КВН. Г.Тукай
материал (5, 6, 7 класс) на тему

Хайруллина Венера Надил кызы

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган КВН.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kvn_gabdulla_tukay.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбе.

Г.Тукай иҗатына багышланган КВН.

Әзерләде: Китапханәче, татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Хайруллина В.Н.

Габдулла Тукай иҗатына багышлап үткәрелгән КВН

( Г. Тукайның “Тәфтиләү” көе әкрен генә уйнап тора)

Алып баручы: Исәнмесез, хәерле кич, кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар. Татар халкының бөек шагыйре,әдәбиятыбызның йөзек кашы  Габдулла Тукайга багышланган КВН ны  бшлыйбыз.

Алып баручы: Йөрәкләрне дәртләндереп,

                            Тирә - якны ямьгә күмеп,

                            Шаулап – гөрләп,

                            Яз килә.

Алып баручы:  Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган.

Алып баручы:  Бик еракта балкып аткан

                            Бер гүзәл апрель таңы,

                            Бирде сине бу җиһанга,

                            Ә  шагыйрьләр солтаны.

Алып баручы:    Шагыйрьләр солтаны булып

                              Тусаң да, Тукай, җиргә

                              Җәбер, золым, кимсенүләр

                              Туры килгән күрергә.

Алып баручы:   Бәйрәмнәрең алда икән әле,

                             Кара, шагыйрь, бүген текәлеп,-

                             Халкың килде, сиңа мәхәббәтен

                            Ал чәчәкләр белән белдереп.

(Кызлар башкаруында  “Бәйрәм бүген” җыры яңгырый. Башкара 7 класс укучылары.)

 Алып баручы: Хәзер КВН ны башлыйбыз. Ярышыр өчен һәр класстан 2 укучы чакырабыз. Рәхим итегез. ( укучылар чыга). Ә хәзер жирәбә алып командаларга бүленәбез.

Алып баручы: Хәзер һәр команда үзенең командирын, исемен, җырын сайлый.Һәм бер-берсен гадәттәгечә сәламли.

Алып баручы: Ярыш нәтиҗәләрен билгеләп бару өчен безгә жюри кирәк булачак. (балалар жюри членнарын үзләре тәкъдим итәләр)

Уеннар:

Һәр командага чиратлап сораулар бирелә:

  • Габдулла Тукай укыган Уралскидагы мәдрәсәнең исеме ничек? (Мотыйгия)
  • Г. Тукай яратып йөргән кызның исеме ничек? (Зәйтүнә)
  • Тукайның кушаматы ничек булган? (Апуш)
  • Г. Тукай туган авылны атагыз  (Кушлавыч)
  • Шагыйрь туган ел (1886 ел)
  • Г.Тукайның әнисенең исеме ничек? (Мәмдүдә)
  • “Бу авыл минем дөньяга иң элек күзем ачылган урын”-дип яза Тукай.Бу кайсы авыл?(Кырлай).
  • Олуг шагыйребезнең кайсы шигырьләре көйгә салынган? ( Туган тел, Туган авыл,Пар ат, Бала белән күбәләк....).
  • Күренекле шагыйребез иҗатын халыкка танытуда зур эш башкарган әдип?(Әхмәт Фәйзи).
  • Олугъ әдибебез Г.Тукайга багышлап язылган Х.Туфан шигыренең исемен әйтегез (“Чәчәкләр китерегез Тукайга”).

2.  ”Тукайга ияреп”.

     Һәр команда 1куплет язга багышлап шигырь чыгара.

3.  Һәр команда Тукай сүзләренә язылган бер җыр башкара.

4.”Су анасы”һәм “Шүрәле” әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәтергә.(жирәбә белән алалар)

5.  Ике командага да ”Пар ат” шигыре бирелә.Кайсы команда сәнгатьлерәк итеп укый.

6. Эш беткәч, уйнарга ярый” шигыре буенча рәсем ясау.(билгеле вакыт бирелә).

Алып баручы: сез рәсем ясаган арада безгә Гайфуллина Эльвира шигырь сөйли.

7.   Мәкальне дәвам итү.Һәр командага да тел турында мәкаль әйтелә.Мәкальнең башы әйтелә, ахырын дәвам итеп әйтеп бетерәсе.

Теле озын булмаганның ...   (гомере озын булыр)

Теле озын кешенең ...    (акылы кыска булыр)

Бер телдә ун хикмәт, ....  (ун телдә йөз хикмәт)

Бит күрке күз, ....  (тел күрке сүз)

Әдәп башы .... (тел)

Иле барның .... (теле бар)    

 

8.   Һәр команда бер – берсенә Габдулла Тукай иҗатына кагылышлы икешәр сорау бирә.

Алып баручы: Безнең уеннарыбыз тәмам.  Жюри нәтиҗә ясаган арада  без Латыйпова Гөлфинәнең җырын тыңлыйк.

Алып баручы: Сүзне жюрига бирәбез. (бүләкләр бирелә) 

Алып баручы:  Туган телне күңел гөле итеп,

                            Саф көенчә сакла гомергә.

                            Рухи кыйблаң булсын – Тукай моңы,

                            Илең йөрсен уйда гел бергә.

Алып баручы:  Син күрмәгән яңа буын килде.

                            Котлап бүген туган көнеңне.

                            Киләчәккә барган балалардан

                            Ишетәсең “Туган тел”еңне.

(соңыннан бөтен зал бергә, басып “Туган тел” не җырлыйлар)

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Күл буена килсәгез" Г. Тукай әкиятләре буенча төзелгән күренеш

Г. Гильманованың сценарий эшмәкәрмәсен үзгәртеп сәхнәләштерү...

Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».

Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....

Тукай в сердцах наших, Тукай безнен йорэклэрдэ

"Тукай безнен йорэклэрдэ" исемле класстан тыш чара Г.Тукайнын ижатына багышлана. Бу чараны бэйге итеп тэ, Тукай атналыгында чара итеп тэ уткэререп була. Чарага Г. Тукайнын башка эсэрлэрен сэхнэлэштере...

Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая.

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая. Экскурсия в поэтическую страну включает в себя хореографические композиции "Бала белэн кубэлэк", "Танец ...