шагыйрь Х.Касыймов белән очрашу кичәсе
материал по теме

Сугыш еллары балалары ничек яшәгәннәр, нәрсә турында хыялланганнар?Шагыйрьләрдән дә төгәлрәк, хислерәк итеп әйтеп бирүче табылмас. Сугыш вакыты, шул чор балаларының тормышы турында күбрәк белер өчен, без бүген якташ шагыйребез Хатип ага Касыймовны үзенең тормыш иптәше Гөлсинә апа белән кунакка чакырдык

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hatip_kasyymov.doc52 КБ

Предварительный просмотр:

Дуслык бәйрәме

1 нче алып баручы. Хәерле көн укучылар, укытучылар, килгән кунаклар. Менә тагын яз җитә. Күңелләрне уята, җилкендерә торган ел фасылы. Яз шулай ук бәйрәмнәргә дә бай бит әле. Озакламый 1 нче май-хезмәттәшлек һәм дуслык бәйрәме җитә. Бу бәйрәм үтеп, озак та үтми 9 нчы май-Җиңү бәйрәме ишек кагачак. Бүгенге кичәбез шушы бәйрәмнәргә багышланачак.

2 нче алып баручы. Быелгы яз Бөек Җиңүнең 63 еллыгын алып килә. Ул шатлыклы да, сөенечле дә - 9нчы май көне. Берәүләргә югалту сагышыннан, берәүләргә исән-сау калу шатлыгыннан күзләргә яшь китергән көн бу. Бу көннәрдә сугыш еллары кешеләре, аларның хисләре әледән-әле күңелне кузгатып тора. Сугыш еллары балалары ничек яшәгәннәр, нәрсә турында хыялланганнар? Безне менә шул кызыксындыра.

1 нче алып баручы. Билгеле, кинофильмнардан карап, китаплардан укып, аларның һәр көне батырлык икәнен беләбез. Болары-китап геройлары, ә менә безнең арада яшәгән безнең бабаларыбыз буыны нәрсәләр сөйли бу турыда? Шагыйрьләрдән дә төгәлрәк, хислерәк итеп әйтеп бирүче табылмас. Сугыш вакыты, шул чор балаларының тормышы турында күбрәк белер өчен, без бүген якташ шагыйребез Хатип ага Касыймовны үзенең тормыш иптәше Гөлсинә апа белән кунакка чакырдык. Рәхим итегез.

(кереп утыралар)

 «Туган туфрак» шигыре

2 нче алып баручы. –Хатип ага үзегезнең тормыш юлыгыз белән таныштырып китегез әле. (мультимедиа)

1 нче алып баручы. -Хатип ага, үзегезнең беренче шигырьләрегезне хәтерлисезме? Кайчан яза башладыгыз? Кайсы шигырегез аеруча истәлекле?

Х.К. Беренче шигыремнең кайчан язылганын хәтерләмим. Ул елларда Ширәмәт районында чыга торган «Ленин нурлары»нда ике шигырем басылганын беләм. Бүтән язмаганмындырмы, әйтә алмыйм. Шигырь кайгысы идеме ул елларда? Ике өй җиткердем, плотник та үзем, өй салучы да, материал хәзерләүче дә. Оста яллар идең – акча юк. Материалны да тарта-суза гына юнәтәсең. Ял да бирмиләр, колхозда да эшләргә кирәк. бар эшне кайта-китә генә башкарасың. Онытканда бер генә яшерен генә каләмгә тотынып куясың. Өй җиткергәннән соң җиңел сулап куйдым. Шигырьләр дә язам, шәһәр газетасына да җибәрә башладым. Башлап «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Р.Хисмәтуллин күреп алды. Ул миңа шәһәргә күчәргә тәкъдим итте. Шулай эшләдем, йортлар идарәсенә инженер булып урнаштым. Язарга вакыт күбәеп ките. Әдәбият сөючеләр белән ныклап аралаша башладым. Чөнки әдәби берләшмәнең гөрләгән еллары иде ул чакларда. Үзем дә, Рахмай киткәч, әдәби берләшмә җитәкчесе булып эшләп алдым. Иҗатка карашым тагын да җитдиләнә төште. Казанга хәбәрчеләр съездына барырга туры килде. Иҗат кешесе өчен ул да зур куаныч. Шулай итеп, шигырьләр папкам калыная барды.

2 нче алып баручы. –Хәзерге барысы да җитү заманда табын янында утырган бәхетле балаларга карыйсың да күңел сөенә. Шунысы кызганыч: икмәк кадерен белмиләр. Күпереп пешкән икмәкне чүпкә саныйлар, икмәк юлда ауный, хәтта буханкасы белән. Бала чаклары сугыш вакытына туры килгәннәр өчен бу аерата кызганычтыр, шулай бит?

Гөлсинә апа бала чаклары турында сөйли.

2 нче алып баручы.- Хатип ага, сезнең «Өзгәләнә бер сабый» шигыре шушы чор балалары турындадыр дип уйлыйбыз. Ул шигырьне язуга сезне нәрсә этәрде?

Х.К.-«Өзгәләнә бер сабый»да кечкенә энем белән булган бер кызганыч хәтирә. Өстәлдә агач табак белән кычытканлы шулпа. Кычытканның холкын белгән , күрәсең. «Чага бит ул»,-дип өзгәләнеп елый сабый, аш ашаудан шүрли. Әни иркәли, үгетли торгач, ризалашты. Шигырьне тудыручы вакыйга менә шул.

(«Өзгәләнә бер сабый» шигыре)

1 нче алып баручы.-«Соңарып аңладым» шигырендә сөйләнгән мәктәп еллары, укытучыларыгыз турында нинди хәтирәләр сакланды?

Х.К. «Соңарып аңладым» шигырен укытучым Ситдика апага багышладым. Кечкенә чагымда эчем авырта башлау гадәте бар иде. Хәзер уйланам: заман укытучылары андый хәлдән ничек чыгарлар иде? Могаен: «Бар, кайтып ят»,-дип кайтарып җибәрерләр иде. Ә Ситдика апа алай эшләмәде. «Өенә кайткач, кем ярдәм күрсәтер? Әнисе бит эштә, аның белән нәрсә булыр?»-дип кайгырткандыр инде. Ул мине назлады, сыйпады, иркәләде. Хәлем җиңеләйгәч, тагын парта арасына кереп утырдым.Менә шундый мөнәсәбәт ничек кешедә җылы хис тудырмасын! Мәктәп бит, башка балалар да күп. Ничек аерым балага игътибар итәргә вакыт тапкан?

(«Соңарып аңладым» шигыре)

2 нче алып баручы.-«Кичерә күр, әнкәем» шигыре һәр балага таныш уйнап туймас вакыт турында. Сугыш еллары балалары нәрсәләр турында хыяллана иде соң?

Х.К. Бу шигырь дә юктан бар булмаган. Сугыш, сугыштан соңгы елларның бала күңеленә салган канлы җәрәхәтнең чагылышы ул. Мин йортта зуррак бала. Ярлылык, хәерчелек. Ягарга утын, малларга ашатырга корма юк. Малай чак. Тормыш никадәр авыр булса да, уйныйсы килә. Утынга кытлыклар, өйдәге җан өшеткеч салкыннар да уенга киртә була алмаган, уйный башлагач, онытылганнар. Тормыш авырлыклары да киртә була алмаган уенга, кайгы онытылып торган.

Менә бер көнне шундый салкын өйгә әни кайтып керде эштән. Тышта зәмһәрир салкын, төн. Мин уеннан соң гына кайтып, мичкә ягарга маташам. Ул усаклар чыш-пыш ята, янасылары килми. Мич янмагач, ачык морҗадан өй тагы да суынарак төшә. Менә мине көне буе салкында йөреп ачыгып, туңып кайткан әни утлы табага бастырырга тотынды. Үзе чыдый, түзә алмагач, җанын кая куярга белмәгән әни, үзәкләргә үткәреп тирги-тирги елый, мичкә ут тергезергә тотына. Кыйнамаса да, мин дә елыйм. Менә шунда кыйнаса, күпкә җиңелрәк булыр иде, мөгаен. Мичкә тәгәрәткән бәрәңгеләр ашап, үзебез дә өй  җылынгач, рәхәт булып китте.Үземә-үзем бүтән алай эшләмәскә сүз бирдем. Бу хәл еллар үткәч, күңелдә шигырь булып яралды.

(«Кичерә күр, әнкәем» шигыре)

1 нче алып баручы.-«Үлем килмәс күк тоела», «Бер төптә өч имән» шигырьләре сугыштан кайтмый калган әтиләр, абыйлар турында. Үз әтиегез турында сөйләгез әле.

Х.К. һәм Гөлсинә апа сөйли.

(«Үлем килмәс күк тоела», «Бер төптә өч имән», скрипка)

2 нче алып баручы.-Сугыш беткәч тә бит әле, халык яхшы тормышка тиенмәгән. Шул вакытлар турында сөйләгезче.

Х.К. «Нинди язмыш кулын сузар» шигыре йөрәгемдәге әрнүләр хакында. Үлеп калганнарга, сугыштан кайта алмаганнарга хөкүмәт тарафыннан игътибар юклык, алар язмышына төкереп карау гомер буе әчеттереп, сызландырып тора күңелне. Сталин эшләгән этлекләрнең тамыры һаман корып бетмәве күңелне борчып тора.

(«Нинди язмыш кулын сузар» шигыре)

1 нче алып баручы. «Аларга да хөрмәт кирәк» шигыре сугыш кырларыннан исән-сау әйләнеп кайткан ветеран авызыннан сөйләнелә. Хөкүмәт аңа әзме-күпме ихтирам күрсәтә. Ул бәхетле, чөнки аның өчен ял йортлары, курортларның ишеге ачык, алар турында кайгырталар. Ә үлеп калганнар да бит игътибарга мохтаҗлар. Шигырьдә бер солдатның, исән кайтучының фидакарьлеге, намуслыгы гәүдәләнсә, икенче яктан үлеп калучының игътибарсызлыкка дучар булуы гәүдәләнеш таба. Бу шигырьне тыңлап китик әле.

(«Аларга да хөрмәт кирәк»)

Гөлсинә апа толлар турында сөйли.

2 нче алып баручы.-Чыннан да толларның язмышы бик аяныч булган. Хатын-кыз бит өйнең учагын саклаучы, авыр эшләр эшләмичә, балалар үстереп, бәхетле тормышта матур гына яшәргә тиешләр кебек. Шул турыда бер җыр тыңлап китик әле.

(Резедә, Эльвина  «Хатын-кыз бәхете»)

1 нче алып баручы. Сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны безнең халкыбыз җиңеп чыкты. Сезнеңчә бу җиңүдә нәрсә әһәмиятле роль уйнады?

1 нче алып баручы. Безгә бүген кунакка «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең җитәкчесе  Фәтхулла абый Абдуллин да килде. Бәлки, Фәтхулла ага, сезнең дә Хатип аганың иҗаты турында әйтер сүзләрегез бардыр?

Ф.Абдуллин чыгышы.

2 нче алып баручы.- Менә шулай барысы өчен дә кайгырып, барысын да кайгыртып, тынгысыз тормыш эчендә яши һәм иҗат итә безнең төбәк шагыйре Хатип Касыймов. Кеше булып калу – аның өчен иң бөек бәхет.

Болгар нәселеннән һәркем-

Әйтерсең үз туганым.

Дошманлашып йөргәне дә

Дошман түгел, үз аның.

Чыннан да дуслык зур көчкә ия. Һәм без бүгенге очрашу кичәсен дуслык бәйрәме белән тәмамларга уйладык.  Әйдәгез хәзер шушы бәйрәмне карап үтик.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Туган як җырчысы" К.Булатова белән очрашу кичәсе

Кичәнең максаты: Төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрәбез К.Булатованың иҗаты белән таныштыру,кызыксыну уяту.Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, шигырьләрне аңларга һәм яратырга өйрәтү....

"Эдуард Касыймов". тест.

Эдуард Касыймов тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест....

Шагыйрь белән очрашу "Шигърият илчесе - Расых Шагаев"

Шагыйрь белән очрашу кичәсенең план-конспекты....

Г. Тукай премиясе иясе,Әлмәт шәһәре шагыйрәсе Клара Булатова белән очрашу кичәсе.

29  нчы ноябрь  көнне  лицеебызда татар әдәбиятының йөзек кашы булган, шигърияттә якты йолдыз булып балкыган, үзенең киң кырлы иҗаты белән меңнәрчә китап сөючеләрнең күңелен яулаган Кла...

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...

Җирле шагыйрә - Тәслимә Кәримова белән очрашу

Шагыйрә Т. Кәримованың иҗаты белән танышу...

“Шигърият бакчасында” (Шагыйрь Рафис Корбан белән очрашу)

Кичә Р.Корбан сүзләренә язылган “Туган ягым” җыры белән башлана.            Исәнмесез , диеп башлыйк әле,...