Внеклассное мероприятие "Илдә туган ил улы син"
методическая разработка на тему

Хафизова Миләүшә Рафхатовна

Внеклассное мероприятие, посвященное Рашиту Рахмати

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rahmati.docx41.37 КБ

Предварительный просмотр:

Илдә туган ил улы син.

(әдәби- музыкаль кичә)

1 нче алып баручы. Хөрмәтле кунаклар, авылдашлар, укучылар! Без бүген күренекле якташыбыз, гомере мөһаҗирлектә үткән татар улы Габдерәшит Хисмәтулла улы Рәхмәтигә багышланган кичәгә җыйналдык.

        Исеме бөтен дөньяга мәгълүм галим язның иң матур вакытында, шомыртлар ак чәчәк аткан көннәрдә шушы җирдә- Иске Өҗем авылында дөньяга килгән. Бу көннәрдә аның тууына 115 ел тула.

        Без бүген шушы җирдә Рәшит Рәхмәтине үзенә сыендырган, аны галим итеп үстергән, мирасын кадерләп саклаган Төркия кунакларын  аеруча зур хөрмәт белән сәламлибез.

        Галимнең мәшһүр исеме һәм купкырлы әдәби, фәнни байлыгы озак еллар халыктан яшереп яткырылды.  Аңа карата булган нахак бәяләмәләр сиксәненче еллар ахырында гына алып ташланды. Бүгенге кичәдә Рәшит Рәхмәтинең мирасын барлау, аның хезмәтләрен өйрәнүгә үзеннән өлеш керткән галимнәрне күрүгә чиксез шатбыз.

        Биредә шулай ук, районыбыз җитәкчеләре,  авылдашыбызның якын туганнары да бар.

        Бөек якташыбызны хөрмәт итеп, аны искә алу кичәсенә килгән барлык кунакларга кайнар сәлам!

 1 нче укучы сөйли.

Рәхмәтидәй бөек галимнәрнең

Ашыт буйларында эзләре.

Син бит аның кендек каны тамган

 Авыл булдың, әй Иске Өҗем.

Каз үләнен, юл тузанын таптап

Синдә уйнап үскән Рәхмәти.

Аның төсен монда һәрбер агач,

Һәрбер тыкрык, нигез хәтерли.

Мәдрәсәңдә хәреф таныгандыр,

Синнән чыгып киткән еракка.

Үзәкләре өзелеп сагынгандыр

Казлар очкан чакта бу якка.

Йөз ел үткән синнән киткәненә,

Бүген халкым эзеңне барлый.

Үзең кайтмасаң да, исемең кайтты,

Асыл затлар барыбер югалмый.

“Ак калфак” җыры яңгырый.

        

         

 2 нче алып баручы. Каршыгызда-нәсел агачы... Нык тамырдан тармакланып үскән юан агачның хисапсыз ботаклары  саен исемнәр, язмышлар... 20 нче гасыр төрки дөньясының иң күренекле галимнәреннән булган Рәшит Рәхмәти  шәҗәрәсе бу...  

        Бер тамчы чык бөртегенә бөтен Кояш шәүләсе сыйган  кебек, бу  шәҗәрә дә үзендә халкыбыз, туган ягыбыз тарихын чагылдыра.

        Бу  нәсел хәзерге Татарстан Республикасы Әтнә районына керүче Иске Өҗем авылында яшәгән. Өлкән буын кешеләре элек бу якларда калын урманнар булган, марилар яшәгән дип сөйли.

        Моның шулай икәнлеген 2011 нче елда авыл янында табылган, 3-5нче гасырларга караган Азелино археологик культурасына караган каберлек тә раслый. Өстәвенә, авылның борынгы атамасы Күккүз мари кеше исеменнән алынган.

        Рәхмәтиләр  нәселенең тамырлары бу яктагы шактый гаиләләрнеке кебек фин-угорларга, әллә инде күршедәге Тазлар халкы кебек Алтай якларыннан килгән төркиләргә барып тоташамы- монысы тарих тузанына күмелгән.

 2 нче укучы сөйли.

Алтын бөртек.

Илдус Гыйләҗев.

Татар дигәч, килә күз алдына

Фаҗигале халык язмышы.

Күкрәп үскән затлы бер бөртектән

Он ясаган тарих яргычы.

Һәм туздырган якты дөнья буйлап...

Буталса да, төрле тузаннан

Ап-ак килеш , шөкер, он сакланган,

Карамаган вакыт узганга.

Җыеп алу гына мөмкин түгел,

Кабатларга бөек берлекне.

Хәтерендә саклап яши халык

Төрки дигән алтын бөртекне.

     1 нче алып баручы. Казан ханлыгы җимерелгән елларда Иске Өҗемдә ислам динен тотучы татарлар яшәве төгәл билгеле. Бу хакта авыл зиратындагы-1530-1543 нче елгы кабер ташлары сөйли. Бабайлар авылның хәзерге исеменең килеп чыгышын да  шул елларга бәйләп аңлата: авылның  хәзерге  зираты  янында  урысларның һәм  татарларның  каты  бәрелеше, һөҗүме  була. Шуннан  авылга  Өҗем дигән  исем  тагылып  кала.

        Халкыбыз тарихында авыр, караңгы еллар булган ул. 1552 нче елда Казан ханлыгы туздырылып, канга батырылгач, дәһшәтле яудан качып котыла алганнар,  Казан артындагы калын урманнарга сыенганнар. Бәлки, алар арсында бу нәселнең билгеле булган иң борынгы вәкилләре Җабали, Уразмөхәммәдләр дә булгандыр.

 3 нче укучы сөйли.

Айдар Хәлим сүзләре.

Ташлар басты,ташлар басты безне...

Биш гасыр ташлардан изелсәң,

Таш күзеннән җандай чәчрәп чыгып

Әйтү ләззәт икән:

-Без исән!

Җимертелгән шәһри Казан кебек

Атылырга рәткә тезелсәң...

Җәһәннәмнән кабат күтәрелеп,

Әйтү ләззәт икән:

-Без исән!

         2 нче алып баручы.Әмма татар халкы әнә шундый караңгы елларда да юкка чыкмаган, эш сөючән, гыйлемле булып калган. Ш. Мәрҗани “Мостафадел әхбар фи әхвале Казан вә Болгар” китабында Рәхмәтиләр нәселе турында: “Мелла Бәшир бине Габдрәхим бине Уразмөхәммәд әл Җабалиның “Шәрык гавамлил” исемле китабын язып төгәлләве билгеле. Әлеге мелла Бәшир1210 нче елда Иске Өҗем авылында имам булган”,- дип яза.

        Бәшир мулланың улы Рәхмәтулла да, оныгы Фазыл да авылда имамлык итә.

 1нче алып баручы. Фазыл хәзрәт алдан күрүчән, алдынгы фикерле шәхес була. Имамлык итү белән беррәттән, сәүдә белән дә шөгыльләнгән имам дөньяви белем дә кирәклеген  яхшы аңлый. Шуңа күрә  1894 нче елда Иске Өҗемдә мәдрәсә салдыра,  улы Абдулкасыйм Рәхмәтуллинны Казанга, атаклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга җибәрә. Россиядә мөселманнар өчен иң алдынгы уку йортларының берсен тәмамлаган егет туган авылына кайтып гади халыкка хезмәт итә башлый.  Рәхмәтуллиннар авылда мәчет һәм мәдрәсәне тулысынча үз акчаларына тоталар.

 2 нче алып баручы. 1917 нче елгы революциядән соң Рәхмәтуллиннар бар булган байлыкларын югалталар.  Совет хөкүмәте дин әһелләренә каршы көрәш алып бара, соңрак “раскулачивание”, “продразверстка” башлана. Түземлеге беткән тирә-як авыллары халкы ярдәм сорап Фазыл муллага килә. 1919 нчы елда Кышлау волостенда сәнәкчеләр бунты күтәрелә. Ярсыган халык коммунистларны юк итә, тартып алынган ашлык салынган амбарларны яндыра.

Бу чуалышлар вакытында Фазыл хәзрәт хәбәрсез югала..

1 нче алып баручы.

Фазыл хәзрәтнең оныгы Рәшит Рәхмәтуллин 1900 нче елда Иске Өҗемдә туа. Аны 10 яшендә Казахстанга, Кызылъяр шәһәрендәге туганнарына  җибәрәләр.  

 4 нче укучы сөйли.

Ерак киткән саен.

Роберт Әхмәтҗанов.

Шушы көнем  булды дисәм ярый

Күккә ашкан көнем.

Ыру башым-бабам белән озак

Саубуллашкан көнем.

Төшенгәндәй уйларының гүя

Кырга сыймасына,

Арыш дулкыннары килеп егыла, егыла

Зират коймасына.

Юл өстендә Шәҗәрә Тирәгем

Җилсез шаулап тора.

Кылган гамәлемнең ниндилеген

Бабам барлап тора...

Күңелемә килгән һәрбер сүзем

Аңлап тора бабам.

Ерак киткән саен,

Аңа үзем

Якыная барам.

Җыр. “Туган ягым каеннары”.

Туган ягым каеннары калалар инде,

Озатыша баралар инде.

Йөрәгемдә яфракларын яралар инде

Сагышларга салалар инде.

Каеннарым калмый һаман чабалар инде

Ерагая барлар инде.

Киткән саен якыная баралар инде

Сагынудан дәвалар инде.

Туган ягым каеннары калалар инде

Кемнәр сөеп карарлар инде.

Гомерем буе миңа таба чабалар инде

Кайтмый һич тә кала алмам инде

 2 нче алып баручы. Рәшит анда сәүдә,  кадет мәктәпләрендә укый. Авылга каникулларга кайтып йөри.  Гражданнар сугышы чорында аклар ягында сугышып йөреп, 1919 нчы елда Харбинга чыгып качарга мәҗбүр була.

 5нче укучы сөйли.

Роберт Зарипов сүзләре.

Һавадагы киек ак болыттан

Син каян?-дип сорадым.

Шул болыттан тамчы тамды,

Керфекләрем чыланды.

Кыйбла яктан искән җилдән

Син каян?-дип сорадым.

Шул җил минем чәчләремнән,

Маңгаемнан сыйпады.

Һавадагы аккошларга

Эндәшергә кыймадым.

Төшеп калган каурыйларын

Мин тезләнеп җыйнадым.

Һавадагы киек каздан

Син каян?-дип сорадым.

Ул кычкырып җавап бирде,

Мин утырып еладым.

 1 нче алып баручы.Чит илдә дә югалып, төшеп калмый ул. 1923-1928 нче елларда Берлин университетында укый.

1933 нче елда Рәшит Рәхмәтине Төркиягә- Истамбул университетына чакыртып алалар.  Галим тюркология өлкәсендәге зур хезмәтләре, аерым алганда, “Котатгу белек” әсәрен өйрәнүе, төрки халыклар энциклопедиясен төзүе белән бөтен дөньяга билгеле. Болар өстенә әле ул туган җирне сагыну хисләре белән тулы шигырьләр язган.

6, 7, 8 нче укучылар Рәшит Рәхмәтинең шигырьләрен сөйлиләр.

Очалмыйсың туган, талпынсаң да,

Канатыңны язмыш каерган.

Чит илләрдә йөреп яшь түгәргә

Туган илдән сине аерган.

Беләм, туган, беләм нинди авыр

Көннәр күрә ялгыз яшь башың.

Чит җирләрдә, ерак ят илләрдә

Фәрештәләр булсын юлдашың.

 Истамбул, 1970 нче ел.

Мин.

Мин шөһрәтнең җилләренә җилкәнемне ачмадым,

Әмма шунысы ялган түгел, сугыш барда качмадым.

Ансардан һич курыкмадым, офыгымда юк таш кыя,

Минем көймәм үз юлына бик тыныч, акрын тая.

Көймә дисәм, көймә түгел, тәмәсселем бик кечкенә,

Чит диңгездә йөзә торган бер йомычка-чүп кенә.

Һич булмаса бер чүп булыйм, бер шырпы чүбе, ләкин,

Кабынсын ут, якты  булсын, милләткә безнең бөтен.

Янып сүним, ыргытсыннар, ягылган ут зур булсын,

Караңгыда адашканнар утка таба борылсын.

Үлгәч җанымны Исрафил мөгезенә япмасын,

Җирдә калыйм, күп эшем бар, анда ялкау ятмасын.

Йортымның җимерек читәнен яшьләр беркөн үргәндә

Арыган кулда тик көч булыйм, хезмәт итеп йөргәндә.

Берлин, 1930 нчы ел.

Бәхетсез милләтемә.

Булса да милләтемнең гөнаһы

Зәхмәт утында ул ярлыканды.

Күңелдән күккә юл тапкан аһы

Изге милли юлны эзли, бар

Котылырга биргән изге анты.

Батырлар, вәлиләр туган илнең

Батуын  Тәңре әлбәт теләмәс.

Зур киләчәкне тапшырмас борын

Бәлки, тагын сынап иманыңны

Шәһид каны, гарип яше  буш имәс.

Тик онытма син  манаралардан

Башына төшкән мыскыл ташы.

Һәм ярты калган азан тавышын!

Изге йортка бөтен иман кирәк!

Бу иман сиңа тәңредән бүләк.

Берлин, 1930 ны ел.

“Агыла да болыт агыла” җыры.

         2 нче алып баручы. Әмма аңа туган җирләрен күрү насыйп булмый. Рәшит Рәхмәти 1964 нче елда вафат була һәм Истамбулда Әдернекапы зиратында җирләнә.

8 нче укучы сөйли.

Нәҗип Мәдияров сүзләре.

Сабый чагыңнан җилкенеп,

Мәгърифәт үзәненә

Зур галим булып килдең син

Тормышның үзәгенә.

Яздың, язганнарың синең

Кемнәрнедер сагайтты.

Кемнәрнеңдер күңелендә

Сүнгән утны яңартты.

Ил-җирең, туфрагың ташлап,

Аяныч уйлар уйлап,

Нигә соң киттең син бездән

Моң сагышыңны җыйнап?

Йөз бора бүген халкыбыз

Яктылыкларга таба.

Читтәге балаларын да

Ул бүген эзләп таба.

Бу хәлләрне һәм исемеңнең

Алынуын кадергә

Ишетерсең күк тоела

Ятсаң да чит кабердә.

1нче алып баручы.1930 нчы елларда Фазыл мулла төзеткән мәчетнең икенче каты сүтелә, манарасы киселә. Әмма улы Абдулкасыйм муллалык эшен ташламый. Авылыбызның Касыйм мулланы хәтерләүче аксакалы Идрис абыйга сүз бирик әле

Касыйм мулла турында истәлекләр. (Идрис яки Габделнур абый сөйли)

 2 нче алып баручы.Бөек Ватан сугышы елларында Рәхмәтуллиннар зур югалтулар кичерәләр. Фазыл мулладан калган зур, бай, ике катлы йортны, ягып җылытып булмагач, кечерәйтеп салалар. Рәшит Рәхмәтинең бер энесе Фәрит төрле музыка коралларында уйнарга сәләтле була, сугышка китеп, шунда ятып кала. Икенче энесе-  Мәликне Казанга хәрби заводка җибәрәләр. Ул анда авыр эштән авырый башлый һәм вафат була. Кыз туганнары Маһинур, Хәдичә, Мәдинә апалар тылдагы хезмәт авырлыгын ябык иңнәре белән күтәреп, чәчүлек орлык ташыйлар, окоп казыйлар, урман кисәләр- Җиңү көнен якынайталар.  Рәшит Рәхмәтинең бертуган сеңлесе Маһинур апаның кызы Ләлә апага  һәм  абыйсы Мәликнең кызы Рәхимә апага сүз бирик.

Ләлә апа  һәм Рәхимә апа истәлекләре.

 1 нче алып баручы. Сугыштан соң авыллар бушый башлый.   Сөнгать  Рәхмәтуллин да, сугыштан исән- сау кайту бәхетенә ирешсә дә, авылдагы бик авыр тормышны күреп, Урта Азиягә китеп бара.

Рәхмәтуллиннар нәселеннән авылда  Мәликнең улы Рөстәм яшәп кала.

1990 нчы елларга кадәр Рәхмәтиләр нәселе кара исемлектә йөри. Авылдагы Рәхмәтуллиннарны да күзәтеп торалар.  Рәшит Рәхмәти сеңлесе Мәдинәгә хатлар яза, ләкин аларны уку белән яндырып баралар. Галимнең исеме илгә 90 нчы елларда гына кире кайта. Хезмәтләре, шигырьләре журналларда басыла, аңа багышланган китап дөнья күрә.

9 нчы укучы сөйли.

Татар авылы.

Гөлшат Зәйнәшева.

Туган авылыннан чит җирләргә

Алып китсә язмыш давылы,

Кайтыр балам үз туфрагыма диеп,

Мәңге көтә татар авылы.

Җылаган да авыл, җырлаган да,

Заманнарның килгән авыры.

Тирен түккән, кан-яшьләрен түккән,

Күпне күргән татар авылы.

Авыл исән чакта җырлар исән,

Гармуннарның әле бар моңы.

Балаларын һаман көтеп яши,

Сагынып яши татар авылы.

2нче алып баручы. Мәктәбебез укучылары да галимнең мирасын өйрәнәләр. Әле быел гына 8 нче сыйныф укучысы Ситтигуллина Әдилә Рәшит Рәхмәтинең Г. Тукай турындагы мәкаләләрен өйрәнеп, фәнни конференциядә җиңү яулады.

Ситтигуллина Әдилә  чыгышы.

1 нче алып баручы.

Бүген исәннәрнең бабасы бар,

Ерак бабаларның баласы бар.

Безнең әле, гасырларны ерып,

Ерак киләчәккә барасы бар.

Рәхмәтиләр нәселенең Иске Өҗемдә яшәүче иң кечкенә дәвамчысы  Илназ Рәхмәтуллин  быел 1 нче сыйныфка укырга керә.

Илназ шигырь сөйли:

И Туган тел!

Сине әнкә итеп

Йөрәгендә саклый бу халык.

Таралган ул...Әгәр син булмасаң

Бетәр иде күптән югалып.

Югалмадың,

Югалтмадың безне

Халык исән калган Син барга.

Бу дөньяга күзебезне ачтың

Хакыбыз юк кабат йомарга.

1 нче класска керүче.  Гүзәл “Туган телнең” беренче куплетын җырлый.

Катнашучылар җырлый-җырлый сәхнәгә тезелә, зал кушыла.

“Туган тел” җыры.

        

 1 нче укучы сөйли.

Рәхмәтидәй бөек галимнәрнең

Ашыт буйларында эзләре.

Син бит аның кендек каны тамган

 Авыл булдың, әй Иске Өҗем.

Каз үләнен, юл тузанын таптап

Синдә уйнап үскән Рәхмәти.

Аның төсен монда һәрбер агач,

Һәрбер тыкрык, нигез хәтерли.

Мәдрәсәңдә хәреф таныгандыр,

Синнән чыгып киткән еракка.

Үзәкләре өзелеп сагынгандыр

Казлар очкан чакта бу якка.

Йөз ел үткән синнән киткәненә,

Бүген халкым эзеңне барлый.

Үзең кайтмасаң да, исемең кайтты,

Асыл затлар барыбер югалмый.

“Ак калфак” җыры яңгырый.

2 нче укучы сөйли.

Алтын бөртек.

Илдус Гыйләҗев.

Татар дигәч, килә күз алдына

Фаҗигале халык язмышы.

Күкрәп үскән затлы бер бөртектән

Он ясаган тарих яргычы.

Һәм туздырган якты дөнья буйлап...

Буталса да, төрле тузаннан

Ап-ак килеш , шөкер, он сакланган,

Карамаган вакыт узганга.

Җыеп алу гына мөмкин түгел,

Кабатларга бөек берлекне.

Хәтерендә саклап яши халык

Төрки дигән алтын бөртекне.

 3 нче укучы сөйли.

Айдар Хәлим сүзләре.

Ташлар басты,ташлар басты безне...

Биш гасыр ташлардан изелсәң,

Таш күзеннән җандай чәчрәп чыгып

Әйтү ләззәт икән:

-Без исән!

Җимертелгән шәһри Казан кебек

Атылырга рәткә тезелсәң...

Җәһәннәмнән кабат күтәрелеп,

Әйтү ләззәт икән:

-Без исән!

 4 нче укучы сөйли.

Ерак киткән саен.

Роберт Әхмәтҗанов.

Шушы көнем  булды дисәм ярый

Күккә ашкан көнем.

Ыру башым-бабам белән озак

Саубуллашкан көнем.

Төшенгәндәй уйларының гүя

Кырга сыймасына,

Арыш дулкыннары килеп егыла, егыла

Зират коймасына.

Юл өстендә Шәҗәрә Тирәгем

Җилсез шаулап тора.

Кылган гамәлемнең ниндилеген

Бабам барлап тора...

Күңелемә килгән һәрбер сүзем

Аңлап тора бабам.

Ерак киткән саен,

Аңа үзем

Якыная барам.

Җыр. “Туган ягым каеннары”.

Туган ягым каеннары калалар инде,

Озатыша баралар инде.

Йөрәгемдә яфракларын яралар инде

Сагышларга салалар инде.

Каеннарым калмый һаман чабалар инде

Ерагая барлар инде.

Киткән саен якыная баралар инде

Сагынудан дәвалар инде.

Туган ягым каеннары калалар инде

Кемнәр сөеп карарлар инде.

Гомерем буе миңа таба чабалар инде

Кайтмый һич тә кала алмам инде

 5нче укучы сөйли.

Роберт Зарипов сүзләре.

Һавадагы киек ак болыттан

Син каян?-дип сорадым.

Шул болыттан тамчы тамды,

Керфекләрем чыланды.

Кыйбла яктан искән җилдән

Син каян?-дип сорадым.

Шул җил минем чәчләремнән,

Маңгаемнан сыйпады.

Һавадагы аккошларга

Эндәшергә кыймадым.

Төшеп калган каурыйларын

Мин тезләнеп җыйнадым.

Һавадагы киек каздан

Син каян?-дип сорадым.

Ул кычкырып җавап бирде,

Мин утырып еладым.

6, 7, 8 нче укучылар Рәшит Рәхмәтинең шигырьләрен сөйлиләр.

Очалмыйсың туган, талпынсаң да,

Канатыңны язмыш каерган.

Чит илләрдә йөреп яшь түгәргә

Туган илдән сине аерган.

Беләм, туган, беләм нинди авыр

Көннәр күрә ялгыз яшь башың.

Чит җирләрдә, ерак ят илләрдә

Фәрештәләр булсын юлдашың.

 Истамбул, 1970 нче ел.

Мин.

Мин шөһрәтнең җилләренә җилкәнемне ачмадым,

Әмма шунысы ялган түгел, сугыш барда качмадым.

Ансардан һич курыкмадым, офыгымда юк таш кыя,

Минем көймәм үз юлына бик тыныч, акрын тая.

Көймә дисәм, көймә түгел, тәмәсселем бик кечкенә,

Чит диңгездә йөзә торган бер йомычка-чүп кенә.

Һич булмаса бер чүп булыйм, бер шырпы чүбе, ләкин,

Кабынсын ут, якты  булсын, милләткә безнең бөтен.

Янып сүним, ыргытсыннар, ягылган ут зур булсын,

Караңгыда адашканнар утка таба борылсын.

Үлгәч җанымны Исрафил мөгезенә япмасын,

Җирдә калыйм, күп эшем бар, анда ялкау ятмасын.

Йортымның җимерек читәнен яшьләр беркөн үргәндә

Арыган кулда тик көч булыйм, хезмәт итеп йөргәндә.

Берлин, 1930 нчы ел.

Бәхетсез милләтемә.

Булса да милләтемнең гөнаһы

Зәхмәт утында ул ярлыканды.

Күңелдән күккә юл тапкан аһы

Изге милли юлны эзли, бар

Котылырга биргән изге анты.

Батырлар, вәлиләр туган илнең

Батуын  Тәңре әлбәт теләмәс.

Зур киләчәкне тапшырмас борын

Бәлки, тагын сынап иманыңны

Шәһид каны, гарип яше  буш имәс.

Тик онытма син  манаралардан

Башына төшкән мыскыл ташы.

Һәм ярты калган азан тавышын!

Изге йортка бөтен иман кирәк!

Бу иман сиңа тәңредән бүләк.

Берлин, 1930 ны ел.

8 нче укучы сөйли.

Нәҗип Мәдияров сүзләре.

Сабый чагыңнан җилкенеп,

Мәгърифәт үзәненә

Зур галим булып килдең син

Тормышның үзәгенә.

Яздың, язганнарың синең

Кемнәрнедер сагайтты.

Кемнәрнеңдер күңелендә

Сүнгән утны яңартты.

Ил-җирең, туфрагың ташлап,

Аяныч уйлар уйлап,

Нигә соң киттең син бездән

Моң сагышыңны җыйнап?

Йөз бора бүген халкыбыз

Яктылыкларга таба.

Читтәге балаларын да

Ул бүген эзләп таба.

Бу хәлләрне һәм исемеңнең

Алынуын кадергә

Ишетерсең күк тоела

Ятсаң да чит кабердә.

9 нчы укучы сөйли.

Татар авылы.

Гөлшат Зәйнәшева.

Туган авылыннан чит җирләргә

Алып китсә язмыш давылы,

Кайтыр балам үз туфрагыма диеп,

Мәңге көтә татар авылы.

Җылаган да авыл, җырлаган да,

Заманнарның килгән авыры.

Тирен түккән, кан-яшьләрен түккән,

Күпне күргән татар авылы.

Авыл исән чакта җырлар исән,

Гармуннарның әле бар моңы.

Балаларын һаман көтеп яши,

Сагынып яши татар авылы.

.

И Туган тел!

Сине әнкә итеп

Йөрәгендә саклый бу халык.

Таралган ул...Әгәр син булмасаң

Бетәр иде күптән югалып.

Югалмадың,

Югалтмадың безне

Халык исән калган Син барга.

Бу дөньяга күзебезне ачтың

Хакыбыз юк кабат йомарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

внеклассное мероприятие на татарском языке "Туган тел"

внеклассное мероприятие на татарском языке для русскоязычных групп...

Внеклассное мероприятие в 4 классе "Йолдызлы сәгать. Туган телем -иркә гөлем"

Это мероприятие посвящается ко дню родного языка, которого отмечаем 21 февраля.Можно использовать в 3- 4 классах.С учениками вспоминаем устное народное творчество татарского народа.Это загадки, сказки...

Внеклассное мероприятие "Туган көн"

Внеклассное мероприятие разработана для русскоязычных учащихся....

Сценарий внеклассного мероприятия "Родина моя - Байряка" ("Туган ягым Бәйрәкәм!")

Сценарий внеклассного мероприятия с профориентационной направленностью. Цель - воспитать чувство любви, гордости за свою малую Родину, чувство уважения к своей истории и  корням. Мероприятие веде...

Внеклассное мероприятие "Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел"

21 февраль – халыкара туган тел көненә багышланган кичә....

Внеклассное мероприятие "Туган телләр көне"

Внеклассное мероприятие, посвященное Дню родных языков...

Сценарий внеклассного мероприятия "Туган телем - татар теле"

Посредствам родного слова от каждого детского сердца протягиваются нити к тому великому и вечному, имя которому - народ; к тайнам его языка, его культуре, славе его многочисленных поколений......