"Көмеш кыңгырау" татар телендә мәктәп газетасы.Иҗади- мәгълүмати проект
проект (8 класс)
"Көмеш кыңгырау" татар телендә мәктәп газетасы.Иҗади- мәгълүмати проект
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
komesh_kyngyrauoktyabr-noyabr.docx | 213.64 КБ |
Предварительный просмотр:
2бит
27 октябрь көнне сәгать 13:00 бөтен дөнья “Татарча диктант” акциясендә катнашты. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый алды. Әлеге акция 3нче санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды.Проектта барлыгы 60 Ютазылы катнашты.Диктант язучылар арасында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, укучылар, тәрбиячеләр, пенсионерлар да бар иде.
Әлеге проектта безнең сыйныф укучылары да актив катнашты.Диктант язарга килүче кешеләрне чәкчәк һәм җырлар белән каршы алдык. “Татарча диктант” акциясе “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
3бит
Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевның
тууына 90 ел
Шәүкәт Галиев – 1928 елның 20 ноябрендә Апас районының Олы Бакырчы дигән авылында дөньяга килә. Балалык һәм үсмер чагы авыр сугыш елларына һәм сугыштан соңгы кытлык чорына туры килә. Җиделлык мәктәптә укыганнан соң ул хисапчы, гади эшче, бригадир ярдәмчесе, урман кисүчеләр бригадиры, соңыннан Кайбычта хисаплау эшләре мөдире булып эшли. Тагын да соңрак 1949 елда газетаның баш мөхәррире булып билгеләнә. 1953 нче елда Шәүкәт Галиев Казанга килә, 6 ел “Чаян” идарәсендә гади хезмәткәр, аннары бүлек мөдире булып эшли. Ул урта мәктәпне, 2 еллык югары әдәби курсларны тәмамлый һәм 1971 елга кадәр гел иҗат итә. Аннары Татарстан китап нәшриятенә җибәрелә. Беренче шигырь җыентыгы 50 нче елларда чыга. Шәүкәт Галиев - балалар язучысы. Аның 3 дистәгә якын җыентыгы бар. Аның балаларга язылган шигырьләре туган халкыңа тугырылыклы булу, табигатькә һәм хезмәткә мәхәббәт хисләре белән сугарылган. Шәүкәт Галиев – 1958 елдан Язучылар бүлеге әгъзасы.
Гәҗитне басмага әзерләделәр:
9 б сыйныфы укучылары
Җитәкчеләре: Хәмидуллина А.Т.
4бит
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Авторлык программасы.РУС ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШҮЧЕ УКУЧЫЛАРНЫ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ АРАЛАШЫРГА ӨЙРӘТҮ
1992 нче елның 8 нче июлендә Татарстан Югары Советы “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законын кабул итте. Бу Закон нигезендә татар теле рус теле белән тигез хок...
"Көмеш кыңгырау" татарча мәктәп газетасы.Иҗади- мәгълүмати проект
quot;Көмеш кыңгырау" татарча мәктәп газетасы.Иҗади- мәгълүмати проект...
"Көмеш кыңгырау" татарча мәктәп газетасы. Иҗади- мәгълүмати проект
quot;Көмеш кыңгырау" татарча мәктәп газетасы. Иҗади- мәгълүмати проект...
Иҗади- мәгълүмати проект
Иҗади- мәгълүмати проект...
"Көмеш кыңгырау" татарча мәктәп газетасы. Иҗади- мәгълүмати проект.
quot;Көмеш кыңгырау" татарча мәктәп газетасы. Иҗади- мәгълүмати проект....
Иҗади -мәгълүмати проект. "Мәктәп сулышы" татар телендә мәктәп газетасы
Иҗади -мәгълүмати проект...