр, чукый;кош тавышын кабатлау күнекмәләрен ныгыту;өлкәннәр белән уңай эмоциональ аралашу булдыру; балаларның кул чукларын ,бармак мускулларын ныгыту,җан ияләренә карата мәрхәмәтле караш тәрбияләү. Җиһазлар:уенчык тавык,чеби силуэты ясалган битләр,пластилин,сары гуашь,салфеткалар.
Балаларның игътибары стенадагы кояш рәсеменә юнәлтелә.
- Кояшкай. Кояшкай!
- Безгә син елмай. (кул чәбәклиләр.)
- Бик рәхәт син булганда,
- Яратабыз уйнарга (сикерәләр.)
Тавык кытаклаган тавыш ишетелә. Тәрбияче уенчык тавык күрсәтә.
- Балалар, безгә кунакка нәрсә килгән? (тавык, чуар тавык.) Ул нинди? (зур, матур, чуар.) Канатлары кая, күзләре? (Балалар күрсәтәләр.) Ә бу тавыкның нәрсәсе? (Койрыгы, тәпиләре.) Томшыгы кая? Ә аңа нәрсә ашаталар? (Балалар җаваплары.) Тавык кытаклый. Балалар , нишләп тавык шулай кычкыра икән? Сорыйк әле (тавыкны тыңлый). Аның чебиләре югалган икән бит. Аңа ничек булышырга соң? Әйдәгез, чебиләрне ясыйк.(бармак белән ясау).
- Карагыз әле, тавык ничек куанды.(Тавык чебиләрне карый. “Ой, нинди матур, сары, йомшак чебиләр ясадыгыз. Рәхмәт,сезгә.)
-Без нинди чебиләр ясадык?(сары.) Алар ничек кычкыралар? (Балалар сулыш гимнастикасы элементлары ясыйлар: борын аша сулыш алырга, борынны кысып , сулышны авыз аша чыгарырга. “Пи-пи” дип әйтергә.) Әнә ничек кычкыралар. Аларның ашыйсылары киләдер. Әйдәгез, ашарга әзерлик. (Бармаклар белән пластилинны вак кисәкләргә өзгәләү.) Чебиләр ничек ашыйлар, күрсәтегез әле.
-Уяндылар чебиләр
Канатларын кактылар.
Савыттагы ярманы
Чүпли дә башладылар.(Бармак башлары белән суккалыйлар: тук-тук.)
Тавык -Рәхмәт, балалар, тәмле сыйларыгызга. Әйдәгез, бергәләп уйнап алыйк.
-Өй алдында чебиләр( кулларын артка җәеп , як- якка борылалар.)
Чип-чип-чип - дип йориләр( канатларын як-якка җәяләр.)
Кечкенә канатлары (канат җилпиләр.)
Муеннары сап-сары.(Башларын чайкыйлар.)
Тавык: -Рәхмәт, сезгә, балалар.Чебиләремне ашаттыгыз. Шуның өчен минем дә сезгә күчтәнәчем бар.(Балалар кәрҗиннән күчтәнәч алалар.)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әтәч, тавык һәм чеби
конспект занятия...
![](/sites/default/files/pictures/2015/11/28/picture-717147-1448736610.jpg)
Открытое занятие "Чуар тавык" на татарском языке.
ТЕМА: Курочка Ряба. 1. Вступление: игра "Где же наши ручки?".2. Основная часть: 1) Проговаривание сказки, игра с пшеном. 2) Сюрпризный момент: курочка Ряба.3) Проблема: Цыплята убежали....
![](/sites/default/files/pictures/2015/11/28/picture-717147-1448736610.jpg)
Открытое занятие "Чуар тавык" на татарском языке.
ТЕМА: Курочка Ряба. 1. Вступление: игра "Где же наши ручки?".2. Основная часть: 1) Проговаривание сказки, игра с пшеном. 2) Сюрпризный момент: курочка Ряба.3) Проблема: Цыплята убежали....
![](/sites/default/files/pictures/2016/02/12/picture-697716-1455269746.jpg)
«Тавык тычкан һәм көртлек» мәктәпкә әзерлек төркемендә театр эшчәнлеге шөгеле буенча конспект
развлечение...
![](/sites/default/files/pictures/2016/09/18/picture-817186-1474209683.jpg)
Чуар тавык” әкиятендә кунакта
Максат. Рус халык әкияте белән таныштыру, әкият геройларына карата кызыксыну, ярату хисе тәрбияләү. Әкият сөйләгәндә тыңлый белү күнекмәләрен булдыру, сүз байлыгын үстерү һәм активлвштыру. Хәтерләрен,...
![](/sites/default/files/pictures/2022/09/18/picture-1420297-1663518619.jpg)
Мнемотехника ысулын кулланып кечкенәләр төркемендә "Чуар тавык" әкиятен сөйләү.
ldquo;Чуар тавык” әкияте сөйләнә. Бер әби белән бабай яшәгән, ди. Аларның чуар тавыклары бар икән. Беркөнне тавык йомырка салган, нинди диген әле, гади йомырка түгел, ал...