Табигать ялгышларны кичерми
классный час (6 класс) на тему
Татарстанда парклар , скверлар елы унаеннан "Табигатҗ ялгышларны кичерми" дигән темага класс сәгате өчен материал тәкъдим итәм.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tabigat_temasyna_chara.docx | 35.36 КБ |
Предварительный просмотр:
Табигать ялгышларны кичерми
(Татарстанда парклар , скверлар елы унаеннан)
Максатлар: укучыларның экологик белемнәрен тирәнәйтү;
-экологиянең законнары белән таныштыру;
-табигатькә гуманлы мөнәсәбәт, тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбияләү;
-табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерү.
Җиһазлау: плакат, табигатьне саклау темасын яктырткан сүзләр, рәсемнәр, экологик конференция материаллары, сайрый торган уенчык кош, презенцтаия.
Видеоязма белән эш.
- Бүгенге теманы белү өчен әйдәгез әле экранга карап алыйк. Бу видеоязманы карагач сүз нәрсә турында барачагын аңларбыз. (Салмак кына көй уйный, табигать турында видеоязма карала).
-Күргәнебезчә безнең бүгенге тема –Табигать турында.
2.Уку мәсьәләсен кую. Бүгенге дәрестә табигать, аңа сакчыл караш турында сөйләшербез. Дәреснең темасы “Табигать ялгышларны кичерми”. Дәреснең төп соравы: “Нәрсә ул- экологик культура?”. 1нче слайд
-Безгә бүген тагын бер кунак килгән. Бу- сандугач, үзенең баласы белән табигатьнең кочагыннан сезнең яныгызга дип килгән. Ләкин ул нигәдер бер дә дәшми дә, сайрамый да. Кешеләргә ачуланган диярсең! Ул үзе дәшмәсә дә, сезгә әйтәсе сүзләрен шигырь юлларына язган. Ягез әле, кошыбыз нәрсәгә ачуланды икән, укып белик әле. 2нче слайд (экраннан шигырь укыла):
-Нигә сандугачлар сирәк сайрый,
Авылым урап алган тирәкләрдә?
Балыклар соң нигә үлеп бара
Бормаланып аккан елгаларда?
Туфрагың да агуланып беткән,
Шиңә бара нигә чәчәкләр?
Нигә чара юксың бу хәлләргә,
Кайгырмыйсыз нигә, кешеләр? (А.Метшина)
Кешене туйдырган, туендырган, киендергән, сусаганда су, суларга һава биргән Табигатъ бүген бездән ярдәм көтә. Табигатьне саклау -һәр кешенең изге бурычы ул.
Безнең планетабыз бик нык пычранган, без зур бер чүплектә яшәгән кебек, ләкин кешелек әле моны аңлап бетерә алмый. Без бүген Җирдә яшибез, ләкин киләчәк буыннар яши алырмы?
- Шуның өчен дә халыкара һәм дөньякүләм табигать көннәре билгеләнгән. Әйдәгез, шул көннәр белән танышып китик:
3нче слайд:
22 март – Су көне
1 апрель – Кошлар көне
22 апрель – Җир көне
5 июнь – Әйләнә-тирәне саклау көне
26 сентябрь – Диңгез көне
- октябрь – Хайваннарны саклау көне
-Бу көннәрне ни өчен билгеләгәннәр? (Укучылар фикере). Быел Татарстанда һәм Россия федерациясендә “Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы” дип игълан ителде. 4нче слайд:
-Ә нәрсә соң ул экологик культура?
3. Проблемалы ситуация «Озынборыннар кирәкме?».
Бер балыкчы экологик культура дәресен бөтен гомер буена истә калдырган. Бу сабакны аңларга аңа, калым тайгасында яшәүче бер карт ярдәм иткән. Беркөнне алар елга буенда балык тотып утырганнар. Ләкин монда озынборыннар бик күп булган. Балыкчы эченнән генә: “Эх, табылса иде шушы усал җаннарны юк итүче галим!”- дип уйлаган. Янында утыручы карт берни дә әйтмичә, хәзер генә тотылганхариус дигән балыкның корсагын ярып җибәргән. Балыкның корсагы озынборыннар белән тулган була.
4. Интерактив әңгәмә.
Укытучы:
-карт балыкчыга нинди сабак бирде?
Балаларның көтелгән җаваплары:
(-Әгәр озынборыннарны бетерсәк, балыкларга азык калмый. Балыклыр үлеп бетсә, кешеләр ач кала.
-табигатьтә барысы да беб-берсенә бәйләнгән һәм тигезләшкән.
-табигать бик акыллы. Тере организмнарның санын ул үзе җайлый.
Укытучы:
-табигатьә бар нәрсә дә бер-берсенә бәйләнгән. Табигатьәге бу бәйләнешне нинди фән өйрәнә? (Экология)
Үзегез нинди охшаш бәйләнешләр беләсез?
(-Мамык үстерү өчен Арал диңгезеннән күп су алалар, нәтиҗәдә аның суы кибә һәм әзәя башлый.
-Кытайда миллионлаган чыпчыкларны үтереп бетерәләр,нәтиҗәдә зарар китерүчеләр саны күбәя.
-Норвегиядә куропаткаларны саклап калу өчен йорткыч кошларны үтереп бетерәләр. Ләкин озакламый куропаткалар йогышлы авырудан үлеп бетәләр. Чөнки, бөркетләр һәм ябалаклар авыру кошларны гына ашаганнар, санитарлар ролен уйнаганнар.Димәк йогышлы авыруларны аздырмаганнар.
5. Информация бүлеге. «Экология законнары».
Укытучы:
-Күргәнегезчә, табигать үезнең законнарын үтәмәүчеләрне каты җәзалый. Ул законнар дүртәү. Ә аларны истә калдыру бик җиңел!
Бу законнарны америка галиме Барри Коммонер чыгарган. Бу законнарны без тактага яздык:
1нче закон:”Бөтен нәрсә бер-берсе белән бәйләнгән”. Бу законның эшчәнлеген без үткән мисалларда күрдек.
2нче закон: “Бөтен нәрсә кая да булса китәргә тиеш” Бернәрсә дә эзсез югалмый, шул исәптән җиргә күмелгән һәм яндырылган чүп тә. Бер матдәдән икенчесе килеп чыга. Бу вакытта һава агулана, климат үзгәрә, кешеләр авырый.
3нче закон: “Бернәрсә дә бушка бирелми”. Табигатьтән алган барлык әйберне ул бездән башка юллар белән кире кайтара. Чыпчыкларны үтереп бетердек-барлык уңыш та юкка чыкты, йорткыч кошларны атып бетердек- куропаткалар үлеп беттеләр. Барлык кылган гамәлләр өчен дә түләргә туры килә.
4нче закон: “ Табигать яхшырак белә” Кеше табигатьне “яхшыртырга” теләп, аның табиги процессын боза. Табигатьнең бернинди калдыгы юк: теләсә нинди органик матдәне юк итүче,черетүче ферментлар бар. Ә кеше, череми торган, әйләнә-тирә мохитне пычратып торучы химик матдәләрне бертуктаусыз уйлап чыгарып тора.
Экологик культураның төп мәгънәсе- бу законнарны белү һәм үтәү.
6. Виртуаль экологик рейд. «Нинди законнар бозылган?» (презентациялар карау) 5нче слайд:
Хәзер без сезнең белән экологик рейдка чыгарбыз. Карагыз әле, нәрсә күрәсез? Әйе, завод –фабрикалардан агып чыккан сулар сулыкларны пычраталар. Менә шунда ерак түгел аккош моңсу гына йөзеп йөри. Нигә моңлана икән ул? Каурыенда хаты да бар. Ягез укыйк әле шул хатны. (бер бала укый)
ХАТ. 6нчы слайд :
А.С.Пушкинның “Нефтьле балык” дигән әкиятен сөйлим.Зәңгәр диңгез янында карт белән карчык яшәгән ди. Беркөнне диңгезгә зур ятьмә ташлаган һәм аннан тутыккан банкалар, ватык шешәләр,пластик пакетлар һәм башка чүпләр тартып чыгарган. Карт ятьмәне тагын диңгезгә ташлаган. Бу юлы аңа алтын балык эләккән. Балык кеше тавышы белән:”Зинһар өчен, картлач, мине диңгезгә җибәрә күрмә! Чиста сулы аквариумга җибәрсәң, мин бөтен теләкләреңне үтәр идем дигән.
-Ни өчен? (Чөнки су пычрак) 7нче слайд
-Бу пычрак сулар нинди зыян китерә? (Суга аккан агулы матдәләр андагы суүсемнәргә утыра, аларны балыклар ашый, ә ул балык кеше кармагына эләгә. Шуннан кеше агуланып үлергә дә мөмкин.)
-Экологиянең кайсы законы бозыла? (1нче һәм 2нче законнар бозыла.)
-Нәрсә эшләргә була? (завод-фабрикалардан чыккан суны махсус чистарткычлар аша чыгарырга)
Уен уйнау.
-Хәзер без сезнең белән “Елганы чистарту ” дигән уен уйнап алырбыз. (Елга рәсеменә елгада булырга мөмкин әйберләр беркетелгән: балык, төнбоек, чиләк, консерва савыты һ.б. Укучылар берәм-берәм чыгып кирәк булмаган әйберләрне алырга тиешләр. )
-Хәзер безнең елгабыз җиңел сулыш алыр инде. Менә нинди булырга тиеш безнең сулыклар! 8нче слайд.
-Юлыбызны дәвам итәбез. Нигәдер суларга авыр булып китте? Ә, бу бакчачылар һәм урам җыештыручылар яфрак яндыралар икән. 9нчы слайд.
- Бу нинди зыян китерә? (яфраклар автомобильләрдән һәм заводлрдан чыккан агулы төтенне сеңдерәләр. Алар янган вакытта һаваны агулыйлар һәм кешеләргә авырулар китереп чыгаралар.)
- Кайсы закон бозылган? (2нче закон бозылган. Яфракны яндырырга ярамый. Аларны кеше яши торган урыннан читкә чыгарырга кирәк) .
Чәчәкләр кибетенә кереп, бер пакет «биогумус» дигән удобрение алдык һәм укып карадык. Анда болай язган: Бу ашлама чып-чын чүптән ясалынган, ә аны ясаучы- калифорния галимнәре уйлап чыгарган искиткеч корт. Бу кортлар бөтен органик матдәләрне ашый: опилканы, кәгазьне, картонны, черегән яшелчәләрне һәм башкаларны. Шулардан ул “биогумус” дигән органик ашламалар бүлеп чыгара. Ә менә полиэтиленны, пыяланы һә металны ул ашамый, чөнки эшкәртә алмый. Ул 1 көндә үзенең авырлыгыннын ике мәртәбәгә күбрәк ашый. 16 елга кадәр яши. 10нчы слайд.
-Сез ничек уйлыйсыз, кешеләр бу кортны уйлап чыгарып экологик законны бозганнармы? (юк, бозмаганнар. Киресенчә үтәлгән.
Монда 2нче закон үтәлә, “Бөтен нәрсә кая да булса китәргә тиеш” һәм 4нче закон үтәлә, “ Табигать яхшырак белә”.
Корт -табигатьтәге җан иясе, һәм ул калдыкларны ничек эшкәртергә икәнлеген яхшырак белә.
Без үзебез яши торган җирдән читкә чыктык һәм яңа төзелешләр күрдек. Монда элек сазлык булган, бакалар тавышы ишетелгән, озынборыннар очканнар. Ә хәзер, кешеләр бу сазлыкларны киптереп йортлар төзеп яталар.
-Мондагы сулыкларга һәм урманнарга нинди зыян килер икән? (Әллә нигә дә моны эшләргә ярамый. Мондагы елгалар кибә, урманнар кырый).
-Нинди закон бозылган? (4нче закон бозылган, “ Табигать яхшырак белә”)Табигатькә кирәк булган икән монда сазлык ясарга, димәк, шулай тиеш. Экологик тигезләнеш өчен монда бакалар да, озынборыннар да, сазлык та кирәк, йә булмаса, монда корылык булачак.
7. Мөстәкыйль эш: “Табигатькә эндәшү”.
-Бүген без сезнең белән экология законнарын өйрәндек. Ләкин әле,кызганыч, бу законнарны бозып, табигатьне пычратып йөрүчеләр дә бар. Әгәр табигатьнең теле булып, сөйли алса, ул ни дип әйтер иде икән. Әйдәгез, аның исеменнән “Эндәшү хаты” язып карыйк әле. (укучылар рәсемнәр ясыйлар, эндәшүләр язалар). Видео карау, музыка тавышы.
-Үзегезнең эшләрегез белән таныштыру вакыты җитте. Чиратлашып такта янына чакырам. (балалар үзләренең эндәш сүзләрен укыйлар).
8. Йомгаклау өчен әңгәмә:
-Бүген без экологиянең законнары белән таныштык. Ләкин моны белү генә аз була. Кешедә булырга тиеш җан экологиясе дә.
Язучы Евгений Евтушенконың шигырь юлларын укыйк әле. (укый)
- Берегите эти земли, эти воды,
Даже малую былиночку любя.
Берегите всех зверей внутри природы,
Убивайте лишь зверей внутри себя!
Е.Евтушенко
-Язучы монда нәрсә турында әйтә? (балаларның җаваплары:
-Табигатьне сакларга,
-Хайваннарга тимәскә.
Укытучы:
-Язучы эчебездәге җәнлекләрне үтерергә куша. Нинди җәнлекләр турында сүз бара соң?
Укучылар җавабы: - ул саранлык, көнчелек, ахмаклык, усаллык, хәйләкәрлек, куркаклык, алдау, начарлык эшләү, михербансызлык, мактану, тәккәберлек һәм б.
- Бу-кешеләрдә булган барлык начарлык, йорткычлык.
- Бу начар сыйфатлар кешелекне һәм барлык дөньяны яратырга комачаулый.
Укытучы:
-Дөрес укучылар. Начар сыйфатларны без үзебездә хаман үтереп торырга тиеш. Шул вакытта гына безнең экологик белемебез табигатькә файда китерер.
-Сезгә бүгенге дәрестән нәрсәләр бик тә истә калды? Сез үзегезне экологик культуралы дип саный аласызмы?
Балалар: - Озынборыннар турында булган хәл;
-балык турында әкиять;
-Экологик культуралы булырга әле бераз тырышырга кирәк.
Укытучы: Бүгенге көннән башлап экология законнарын үтәргә сүз бирәбезме? (бирәбез). Менә кунагыбыз- сандугач та сайрап җибәрде. Димәк ул сезгә ошанып, зур өметләр белән кала. Дәресебез тәмам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Африканың табигый зоналары
Укучыларны Африканың табигый зоналары белән таныштыру; аларның үзенчәлекләрен ачу; укучыларның Африка турында булган белемнәрен актуальләштерү; укучыларның Җир табиг...
"Африканың табигый зоналары"
"Африканың эчке сулары" темасын кабатлау һәм яңа теманы өйрәнү дәрес...
Физика - табигать серләре ачкычы
Материал включает в себя познавательное мероприятие для младших классов, которую готовят старшеклассники для повышения интереса к знаниям о природе....
Открытый урок "Табигать- безнең уртак йортыбыз."
Я провела открытый урок в эксперементальном 6классе.На этом уроке они рассказали, как надо беречь природу, обсуждали видесюжет, экологию нашего города.Друг- другу дали советы....
Табигать һәм кеше.(5 нче сыйныфта татар теле дәресе. рус төркеме)
Дәрес эшкәртмәсе....
Табигать һәм кеше.(5 нче сыйныфта татар теле дәресе. рус төркеме)
Дәрес эшкәртмәсе.Презентация...
Экологик кичә "Табигать язмышы- безнең язмыш"
1укучы.Табигать ул – тиңсез хәзинә,Шаулы урман, челтер чишмә дә.Яшел болын да ул, зәңгәр күк тә,Сакла аны, аңа син тимә! Табигать ул – тиңсез хәзинә,Авылның ул хәтфә урамы.Йомшак җилн...