Уңыш бәйрәме
план-конспект урока по теме

Уңыш бәйрәме
 
 К.к. Уф! Туйдым бу дөньясыннан. Уңыш бәйрәме җитә башласа, йөрәк җилкенә башлый. Үзәккә үтте бит шушы бүре, перемирие төзегән булып шунда. (Тәрәзәдән тәрәзәгә йөри). Ходаем, кара әле, Золушкада үзенең кабриолетына утырып мәктәпкә уңыш бәйрәменә китте, җитмәсә сапогилы мәчесен дә утырткан. Бу бүрегә бернәрсә дә кирәкми. (кычкыра) Бүре, бүре дим!  
(Халаттан, сөлге тотып, ваннадан бүре килеп чыга).
Б. Куркыттың бит нигә шулкадәр кычкырасың.
К.к. (төче телләнеп) Бүре, бүрекәем, суперменчик, әйдә без дә барыйк әле уңыш бәйрәменә.
Б. Ничә ел йөрдең бит әле берүзең. Бүген дә үзең генә бар. Бернидә булмас. Юк-юк бармый. Беренчедән буген хоккей, аннары футбол, юк кыстама да, бармыйм. Әле үзең әбиеңә пирожкилар пешердеңме соң. (бармак бөгеп саный башлый) Кишернекен, кәбестәнекен, кабакныкын шунда. Әле карап-карап торам да, шалканың да һаман йолкынмаган, икенче этаж тәрәзәсен каплап утыра. Аны кем йолкыр?
К.к. Бүрекәем дим, барыйк инде. Менә чакыру кәгазе дә җибәргәннәр. Золушка да кабриолетына утырып китте инде. Мәчесен дә утырткан.
Б. Суперменчик имеш, бурекәем имеш. Уф! Кабып йотар идем үзен. Ә өскә, өскә ничек нәрсә кияргә. Теге мәче кракодил кожысыннан тегелгән сапогиен кигәндер әле. Нәрсә киябез дим?
К.к. Барабыз әйеме?! Киенә тор, хәзер (сөенә-сөенә чыгып китә).
Б. Үземнең дә барасы килә инде(башын кашый, уйлап тора), әллә барыйк микән. Теге җөнтәс мәчедән кайсы җирем ким соң минем.
К.к. Киттекме инде бүрекәем?
Б. Әй, әйдә ярар, киттек, уңыш бәйрәменә.
( чыгалар,кире әйләнеп керәләр,залга утыралар)
К.КӘйдә,өлгердек.Башланганчы утырыйк тизрәк!
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл unysh_byrme.docx33.64 КБ

Предварительный просмотр:

Уңыш бәйрәме

 К.к. Уф! Туйдым бу дөньясыннан. Уңыш бәйрәме җитә башласа, йөрәк җилкенә башлый. Үзәккә үтте бит шушы бүре, перемирие төзегән булып шунда. (Тәрәзәдән тәрәзәгә йөри). Ходаем, кара әле, Золушкада үзенең кабриолетына утырып мәктәпкә уңыш бәйрәменә китте, җитмәсә сапогилы мәчесен дә утырткан. Бу бүрегә бернәрсә дә кирәкми. (кычкыра) Бүре, бүре дим!  

(Халаттан, сөлге тотып, ваннадан бүре килеп чыга).

Б. Куркыттың бит нигә шулкадәр кычкырасың.

К.к. (төче телләнеп) Бүре, бүрекәем, суперменчик, әйдә без дә барыйк әле уңыш бәйрәменә.

Б. Ничә ел йөрдең бит әле берүзең. Бүген дә үзең генә бар. Бернидә булмас. Юк-юк бармый. Беренчедән буген хоккей, аннары футбол, юк кыстама да, бармыйм. Әле үзең әбиеңә пирожкилар пешердеңме соң. (бармак бөгеп саный башлый) Кишернекен, кәбестәнекен, кабакныкын шунда. Әле карап-карап торам да, шалканың да һаман йолкынмаган, икенче этаж тәрәзәсен каплап утыра. Аны кем йолкыр?

К.к. Бүрекәем дим, барыйк инде. Менә чакыру кәгазе дә җибәргәннәр. Золушка да кабриолетына утырып китте инде. Мәчесен дә утырткан.

Б. Суперменчик имеш, бурекәем имеш. Уф! Кабып йотар идем үзен. Ә өскә, өскә ничек нәрсә кияргә. Теге мәче кракодил кожысыннан тегелгән сапогиен кигәндер әле. Нәрсә киябез дим?

К.к. Барабыз әйеме?! Киенә тор, хәзер (сөенә-сөенә чыгып китә).

Б. Үземнең дә барасы килә инде(башын кашый, уйлап тора), әллә барыйк микән. Теге җөнтәс мәчедән кайсы җирем ким соң минем.

К.к. Киттекме инде бүрекәем?

Б. Әй, әйдә ярар, киттек, уңыш бәйрәменә.

( чыгалар,кире әйләнеп керәләр,залга утыралар)

К.КӘйдә,өлгердек.Башланганчы утырыйк тизрәк!

(1,2нче алып баручылар чыга)

1нче алып баручы.Исәнмесез, кадерле кунаклар! Исәнмесез, балалар!

Балалар, карагыз әле, бөтен җир кызыл—сары яфраклар белән тулган.Ни өчен? Кем бизәгән аны? Әйе, көз килгән.Һәр ел көз белән бергә уңыш бәйрәме дә килә, ә уңыш бәйрәме белән бергә Уңышбикә -- Сөмбелә дә килә.Әйе, без бүген  халкыбызның бик матур бәйрәмнәренең берсе – “Сөмбелә” бәйрәменә җыелдык Ә нинди  бәйрәм соң ул һәм ни өчен аны  “Сөмбелә” дип атыйлар?

2 нче алып баручы. Петр 1 заманында кертелгән Юлиан календарына  кадәр, көньяктан килгән зодиак календарь кулланылган һәм август ахырына, башлыча, сентябрьгә туры килүче сигезенче ай Сөмбелә дип йөртелгән.

Безнең ата- бабаларыбыз Сөмбеләне уңыш җыеп алу ае итеп кенә түгел, ә шул айның иясе һәм уңыш -- уңдырышлылык алиһәсе итеп тә күз алдына китергәннәр.Һәм ул, гадәттә, өлгергән башаклар һәм  иген басуы төсендәге алтын – сары  толымлы, “сөмбел”  чәчле кыз кыяфәтендә  күзалланган.

1 нче алып баручы. Менә шушы көзге муллык – туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык “Сөмбелә” бәйрәмен аеруча көр күңел белән  үткәрә торган булган. Һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән, йола ризыгы  һәм  муллык билгесе булган  бавырсак пешерелгән. “Сөмбелә” бәйрәме  өйләрдән урамнарга чыккан.Авыл халкы бер матур кызны Сөмбелә итеп киендереп һәм аны уртага алып, мәйданда уен – тамаша оештырган: биегән, җырлаган, күңел ачкан. Уенда катнашучы кызлар тәкыя үреп, Сөмбеләнең башына кидерткәннәр.

2 нче алып баручы. Чү,тукта әле.Анда кемдер килә.Үзенең яфрак дуслары белән Сөмбелә килә!!!

(яфраклар “Осень-листопад» көенә биеп керәләр,бииләр)

Биюдән соң яфраклар утыра.Сөмбелә сөйли-сөйли чыга.

Сөмбелә :

Исәнмесез, дуслар!

Мин- Сөмбелә, киләм сезгә,

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим,

Кем очраса юлымда.

Амбар тулы арыш , бодайларым,

Тау-тау булып өелгән.

Миләшле авыр ботаклар

Җиргә чаклы иелгән.

-Менә быел да мул уңышны җыеп алып, эшләремне тәмамлап, сезнең бәйрәмгә кунакка килдем.

2 нче алып баручы.    Дуслар! Бәйрәмгә килгәнсез

                                          Гөлдәй матур киенгәнсез

                                        Ниләр китердегез көзгә?

                                         Сөйләп бирегез безгә.

                                          (Сүз балаларга бирелә).

1нче бала.   Көз килде, Уңыш булды,

Табын сый белән тулды.

Рәхим итегез, дуслар,

Көзге бәйрәмгә!

 2 нче бала. Көз килде дә керде өйгә,

Яфраклар йөгерәләр.

Ышык эзләп койма, капка

Асларына керәләр.

3 нче бала.   Агачлардан  алтын  күк

Сары  яфрак  коела.

Китәр  өчен  көньякка  

 Кошлар  бергә  җыела.

.

 4нче бала.  Көзге  бакчада  алмалар

 Таң  нурыдай  аллана.

 Хәтта   ачы   баланнар

 Миләшләр  дә  баллана.

5нче бала.  Тыгызланып  туп  кебек

        Үсеп  җитә  бәрәңге.

        Кырда,  көлдә  пешкәне

        Һай  бигрәк  инде  тәмле!

 6 нче бала. Җиз  бүкәндәй   кишер  дә,

        Табак  чаклы  кабак  та,

        Ачы  торма,  шалкан  да

        Өлгерә  көзге  якта.  (җыр “Көз,көз,әйт әле”)   

Сөмбелә: Кадерле балалар, матур – матур  сүзләрегез өчен  рәхмәт сезгә.

1нче алып баручы: Үзеңә рәхмәт, Сөмбелә!Син бүген безнең бәйрәмебезнең кунагы бул! (Сөмбеләне утырталар)

Кадерле дусларым, сез беләсезме икән: дөньяда кешегә нәрсә бәхет китерә?!Дөрес,кешегә хезмәт бәхет китерә. Бары тик яраткан һөнәре булган кеше генә тулы бәхеткә ия. Эштә булдыксызлык күрсәтү – ялкаулык белән дуслашу дигән сүз. Ә ялкаулык белән хезмәт – кан дошманнар икәнен беркайчан да онытмагыз. Хәзер мин сезгә бер вакыйга сөйләрмен, хәер, вакыйгада катнашучылар аны үзләре үк күрсәтерләр, ә сез тыныч кына карагыз һәм үзегезгә кирәкле нәтиҗәләр ясагыз.

(Әтәч кычкырган тавыш ишетелә, көй уйный. Әтәч сәхнәгә чыгып бии.)

Әтәч: Әй Әйләнчек!Әй Бәйләнчек!Уяныгыз йокыдан, килегез яныма!

(“Замечательная” көенә җыр башкарыла)

Тычканнар: Әтәч дускай иртүк торып,

Барыбызны уята.

Мондый әтәч белән яшәү

Бик тә рәхәт дөньяда.

Әтәч: Кикрикүк! Ни хәлләр?

           Эшкә тотыныр вакыт

           Иртүк торып эш башласаң

            Бәхет арта дусларым.

Тычканнар: Әтәч дускай рәхмәт сиңа

                      Уятканга бик иртә.

                      Син булмасаң, безнең тормыш

                      Узар иде гел бушка.

(Әтәч себерке алып чыга)

Әйләнчек: Әйдә, әтәч дускай, рәхәтләнеп җырлап, биеп, көлеп калыйк.Гомер бик тиз узып китә, ә син һаман эш дисең. Кил безнең янга.

Әтәч: И тычканнар! Бу дөньяда җырлап, биеп, көлеп уйнап яшәп булмый.Бары хезмәт кенә бәхет китерә.Ансыз табын ярлы була.

Булышыгыз әле миңа. Әнә теге сарайда себеркеләр бар.Алып килегез әле, акыллыларым, бергәләп себереп алыйк. Ишек алдыбыз көлеп торсын!

Әйләнчек:Әй, әтәчкәй! Бүген бер дә эшлисе килми. Башым да авыртып тора, кәефем дә юк.Кереп ятып торыйм әле, бәлки үтәр.

Бөтерчек: Әйе, әтәч дускай. Син үзең һәр эшнең рәтен дә беләсең, булдыра да аласың. Минем дә бүген бер дә кәефем юк. (кереп китәләр)

Әтәч: Ярар соң үзем себерермен ( Себерә- себерә чыгып китә)

(Тычканнар аяк очларына гына басып әтәч юклыгын карыйлар)

Әйләнчек: Бөтерчек дустым, өйдә булмаса бер җыр сузып җибәрик.

Бөтерчек: Мин каршы түгел, җаннарга рәхәт булып китәр. Ә нинди җыр җырлыйбыз соң?

Әйләнчек:Кара әле тирә- як сап-сары төстә, көз килгән бит.Әйдә”Сары яфрак” җырын җырлыйбыз.

Бөтерчек: Бик матур җыр.Әйдә дусларны да чакырабыз.Дуслар бирегә килегез.(4,5 класс укучылары белән җырлыйлар)

(“Сары яфрак” җыры башкарыла. Җыр беткәч тычканнар куышлы уйнап чыгып йөгерәләр.Себерке тотып әтәч күренә.)

Әтәч: Ишек алды ялтырап, көлеп  торса,

          Һәркемгә дә булыр күңелле

         Хезмәт белән дус һәм тату булсак,

         Табыныбыз булыр мул, иркен.

Нәрсәдер бар бит монда, Башак бит бу! Менә ичмасам байлык, бәрәкәт!Әй Әйләнчек, әй Бөтерчек, килегез әле, күрегез мин нәрсә таптым.

Әйләнчек: Башак,башак бит бу!

Бөтерчек: Моны суктырырга кирәк.

Әтәч: Ә кем суктырыр?

Әйләнчек: Мин түгел!

Бөтерчек: Мин  дә түгел! Әйттек бит инде кәеф юк, башыбыз авырта дип.

Әтәч: Ярар,ярар дуслар, борчылмагыз үзем суктырырмын.(капчыгын күтәреп чыгып китә)

Әйләнчек: Ә без дустым, әтәч кайтканчы бер бию биеп алыйк.Күңелләр күтәрелеп китсен.

Бөтерчек: Ә мин риза, әйдә заманча бию биибез.

(Заманча көй куела. Көй беткәч, укучылар кереп китә, тычканнар биюне дәвам итә. Әтәч кайта.)

Әтәч: Нәрсә,дуслар, баш авыртулар бетте дә мени?!

Әйләнчек: И әтәч дускай, син башак тапкач,күңелләр күтәрелеп китте.

Бөтерчек: Әйе,димәк тәмле әйбер ашап булачак.Ур-ра!

Әтәч: Әй дусларым, сез ялгышасыз түгелме? Башак табып кына тәмле әйбер ашап булмый әле ул. Менә суктырып кайттым, карагыз әле, күпме ашлык чыкты.

Әйләнчек: Бигрәк күп булган бу!

Бөтерчек: Хәзер бу ашлыкны тегермәнгә алып барып он тарттырырга кирәк.

Әтәч: Ә кем тегермәнгә алып барыр?

Әйләнчек: Мин түгел!

Бөтерчек: Мин  дә түгел!

Әтәч: Ярар,дусларым, нишлисең бит,үзем барырмын.(Капчыгын асып, чыгып китә)

Әйләнчек: Әйдә, дускай, әтәч кайтканчы бер уен уйнап алыйк.

Бөтерчек: Нинди уен уйныйбыз?

Әйләнчек: Әйдә яшелчәләр әйтешле. Мин башлыйм. Кишер, кәбестә, кыяр....

Бөтерчек:Әй санама әле,болай да ашыйсы килә монда.

(Әтәч кайта.)

Әтәч: Әй, Әйләнчек, әй Бәйләнчек ,күрегез әле күпме он чыкты.

Әйләнчек: Карагыз әле ап-ак он.Моннан пешкән икмәк чыннан да бик тәмле, телеңне йотарлык булачак!

Бөтерчек: Хәзер камыр басып, ипи генә пешерәсе калды.

Әтәч: Ә кем камыр басар инде?

Әйләнчек: Мин түгел!

Бөтерчек: Мин  дә түгел!

Әтәч: Ярар монысын да үзем эшләрмен. (Өйгә кереп китә.)

Әйләнчек: Бөтерчек, дустым! Әйдә ипи пешкәнче сүзне дусларга бирик. Икмәк турында шигырьләр тыңлыйк.

1 нче укучы:Тулган ай кебек түгәрәк

                    Табынның күрке – икмәк.

                    Икмәк булса-илдә муллык,

                    Икмәктә бөтен хикмәт.

  2 нче укучы: Кирәкми байлыгың, кирәкми зиннәтең

                         Өстәлдә булмаса икмәгең.

          Кешенең хәле дә, тормышның яме дә

         Шул кара икмәкнең тәмендә.

 3 нче укучы:   Онытмагыз кайчак алтыннан да

           Күп тапкырлар кыйммәт икәнен

         Кадерен белеп кенә тотыгыз сез

         Табындагы арыш икмәген.

 4 нче укучы:    Кара икмәк каткан димә

         Икмәкне син хөрмәтлә

         Ипинең аның агы да

         Туа кара хезмәттә.

 5 нче укучы:    Расскажу тебе, дружок,
Про чудесный колосок.
Тот, что зреет на полях –
Попадёт на стол в хлебах.
Сушки, плюшки и батон –
Хлеб приходит в каждый дом...

6 нчы укучы:    Ипи һәм тоз! Кеше гомер буе

         Үз бәхетен күргән шуларда

         Кылычлардан сабан-сука ясап,

         Өмет белән чыккан кырларга.

7 нче укучы:    Икмәк- игенченең җан җылысы

                        Җир анага кадер,хөрмәте.

                        Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең

                        Шуңа кадерлибез икмәкне.

8 нче укучы:    Вот он Хлебушек душистый,
Вт он теплый, золотистый.
В каждый дом, на каждый стол,
он пожаловал, пришел.
В нем здоровье наша, сила, в нем чудесное тепло.
Сколько рук его растило, охраняло, берегло.
В нем — земли родимой соки,
Солнца свет веселый в нем…
Уплетай за обе щеки, вырастай богатырем!

Әйләнчек: Ах, нинди тәмле ис чыкты!

Бөтерчек: Бу бит ипи исе. Бигрәк тамак ачты. Бу икмәк бик вакытында пеште.

Әтәч: Сабыр, дусларым,иң элек әйтегез әле башакны кем тапты?

Тычканнар: Син таптың, син!

Әтәч: Кем башакны суктырды?

Тычканнар: Син инде, син суктырдың! (тыныч тавыш белән)

Әтәч: Ә кем сыртына салып тегермәнгә илтте?

Тычканнар: Син инде, син әтәчкәй.

Әтәч: Кем камыр басты, утын алып кереп мичкә якты, камыр басып, ипи пешерде.

Тычканнар: Барысын да син башкардың.

Әтәч: Ә сез, акыллыларым, нәрсә эшләдегез?

(тычканнар башларын иеп китәргә җыеналар, әтәч аларны дәшә)

Әтәч: Килегез әле, дусларым.

Ялкаулык- хурлык икәнен

 Беркайчан онытмагыз!

Хезмәт- бәхет китергәнен

Һәрчак истә тотыгыз!(Сөмбеләгә икмәк бирә)

Сөмбелә: Эшләгез берләшеп,яшәгез гөрләшеп,

                   Өстәлеп торсын сөенеч һәм бәхет.

 Тычканнар: Уйнап-җырлап дөнья бармаганын

                        Аңладык инде без дә

                        Хезмәт белән дус булырбыз

                        Дип сүз бирәбез сезгә.

Сөмбелә:Хәзер күрсәтәчәк җыр-биюдән соң да сез хезмәтнең бәхет китергәненә тагын бер кат инаначаксыз.

 (“Антошка” биюе-3 кл.)

Сөмбелә:     Сезнең алдагы көннәрегез

                    Мактау белән үтсеннәр.

                     Барлык мәктәп балалары

                     Хезмәт сөеп үссеннәр.

Сөмбелә:

   -Балалар, мин сезгә кызыклы уеннар да алып килдем бит әле.

            1.(2 уенчы чакырыла)- ”Тапкырларга – табышмак”.

- Озын – озын егетләр, башларында бүрекләр. (кукуруз)

- Ук, башы алтын чук. (бодай)

- Диңгез түгел, дулкынлана. (иген кыры)

- Кат-кат тунлы, карыш буйлы (кәбестә)

- Чәчәге агачында, алмасы тамырында (бәрәңге)

- Туп түгел түгәрәк, күсе түгел койрыклы (Чөгендер)

- Җир астында картыгыз, сакалыннан тартыгыз.(шалкан)

- Үскәндә яфрагын ашыйлар, үсеп җиткәч тамырын ашыйлар .(суган)

- Тышы таш, эче боз. Тәрәзә - ишек куймаган, эчен кемдер буяган.(Карбыз)

-Алсу битле кыз үсте, “тып” итеп сикереп төште.(алма)

         2.Шырпы ярдәмендә “алтын көз” һәм “сары яфрак” дигән сүзләрне язарга кирәк. Кем беренче язып бетерә шул җиңүче.(2 уенчы)

3.“Яфраклар” уены.( Балаларга яфраклар өләшенә. Яфракны таныйсы , нинди файдасы барлыгын әйтәсе)-2уенчы.

4.“Сюрприз” уены.(Кат-кат төргәк эчендә сюрприз яшерелгән була. 4 укучы чакырыла.Һәркайсына төргәк бирелә).Сигнал булуга бер кул белән генә төргәкләрне чишә башлыйсы. Кем алданрак  чишеп бетерә?

5.“Пантамимо” уены.(Суган әрчү, кишер кыру,бәрәңге казу, агачтан алма җыю.Балалар хәрәкәтне танып әйтергә тиеш)-2уенчы

6.Игра «Препятствия»(2 уенчы)

Ведущий просит участника выполнить следующие действия:

• пройти по лежащей на полу веревке;

• перешагнуть через часы;

• пролезть под скакалкой, которую держат ведущие;

• обойти вокруг стула.

Затем играющему завязывают глаза и предлагают повторить эти действия. В это время убирают все препятствия и играющий идет по свободному залу. Ребята репликами подзадоривают его.

7. Танцевальный конкурс – 4уенчы

8.Игра «Кто быстрее съест яблоко». По 2(4) участника от класса. Один держит яблоко, другой без помощи рук ест это яблоко.

9.Игра  «Собери картошку».Проводится следующим образом: на пол разбрасывается много картошки, и участники игры с завязанными глазами должны быстро за одну минуту собрать урожай. Побеждает тот, кто больше всех соберет картошки в ведро.-4 уенчы.

10.Игра «Узнай овощ»2  уенчы

Участники должны закрытыми глазами определить овощ.

11.Залдагы кешеләргә үзеңнең аларны яратуыңны белдерергә.-3 укучы

(сүзләр һәм хәрәкәтләр белән)

  • горур кыяфәттә
  • хискә бирелеп
  • истерикага бирелеп
  • җилбәзәк формада
  • серле итеп

-чит телдә

Сөмбелә уеннарда җиңүче балаларны бүләкләп бара.

Сөмбелә:

Рәхмәт сезгә, дуслар!Сез бик зирәк, тапкыр, уңган  , җитез балалар икәнсез.Сезгә карап күңел сөенә. Сезнең уңышларыгызны ишетеп бик шатландым.Бәйрәмнәр мөбәрәк булсын.Миңа инде кузгалырга кирәк, башка мәктәпләрә дә барасым бар. Киләсе елга да сезгә беренче булып килермен.! Ә сез тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз!Киләсе елга да уңышларыгызга сөенерлек булсын. Сау булыгыз ,балалар!

(Сөмбелә китә)

Алып баручы:

Бәйрәмне чәй табыны артында дәвам итәрбез. Соңыннан күңел ачулар , күмәк бию. Уеннар.