Тәрбияле бала нинди була?
план-конспект по теме
Сыйныфтан тыш чара "Тәрбияле бала нинди була?"
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Тәрбияле бала нинди була? | 23.93 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Тәрбияле бала нинди була?
Максат: Тәрбиялелек – иң гүзәл сыйфатларның берсе икәнлегенә төшендерү; укучыларны өйдә, мәктәптә, урамда, гаилә әгъзалары һәм чит кешеләр белән очрашканда һәрвакыт ягымлы, әдәпле, тәрбияле булырга өйрәтү; укучыларда уңай әхлак сыйфатлары тәрбияләү.
Җиһаз: тәрбиялелек темасына рәсемнәр, Р.Фәхреддиннең “Тәрбияле бала” әсәре, презентация.
Кереш әңгәмә
- Укучылар, сез кешеләргә хас нинди сыйфатларны беләсез?
- Ялкау, тырыш, юмарт, саран, яхшы, усал, ярдәмчел...
- Тырыш, юмарт, яхшы, ярдәмчел кешеләрне бер сүз белән нинди кешеләр дип әйтеп була?
- Тәрбияле кешеләр.
- Ә ялкау, саран, усал, үзләре турында гына кайгыртучы кешеләрне нинди кешеләр дип әйтә алабыз?
- Тәрбиясез кешеләр.
Димәк, кешеләргә хас сыйфатлар буенча, аларның башкарган эш-гамәлләре буенча без аларны тәрбияле һәм тәрбиясез кешеләр дип атый алабыз.
Бүген без сезнең белән тәрбияле һәм тәрбиясез кешеләр турында сөйләшербез. Тәрбияле бала нинди була? Тәрбияле бала булырга авырмы? дигән сорауларга җавап бирергә тырышырбыз. (Сораулар тактага язып куела). (Слайд 1)
Сезнең һәркайсыгызның яраткан әти-әнисе, туганнары, әби-бабалары бар. Сез алар белән белән бер гаилә булып, бер өйдә, фатирда яшисез. Сез, тәрбияле бала буларак өйдә нинди эшләр эшлисез, туганнарыгызга ничек булышасыз? (Укучыларның өйдә нинди эшләр башкарулары тыңлана). (Слайд 2-7)
Сез китергән мисаллар тәрбияле балалар булуыгызны раслый.
Мәгърифәтче Р.Фәхреддиннең “Тәрбияле бала” әсәреннән
өзек белән танышу.
“Өй эчендәгеләргә яхшы булу – шәригать каршында сөекле эш. Шуның өчен өйдәгеләр белән әдәпле һәм миһербанлы булыгыз. Аларга яхшы булса, сезгә дә яхшы булыр.
Өй эчендә булган серләрне һичкемгә сөйләмәгез. Ишек, тәрәзә кебек нәрсәләр белән уйнамагыз. Югары урыннарга менмәгез, биек җирләрдән сикереп төшмәгез.
Идәннәр себерегез, һәр ашаганнан соң, савыт-сабаларны юып куегыз, тузаннарны сөртегез. Өйдә саф һава тотарга өйрәнегез”.
- Укучылар, сезнең фикерегезчә, тәрбияле балалар үзләрен өйдә ничек тотарга тиешләр? (Укучыларның җаваплары тыңлана).
Р.Фәхреддиннең “Тәрбияле бала” әсәреннән өзек уку.
“Балаларның тәрбиялесе мәктәпкә барганда бик билгеле булыр: бала мәктәпкә барырга чыкканда әдәп һәм инсаф белән зур кешеләр шикелле үз юлыннан йөрер. Тәрбиясез кешеләр кебек як-якка каранмас, кибет яки башка берәр кызыклы тамаша нәрсәләр яннарында туктамас. Үтеп баручы этләргә таш яки агач атмас. Җыелып торган сулар эченнән чәчрәтеп йөрмәс. Үзе шикелле мәктәп балалары белән яман сүзләр әйтешеп, сугышып йөрмәс. Күргән кешеләр “бу бала бик әдәпле икән” дип яратып калырлар.
Мәктәпкә кергәннән соң, аяк киемен билгеле җиргә куеп, үз урынына утырыр һәм үз эшендә генә булыр. Як-ягында булган балалар белән төртешеп һәм аларның китап һәм язуларын караган, һәм алар белән сөйләшеп утырган, һәм вакытларын буш нәрсәләр белән үткәргән балаларны кешеләр бер дә яратмаслар. Шуның өчен тәрбияле балалар мондый эшләрдән бик сакланырлар.
Балаларның тәрбиялесе һәм тәрбиясезе уйнаган вакытларында бик ачык беленер...
Тәрбияле балаларның уены зарарсыз нәрсәләр белән генә булыр...
Тәрбияле бала иптәшләренең каләмнәрен, кәгазьләрен, китапларын актармас, ертмас. Аларның әйберләрен каралтмас һәм үз әйберләрен дә пычратмас, керләндермәс, югалтмас. Бәлки бар нәрсәсен пакъ итеп тәрбияләп, карап тотар.
Тәрбияле бала мәктәптән кайтканда әдәпле генә кайтыр. Кайтып кергәч янә ата һәм анасы һәм башка олылар белән ике куллап күрешер, дәресләрен шатланып тыңлатыр. Ата һәм анасын рәхәтләндерер, куандырыр һәм алардан хәер-дога һәм рәхмәт алыр.”
- Укучылар, сез мәктәптә, урамда үзегезне ничек тотасыз? Сезнең турыда тәрбияле балалар дип әйтеп буламы? (Укучыларның фикерләре тыңлана).
Ял минуты.
Тәрбияле бала.
Зурларны хөрмәт итә,
Нәниләргә булыша,
Кулыннан тотып йөртә.
Тәрбияле балалар
Уенчыкларны җыя,
Уенчыкларны җыя да
Урыннарына куя.
Тәрбияле балалар
Идәнне дә юалар,
Савытлар да юалар.
Алар турында һәрвакыт
Уңган бала, диләр.
Рәсемнәр буенча фикер алышу (Слайд 8-12)
- Укучылар, бу рәсемнәрдә нинди балалар сурәтләнгән?
- Тәрбияле балалар.
- Ни өчен аларны тәрбияле балалар дибез?
- Чөнки алар әти-әниләренә, өлкәннәргә булышалар, кечкенәләрне
кыерсытмыйлар, аларны юаталар, үзләрен тәртипле тоталар ...
Педагог Р. Фәхреддиннең сүзләре белән танышу (Слайд 13)
“Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата-ана өчен тәрбияле бала кебек олуг байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала дөнья байлыгына бирелмәс һәм бер дәүләт падишаһлыгы белән дә алмаштырылмас.
Аны һәркем яратыр һәм мактап сөйләр, нинди йомыш сораса да бирерләр.Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәлки хурлар һәм кимсетерләр.”
- Бу изге сүзләрне сез ничек аңлыйсыз?
(Укучыларның җаваплары тыңлана)
Р. Фәхреддиннең сүзләрен уку (Слайд 14)
“Бала чагында алган тәрбия чәч агарганчы бергә булыр. Бала чакта алынган тәрбияне бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас.”
- Моның эчтәлеген кем ничек аңлата ала? (Җаваплар тыңлана).
Проблемалы сорауларга җавап бирү.
Тәрбияле бала нинди була? Тәрбияле бала булырга авырмы?
(Укучыларның фикерләре тыңлана).
Галим Ризаэддин Фәхреддиннең сүзләре күрсәтелә (Слайд15)
“Тәрбияле бала булырга һәр баланың кулыннан килер, көче дә җитәр.
“Атам һәм анам шатлансын, кешеләр миңа рәхмәт әйтеп мине яратсыннар һәм мине күчергеч үрнәк итеп сөйләсеннәр”, - дигән балаларның барчасы тәрбияле бала була алырлар.”
Укытучы сүзе
Балалар, һәрвакыт тәрбияле булыгыз, яхшы гамәлләр кылырга тырышыгыз. Кешенең кылган гамәлләренә карап аның нинди кеше икәнлеген әйтеп була. Яхшы эшләр эшләсәгез, сезне һәрвакыт тәрбияле балалар диярләр. Тәрбияле булсагыз, әти-әниләрегез сезнең өчен шатланырлар, сезнең белән горурланырлар, сез аларны бәхетле итәрсез. Сезнең турыда һәрвакыт яхшы итеп сөйләрләр, сезне башкаларга үрнәк итеп куярлар. Тәрбияле булыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Открытый урок на тему "Иң тәрбияле эт минеке!" (по уч. Р.Р. Нигматуллиной)
Открытый урок на тему "Иң тәрбияле эт минеке!" по учебнику "Татарча да яхшы бел" Р.Р. Нигматуллиной....
Тәрбияле булу һәркемгә килешә.
әхлак дәресе...
"Тәрбияле бала нинди була?" (Сыйныфтан тыш чара)
Ризаэтдин Фәхретдиннең үгет- нәсихәтләренә багышланган тәрбия сәгате эшкәртмәсе 5-7-сыйныф укучылары белән эшләгән сыйныф җитәкчеләренә тәкъдим ителә.Әлеге материал Федера...
Иӊ зур байлык- тәрбияле бала.
Кешене шәхес буларак тәрбияли торган әһәмиятле факторларныӊ берсе- гаилә. Гаиләдәге тәрбияне, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне, көнкүрештә үз-үзеӊне тоту кагыйдәләрен бер сүз белән әйткәндә- әдәп сүзе б...
Тәрбияле кеше нинди була?
7 нче сыйныфлар өчен дәрес планы...
Сыйныф сәгате "Иманлы һәм тәрбияле булыйк!"
Максат: Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүне дәвам иттерү, сөйләмнәрен үстерү; өйдә, җәмагать урыннарында әдәпле булу теләге уяту; аларны мәдәниятле шәхесләр итеп тәрбияләү.Укучыларның...
Тәрбияле бала
Тәрбияле бала...