Хуш киләсең, Яңа ел!
материал на тему

Арсланова Гульсина Габдрахмановна

Хуш киләсең, Яңа ел!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hush_kilsen_yana_el.doc72.5 КБ

Предварительный просмотр:

Хуш киләсең, Яңа ел!

Әй, Яңа ел, әйдә, хуш киләсең,

Тик шатлыклар гына алып кил!

Җиңүләрдән барсын җиңүләргә

Тыныч хезмәт дәрте белән ил.

Оныттырып якты йөзең белән

Кешеләрнең сагыш, моң-зарын,

Ак карларың белән алып кил син

Җан назлагыч күңел язларын.

Әй, Яңа ел, әйдә, хуш киләсең,

Сине сагынып көтми кем генә!

Тыныч тормыш кына телибез без

Халыкларның күңел күгенә.

Террорлар да, канлы сугышлар да

Бетсен иде инде мәңгегә.

Тормыш гөле торсын чәчәк атып,

Ямь өстенә өстәп ямь генә.

Кадерле балалар! Хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, әби-бабайлар, абый-апалар,эне-сеңелләр! Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәбез. Яңа ел бәйрәмен ачып җибәрү өчен сүзне мәктәп директорына бирәбез.

Директор чыгышы.

Е: Хәерле көн, балалар! Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар!

К: Яңа ел белән сезне! Якынлашып килүче Яңа ел белән!

Е: Ә ничегрәк булыр икән киләсе Яңа ел? Ул ниләр алып килер икән?

К: Яңа елмы?

Яңа ел ул – үргә баскыч,

Бәхетеңә тәрәзә,

Яңа шатлык, яңа ачыш,

Яңа абруй, дәрәҗә.

Е: Яңа ел ул – күк гөмбәзендә

Җемелдәүче энҗеләр.

Ил йөген иңдә йөртүче

Ару белмәс кешеләр.

К: Яңа ел ул – Кар кызлары,

Җирдә очкан аккошлар.

Күңел бәйсезлеген хуплап

Бердәм купкан алкышлар.

Е: Яңа ел ул – чыршыларның

Ямь сибүе залларга.

Киләчәктән бер илче ул

Без яшәгән заманга.

К: Яңа ел белән сезне!

Яңа ел котлы булсын!

Е: Шатлыклар елы булсын!

К: кырларда иген уңсын,

Амбарлар тулып торсын!

Е: Табыннары мул булсын,

Бәрәкәтле ел булсын!

К: Ап-ак мамык карлар ява

Акка төреп дөньяны.

Бүген безне үз янына

Яшел чыршы җыйнады.

Е: Бар табигать ак-ак кардан

Калын юрган ябына.

Ә без килдек бергәләшеп

Яшел чыршы янына.

К: Без җыйналдык бүген монда

Яңа ел бәйрәменә.

Яшел чыршы тирәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.

Чыршы тирәсендә җырлау.

Менә шулай күңелле җыр белән бәйрәмебезне башлап та җибәрдек. Бүгенге кичәдә җырларга да, биергә дә мөмкин булачак. Барыгызны да күңелле итеп ял итәргә чакырабыз.

Бәйрәмгә бик күп кунаклар да килгән икән. Кунаклар күчтәнәч белән килгәндер. Кунакларга сүзне бирик әле.

Марш уйный. Костюмнар белән килүчеләр чыршыны бер кат әйләнеп бер рәткә тезеләләр. Алар костюмын исемен әйтергә тиеш. Җыр-бию башкарырга, кызыклы мәзәк сөйләргә мөмкин.

Шушы залда әле тагын бер кунак бар. Яңа ел бәйрәменең иң зур кунагы кем дип уйлыйсыз?

- Әлбәттә чыршы. Әйдәгез әле бергәләп чыршыга исем куйыйк. Иң матур исем куючы җиңүче була. Ә аннан соң чыршы тирәли җырлап алырбыз.

  • Чыршыга исем кую.
  • Җыр җырлау.

Е: Чыршыбыз да, бүлмәбез дә

Матур итеп бизәлгән.

Кыш бабай һәм Кар кызыбыз

Никтер һаман килмәгән.

К: Без бәйрәмгә килгәндә,

Йомшак кына җил исте.

Кыш бабабыз киләсен,

Күрәсең, хәбәр итте.

- Әйе, балалар, Кыш бабай белән Кар кызы әле яңа гына кәрәзле телефоннарыннан хәбәр иттеләр. Алар юлда. Озакламый килеп җитәбез, диделәр. Әйдәгез әле, алар килеп җиткәнче, Яңа елны кайда ничек каршылыйлар икән, шул турыда танышып үтик.

  1. Борынгы Мисырда, мәсәлән, Яңа елны җәй башында, Нил елгасы ташыган чакта билгеләп үтә торган булганнар.
  2. Борынгы грекларның Яңа елы җәйнең иң озын көненә – 22 нче июньгә туры килгән. Чөнки алар ел санын легендар Геракл хөрмәтенә оештырылган Олимпия уеннарыннан башлап исәпләгәннәр.
  3. Урта гасырларда инглизләр Яңа елны яз белән бергә 1 нче мартта каршылаганнар. Франциядә Яңа елны республика оешкан көндә – 22 нче сентябрьдә каршылау гадәткә кергән.
  4. Ә Россиягә бу бәйрәм көз башына – 1 нче сентябрьгә туры килгән. Балалар да, олы кешеләр дә яңа ел төнендә, төрле хайван сурәтләренә кереп, киенеп-ясанып, өй саен күңел ачып йөргәннәр. Җырлаганнар-биегәннәр, хуҗаларга мул уңыш теләп, идәнгә ашлык бөртекләре чәчкәннәр.
  5. Ә инде Яңа ел 1 нче гыйнвардан башлана торган календарьны Рим императоры Юлий Цезарь гамәлгә керткән. Петр I 1700 нче елда Россия Яңа елын, Ауропаның башка илләрендәгечә итеп, 1 нче гыйнварга күчергән. Менә шулай итеп, 300 елдан артык без Яңа елны 1 нче гыйнварда билгеләп үтәбез.

            Әлбәттә Яңа ел Кыш бабай белән Кар кызыннан башка үтми. Әйдәгез әле, бергәләп Кыш бабай белән Кар кызын чакырыйк, килеп җитмиләр микән?

Куян килеп керә.

Уф, көчкә килеп җиттем. Кыш бабай белән Кар кызын Убырлы белән Шүрәле эләктергәннәр һәм Убырлының өенә ябып куйганнар..Әгәр мин әйткән табышмакларга дөрес җабап бирсәгез, алар котылачаклар. Менә беренче табышмакны тыңлагыз.

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган;

Уйный җил-буран,

Бу кайчак туган?

Е. Моның җавабы ничек була инде?

Балалар: кыш көне.

Е: Дөрес. Кыш көне.  Язып куй, куянкай. Икенче табышмакны да укып карыйк инде.

Үзе белән һәрвакыт

Яңа ел алып килә.

Бүләк тулы капчыгын

Иңенә салып килә.

К: Монысы кем була соң инде?

Балалар: Кыш бабай!

К: Дөрес. Кыш бабай шул. Монысын да язып куй, куянкай. Өченче табышмакны да укып карыйк инде.

Кыш бабайның юлдашы

Аның белән гел бергә.

Шуңа аны җәй көне

Мөмкин түгел күрергә.

Җәй көне ул бөтенләй

Мөмкин хәтта эрергә,

Суга әверелергә.

Е: Монысын да беләбез, әйе бит, балалар. Монысы Кар кызы була. Яле, дүртенче табышмакны укып карыйк.

Яши диләр урманда,

Кемнең дә юк күргәне.

Былтыр гына күргән ди.

Аның аты – …

Б: Шүрәле!

К: Дөрес! Шүрәле!

Е: Тагын бер генә табышмак калды.

Бер карчык яши

Кара урманда.

Ничек курыкмый

Яши ул анда?

Аның үзеннән,

Күрсәң, куркырлык.

Куркыныч карчык

Була -- …

Б: Убырлы!

К: Дөрес! Убырлы карчык була монысы! Йә, куянкай, язып куйдыңмы? Менә булды, биш табышмакка да җавап таптык. Йә, куянкай, йөгер, тапшыр җавапларны Убырлы белән Шүрәлегә.

Куян: Йөгердем! (Китә).

Е: Ә без, балалар, Кыш бабай белән Кар кызы килеп җиткәнче, чыршы тирәсендә тагын җырлап, биеп алыйк. Ягез әле, нинди җыр җырлыйбыз? Яңа ел турындамы?

Берәр Яңа ел җыры җырлап, чыршы тирәли әйләнәләр. Куян да килеп җитә.

К: У-у! Куян килеп тә җитте! Йә, куянкай, тапшырдыңмы безнең җавапларны?

Куян: Тапшырдым. Дөрес җавап биргәнсез. Убырлы белән Шүрәле Кыш бабай белән Кар кызын җибәрергә мәҗбүр булдылар. Мин тизрәк шул хакта сезгә җиткерергә дип йөгердем. Кыш бабай белән Кар кызын каршы алырга кирәк.

Е: Бик әйбәт. Әйдәгез, балалар. Чакырыйк Кыш бабай белән Кар кызын.

К: Ягез әле, бергәләп, бер, ике, өч. Кыш бабай! Кар кызы!

Е: Күренмиләр. Ягез әле, тагын бер тапкыр.

Бергәләп: Кыш бабай! Кар кызы!

Кыш бабай белән Кар кызы булып киенгән Убырлы белән Шүрәле керәләр.

К: Менә килделәр! Исәнмесез, Кыш бабай!

Е: Исәнмесез, Кар кызы!

Шүрәле: Исәнмесез, пәри балалары!

Убырлы (аның җиңен тарта): Исәнмесез, нәни дусларым! Исегез китмәсен, шулай шаяртырга ярата инде ул безнең Кыш бабай (Балалар исәнләшә).

К: Хуш килдегез, Кыш бабай!

Хуш килдегез, Кар кызы!

Сезне озак көттек без,

Бик сагынып көттек без.

Ш: Сезнең янга килгәндә

Тарыдык бер бәлагә –

Убырлы белән Шүрәле

Корган явыз хәйләгә.

У: Сезгә, дуслар, зур рәхмәт!

Бик тапкырлар икәнсез.

Бөтен табышмакларга

Дөрес җавап биргәнсез.

Е: Балалар тырыштылар инде, Кар кызы. Сездән башка нинди Яңа ел бәйрәме булсын ди инде?!

Ш: Нәрсә, әллә сез белмисезме?

К: Нәрсәне?

У: Ничек нәрсәне? Быел Яңа ел булмый ди бит. Сезгә шуны әйтергә ашыкканда, Шүрәле белән Убырлы эләктерде бит инде безне.

Е: Ничек инде булмасын?! Иске елның көннәре бетеп бара бит (яки «бетте бит», кайсы көнне үткәрелүгә карап).

Ш: Бетмәде. Бүген менә ничәсе?

Балалар (нинди көн булуга карап җавап бирәләр): Утызы!

Ш: Иртәгә утыз бере, шулаймы?

Б: Шулай.

Ш: Аннары утыз икесе, утыз өче, утыз дүрте.

К: Алай булмый ул, Кыш бабай. Декабрь ае утыз береннән килә. Аннары гыйнвар ае башлана. Ә беренче гыйнвар – Яңа елның беренче көне! Әйе бит, балалар?!

Б: Әйе

Е (кызга исеме белән): …, карале, болар әллә Кыш бабай белән Кар кызы түгел микән? Кыш бабайның итәк астында койрыгы күренә.

К: Кар кызының да борыны кәп-кәкре. Нәкъ Убырлыныкы кебек.

Е: Кыш бабай, нишләп синең итәк астыңда койрык күренә?

У: Эчтән билен буган билбавы бит ул аның.

Е: Кызык.

К: Ә синең борының  нидән кәкре? Убырлыныкы кебек.

Ш: Грузиядә туган Кар кызы ул. Грузин кызларның борыннары шундый була.

К: Алай икән… Балалар, ә сез ни дисез? Чын Кыш бабай белән Кар кызымы болар?

Б: Чын түгел! Шүрәле белән Убырлы!

Е: Шулай бугай шул. Әйдәгез без аларны тикшереп карыйк.

К: Ничек итеп?

Е: Ничекме? Менә чыршыбызның утларын кабызып күрсәтсеннәр.

К: Әйе шул. Кыш бабай, яле, күрсәт һөнәреңне. Кабыз әле Яшел Чыршыдагы җем-җем утларны.

Ш: Утларнымы? (Убырлыга). Карале, кызым, ничек кабызырга икән моның утларын?

У: Ничек булсын, шырпы сызып! Балалар, кайсыгызда шырпы бар?

Б: Беребездә дә юк!

К: Чыршы утларын кабызыр өчен, тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк бит! Әллә белмисезме, бабакай?

Ш: Онытканмын шул. Картлык галәмәте, склероз. Әйтеп җибәр әле?

Е: Аңлашылды, бернинди дә Кыш бабай да, Кар кызы да түгел, Шүрәле белән Убырлы икән болар! Балалар, тотыгыз үзләрен, җибәрмәгез.

Куян: Шүрәле белән Убырлы шул алар. Мине куркытып, сезгә әйтмәскә куштылар. Кыш бабай белән Кар кызының киемнәрен салдырып, үзләренә киделәр. Ә аларны Убырлы өендә бикләп калдырдылар.

Шүрәле белән Убырлыны тотып чишендерәләр.

Е: Аһ, әле сез шундый явызлармыни?!

Ш: Тимәгез миңа. Минем гаебем юк. Әнә ул котыртты.

У: Алдаша. Үзең гаепле. Син алдап керттең Кыш бабайны минем өйгә.

К: Ярар, дуслар, бу ике алдакчы үзара сугыша торсыннар, ә без Кыш бабай белән Кар кызын коткарырга кеше җибәрик.

Куян: Үзем барам. Үзем алып киләм мин аларны. Убырлының өе кайда икәнен мин яхшы беләм.

Е: Ярар, бар, йөгер, куянкай. Сак бул, төлке белән бүрегә юлыга күрмә.

Куян: Юлыкмам. (Кыш бабай һәм Кар кызының киемнәрен алып китә).

К: Ә бу ике явызга җәза бирергә кирәк. Нинди җәза бирик икән?

Е: Биетергә кирәк аларны. Яңа ел килми дип, кеше алдалап йөрмәсеннәр. Бу Яңа ел бәйрәме хәтерләрендә мәңге калырлык булсын – хәлдән таеп егылганчы биесеннәр!

К: Әйе шул! Яле, музыка! (Бию көе яңгырый).

Е: Әйдә, биегез! Сез дә биегез, балалар. Бөтенебез дә биибез. Әйдәгез. (Күмәк бию. Шүрәле белән Убырлы бераздан хәлдән таеп егылалар).

Ш: Уф, уф! Арыдым. Кызганыгыз, бүтән алдашмас идем.

У: Аякларымның хәле калмады. Кызганыгыз мине дә.

Е: Ә-ә, шулаймыни? Бүтән алдашмыйсызмы?

Ш: Кызганыгыз.

У: Кызганыгыз.

Ш: Алдашмас идем.

У: Берәүгә дә тимәс идем.

К: Балалар, нишлибез? Кызганабызмы үзләрен?

Б: Кызганабыз.

Е: Җибәрикме аларны?

Б: Китсеннәр.

К: Ишеттегезме? Балалар сезне җибәрик, ди. барыгыз. Кыш бабай белән Кар кызы күренгәләгәнче китеп котылыгыз. Югыйсә, алар килгәч, сезгә алардан да эләгүе мөмкин.

Ш: Рәхмәт.

У: Рәхмәт.

К: Исән булыгыз. Озак яшәгез.

Е: Яңа ел белән сезне! Яңа ел котлы булсын!

Ш: Сезне дә!

У: Яңа ел бәхет алып килсен! (Китәләр).

К: Рәхмәт.

Е: Йә, балалар, ә хәзер, әйдәгез, чын Кыш бабай белән Кар кызын каршы алырга әзерләник.

Музыка яңгырый. Куян, Кыш бабай, Кар кызы күренә.

Бергәләп Кыш бабай белән Кар кызын чакыру. Кыш бабай белән Кар кызы керә.

К/б: Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, әниләр!

Исәнмесез, әбиләр!

Бишектәге бәбиләр!

Тирән карларны ерып,

Борынымны өшетеп,

Сезгә килеп җиттем мин.

Һай, чыршыгыз бигрәк матур,

Елык-елык килә ул.

Бәхетле һәм сау булыгыз,

Котлы булсын Яңа ел!

К/к: Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, кунаклар!

Яңа ел белән сезне!

Яңа бәхетләр белән!

Көн дә артсын көчегез,

Ел үсәсен ай үсегез,

Илгә хезмәт итегез,

Яңа елда уңышлар,

Телим сезгә мин, дуслар!

Җырлап-биеп әйләник

Яшел чыршы тирәли.

Безнең белән бәйрәм ит

Син дә, куян, кил әле.

Е: Тукта, тукта, Кар кызы,

Оныттык без бер эшне.

Балкып торырга тиеш

Безнең чыршы бу кичне.

Кабыз чыршы утларын

Җем-җем итеп балкысын

Нурга төреп җир шарын.

К/б: Балалар, әйдәгез әле бергәләп тылсымлы сүзләр әйтеп, чыршы утларын кабызыйк

(чыршы утлары кабына). Ә хәзер бергәләп чыршы тирәли җыр җырлап алыйк.

К/к: Шундый матур бәйрәмне

Бушка уздырмыйк әле.

Сез, балалар, кул чабыгыз,

Бер биеп алыйк әле.

Кар кызы бии.

Е: Кыш бабай, балаларның Сезнең биегәнне дә күрәсе килә.

Кыш бабай биеп китә.

К/б: Уф, арыдым!

Бабайны күтәреп утырта.

Е: Утыр, бабакай, ял ит! Хәзер балаларның биегәнен карап китик әле.

- Әйдәгез, хәзер күмәкләп чыршы әйләнәсендә биеп алыйк. Чыршыбыз моңаеп тормасын әле.

Уен уйнау.

Укучылар ул әйбернең исен, тәмен, төсен, формасын һ.б. сорыйлар.

- Ул әле безнең укучыларыбыз тапкыр һәм зирәк кенә түгел. алар бик шаяннар, телгә дә бик оста. Мәзәкләр тыңлап китик әле.

К/б: Вакыт дигәнең, һай, сизелми дә уза! Инде саубуллашыр чак та җиткән.

Е: Китәсең дә мени инде, Кыш бабай?

К/б: Вакыт инед, дусларым. Безне башка җирләрдә дә көтәләр.

Е: Шулайдыр шул.

К/б: Сезнең белән күңелле

Булды безгә дә.

Бәхетләр генә телим

Һәммәгезгә дә.

Сукты китәр сәгатьләр,

Хушыгыз инде.

Яңа шатлыклар алып,

Яңа ел килде.

Яңа елның яңа таңнары

Гел аяз тусын.

Ул тарихка бәхет елы

Булып язылсын.

К/к: Сау булыгыз!

Бүгенгедәй

Һәрчак булыгыз көләч.

Күрешербез Яңа елда

Тагын бер ел үткәч.

Бергәләп: Хушыгыз, Кыш бабай! Сау булыгыз, Кар кызы!

Е: Ә без, Кыш бабай белән Кар кызы китте дип, күңелсезләнмик әле. Бәйрәмебез дәвам итә!

Чыршы тирәли җыр.

К: Яңа ел килә, Яңа ел,

Яңа ел килә тиздән.

Әй, дусларым, җыелыгыз,

Иске ел китте бездән.

Е: Хуш киләсен, Яңа ел,

Ак җәймәләр юлыңа.

К: Яңа ел, Яңа ел,

Балкы җирдә нур булып,

Даның китсен зур булып.

Е: Эшләребез синдә уң булсын!

Тормышыбыз синдә мул булсын!

К: Нигә кыюсыз торасың?

Уз түрдән.

Бер эштән дә курыкмыйбыз,

Без – бердәм!

Яңа ел керә.

Дөнья әйләнеп,

Мин килдем менә.

Урман, кырларга

Чиксез бай җиргә.

Монда – матурлык!

Монда – батырлык!

Зур төзелешләр –

Шаклар катырлык!

Картлары да шат,

Җитсә дә йөзгә,

Яңа бәхетләр

Китердем сезгә!

Тик ул бәхетләр –

Белсен һәр күңел –

Капчыкта түгел,

Өләшеп бирергә

Ул ул кәнфит түгел!

Һәркем бәхетен

Табар эш белән!

Тау ярып була

Күмәк көч белән!

Е: Бәйрәм үтте, сәгать сукты –

Яңа килде безгә.

Яңа бәхетләр китерсен

Сезнең һәрберегезгә.

К: Яңа елда барыбызга

Унышлар юлдаш булсын!

Барыгыз да сау булыгыз,

Дөньялар имин торсын!

Бергәләп: Яңа ел котлы булсын!