А.Хәсәновның "Чатан" әсәреннән өзек 7 нче сыйныф (тәрҗемә)
план-конспект занятия (7 класс) по теме
Предварительный просмотр:
"Чатан" нан өзек.
Каз:
-Бу бит бүре! Чын бүре, Алла сакласын! Башка сыймаслык! Хуҗа, Ходай хакына, сакла безне бу юлбасардан! Го-го-го! Йөрәгем нәкъ табан астына төшеп китте.
Зорька:
-Мууу-мууу-мууу! Миңа да куркыныч, гәрчә мин куркаклардан булмасам да.
Чатан (шатлыклы кыяфәте белән сорый):
-Сез нәрсәдән барыгыз да ызгыш куптардыгыз, юләрләр? Беркайчан да бүре күргәнегез юкмыни? Юкка шулай курыктыгыз!
(Чатан шатланып чабуын дәвам итә. Газинурны күргәч, ул шундук йөгереп килә һәм каршына утыра. Кулын яламакчы була. Арт аякларына басып Газинурны ничек сагынганын күрсәтер өчен битеннән дә үбеп ала.)
Газинур:
-Ах син, шайтан! Кәкре тәпиле пәри! Ник килдең? Кем чакырды сине? Мин бит сине кисәттем. Минем хуҗалыкта да, кешеләр арасында да урын юк сиңа. Син тыелган чиктән үттең. Бу хәл синең өчен ничек бетәргә мөмкинлеген аңлыйсыңмы, тинтәк?
Чатан:
-Газинур абый! Кадерлем минем, ничек сагындым мин сине! Болай каты хөкем итмә инде мине зинһар өчен! Ник килдең дисеңме? Бу сүзләрне сездән ишетермен дип көтмәгән идем мин.
Газинур:
-Кит миннән, шайтан! Кара ни кылана, оятсыз! (Битен сөртә)
Чатан:
-Ник килдең дисеңме? Ничек килмим ди инде мин сезгә? Нишләргә тиеш идем соң мин ул карурманда? Сине һәм синең кызларың Айгөл һәм Гөлшатны күрәсем килде минем. Сез, күрәмсең, кешеләр кабиләсе, безнең йөрәктәге авырлыкны, яратканнарга карата сагыну хисләре биләгәнне аңламыйсыз. Уйладым, уйладым да бер карарга килдем: кая, күрешеп булса да килим әле дидем.
Газинур:
-Ну, килдең ди, шуннан? Бөтен хуҗалыкны колакка бастырдың. Син безнең өчен-Персона Нон Грат. Син, әлбәттә, бу сүзләрнең мәгънәсен аңламыйсың. Гади тел белән әйткәндә, син-чакырылмаган кунак. Монда синең өчен бер генә почмак та юк. Һәм мин берни дә эшли алмыйм.
Чатан:
-Ник килдең, ник килдең? Сез ташлап калдырган урманда мин берәрсенә кирәкме? Башта "синнән әшәке кеше исе килә",- дип мине үз анам ташлады. Аннары сез. Карт имәнгә бәйләп калдырган шнурыгызны бер минутта чәйнәп өздем. Мин шундук сезнең арттан чаба ала идем дә, ләкин авыр үпкә хисе туктатты. Сез ничек мондый хыянәтне эшли алдыгыз? Моны мин берничек тә аңлый алмыйм. Үземнең тормышны үзем җайга салырга тырыштым. Тегендә бардым, монда төртелдем, алан буйлап әйләндем. Тик бернинди тормыш тәҗрибәсез һәм осталыксыз урманда ялгызың яшәп кара әле. Үзегезне минем урынга куеп карагыз әле, Газинур ага. Мин ач булырга мәҗбүр идем. Чарасыздан уларсың. Абыйларымнан калган сөякләрне йөз тапкыр әйләндердем. Ачлык хисенә чыдарлык түгел иде. Карыйм, куе үләнлектә нидер кымшана. Әһә, мин әйтәм, тотсам, үземә туклыклы төшке аш әзерлим. Бу карт керпе булып чыкты. Тәпиләремне канга кадәр тырмап бетердем. Хәтерлим, берсендә безгә әни керпе алып кайткан иде. Чүт нәрсә, ул меңләгән энәле йомгакка әйләнә. Ул ачылсын өчен, аны берәр сулыкка тәгәрәтергә кирәк. Ә каян табасың анда сулык? Ни дә булса табарга кирәк иде. Бер аланга йөгердем , кырыйда берничә куян утыра. Гадәттә, алар җил өргәннән дә төрле якка таралышалар иде. Ә монда -утыралар. Мине җанварга да санамыйлар...