"Соңгы звонок" бәйрәме
материал (11 класс) по теме

Исламова Гульназ Гавазовна

Әлеге сценарийны 25 май көнне бәйрәм уңаеннан файдаланырга мөмкин

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon stsenariy.doc95 КБ

Предварительный просмотр:

Соңгы звонок.

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар. әти-әниләр, укытучылар, укучылар!

Бүген барыбыз өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген мәктәбебезнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырыячак. Соңгы кыңгырау ул мәктәпне тәмамлап, зур тормышка юл алган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да икәнен кисәтеп килә сыман. Әлеге кыңгырау тавышы  аларның мәктәп белән саубуллашу авазы да.

Әйдәгез, Югары Пәнәче мәктәбенең 39 чыгарылышын көчле алкышлар белән каршы алыйк.

Укучыларны котлау өчен сүз .............................................................

...............................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................бирелә.

Унберләрем, сез унберләрем,

Шатлыкларым сез, әрнүләрем.

Унберләрем, кош баласы кебек,

Очып китәсез, бәгырьләрем.

Унберләрем, сез бердәнберләрем,

Минем өчен кадерлеләрем.

Йөрәгемә иңгән сагышларым,

Күмелемә кергән моңнарым.

Ә хәзер сүз сезгә, унберләрем.

1.Соңгы звонок яңгырый, сихри аваз.

Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.

Шундый көн бу. Олы бәйрәм үзе,

Үзгәртә дә куя язмышны..

Кайчан гына бу көн, бик еракта,

Килеп җитмәс кебек тоелды.

Күңелемә мәктәп, балачактан,

Китмәс өчен. Кереп уелды.

2.Хуш, мәктәбем, дуслар, остазларым,

Балачагым, яшьлек, мәхәббәт.

Барлык хисләр монда ихлас һәм чын,

Бөтенесе өчен мең рәхмәт!

Кире кайтмас өчен үтте инде,

Балачагым, яшьлек елларым.

Беренчедән унберенчегә кадәр,

Үткәрдек күк бер ел нибары.

3.Көмеш тавыш тынмый,

Йөрәкләрдә чыңлый,

Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау.

Тәүге звонок белем ачкычларын,

Балаларның бирә кулына.

Соңгы звонок башлап алга чыга,

Һәр яшьлекне тормыш юлына.

Ун ел буе звоноклар чыңы,

Чакыру булды һәрбер дәрескә.

Бүген алар – чакыру һәм озату,

Алда торган бөек, зур эшкә.

4.Ильдар Гилметдинович!

Сезнең кебек эчкерсез һәм гадел

Җитәкчеләр була бик сирәк.

Сез бит безнең тату мәктәбебездә

Җил – давылда аумас зур терәк.

Мәктәпне әйдәп барасыз сез

Яңа үрләр яулар уңышка.

Яшәгез сез һәрчак үрнәк булып,

Үзгә бер ямь өстәп тормышка.

5. Әйдәгез, аяз күкле, якты, кояшлы, гамьсез, уйсыз балачакка кабат әйләнеп кайтыйк әле. Сүзне “Мәктәп” дип аталган “Балачак иле” патшасы – хөрмәтле директорыбызга бирик. Ул безгә олы юлга фатихасын бирсен. Рәхим итегез!

Бүләк тапшырыла.

“Сау булыгыз. Ак каеннар”

Әйләндем дә кул селтәдем

Озаткан каеннарга.

Кайчан әле кире кайтам,

Туганнар, авылыма.

Кушымта:

Сау булыгыз, ак каеннар,

Әти-әни, туганнар,

Алда көтсен очрашулар,

Бергә җырлаган җырлар.

Китмәс идем сезнең яннан,

Әти-әни, туганнар,

Язмышыма юлларымны,

Алдан язып куйганнар.

Кушымта

Еллар бик тиз үтә диләр,

Ышана алмыйм мин аңа.

Үтә инде шулай еллар

Сезнең белән булганга.

6. Җылы наз ул, әнием, синдә генә,

Иркә сүзләр синең телдә генә.

Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

Изге синең әнием теләгең дә.

Әнкәй, кулларыңа сыенып үстем,

Күңелеңнең тоеп аклыгын.

Васыять итеп алдым юлларыма,

Сабырлыгын аның, сафлыгын.

7. Киң күңелең, юмартлыгың өчен,

Кояш белән сине тиңлимен.

Шатлык белән тулы, куанычлы,

Озын гомер сиңа телимен.

Минем өчен күпме тырыштың син,

Уйладың син гомер эчендә.

Онытмамын, әни, һичбер вакыт,

Рәхмәт яусын барсы өчен дә.

8. Тәпи басып бераз тел ачылгач,

Әниләрнең карап күзенә.

Без әйткәнбез “Әни, үсеп җиткәч.

Тәти күлмәк алам узеңә!”

Тәмле телле булып әниләргә,

Әллә ниләр вәгъдә итәбез.

Вәгъдә итәбез дә, үсеп җиткәч,

Өйне ташлап чыгып китәбез.

Көч-куәте беткәч әти-әни,

Игелек көтә бала-чагадан.

Сабый чакта әйткән вәгъдәләре,

Кабат искә төшә яңадан.

Балачакта әйткән вәгъдәләрне,

Үтәмичә дөнья куабыз.

Бер уйласаң, без бит әниләргә,

Терәк булыр өчен туганбыз.

9. Оныгым диеп, иркәләп һәм сөеп,

Үстердең син мине, әбием,

Җил-яңгыр тидерми яшисең хәзер дә,

Кадерләп ниләр соң әйтәем?!

Гомерем буена тоям мин, әбием,

Наз тулы йөрәгең җылысын.

Телимен мин сңа озын гомер,

Саулыкларның корычтай ныклысын.

10. Әти, әни! Кем бар җирдә тагын

Сезнең кебек бала бәгырьле?!

Тигезлек һәм тиңлек бирсен Ходай

Гомер, яшәү юлларыгызда.

Чәчкә булсын шушы изге теләк

Мәрхәмәтле кулларыгызда.

11.Без, балалар, сезнең гөлегез,

Әткәй-әнкәй, диеп дәшәбез.

Кайгы күрми, безне шатландырып,

Озын-озак еллар яшәгез!

Кояш кебек җылы сибәсез сез,

Йолдыз булып нурлар чәчәсез.

Тормыш юлыбызда маяк булып

Күңел офыгына күчәсез.

12. Тормыш мизгелләрен бергә санап,

Кулга-кул тотынып атлыйсыз.

Яшьлектәге сөю учакларын,

Сүндермичә икәү саклыйсыз.

Әти! Әни! Үрнәк булып һәрчак,

Сокланырлык итеп яшисез.

Безнең өчен бөтен бер җиһанда

Иң хөрмәтле, изге кеше сез.

Чәчәкләр тапшырыла.

Әти-әниләргә сүз бирелә.

“Хуш, балачак”

1. Балачаклар тиз үтәләр

Очалар да китәләр

Күңелләрдә калдыралар

Иң якты хатирәләр.

Кушымта:

Сау бул, хуш балачагым

Иң гүзәл матур чагым

Алда көтә зур юллар

Язмыш миңа ни юллар?

2. Мәңге оныта алмамын

Әнинең уятканын

Тор инде кызым диеп

Мәктәпкә озатканын.

Кушымта

3. Гел истә калыр дусларым

Яраткан укытучылар

толымнан тартып елаткан

Иң әшәке малайлар.

Кушымта

13. Салынса да күптән нигезең,

Һаман матур әле син үзең.

Һәр туар көн минем күңелем,

Тартыладыр сиңа, мәктәбем.

14. Әлифне таяк дип белми,

Мәктәпкә килдек.

Беренчедән өчкә чаклы,

Никадәр белдек.

Истә әле каләм тоткан кулым,

Бармый иде дәфтәр юлыннан.

Өйрәттегез безне язарга сез,

Тотып башта нәни куллардан.

15. Әнисә апа!

Яхшылыклар өчен, рәхмәт сезгә,

Һәрчак шулай белем бирегез.

Шатлыктан гына елмайсын,

Юмарт күңелегез.

16. Әлифбаның хәрефләре аша

Сукмак салдык яшәү серенә.

Әнием – беренче укытучым,

Иң кадерле кешем күңелемдә.

17. Безнең тормышыбыз, тәртибебез һәм укуыбыз өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы сыйныф җитәкчебез Гөлназ Гавазовна!

Мәктәп елларында Сез безгә терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кайчагында кырыс та булдыгыз. Сез безгә җил-яңгыр тидермичә, үз балагыздай якын күреп, ярдәм кулын суздыгыз.

18. Гөлназ Гавазовна!

Дәрескә әзерләнми килгән чаклар булгандыр,

Күзегезгә чыкмаса да, күңелегез тулгандыр.

Рәнҗеткән чаклар булгандыр, үпкәләткән минутлар.

Бер дә юкка уйламыйча, күңел калдырган чаклар.

Онытылыр әле, бар да онытылыр дидек,

Чөнки сезне чын күңелдән ярата идек.

Дөньяда тик ике кеше, укытучы, ана,

Ялгышларны оныта һәм кичерә ала.

7 ел дәверендә без һәр иртәне бергә башладык. 7 ел элек, 1 сентябрьның кояшлы иртәсендә мин, 1 класс баласы кебек, Югары Пәнәче урта мәктәбенә укытучы буларак беренче адымнарымны ясадым.

Иң беренче булып, география кабинетына зур ак бантиклы Роза килеп керде. Аның артыннан ук кояшта кызынган  Рөстәм Роза янына килеп утырды. Гөлназ белән Илфатны класска укытучы әниләре алып керде. Берничә минуттан түм-түгәрәк, уймак кебек нәни оялчан Илназ классташларына кушылды.

Студент чагым. Сессия вакытында класска Лия килгән. Фантазиясе чиксез бай кызчык. 7дә укыганда тату гаиләбезне Ләйсән тулыландырды.

Бу 7 ел дәверендә тормыш безгә аяз көннәр дә, күз ачкысыз бураннар да күрсәтте. Без һәрвакытта кулга-кул, иңгә-иң булдык.

Сезнең белән булган 7 ел, 84 ай, 376 атна, 3234 көн һәм берничә мең дәрес күңелемдә моңлы бер җыр булып сакланыр.

Кайчан гына әле күбәләктәй

Ашкынып килдегез мәктәпкә.

Җиз кыңгырау дәште сезне һәркөн

Яңалыклар тулы дәрескә.

Үтте бик күп айлар, үтте еллар.

Күз алдында үсеп җиттегез.

Белем үрләренә омтылдыгыз,

Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.

Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,

Хәзер инде очып китәсез.

Шатлык, куаныч, изге күңел белән

Каршылагыз һәркөн иртәсен.

Ышанам сезгә: мәңге кызартмассыз,

Минем йөзне, туган ил йөзен.

Онытмагыз, һәрчак көтә сезне

Әти-әниләрегезнең нигезе.

Инде менә бүген кошлар кебек,

Иркен киңлекләргә очасыз.

Хәерле юл сезгә! Изге теләк белән

Сезне инде озатып каламын.

" Кыңгыраулы мәктәп еллары."

1)Бала чакның гүзәл бер мизгеле,

Хәтеремдә минем бүген дә,

Кулга тотып чәчәк бәйләмнзре

Килгән көнем белем иленә.

Кушымта:

Кыңгыраулы мәктәп елларына

Алып кайта мине  уйларым,

Укытучы апам дәшә сыман

Улларым сез минем кызларым.

2)Хуш килдең син әйдә балам диеп,

Алып киттең тормыш юлыннан

Авыр чакта ярдәм кулы суздың

Сакладын син ялгыш адымнан.

Кушымта.

3)Өйрәттен син ярат балам диеп,

Туган илең әткәң-әнкәңне

Гомерең буе халкын өчен тырыш

Онытма син туган телеңне.

Кушымта.

19. Укытучылар бар да сөйкемле,

Дәресләре үтә күңелле.

Бирер өчен төпле белемне

Өйрәтәләр ныклап һәр фәнне.

20. Рушания Хаматзакировна!

Булган чакта сезнең кебекләр,

Һәрбер кеше табар үз юлын.

Һәрбер кеше табар үз җырын.

Күмелеп калмас алтын бөртекләр,

Булган чакта сезнең кебекләр.

Барган саен гыйлем юллары,

Күтәрелер һаман югары.

Яулый барыр яңа киңлекләр,

Булган чакта сезнең кебекләр.

21. Рәсимә Ракифовна!

Абажурлы зәңгәр лампасыннан,

Өстәленә якты сибелгән.

Дәфтәрләр дә инде тикшерелгән,

Планнар да күптән төзелгән.

Ә ул, әле һаман йокламаган,

Төн йокысын нәрсә алган соң?

Сәбәбе син, Рөстәм, Син дә бүген

Язма эштәм “5”ле алгансың.

Табельдә синең “3”леләрне,

Алмаштырсын өчен шул билге,

Ничә төне ялгыз үтте аның.

Йөрәк көче күпме түгелде.

Күзләреңдә бүген борчу түгел,

Шатлык яна синең җиңүдән.

Алда ята дәрес планнары,

Дәфтәрләре янда өелгән.

Син йоклыйсың, татлы төшләр күреп,

Әнкәң җәйгән җылы урында.

Минем әни керфек какмый,

Һаман уйлый синең турында.

22. Әлфия Равиловна!

Набиуллина! – ди укытучы,

Мин ялт-йолт – торам да басам.

Андый-мондый дәрес түгел,

Бүген рус теле ләбаса!

Бүтән нәрсә генә әйтим,

Бу фәнгә карата соң?

Яратканга – беләсеңдер,

Белгәнгә яратасың.

Сезгә телим: саулык, озын гомер,

Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен.

Шәкертләрнең – тырыш, инсафлысын,

Яхшы гамәл, ходай рәхмәтен.

23. Миләүшә Гавазовна!

Рәхмәт Сезгә, рәхмәт чын күңелдән

Безне дустыгыздай күргән өчен.

Безнең теләк белән янып яшәп,

Йөрәкләргә шатлык биргән өчен.

24. Илдар Гыйлммедтинович! Сез үзегезнең серле фикерегез аша бездә дөнья киңлегенә, зурлыгына мәхәббәт тәрбияләдегез. Галәмдә тигезлек дигән төшенчәнең барлыгын, ләкин аның авырлыгын аңлата алдыгыз.

Өйрәттегез алга омтылырга,

Чынны, хакны туры сөйләргә,

Уч төбемә сыяр йөрәгемне

Ил сулышын тоеп тибәргә.

25. Күзем тышта: урамда яз,

Сыерчыклар сайрый.

Ә класста дәрес бирә

Укытучы абый.

Миңа калса, физикасы

Булмаса да ярый.

Тик дәрескә керсен көн дә

Укытучы абый.

Аның фәнен бөтен кызлар

Өстен итеп таный.

Күзем тышта, бәлки әрләр

Укытучы абый?

Беләм инде, барыбызны

Ул балага саный.

Безгә инде 17 тула,

Укытучы абый!

Их, нигә соң һәммәбезгә

Ул бертигез карый?

“Алтылыга” җавап бирим,

Укытучы абый?!

"Ин гүзәл кеше икәнсез"

1)Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса көч я сабырлык.

Сиздермичә ярдәм иткәнсез,

Сез иң күркәм кеше икәнсез.

2)Балаларның теле кынгырау,

Гел чыңгылдый ява мең сорау.

Барсына да җавап биргәнсез,

Сез иң галим кеше икәнсез.

3)Укып чыгып дөнья тануны,.

Бәхтебезне эзләп табуну.

Зур ышаныч белән көткәнсез,

Сез иң сабыр кеше икәнсез.

4)Мактагансыз тиеш урында,

Яклагансыз тиеш урында.

Безнең өчен сез тир түккәнсез,

Сез иң гүзал кеше икәнсез.    

26. Илһамия Рәисовна!

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә,

Язмышларны башлап яздыгыз.

Өмет тулы күпме күзләргә сез,

Яшәү чаткылары салдыгыз.

Кайгыртып гел кеше язмышларын,

Безнең янәшәдә эшлисез.

Ходай сезгә озын гомер бирсен,

Рәхмәт сезгә, чып-чын кеше Сез!

27. Гөлфияз Хасипзяновна!

Укытучы эше җиңел түгел,

Мәшәкатьле синең язмышың.

Һәр баланың чиста күңеленә

Саласың син белем, табышың.

Сезгә булган рәхмәт хисен әгәр

Бергә җыйсаң, нурлар бөркелер.

Укытучы тора күз алдында

Һәр чал чәче- үзе бер гомер.

28. Вера Константиновна!

Класстан тыш уку өчен,

Кирәк булса китаплар

Вера апа, сезгә килдек,

Табып бирче, дип, зинһар.

Бер елмаеп карыйсыз да,

Була ул, хәзер, дисез.

Без сорган әсәрләрне,

Озак эзләп тормый гына,

Безгә эзләп бирәсез.

29. Айрат Рашитович!

Физкультура дәресе оҗмах,

Ә без оҗмах кошлары.

Бик очынып киткән чагында да,

Айрат абый безне орышмады.

Волейбол буламы диеп,

Сезне аптыраткан чаклар.

Елмайган вакытыгызне һәркем,

Йөрәк түрендә саклар.

“Әйдә, узышабыз,” – диеп,

шаярткалап аласыз.

Беренче килүебезгә,

Сабыйдай шатланасыз.

Рәхмәт, сезгә укытучыбыз,

Безнең яшь буынның,

Йөрәгенә салдыгыз батырлык,

Күңеленә нур, теләгенә канат,

Акылына бирдегез матурлык.

Укытучым, менә каршыңдамын,

Мең-мең тапкыр сезгә бурычлы,

Олы тормыш юлында миңа,

Һәрчак сезнең акыл булышты.

30. Гөлия Рәисовна!

Сабый күңеле – язылмаган дәфтәр,

Саклык белән аны ачтыгыз.

Җан аклыгын якты нурга кушып

Белем учакларын яктыгыз.

Төбәлгән дә сезгә ничә пар күз

Инә белән кое казыйлар.

Сынатмыйлар, янда – таянырлык

Ышанычлы апа булганда.

31. Николай Васильевич!

Кай тарафка юлга чыксагыз да,

Уңыш юлдаш булсын һәрчакта.

Яшел уты белән светофор

Көлеп торсын сезгә һәр чатта.

Шатлык бирсен сезгә хезмәтегез,

Сөенечле булсын көнегез.

Аяз күк һәм чиста юллар сезгә

Һәм иминлек кенә телибез.

32. Фәйрүзә Самигулловна!

Уртаклашыр өчен кайгысын да,

Шатлыгын да вакыт табасың.

Салкыннарда җылы сүзең белән

Йөрәкләргә учак ягасың.

33. Зинаида Кузьминична!

Туганда ук укытучы булып,

Туу сезгә насыйп булганмы?

Гомер буе мөгаллимлек кылып,

Чәчегезгә кырау кунганмы?

Тик шулай да һаман яшьсез әле,

Олыгаю хисе кермәгән.

Әйтерсең лә борчу-мәшәкатьләр,

Сезнең кырда бер дә йөрмәгән.

34. Салават абый!

Ике ел укытканнан соң,

Ташладыгыз, ятим иттегез.

Без күнеккән хезмәт дәресләрен,

Эх тә итми ташлап киттегез.

Рәссам да, хезмәт укытучы да,

Матур җырлар көйләүче дә.

Салават абый Рәисович

Кызык-мәзәк сөйләүче дә.

Бүген дә ул шат күңелле,

Хәзер ул аэропортта.

Кайгы күрми, чирне белми,

Яшәгез балда, майда.

35. Безне һәрвакыт ачык йөз белән каршы алучы китапханәчебез Гүзәлия апага, тәмле ашлары белән безне сөендергән Гөлшат апага, Илмира апага, мәктәп чисталыгын даими кайгыртучы техник хезмәткәрләр: Наҗия апа, Рәзинә апаларга, җылытучы, саклаучыларга бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Чәчәкләр тапшырыла.

36. Балачакның соңгы чәчәкләрен

Өзә яшьлек тормыш кырында.

Ак алъяпкыч аның иңнәрендә,

Ак канатлар – моңсу җырында.

Бу көннәрнең тиңсез чәчәкләрен

Хәтерләрдә ничек сакларга?

Йөрәкләрдә бер үк моң булса да,

Уйлар инде төрле якларда.

Нишләргә соң, Вакыт үткән җирдә

Чык коела. Шиңә гөлләр дә.

Җырлар тына, күңел тынычлана,

Тоныклана үткән көннәр дә.

Бер килербез әле җыелышып

Ак чәчәкләр үскән урынга.

Төрле моңнар булып йөрәкләрдә,

Ләкин уйлар – мәктәп турында.

Бүген безнең күңел кочагында

Гөлләргә тиң гөлләр бәйләме.

Шиңмәс кебек алар гомер буе,

Хәтерләрдә җырга әйләнеп.

Ак чәчәкләр кебек саубуллашып

Яшьлек йөри тормыш кырында.

Алъяпкычын тиздән онытыр ул,

Тик канатлар калсын җырында.

"Мәктәп"

  1)Мин яраткан бер бина ул,

Хәрберебез куңелендә.

Белем чишмәбезнең башы,

Гомеребез түрендә.

 Кушымта:

Мәктәп, Мәктәп

Сиңа бу җыр мәдхиям  булсын иде

 Мәктәп, Мәктәп

Сине кочар кочагым моң жыр иде.

2)Тормыш бездән кемнәр ясар,

Без әлегә өлгеләр

Алдан кемнең кем булуын,

Безгә мәктәп билгеләр.

Кушымта.

3)Язмыш диләре белә,

Безнең ниләр күрәсен.

Ә бит һаман сиңа укыйм,

Изге теләк сүрәсен.

  Кушымта.

37. Очар кошлар күкне сагынгандай

Ашыгасың һәр көн мәктәпкә.

Аңлатасың тормыш, яшәү фәнен,

Өйрәтәсең фәкать әдәпкә.

Син янасың яшәү дәрте белән,

Күзләреңнән очкын чәчелә.

Еллар гына менә эзсез үтми –

Көмеш карлар кунган чәчеңә.

Уртаклашыр өчен кайгысын да,

Шатлыгын да вакыт табасың.

Салкыннарда җылы сүзең белән

Йөрәкләргә учак ягасың.

38. Зур юлларга озатып кала,

Мәктәп кыңгыраулары.

Еллар аша озатып барыр,

Соңгы яңгыраулары.

Алда юллар, алда еллар,

Зур сынаулар көтәләр.

Кыңгыраулы хыялларың,

Киләчәккә илтәләр.

Алдамасын сине чорың,

Тышкы ялтыраулары,

Адаштырмый әйдәп барсын,

Күңел кыңгыраулары.

Һәр чорның үз кыңгыравы,

Чыңласын юлларыңда.

Аларның ничек чыңлавы,

Синең үз кулларыңда.

Зур юлларга дәшә бүген,

Тәүге кыңгырауларың.

Күңелеңдә гел чыңласын,

Көмеш яңгыраулары.

“Саубуллашу вальсы”

 Ак алъяпкычларда ак канат

Күңел оча гүя акчарлак

Ак канат иңнәрдә

Җилферди җилләрдә

Күңел оча ерак җирләргә.

Аерылыр чка җитә, дусларым

Сизелмәде ун ел узганы

Хуш, мәктәп. Үз күрдең

Яшәргә көч бирдең

Канат куеп безне үстердең.

Алда юллар. Кайсын сайларга

Юллар чакыра әллә кайларга

Океаннар айкарга, очарга айларга

Тормыш дәрьясында кайнарга.

Алъяпкычың, дустым, ак икән

Ак булса да, салыр чак җиткән

Хыяллар – ак җилкән

Кузгалырбыз иртән

Ерак юлга чыгар чак җиткән.

39. Исәнмесез, минем шаян дуслар!

Хуш килдегез, рәхим итегез;

Кулга тотып белем ачкычларын,

Я, әйдәгез, түрдән үтегез!

Безгә карагач, сезгә кик кызыктыр.

Без нинди кечкенә, ә сез нинди зур.

Кечкенә булсак та,

Шигырьсөйли беләбез.

Уңганнарны мактыйбыз без,

Ялкаулардан көләбез.

Булсаң да син нинди эштә,

Язын, җәен көзен, кышын,

Булыр берәү синең белән,

Ул синең укытучың.

Ул сиңа хәреф өйрәткән,

Һәм белем биргән кеше,

Яхшылык теләп йөрәктән,

Тырышып йөргән кеше.

Синең һәрбер уңышыңда,

Аның да өлеше бар.

Хәзерләде чөнки шуңа,

Сине укытучылар.

Без укыдык бары “Әлифбаны”,

Ә сез инде томнар укыйсыз.

Бар иде бит шундый, чаклар, диеп

Безгә карап авыр сулыйсыз.

Сезнең кебек чакта – дигән булып,

Мыскыл иткән кебек, сөйлисез.

Без беләбез. Сиздермәскә теләп,

Балачакны бездән көнлисез.

Бакчаларда шомырт, сирень,

Күпме чәчәкләрнең төрләре.

Сезне көтә төрле юллар,

Көтә дуслар, тормыш үрләре.

Менә монда мәктәп бусагасы,

Юл башы бу алгы көннәргә.

Безгә әле шунда тукталырга,

Сезгә инде ерак китәргә.

Сау булыгыз, апалар,

Сау булыгыз, абыйлар,

Сезнең арттан куып җитәрбез без,

Тик салыгыз безгә ак юллар.

Бүләкләр тапшырыла.

Наказ хаты укыла.

40. Инде бу кыңгырау,

Борынгы, күптәнге.

Ничәмә елларны

Мәктәптә үткәрде.

Кайчандыр дусларын,

Дәрескә чакырган.

Аларны зур юлга,

Озаткан ахырда.

Мәктәпкә килгәндә,

Апалар, абыйлар.

Күптәнге танышын

Алар да таныган.

Чың итеп алыр ул,

Кыңгырау – җиз батыр.

Ныграк кагылсаң,

Мәктәпне кузгатыр.

Айсылуга кыңгырау бирә.

41. Зәңгәр күктә кояш елмайгандай,

Чакырдың син белем иленә.

Һәм беренче сүздән, хәрефтән үк,

Кереп калдың минем күңелемә.

Истә әле минем тәүге кабат,

Бусаганы атлап керүем.

Һәм тактада ак сызыклар белән,

Мәктәп дигән сүзне күрүем.

42. Оныталмыйм шуны бүгенгечә,

Мәңге калыр минем йөрәктә.

Истән чыкмас шушы бәхетле көн.

Нинди генә җирдә йөрсәк тә.

Онытмамын сине беркайчан да,

Изге йортым минем – мәктәбем.

Биргән белемең һәм тәрбияң өчен,

Сиңа мең-мең рәхмәт әйтәмен.

43. ...Малайлар да бүген әллә ничек –

Сүз әйтсәң дә оялып кызара.

Сагынырлар, хат юлларлар әле

Чәч толымын тарткан кызларга

 44. Кызлары да әллә нишләгәннәр –

Менә-менә тора еларга.

Укытучы гына елмая гел

Гаҗәпләнеп үткән елларга.

45. Бөтенесен искә төшерде күк

Кыңгырауның моңлы тавышы...

Шушы мәктәп, шушы класс безгә

Күпме якын дуслар табышты.

46. Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килә:-Исәнме!” – дип

Балачакка кулым сузасым.

47. Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә.

Бар дөньяны онытып, сабый булып,

Күбәләкләр куып китәргә.

"Сау бул,мәктэп!"

1)Гөрләп узды мәктәп елларыбыз,

Бик тиз җитте анын азагы.

Бүген безнең бәгерләрне өзә,

Кынгырауның соңгы авазы.

Кушымта:

Сау бул,мәктәп,

Сине онытмабыз.

Без киткәнгә калма боегып,

Еллар үткәч

Күрешергә теләп

Бер кайтырбыз әле жыелып.

2)Саубуллашып мәктэбебез белән,

Таралабыз төрле якларга.

Укытучы апа,абыйларнын,

Изге теләкләрен акларга.

Кушымта.

3)Чәчәк кебек балачагыбызда,

Мәктэп булды күмәк йортыбыз.

Изге җанлы укытучыларны,

Күңел туребездә йөртербез.

Кушымта.

48. Ун ел буена без меңнәрчә кыңгырау тавышы ишеттек. Бүгенге яңгырыячак соңгы кыңгырау күңелләрдә мәңге сакланачак.

49. Бүгенгесе, менә бүгенгесе,

Нигә китми һаман күңелдән?

Нигә чыңлый бүген озак,

Ник ул чәчәкләргә төренгән?

50. Сау бул, мәктәп,

Безне юл көтә.

Канат үстергән бөркетләр,

Оядан китә!

Ашыгабыз, һаман ашыгабыз,

Ни көткәнен белми һичкем дә.

Сезнең юллар вакыт кулында гел,

Сезнең юллар язмыш иркендә.

Хәерле юл!

Хәерле юл, сезгә, укучылар!

Максатларга барып җитегез.

Ашкынганда тормыш юлларыннан,

Язмышны да узып китегез!

Хәерле юл сезгә, хәерле!