Татар халык ашлары
презентация к уроку
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Чәк-чәк
Йо мыркаларны сытып, он салып йомшак итеп камыр басалар. Камырны вак кисәкләргә кисәләр. Казанда сыек майны кайнатып чыгаралар. Вакланган камырны кайнап торган майга салалар. Кабарып камыр өскә күтәрелгәч, саргайганчы пешерәләр. Пешкән чәк-чәкләрне зур савытка салып кайнаткан бал белән ботап тәлинкәгә пирамида формасында оеп куялар.
Өчпочмак
Сөт, ак май, чүпрә, шикәр комы, тоз , көнбагыш мае һәм он бергә кушып болгатыгыз , да камыр баса башлагыз. C уган, ит һәм бәрәңге турагыз, бергә кушыгыз, тоз белән борыч сибегез. Камырыгызны кисегез, кабартма кисәкләреннән җәймәләр тәгәрәтеп ясагыз . Җәймәләр уртасына эчлекне салып чыгыгыз. Җәймәне өч ягыннан тотып, бергә китереп кушыгыз да кырыйларын бөкләп чыгыгыз. Табаны сыек май белән майлагыз да шуңа өчпочмакларны тезеп чыгыгыз. Өчпочмаклы духовкага куегыз да, 30-35 минут тотыгыз.
Б әлеш
C ыер ите н, б әрәңгене шакмаклап кисәбез , суган турыйбыз, тоз , борыч салабыз. Камыр өчен иссез май, сөт, шикәр комы, тоз, йомырка кирәк булыр. Болгатабыз Һәм җәябез. Камырны икегә бүләбез. Төбен һәм капкачын ясарга. Табаны майлыйбыз. Астын җәябез. Бәлешнең эчен бушатабыз. Һәм матурлап кырыйларын бөклибез. Инде капкач кирәк. Бәлешнең уртасын тишәбез. Өстенә түгәрәк куябыз. 200 градуста 1,5 сәгать пешерәбез. Бер сәгатьтән бәлешнең өсте кызаграч, янудан саклар өчен пергамент кәгазь яки камыр капларга була. Өстен кисәбез. Җайлап кына ачабыз.
Кош теле
Йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Агына сода кушып күбек барлыкка килгәнче болгатабыз һәм шуңа йомырканың сарысын кушабыз. Аз-азлап он кушып, артык каты булмаган камыр басабыз. 1 сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Әзер камырдан бик юка итеп камыр җәябез һәм ромб рәвешендә фигуралар кисәбәз. Без фигуралар кискән арада уртача зурлыктагы табакка үсемлек мае салып кызарга куябыз. Май кайнап чыккач, кош телене алтынсу төскә кергәнче пешерәбез. Артык майлы булмасын өчен, кош телене иләккә салып торалар. Пешереп бетергәч, кош телене табынга шикәр оны белән бизәп чыгаралар.
Кыстыбый
Камырга 1 стакан кибет каймагы, ике йомырка, чеметеп кенә тоз, ике стакан он алына. Барысын бергә болгатып камыр ясаганнан соң , аны вак-вак кисәкләргә бүләсең. Әлеге кисәкләрне булдыра алган кадәр юка итеп җәеп, ике ягын да коры, кызган табада пешереп аласың. Пешкән бәрәңгегә сыер мае, кайнаган сөт салып, эчлекне алдан әзерләп куясың. Җәемне табадан алуга, эчлекне салып төрәсең һәм кыстыбыйны эретелгән сыер мае белән майлап куясың.
Гөбәдия
Яртышар стакан сөт белән суга 1 чәй калагы чүпрә, 1 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 чәй калагы тоз, 4-5 аш кашыгы үсемлек мае салып гөбәдия камырына баш ясыйм. 15 минутлап вакыт үтүгә, йомшак кына итеп басам. Астагы өлешен зуррак итеп җәям, капкачын бәләкәйрәк итәм. Астын җәям. Башта кызыл эремчек һәм шикәр комы, аннары бүрттерергән дөге, дөге өстеннән пешкән йомырка, Һәм соңыннан йөзем салып чыгам. Шуларның өстенә 17 аш кашыгы эретелгән ак май сибәм. Капкач камырны каплап, гөбәдиянең кырыйларын чемтеп чыккач, 30-40 минутка духовкага озатам.
Ю.А Ахметзянов, Р.Г. Мухамедов, Х.С. Бикбулатова, Р.Г. Иванов - «Татарская кухня» Казань Татарское книжное издательство, 1985 Использованы фотографии из книги «ТАТАРСКАЯ КУХНЯ». Авторы МАРИНА и МИХАИЛ МЕДВЕДЕВЫ. © « F.Art », 2004 http://www.rusedu.ru/detail_10720.html http://laysan.ucoz.ru/
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар халык ашлары
Рус балаларына татар телен өйрәтү авыр да, кызыклы да. Хәзерге компьютерлар заманында дәресләрдә информацион технологияләрне кулланмау мөмкин түгел. Компьютерларны язучыларның тормыш юлын һәм иҗ...
Татар халык ашлары
Татар халык ашларына багышланган "Могҗизалар кыры" уены...
Татар халык ашлары
презентация...
Татар халык ашлары. Җаваплар
Җаваплар...
Презентация "Татар халык ашлары"
Иллюстрации с названиями блюд можно использовать на уроках по темам "Минем туган көнем" в 5 классе, в 6 классе ....
Татар халык ашлары. 1 сыйныф. Рус төркеме. Р.З. Хәйдарова дәреслеге.
Рус төркемнәрендә белем алучы балалар белән татар халык ашларын өйрәнү өчен укыту материалы....
Татар теле һәм һөнәргә өйрәтү дәресе буенча үткәрелгән “Татар халык ашлары” исемле берләштерелгән дәрес эшкәртмәсе
Башка халыклар кебек үк , татар халкының да үзенең бик күп төрле милли ризыклары бар. Алар бик күп төрле һәм башка милләт халык ашларыннан үзләренең үзенчәлекле булулары белән аерылып торалар. Б...