Татарстан-Болгар оныгы
материал (9 класс)
Сценарий внеклассной деятельности, посвященная истории Татарстана
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatarstan-boek_bolgar_onygy.doc | 55 КБ |
Предварительный просмотр:
“Татарстан- Бөек Болгар оныгы”
Тарихи темага дәрестән тыш эшчәнлек эшкәртмәсе.
Оештыручы: Якупов И.И.
Ханбикә Сөембикә киеменнән Азалия чыга һәм курайда уйный.
Диләрә Ренат Харисның “Татарстан” исемле шигырен сөйли.
Диләрә:
Татар иле-Татарстан,
Син яңадан калыктың!
Син - рухы, көче, намусы
Татар дигән халыкның…
Күп илләрдән калыштың син,
Күрдең алар узганны...
Әкрен генә күмә барды
Сине тарих тузаны.
Һәм син яңадан калыктың...
Иртә чыктылар ясин...
Әй, Бөек Болгар оныгы,
Тарихлы да, яшь тә син,
Көчле дә син, җитез дә син, –
Атлан акбүз атыңа
Һәм куа чык алга киткән
Ил-дәүләтләр артыннан
Яшелле, аклы, кызыллы
Әләмең, җилфердәсен,-
Әй, Казан ханлыгы улы,
Тарихлы да, яшь тә син!
Татар иле - Татарстан,
Син яңадан калыктың;
Син - рухы, көче, намусы
Татар дигән халыкның!
М.Хәбибуллинның “Кубрат хан” әсәреннән өзек күрсәтелә.
Җыр “Эй,Болгарым”
Н.Саттарова шигыре, Р.Мөхетдинова көе.
- Төрки, татар, болгар, кыпчак,
Тамыры нык- көчле куак.
Энҗе чыкка тиң, Болгарым
Мул сугара тамырларың!
Кушымта: Эй, Болгарым-Болгарым!
Сиңа илтә юлларым,
Ниһаять, кыйбласын тапты
Синең газиз улларың.
- Мондый изге куак сирәк
Тарих сорый сак булырга
Кыйблаңны табасың килсә
Болгарга кил Хаҗ кылырга.
1.А.б.: Хәерле кич, кадерле дуслар! Без сезнең белән очрашуга бик шат. Без бүген сезнең белән бик кызыклы сәяхәткә юл алабыз. Безнең очрашуыбыз “Татарстан- Бөек Болгар оныгы” исеме астында үткәреләчәк.
2.А.б.: Тукта, тукта! Шуның өчен бирелә борынгы заман ханнары килгән икән?
1.А.б.: Әйе, без бүген туган илебезнең тарихын да искә алсак- бик яхшы булыр иде дип уйлыйм.
2.А.б.: Әйе, дөрес. Һәрбер кеше үзенең тарихын белергә тиеш. Әйтик, мәсәлән, менә мин үземне бик күп беләм дип уйлыйм, ә син?
1.А.б.: Әй, дускай, ашыкма әле син. “Ашыкканның авызы пешкән” дип халкыбыз юкка әйтмәгән. Синең тарихны никадәр белгәнеңне без бүген тикшерербез.
2.А.б.: Бүген дисеңме?
1.А.б.: Әйе, бүген үк, хәзер үк. Менә күрәсеңме- зал нинди шыгрым тулы? Алар барысы да безнең тамашачыларыбыз. Ә инде алда утыручыларыбыз- иң оста, булган, һәр эштә үзләрен сынатмый торган кешеләр- алар бүгенге бәйгебезнең катнашучылары.
2.А.б.: Алайса без аларны тизрәк сәхнәгә чакырыйк!
1.А.б.: Син һаман ашыгасың, дустым. Әле бит бәйгенең шартларын аңлатмаган.
2.А.б.: Әйдә инде, озакка сузма. Син аңлатканчы, бөтен кунаклар тарала башларлар.
1.А.б.: Бу бәйгедә ике команда катнаша. Бәйгебезнең нәтиҗәләрен безнең ханбикәбез ясап бара һәм очрашуыбызның ахырында без җиңүчеләрне ачыкларбыз. Сөембикә-ханбикә, рәхим итегез. (Тәхет кебек ясалган урындыкка утыра)
2.А.б.: Анда нинди сәер түгәрәкләр ябыштырылган соң?
1.А.б.: Дөрес, алар гади түгәрәк түгел, аларның сере бар.
2.А.б.: Нәрсәдән соң аларның сере?
1.А.б.: Ул түгәрәкләр- ак чәчәкләрнең уртасы...
2.А.б.: Син мине юләргә саныйсың мәллә? Соң чәчәкләрнең таҗлары була бит.
1.А.б.: Таҗлары да булыр. Анысы инде командаларның үзләреннән тора – бәйге вакытында никадәр дөрес җавап бирсәләр – шуның кадәр таҗлары да булыр.
2.А.б.: Ә нитә соң аларның төсләре төрле?
1.А.б.: Бик урынлы сорау, дустым. Ни өчен дисеңме? 2 түгәрәк – 2 команда икәнен аңлата. Һәр команданың үзенең төсе бар – кызыл, яшел. Бу төсләрне кайда күргәнең бар?
2.А.б.: Салават күперендә, светофорда. (Залдан җаваплар кабул ителә)
1.А.б.: Эйе, дөрес. Бу төсләр безнең дәүләтебезнең аләмендә чагыла. Ә хәзер бәйгебезне ачып җибәрергә рөхсәт итегез!
2.А.б.: Командалар, сәхнәгә бер-берегезне сәламләу өчен рәхим итегез!
(Музыка яңгырый, катнашучылар сәхнәгә менәләр. Командалар үзләренең исем һәм девизларын әйтәләр. Җирәбә тарту. Командалар өй эшләрен- “визиткаларын” күрсәтәләр.)
1 конкурс.
1.А.б.: “Динсезлек- бәхетсезлек”. Бу хак сүз. Без бәхетле милләт, чөнки безнең динебез бар- Ислам динебез. Исламның биш баганасы бар һәм шул баганаларның берсе намаз уку (гыйбадәт кылу). Ә намаз – җәннәт ачкычы. Ислам диненең калган 4 баганасына нәрсәләр кергәнлеген ачыкларга һәм язып бирергә тиеш буласыз.
2 конкурс.
1.А.б.: “Борынгыларның сүзе дөрес”,- дип әйтәләр.
2.А.б.: - Нәрсәдән чыгып әйтәсең?
1.А.б.: Бервакыт, тел күп такылдый башлагач, баш әйткән:
- Син лыгырдыйсың да кереп югаласың, синең аркада минем маңгайга эләгә,- дигән. Шул чак тел әйткән:
- Син. ахмак баш, уйламыйча мине күп сөйләтәсең дә, синең аркада мин оятлы булып калам,- дигән.
2.А.б.: Эйе, борынгыларның сүзен әле дә бик еш очратырга була. Көн саен диярлек. Борынгыларның тормыш тәҗрибәләрен, күзәтүләрен без мәкальләр, сынамышлар рәвешендә әле дә кулланабыз. Ә хәзер сезнең халкыбызның әйтемнәрен ни дәрәҗәдә белүегезне сынап карарбыз.
(2 урындыкка 2 бит кәгазь куела, командаларның барлык әгъзалары да бер-бер артлы йөгереп килеп, шул кәгазьләргә үзләре белгән икешәр мәкаль язалар).
3 конкурс.
1.А.б.: Көмеш айлы манара, охшап кыя тауларга, ерак-ерактан балкый. Көмеш айлы манара, җиргә моңнар тарала – таңнан уяна халкым. (Әхмәт Рәшит).
(Азан тавышы ишетелә).
2.А.б.: Елдан –ел авылларыбызда, шәһәрләребездә яңадан-яңа мәчетләр үсә бара. Аларның айлы манаралары безгә иман нуры биреп тора. Ә моңлы азан тавышы үзенә картны-яшьне чакырып тора. Я, әйтеп кара әле иң биек манараның исемен.
1.А.б.: Әлбәттә, Сөембикә манарасы!
2.А.б.: (Залга мөрәҗәгать итеп). Ә сез ничек дип уйлыйсыз?
(Җаваплар кабул ителә)
1.А.б.: Дөрес, Кол-Шәриф мәчетенең манаралары. Ә манараның күркәмлеге – проектчыларның хезмәт җимеше. Менә сез дә бүген үзегезне архитекторлар булып хис итеп каарагыз әле. Хәзер сез шушы сәхнәдә мәчет манарасы проектын 5 минутта күрсәтергә тиеш буласыз. Кайсыгызныкы биегрәк була, шул җиңүче булып чыга.
(Командалар үзләренә бирелгән кәгазьләрдән манара ясыйлар).
4 конкурс
1.А.б.: Бу бәйгебезне үткәрергә без сәхнәгә иң хөрмәтле кунагыбызны, олуг бабаларыбызның берсен – Кубрат ханны чакырабыз. Әйдәгез әле, бергәләшеп каршылыйк! (Салмак көйгә ханны күтәреп чыгалар).
Хан: Исәнмесез, минем өчен кадерле булган оныкларым! Мин бу очрашуга бик шат!
2.А.б.: Хөрмәтле ханыбыз, сезнең безгә күчтәнәчегез бар бугай.
Хан: Эйе шул. Мин сезгә ханлыгымның казнасыннан көмеш акчалар алып килдем.Ләкин мин аларны сорауларыма җавап биргән өчен генә бүләк итәм. Сорауларым бик җиңел, шуңа күрә җавапларын да шунда ук әйтерсез.
1-нче командага:
- Түбәтәйнең бүтән аталышы (кәләпүш).
- Язгы бәйрәм (Нәүрүз).
- Дин кануннарыннан читкә китү (гөнаһ).
- Хәрәкәттә - ... (бәрәкәт).
- Җырчы кош (сандугач).
- Ашка салсаң тәм кертә, борынга салсаң, төчкертә (борыч).
- Кытайның башкаласы (Пекин).
- Сыер нигә ята? (Утыра алмаганга).
- Кешегә иң якын әйбер нәрсә? (күлмәк).
- Татар кызлары чәчләренә тага торган зәркән әйбере. (чулпы)
2-нче командага:
- Нинди кош балалары үзләренең әнкәләрен белмиләр? (күке балалары).
- Аягын, башын яшерә таш күлмәге эченә (ташбака).
- Өшегән урынга нинди май сыларга киңәш ителә? (каз мае).
- Кунак булсаң ...(тыйнак бул).
- Татарстан гербының авторы (Бакый Урманчы).
- Сөембикә журналының элеккеге исеме (“Азат хатын”).
- Язучы Бәшировның исеме (Гомәр).
- Нәрсәне йомык күз белән күреп була? (төшне).
- Нинди савыттан эчеп булмый? (буш савыттан).
- Болгарда ислам дине кайчан кабул ителә? (922)
Сөембикә ханбикә җиңүчеләрне билгели.
(Җиңүчеләрне билгеләгәннән соң, ханны сәхнәдән утыртып алып чыгып китәләр).
1.А.б.: Бәйгебезне Ренат Харис шигыре белән тәмамлыйсы да килә.
Син безне тудырдың, үстердең,
Тик сиңа бурычлы мәңге без.
Юк бит ул тагын бер синдәй җир —
Язың — яз! Җәең — җәй! Көзең — көз!
2.А.б.:
Көч бирдең, дәрт бирдең, рух бирдең —
Улларың, кызларың — баһадир.
Сокланмый мөмкинме соң сиңа —
Суың — су! Күгең — күк! Җирең — җир!
Яуларда, хезмәттә, сәнгатьтә
Исемең акладык, Татарстан.
Син безне күтәрдең — без сине —
Язың — яз! Җирең — җир! Даның — дан!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Л.Толстой."Әбисе һәм оныгы" тексты.Ачык дәрес.
Открытый урок для учащихся 4 класса по литературному чтению....
Презентация открытого урока Л.Толстой."Эбисе хэм оныгы" тексты
Презентация открытого урока "Эбисе хэм оныгы" для учащихся 4 класса. Ситуативные упражнения можно использовать на уроке со слайдами по домоводству....
“Әбисе белән оныгы” текстында билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне күзәтү. 4нче сыйныф
4Б сыйныфының рус төркемендәbalarf.ru сайтында урнашкан чыганаклардан файдаланып үткәрелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе...