Икмәк - җир могҗизасы
план-конспект занятия (5 класс) на тему

Назмиева Флуза Зиннуровна

сыйныф сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ikmk-zhir_mogzhizasy.docx24.74 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Икмәк-җир могҗизасы.(Сыйныф сәгате)

Максат: - икмәкнең барлыкка килүе турында белемнәрен камилләштерү;

-икмәк үстерүче хезмәт ияләрен хөрмәт, ихтирам итәргә кирәклеген төшендерү;

-игеннәргә, икмәккә сакчыл караш тәрбияләү;

Бер иҗеге эш куша,

Икенчесе — бер чәчәк.

Кушып язсаң икесен.

Мичегездә пешәчәк. (Икмәк)

Гади сорау: нәрсә соң ул икмәк?

 Кирәк дуслар, уйлап карарга

 Ләкин әле икмәк ашау гына

 Ярдәм итмәс җавап табарга,  

Алып     баручы:  Балалар,     бүген     без Җир могҗизасы,  кешеләрнең хезмәт могҗизасы булган икмәк турында сөйләшәчәкбез.

Икмәк! Бу сүзләрдә күпме көч,

мәхәббәт, горурлык, шатлык һәм бәхет хисләре!

(Икмәк турында җыр яңгырый.)

Кешеләр ничек икмәк үстерә башлаганнар соң?

(Ашлык башагы йөгереп керә.)

Тарих белән танышу.

1нче башак: Менә тыңлап карагыз әле.

Бу бик борынгы чорда булган.Ул вакытта кешеләр тау куышларында яшәгәннәр һәм хайваннарның ите белән тукланганнар. Бервакыт аулар өчен хайваннар да калмаган.Шунлыктан кешеләр ризык табарга теләп башка җирләргә күченеп киткәннәр.Алар бик озак барганнар,күбесе ачлыктан үлгән. Ә бер кеше исә аңын югалтып егылган. Аңына килгәндә янында бер кеше дә булмаган. Шулчак ул битенә нәрсәдер төшкәнен күреп карашын өскә юнәлткән, һәм өстенә вак-вак

ташлар коючы гаҗәеп үсемлекне күреп алган. Ул ташның берсен авызына кабып карарга булган. Бу ташның хуш исе һәм тәмле тәме аңа көч кертеп җибәргән. Ул әлеге ташларны-ашлык бөртекләрен җыеп ашый башлаган. Бу бөртекләр аңа дару кебек тәэсир иткәннәр.Ул ныгып киткән, хәл кергән. Бу турыда башка

кешеләргә дә сөйләргә уйлаган. Учына башакларны җыеп кешеләрне эзләп киткән.

Аның   исән-сау  икәнлеген  күреп  башкалар  шаккатканнар.   Ә ул  кешеләргә могҗизалы башак турында сөйләгән.

Шул    вакыттан    башлап    кешеләр   ашлык   бөртекләре    белән    туклана башлаганнар. Соңрак аны киптерергә һәм вакларга өйрәнгәннәр.

Игенчелек тармагының барлыкка килүе тарих битләрендә азык җыючылыктан барлыкка килгән дип аңлатыла. Кешеләр орлыкның коелып яңадан тишелеп чыгуын күргәннәр һәм куллана башлаганнар.

        (Икенче ашлык башагы керә.)

Әкият белән танышу.

2 иче башак :      Мин сезгә әкият бүләк итәргә телим. Тик бу әкият гади генә түгел. Аны ишетергә һәм күрергә телисезме?

Яшәгәннәр ди Кояш, Җир һәм Хезмәт. Җир һәрбер үсемлекне туендырган, Кояш назлаган, ә Хезмәт саклаган. Тик каяндыр...

(Ялкаулык чыга)

Ялкаулык: Ах тик йөрергә яратам да соң! Бик яратам! Юкка гына Ялкаулык дип атамыйлар шул. Барыннан да бигрәк хезмәтне күралмыйм. Дусларым, сез бүген аны күрмәдегезме? (Хезмәт керә. Кулында ашлык бөртеге)

Хезмәт: (ашлык бөртегенә карый) Үзең кечкенә генә, үзеңә никадәр яхшылык сыйган!

(Ялкаулык Хезмәткә ташлана, ашлык бөртеген тартып алмакчы була)

Ялкаулык: Мин барыбер Җирнең хакиме булачакмын!

Хезмәт: Җирнең хакиме хезмәт булачак!

Ялкаулык: Ха! Әйдә әле кешене чакырыйк. Ул үзе хәл итсен: алга таба тир агызыргамы әллә инде күләгәдә тик ятаргамы...

Хезмәт: Ярый, синеңчә булсын. (Кеше керә) Менә сиңа ашлык бөртеге. Яхшылап иген игә алсаң-бар кешегә шатлык китерерсең.

Ялкаулык: Әгәр үстерә алмасаң, яки эшлисең килмәсә (киерелә) ял итәргә, йокларга теләсәң без синең белән дуслар булырбыз.

Кеше: (Хезмәт алдында башын ия) Рәхмәт сиңа, хезмәт! Мин синең ышанычыңны аклармын.(Кеше икмәк чәчә. Аның артыннан "уҗымнар тишелеп" чыгып бара)

Ялкаулык: Кара, Хезмәт өстенлек ала бит! Нишләргә? Әһә, бирегә салкыннарны чакырырга кирәк! Барлык уҗымнарны өшетсеннәр. Әй, сез, зәмһәрир салкыннар, бире килегез! (Салкыннар йөгереп чыгалар)

Хезмәт: Балалар! Тизрәк түгәрәкләнеп басыгыз! Уҗымнарны Салкыннарга бирмик!

Салкыннар: Әйдәгез көч сынашабыз. Әгәр без аркан тартышканда сезне җиңсәк, уҗымнар безнеке булачак. ("Аркан тартыш" уены.)

            Ялкаулык:   Ай, бигрәк булдыксыз инде бу Салкыннар! Әһә мин корылык алып  килүче җилләрне ярдәмгә чакыра алам бит әле. Җилләр! Исегез, киптерегез, корытыгыз!

(Җилләр йөгереп чыгалар)

Кеше: Уҗымнарга дым кирәк! Аларны су гына коткара ала. Әнә тегендә күл бар. Монда   күп   итеп   дым   китерергә   кирәк.   Тик  җилләр  бик  комачаулыйлар, шунлыктан миңа сезнең ярдәм кирәк.

("Суны түкмә"уены)

Уҗымнар: Рәхмәт, балалар, су эчергәнегез өчен!

Ялкаулык:    Булмады, берни барып чыкмады! Китәм мин моннан! Бигрәк әллә нинди әкият булып чыкты! Күңел ачыйм дип килгән идем, булмады.... (Өченче башак керә)

3 нче башак: Әкиятең бик яхшы туганым! Тик ашлык бөртеге икмәк булып өстәлгә килгәнче бик күп көч түгәргә туры килә бит әле!

Алып баручы: Әйе игенченең хезмәте җиңел түгел. Икмәк түбәсе ябулы, уңайлы йортта барлыкка килми. Иген кырына көчле яңгырлар, кайчак бозлар явып үтә, коры җилләр киптерә. Үзе икмәк үстергән кеше икмәкнең валчыгын да әрәм итми, теләсә-кая ташламый. Сез дә шулай эшләгез. Кече яшьтән ук башкалар хезмәтен бәяли белергә өйрәнегез.

Икмәк үстерү-изге эш. Бер бодай бөртегеннән 20 миллиграммга якын беренче сортлы он алына. Бер күмәч пешерү өчен 10 мең бөртек кирәк! Уйлап карагыз әле, бар кешене ашату өчен күпме кирәк?

Шигырьләр сөйләү.

1        нче бала:

Ачыгып кайтып кердек,

Йөгереп табынга килдек.

 Ә анда кояш кебек,

Ипекәй тора көлеп.

Әйтерсең лә йөзеннән

 Якты нур төшкән түргә,

 Шундый ямь кергән өйгә

Ипекәй белән бергә...

2        нче бала:

Әби янына килдек:

-Әби, әбекәй, - дидек,

-Бик тә ачыгып кердек.

Тизрәк ипи бир!-дидек.

Әбекәй әйтте:- Ашагыз,

Валчыгын да төшермәгез.

 Бик кадерле ул ипи,

3        нче бала:

Шунда мин сорау бирдем:

-Әби, әбекәй! - дидем,-

Шундый да татлы булып,

Хуш исләр белән тулып,

Ипекәй каян килгән?

 Сөйләп бирсәңче, - дидем.

 Әбекәй аркамнан сөйде:

Йә, тыңлагыз, алайса,

Ипекәй сөйли алса.

Ул болай дияр иде:

4        нче бала:

-Туган җирем-кыр минем,

Үстерүчем-Игенче.

 Бөртек идем мин башта

 Шул Игенче кулында,

 Ак халатлы апалар

Аңа минем турымда

Киңәш бирде һәрьяклап:

Түземлеге ныкмы, дип,

 Уңышлымы, юкмы, дип,

-Тикшергәч мине ныклап.

Аннан Игенче кырга

 Тракторлар китерде.

 Ашламалар бирә-бирә,

Җирне шәпләп сөрә-сөрә,

Мамык кебек иттерде.

5        нче бала:

Аннан дәште чәчкечне

һәм безне шунда чәчте...

Җир куенында изерәп,

Черем итеп әзерәк.

Күзем ачсам, ни күрәм,

Үзгәргән бөтен тирәм...

Үзе тын, үзе җылы,

Гүя кемнеңдер кулы

Сыйпап кына башымнан,

Уята мине, дәшә...

Киереләм, сузылам...

Баксам, тышта якты яз,

 Ал нурларда коенам...

6        нчы бала:

Башым чөеп җибәрсәм.

Игенчем килеп җиткән.

Йөзләре балкып киткән,

 Күрәсең, бик тә көткән!

 Шуннан башлап һәр таңда

 Каршы алды ул мине.

Күпме бәла-казадан

Саклап калды ул мине...

Җирнең җылы дымыннан,

Азыкның муллыгыннан

 Гөрләп үсеп киттем мин.

Уҗым булып җиттем мин.

7        нче бала:

Ә йомшак җилләр һаман

 Яшел ефәк башымнан

Сыйпап- сөеп истеләр.

Ләйсән яңгырлар килеп.

Тамырыма дым биреп,

Явып-явып киттеләр...

Татлы дым эчә-эчә,

Тулышып пешә-пешә,

Көзләр дә якынлаша.

Чәчләрем җилдә тарап,

Утырам җиргә карап

 Алтын керфекләр аша...

8        нче бала:

Беркөнне басу тулып

Комбайннар килделәр.

Безне мактап зурлый-зурлый

 Дәртле җырлар җырлый-җырлый.

Урып-сугып бирделәр.

 Аннан безне машиналар

Тегермәнгә төшерде.

Аннан тырыш кешеләр-

Шат йөзле пешекчеләр-

Ипи итеп пешерде...

9        нчы бала:

Туган җирнең кадере,

Назы булып үскәнгә.

Юмарт кояш иркендә

Нурга күмелгәнгә

Кушып тургай моңына,

 Чык суларын эчкәнгә,

Игенченең кулыннан

Гөлдәй тамып төшкәнгә,

 Кадерле мин илемә,

 Газиз туган җиремә,

 Кадерле әниләргә,

Дәүләргә, нәниләргә...

10 нчы бала:

Шуңа тәмле булам мин,

Табында балкып торам.

Шуңа мине олылап.

Ипекәй дип атыйлар.

 Ташламыйлар- атмыйлар,

Изге күреп саклыйлар...

 Сез дә, нәни дусларым,

 Үсегез моны белеп.

Әрәм итмәгез мине

 һәм рәнҗетмәгез берүк.

"Мәкаль әйтеш"уенын уйнау

*        Ипидән зур нәрсә юк.
*Ипи- иң зур байлык.
*Икмәк-табынга нур сибүче,
Кешегә, илгә көч-куәт бирүче.

*        Алтын ай булып яктырса.
Икмәк ул кояш булыр.

^Икмәкнең валчыгы да бездән олы, коеп ашама.

*Икмәк-табын кояшы.

*Икмәк ~ ил йөрәге.

*Яңа пешкән икмәк исе һәр чәчәктән хуш исле.

*Каенның яме - яфрак та туз, өстәлнең яме — икмәк тә тоз.

*        Алтын өстендә утырып та, икмәк бушаса, ачтан үләсең.
*Икмәксез үткән көн озын була.

Икмәк юлы, ай - һай, озын юл ул,

Алтын бөртекләрдән башлана.

Орлыкка, дип, бөртек - амбарларда

Күз карасы карасы төсле саклана

Ребуслар чишү.

Икмәк! Каршыбызда олуг,

 Галиҗәнап    икмәк.

Анда -шатлык, анда — бәхет,

Анда - илһам вә хикмәт.

Җир - ананың анда күкрәк сөте,

 Тулган айның сихри нурлары.

Яшәү биргән аңа кояш нуры,

 Куәт биргән иген кырлары.

 Ипекәйдә игенчеләр җыры,

Тургайларның дәртле моңнары

 "Тургайлар" җырын җырлау.

Икмәк, Ватан, Ана -бу өч сүзнең

 Кадерләре бер үк зурлыкта.

 һәммәсен дә хөрмәт итсә генә

Яшәр кеше һәрчак муллыкта.

Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яңа ел могҗизасы

Яҗа ел өчен сценария...