Соңгы кыңгырау
материал на тему

Арсланова Гульсина Габдрахмановна

Соңгы кыңгырау

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon songy_kyngyrau.doc54 КБ

Предварительный просмотр:

                                        Соңгы кыңгырау

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, ата-аналар, укытучылар һәм укучылар. Бүген сезнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.

Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укучылары, мәктәпләре һәм балалары белән хушлашу авызы.

Салават күпере сыман

Калса да балачагым.

Гомер буена тоям

Озатып барачагын.

Кайчак тирән уйга талам

Карыймын да кайрылып.

Балачагым хыялыннан

Калмадыммы аерылып.

Әй татлы да, канатлы да

Балачак хыяллары.

Балачакның хыяллары

Канатлар куяр әле.

Баш очыннан ак болытлар оча,

Ак болытлар – безнең балачак.

Балачакка кире кайтып булмый,

Алар шулай ап-ак калачак.

Ак болытлар безнең балачак.

В больших и прекрасных делах

Уходит детство. Что тут удивляться?

Оно от всех уходит как-то раз.

И хочется и плакать, и смеяться,

И хочется ни с кем не расставаться.

Знаем мы: в этот миг, в этот час

Уходит от нас наше школьное детство.

Уходит от нас с этим школьным звонком.

Беззаботное, милое детство.

                    Песня «Куда уходит детство».

Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,

Хис ташкыны дулый күкрәктә.

Укытучының моңсу карашлары

Озату сүзен яза йөрәккә.

Уй-хыялларыбыз канатлы,

Кулыбызда чәчәк бәйләме.

Еларгамы, көләргәме бүген,

Күңелләрнең иләс бер мәле?!

Звени над прошедшим и настоящим,

Над всем, что сберег и что не сберег.

Звени же над детством моим уходящим.

     Веселый и грустный, последний звонок.

 

                                Песня «Последний звонок».

Ун ел буе звоноклар чыңы

Чакыру булды һәрбер дәрескә.

Бүген алар чакыру һәм озату

Алда торган бөек зур эшкә.

Уходим мы из школы

Ведь взрослые теперь,

Но помнить будем свято

Родной свой дом поверь.

Хөрмәтле укытучыларыбыз!

Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы да көннәрегез санап бетергесез күп булгандыр. Сез күпме кеше күңеленә игелек орлыклары, җуелмас эз салгансыз. Карасаң, бүген дә йөзегездә шул ук мөлаемлек, чибәрлек, очкын чәчеп торган күзләр. Кайчандыр чем-кара чәчләргә генә бераз бәс кунган да, гүя эрергә өлгермәгән.

Укытучы якты кояш кебек,

Күңелемне назлап җылыта.

Авыр чакта ярдәм кулы суза,

Сабыр сүзе белән юата.

Среди людей немеркнущих профессий,

На вечности предъявляющих права;

Учителям, как вдохновенным песням,

Жить на земле, пока земля жива.

Истә әле каләм тоткан кулым

Бармый иде дәфтәр битеннән.

Өйрәттегез безне язарга сез,

Тотып башта нәни куллардан.

Спасибо, что вы так нас любили

Хотя и строги были к нам подчас.

За то, что вы нас мыслить научили,

За все, за все, что сделали для нас.

Рәхмәт сезгә, рәхмәт чын күңелдән

Безне балагыздай күргән өчен,

Безнең хисләр белән янып яшәп

     Күңелләргә шатлык биргән өчен.

Җырлы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны.

Укытучым иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.

                      Җыр “Иң гүзәл кеше икәнсез”

(Ф.Яруллин шигыре, Әхмәт Хәйретдинов көе)

Мәктәптә укытучыларыбыз белем нигезләрен төшендерсә, өйдә әти-әниләребез икенче мөгаллимнәребез булдылар. Алар безнең белән укыды, санады.

Хөрмәтле әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз. Сез безне җил-яңгыр тидермичә сау-сәламәт үстердегез, тәрбияләдегез. Без сезнең каршыда гомеребез буена бурычлы. Сезгә бездән бары тик куанычлы хәбәрләр генә ирешсә иде.

Сез булганда без дә бәхетлебез,

Бөтен яме сездә дөньяның.

Сәламәтлек, тигез тормыш,

Бәхет тели ул һәм кызларың.

                           Җыр.”Озак яшә, әнкәй”

Кыңгыраулы мәктәп елларында

Сәнгать туа,

Туа матурлык.

Буыннарның бәйләнеше монда.

Монда көрәш.

Монда батырлык

Эшче,

Академик

Космонавтлар –

Барысы да

Моннан башлана.

Канатларын сынап очар өчен

Яшьлек күккә

Моннан ташлана.

Укытучы!

Табибтагы салкын акыл,

Кайнар йөрәк –

Ул синеке.

Галимдәге тирән белем –

Фәнгә нигез –

Ул синеке.

Сабыйларга йөрәгеңдә

Чиксез күп наз.

Тик нигәдер җәмгыятьтә

Кадерең аз.

Укытучы!

Шагыйрь хисе –

Сиңа һәйкәл:

Изге сүзе хезмәтеңә

Бик тә тәңгәл

Галәмдәге һәр йолдызда

Синең өлеш

Тик нигәдер чәчләреңә

Куна көмеш.

Безнең алда олы сынау тора,

Без торабыз юллар чатында.

Безнең алда төрле юллар ята,

Төрле якка юллар чакыра.

Кайсы гына юлны сайласаң да

Туры юлдан, дустым, туры бар!

Мәктәбеңдә калган остазларың

Адымыңны күзләп торырлар.

                               Песня “Экзамен”

Синең белән хушлашканда дулкынланабыз,

Сау бул инде мәктәп, сау бул мәктәп –

Газиз анабыз.

Талпына безнең күңелләр,

Бер сүзне кабатлый телләр –

Мең рәхмәт

Мең рәхмәт, кадерле мәктәп!

Яратты һәр укытучы баласы кебек,

Үстерде безне бакчаның алмасы кебек.

Очып киткәч ояларын онытмый кошлар.

Без дә шулай бер кайтырбыз,

Көтегез, дуслар!

Озакламый соңгы звонок яңгырар

Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.

Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе

Үзгәртә дә куя язмышны.

Хуш, мәктәбем минем,

Изге белем йортым.

Кире кайтмаячак балачак.

Соңгы звонок чыңы, классташлар,

Күңелләрдә мәңге калачак.

Хуш, мәктәбем, дуслар, остазларым,

Балачагым, яшьлек, мәхәббәт.

Барлык хисләр монда ихлас һәм чын иде.

Бөтенесе өчен мең рәхмәт.

Алыгыз сез бүген бүләк итеп

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.

Каршылагыз тагын бик күп еллар

Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен.

У детство и юности старости нет,

Пусть годы летят словно птицы.

Пусть школе исполнится нашей 100 лет.

Ей вечно быть шумной и юной.

Соңгы звонок биреләчәк

Бары соңгы дәрескә.

Алда имтиханнар тора,

Хәзерләник бу эшкә.

                                  Җыр “Саубуллашу вальсы”

     Бүгенгесе, менә бүгенгесе

Нигә китми һаман күңелдән?

Нигә чыңлый бүген болай озак?

Ник ул чәчәкләргә төренгән?

Бүгенгесе аның – соңгы звонок

Саубуллашу көнен белгертә,

Бүгенгесе безнең хыялларның

Чынга әвереләсен сизгертә.

                                      Җыр “Кыңгыраулы мәктәп еллары”

Татарстан Варислары көне

(Сценарий)

        

1.Тарихны өйрәнмичә,

   Үткәнне белмичә,

   Хәзерге тормышны күрми,

   Яңаны төзеп булмый.

2.Татарстан ...

   Синең тарихыңны актарам да карыйм,

   Узган еллар агышында

   Танышларны барлыйм.

   Шыр ялангач ачлык хөкем сөргән,

    Идел буе, Казан …

   Бер кабымлык ипи сорап,

   Кулын сузган олан.

   Ятимнәрнең исәбе юк—

   Вокзал тулган, урам …

   —Балаларны коткарырга,—

   Дигән әмер булган.  

 

3. Шул елларда туган отрядлардан

   Килә алмаш һаман.

   Еллар үтә…

   Ләкин…

   Балаларга ярдәм кирәк һаман.

   

   Варислардан варисларга күчсен,

   Гасырлардан күчсен, гасырга.

   Изге мирас—туган җирне,телне

   Без сакларга тиеш сакларга!

4.Пионерские годы все начинались:

   Ученье, дружба, труд.

   У костров пионерских воля ковалась

   Тех,кто с пути не свернут.

   Помни об этом, если те хочешь

   Стойким быть как они...

   Взвейтесь кострами, синие ночи!

   Пионерская песня, звени!

 

  Песня  «Взвейтесь кострами!»

(Слова                          Музыка)

5.Варислар киләчәкнең

   Сыналган алмашчысы,

   Туган иле киләчәкнең

   Җәүһәре, булышчысы.

6.Үрнәк бул син һәр кешегә,

   Нык үзләштер белемне.

  “Ул бит инде варис,”-- диеп

  Мактасыннар үзеңне.

7.Варисларның законнарын

   Без һәммәбез беләбез.

   Һәрбер җирдә,һәрбер эштә

   Аны төгәл үтәрбез.

8.—Варислар туган иленә булыша, аның лаеклы                          гражданины булырга тырыша.

  —Варис дөреслек, хаклык өчен көрәшә.

  — Варис тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә

  булыша, авыр чакта беркемне дә ялгыз калдырмый.

 —Варис күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла.

  —Варис табигатьне, туган ягының мәдәниятен уяу               саклый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Соңгы кыңгырау

1 нче укучыХөрмәтле укытучылар,укучылар, ата-аналар, килгән кунаклар! Сезне чын күңелдән бүгенге зур бәйрәм - “Белем бәйрәме” белән котлыйбыз,эшегездә зур уңышлар,тормышыгызда саулык-сәла...

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.4сыйныф татар төркеме.

Максат:1.         Максат:1.Исемнәрнең килеш белән төрләнүен тирәнтен өйрәнү....

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Презентация.

"Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше" темасы буенча  презентация.4 сыйныф(татар төркеме.)...

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме өчен материал....

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.

Бу бәйрәм укучыларның күңелендә гөмергә онытылмаслык  булып калыр.Ул 25 майда үткәрелә.Зал бәйрәмчә әзерләнә.Мин үз сыйныф укучыларым белән үткәрелгән бәйрәм сценариен урнаштырам....

Соңгы кыңгырау - 2011.

Сценарий последнего звонка на татарском языке....

Тема: "Яңгырау һәм саңгырау тартыклар".

2 нче сыйныфның татар  төркемендә татар теле дәресе, сингапур структурасы....