Уңыш бәйрәме
план-конспект занятия (7 класс) на тему

Назмиева Флуза Зиннуровна

әкият

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл unysh_byrmen_kiyat.docx20 КБ

Предварительный просмотр:

“Көзге уңыш “ бәйрәме

Максат: 1. Яшелчә, җиләк - җимешләрнең файдалы икәнлеген аңлату.

               2. Укучыларның иҗади сәләтләрен, сәнгатьле уку күнекмәләрен, сөйләм телен үстерү.

                 3. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, эш кешесенә хөрмәт уяту, икмәкнең өстәлгә җиңел генә килмәвен аңлату.

                  4. «Сөмбелә бәйрәме » турында аңлатма бирү

Җиһазлау: Бәйрәмгә багышлап чыгарылган газеталар, рәсемнәр, балаларга киемнәр, “Икмәк өстәлгә ничек килә? “ презентация, музыка язмалары.

Бәйрәм барышы

Укытучы: Без бүген “Көзге уңыш”бәйрәменә җыелдык.Көзге муллык- икмәктә. Ә икмәк безнең өстәлләргә килгәнче нинди юл уза икән? Бу турыда презентация карап узарбыз.

Укытучы:  Сөмбелә, син бүген безнең бәйрәмебезнең кунагы бул! Кадерле дусларым, сез беләсезме икән: дөньяда кешегә нәрсә бәхет китерә?!Дөрес. кешегә хезмәт бәхет китерә. Бары тик яраткан һөнәре булган кеше генә тулы бәхеткә ия. Эштә булдыксызлык күрсәтү – ялкаулык белән дуслашу дигән сүз. Ә ялкаулык белән хезмәт – кан дошманнар икәнен беркайчан да онытмагыз. Хәзер мин сезгә бер вакыйга сөйләрмен, хәер, вакыйгада катнашучылар аны үзләре үк күрсәтерләр, ә сез тыныч кына карагыз һәм үзегезгә кирәкле нәтиҗәләр ясагыз.

(Әтәч кычкырган тавыш ишетелә, көй уйный. )

Газинур: Уяныгыз йокыдан, килегез яныма!

Газинур:      Әтәч дускай иртүк торып,

Барыбызны уята.

Мондый әтәч белән яшәү

Бик тә рәхәт дөньяда.

Балакайларым торыгыз әйдә,

эшкә тотынырга вакыт.

Иртүк торып эш башласаң

бәхет арта дусларым.

Гөлназ:     И бабакай рәхмәт сиңа

                  Уятканга бик иртә.

    Алия: Син булмасаң, безнең тормыш

                      Узар иде гел бушка.

(Бабай себерке алып чыга)

Г. Әйдә,  бабакай, рәхәтләнеп җырлап, биеп, көлеп калыйк.Гомер бик тиз узып китә, ә син һаман эш дисең. Кил безнең янга.

Газинур: И балакайларым! Бу дөньяда җырлап, биеп, көлеп уйнап яшәп булмый.Бары хезмәт кенә бәхет китерә.Ансыз табын ярлы була.

Булышыгыз әле миңа. Әнә тегендә себеркеләр бар.Алып килегез әле, акыллыларым, бергәләп себереп алыйк. Ишек алдыбыз көлеп торсын!

Гөлназ: Әй !Бабакай Бүген бер дә эшлисе килми. Башым да авыртып тора, кәефем дә юк.Кереп ятып торыйм әле, бәлки үтәр.

Алия: Әйе, бабакай. Син үзең һәр эшнең рәтен дә беләсең, булдыра да аласың. Минем дә бүген бер дә кәефем юк. (кереп китәләр)

Газинур: Ярар соң үзем себерермен ( Себерә- себерә чыгып китә)

(аяк очларына гына басып бабай  юклыгын карыйлар)

Гөлназ:  дустым, әйдә булмаса бер биеп  җибәрик әле.

Алия: Мин каршы түгел, җаннарга рәхәт булып китәр.

Гөлназ: Кара әле тирә- як сап-сары төстә, көз килгән бит.

Лилия: Чыннан да, көз – ул муллык вакыты. Елның сихри фасылында,көн белән төн тигезләшкән вакытта, татар халкы элек – электән көзге уңыш бәйрәмен – “Сөмбелә” бәйрәмен уздырган. Сөмбелә ул башак дигәнне аңлата. Зәңгәр күзле, зифа буйлы,сүзгә тапкыр,эшкә уңган кызны да Сөмбелә дп атаганнар. Сөмбелә бүген безнең арада.

(куышлы уйнап чыгып йөгерәләр.Себерке тотып әтәч күренә.)

Газинур: Ишек алды ялтырап, көлеп  торса,

          Һәркемгә дә булыр күңелле

         Хезмәт белән дус һәм тату булсак,

         Табыныбыз булыр мул, иркен.

Нәрсәдер бар бит монда, Башак бит бу! Менә ичмасам байлык, бәрәкәт!Әй килегез әле, күрегез мин нәрсә таптым.

Гөлназ: Башак,башак бит бу!

Алия: Моны суктырырга кирәк.

Газинур: Ә кем суктырыр?

Гөлназ: Мин түгел!

Алия: Мин  дә түгел! Әйттек бит инде кәеф юк, башыбыз авырта дип.

Газинур: Ярар,ярар дуслар, борчылмагыз үзем суктырырмын.(капчыгын күтәреп чыгып китә)

Гөлназ: Ә без дустым, ул кайтканчы дусларны чакырып алыйк алыйк.Күңелләр күтәрелеп китсен.

Алия: Әйдә мин риза.

(Заманча көй куела. Көй беткәч, укучылар кереп китә. Әтәч кайта.)

Газинур: Нәрсә,дуслар, баш авыртулар бетте дә мени?!

Алия: И бабакай, син башак тапкач,күңелләр күтәрелеп китте.

Гөлназ: Әйе, димәк тәмле әйбер ашап булачак.Ур-ра!

Газинур: Әй дусларым, сез ялгышасыз түгелме? Башак табып кына тәмле әйбер ашап булмый әле ул. Менә суктырып кайттым, карагыз әле, күпме ашлык чыкты.

Алия: Бигрәк күп булган бу!

Гөлназ: Хәзер бу ашлыкны тегермәнгә алып барып он тарттырырга кирәк.

Газинур: Ә кем тегермәнгә алып барыр?

Алия: Мин түгел!

Гулназ: Мин  дә түгел!

Газинур: Ярар,дусларым, нишлисең бит,үзем барырмын.(Капчыгын асып, чыгып китә)

Алия: Әйдә, дускай, ул кайтканчы бер уйнап ал.                  

(Газинур кайта.)

Газинур: Әй, Күрегез әле күпме он чыкты.

Алия: Карагыз әле ап-ак он. Моннан пешкән икмәк чыннан да бик тәмле, телеңне йотарлык булачак!

Гөлназ: Хәзер камыр басып, ипи генә пешерәсе калды.

Газинур: Ә кем камыр басар инде?

Алия: Мин түгел!

Гөлназ: Мин  дә түгел!

Газинур: Ярар монысын да үзем эшләрмен. (Өйгә кереп китә.)

Гөлназ: Ах, нинди тәмле ис чыкты!

Алия: Бу бит ипи исе. Бигрәк тамак ачты. Бу икмәк бик вакытында пеште.

Газинур: Сабыр, дусларым,иң элек әйтегез әле башакны кем тапты?

Бергә: Син таптың, син!

Газинур: Кем башакны суктырды?

Бергә: Син инде, син суктырдың! (тыныч тавыш белән)

Газинур: Ә кем сыртына салып тегермәнгә илтте?

Бергә: Син инде, син бабакай.

Газинур: Кем камыр басты, утын алып кереп мичкә якты, камыр басып, ипи пешерде.

Бергә: Барысын да син башкардың.

Газинур: Ә сез, акыллыларым, нәрсә эшләдегез?

(тычканнар башларын иеп китәргә җыеналар, әтәч аларны дәшә)

Газинур: Килегез әле, дусларым.

Ялкаулык- хурлык икәнен

 Беркайчан онытмагыз!

Хезмәт- бәхет китергәнен

Һәрчак истә тотыгыз!

Алия: Уйнап-җырлап дөнья бармаганын

                Аңладык инде без дә

Гөлназ: Хезмәт белән дус булырбыз

              Дип сүз бирәбез сезгә.

Лилия: Эшләгез берләшеп,яшәгез гөрләшеп,

              Өстәлеп торсын сөенеч һәм бәхет.