Последний звонок
занимательные факты (11 класс) по теме
Сценарий последнего звонка.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Сценарий "Последний звонок" | 81.5 КБ |
Выпускной бал | 55 КБ |
Предварительный просмотр:
Иске Казиле урта гомумбелем бирү мәктәбе
Кама Тамагы муниципаль районы
2009-2010 уку елы.
Сыйныф җитәкчесе Мәннапова Р.А.
25 май 2010 ел
А.б. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, ата- аналар, укытучылар һәм укучылар! Бүген безнең өчен иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.
Хөрмәтле 11 нче сыйныф укучылары!!! Сез мәктәптә 11 ел уку дәверендә меңнәрчә кыңгырау тавышы ишеттегез. Ә бүген яңгыраячагы берсенә дә охшамаган. Аның бүгенге тавышы моңлы да, ямансу да, шатлыклы да. Шатлыклы, чөнки сез бүген олы тормыш юлына беренче адымыгызны ясыйсыз, ямансу, чөнки бүген ул сезне соңгы дәресегезгә озатачак.
Бәйрәм белән котлау өчен сүз мәктәп директоры Гыйлметдинов Халит Бәдретдин улына бирелә.
А.б. Мәктәп еллары- кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле.Кеше күңе-лендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына ул. Бүгенге көн сезгә шул бәхетле балачак мизгелләрен мәңге исегезгә төшереп торсын иде.
Сүз укучыларга бирелә:
1 ук. Кайчан гына әле күбәләктәй
Ашкынып килдек без мәктәпкә. Энже
Җиз кыңгырау дәште безне Һәркөн
Яңалыклар тулы дәрескә.
2 ук. Узып китте мәктәп елларыбыз
Ямансу да бүген, читен дә. Зөлфәт
Шатлыгыбыз безнең әллә ничек,
Ватылган да төсле, бөтен дә.
_________________________________________________________________________
Җыр: “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”
3 ук. Беләсезме , дуслар
Җирдә зур мәктәп бар. Алсу
Тормыш диләр аның исемен,
Шатлыгым да шунда, кайгысы да
Сынаулары шунда кешенең
________________________________________________________________________
4 ук. Еллар үтте аккан сулар кебек,
Гомер генә кайтмас кирегә.
Тик балачак чакырып, әйдәп торыр Руслан Дм.
Мәңге серле мәктәп иленә.
_________________________________________________________________________
Җыр : “Мәктәбем” Хәнәфи Бәдигый сүз. Һәм көе.
5 ук. Хуш балачак , бездән калдың диеп...”
Шигырьләр дә язып карадык.
Юк, юк, арттан калмый Алинә
Һаман чаба әле балачак.
________________________________________________________________________
6 ук. Саф хыяллар сүрелмәгән икән,
Синең белән, димәк, ара нык.
Синең арттан мин дә чабам, тукта, Руслан Рахимов
Мине дә ал, зинһар, балачак!!
_________________________________________________________________________
7 ук. Баш очыннан ак болытлар ага,
Ак болытлар- безнең балачак.
Балачакка кире кайтып булмый,
Алар шулай ап- ак калачак. Эльза
Ак болытлар- безнең балачак.
_________________________________________________________________________
8 ук. Балачагым, җәйге йомшак җилдәй
Битләремне назлап сөясең.
Шаян гына хушлашасың үзең:
“Дәү булдың ич, китәм”,- диясең.
Йөгерек дулкыннардай ашыгасың, Сабиров Алмаз
Тукталмыйсың хәтта беразга....
Ашыкмачы, зинһар, сабый чагым,
Калчы әле, тагын бер язга.
_________________________________________________________________________
9 ук. Мәктәбемә илтер юллар буйлап,
Бала булып килә узасым.
Еллар үткәч килә:
“Исәнме!”- дип Зөлфирә
Балачакка кулым сузасым.
_________________________________________________________________________
10 ук. Эх, балачак үткән сукмаклардан
Яланаяк йөгереп үтәргә.
Бар дөньяны онытып, сабый булып,
Күбәләкләр куып китәргә. Алмаз Вәлиев
Балачакта зурлар дөньясына
Сайлар өчен юллар җитәрлек.
Тик еракта калган сабый чакка
Тапмыйм юллар килеп китәрлек
__________________________________________________________________________
11 ук. Тапмам микән, әгәр ул юлларны
Әкиятләрдән эзләп карасам.
Алып бармас микән үткәнемә, Нәзилә
Йомгакларым сүтеп карасам?
Җыр: “Балачагым”
12 ук. Уй- хыялларыбыз канатлы,
Кулыбызда чәчәк бәйләме. Айназ Хәмзин
Еларгамы, көләргәме бүген,
Күңелләрнең иләс бер мәле!?
_________________________________________________________________________
13 ук. Канат биргән олы оябыздан
Таралабыз төрле тарафка.
Мәктәбебез охшап кала сыман, Айсылу
Причалдагы бик зур корабка.
______________________________________________________________________
14 ук. Туган нигез белән мәктәпнең
Уртаклыгы бардыр күрәсең, Кәримов Илназ
Ераккарак киткән саен аның
Якынлыгын тоя беләсең.
_______________________________________________________________________
15 ук. Безнең алда олы сынау тора
Без торабыз юллар чатында, Илсинә
Безнең алда төрле юллар ята
Төрле якка юллар чакыра.
16 ук. Кайсы гына юлны сайласак та,
Туры юлдан, дустым бара бел!!
Мәктәбеңдә калган остазларың Илназ Гарифуллин
Адымыңны күзләп тора гел!
_________________________________________________________________________
17 ук. Без укыган шушы мәктәпләрдән,
Укып чыккан күпме белгечләр?
Алар саны артыр безнең белән, Ләйсәнә
Безне көтә алда күп эшләр.
_________________________________________________________________________
18 ук. Кош баласы канат белән туа,
Һаваларга менеп югала. Айназ Шәмсетдинов
Кешеләр дә кош баласы кебек,
Үз язмышын эзләп юл ала.
______________________________________________________________________
19 ук. Төрле якка китә юлларыбыз,
Онытмыйк без яшьлек юлларын.
Ерак еллар аша искә алыйк Ильмира
Шушы саубуллашу җырларын.
Җыр: “Ак алъяпкычларда ак канат”
_________________________________________________________________________
20 ук. Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,
Хис ташкыны дулый күкрәктә. Энҗе
Укытучының моңсу карашлары
Озату сүзен яза йөрәктә.
21 ук. Без бит үстек, безгә белем биргән
Укытучы, синең кочакта.
Авырттырып синең йөрәгеңне, Фәнил
“2”леләр алдык кайчакта.
_______________________________________________________________________
1 ук. Хәтеремдә курка- курка гына
Классыма килеп кергәнем.
Хәтеремдә шулчак, беренче кат, Ләйсәнә
Якты йөзен аның күргәнем.
_________________________________________________________________________
2 ук. Истә әле, каләм тоткан кулым
Бармый иде дәфтәр юлыннан. Айназ Шәмсетдинов
Өйрәттегез безне язарга сез
Тотып башта нәни куллардан.
_________________________________________________________________________
3 ук Дәреслекне ачкач, аптыравым,
Нәүмизләнеп каушап калуым. Алинә
Хәтеремдә аның әкрен генә
Иңнәремә кулын сузуым.
________________________________________________________________________
4ук. Ул өйрәтте, хәрефләрне теркәп,
Иҗекләрдән сүзләр язарга.
Күзәтте ул һаман гомерем юлын Зөлфәт
Ялгышларым булса, төзәтте.
Хезмәт яратырга, туган җиргә
Тугрылыкка мине өйрәтте.
________________________________________________________________________
5 ук. Кыенлыклар килсә, әле дә ул
“Бирешмә!” – дип гүя эндәшә.
Күңелемдә шулай гомерем буе Нәзилә
Укытучы килер янәшә.
Безне котларга I класс укучылары килгән.
________________________________________________________________________
6 ук. Укытучы!
Табибтагы салкын акыл, кайнар йөрәк
Ул синеке!
Галимдәге тирән белем, фәнгә нигез Ирек
Ул синеке!
Сабыйларга күңелеңдә чиксез күп наз
Күпме изгелек кылсам да
Сиңа ул аз!!!
7 ук. Рәхмәт сезгә, укытучыбыз,
Безнең яшь буынның
Йөрәгенә салдың батырлык Алсу
Күңеленә - нур, теләгенә- канат.
Акылына бирдең матурлык.
________________________________________________________________________
8 ук. Рәхмәт сезгә, рәхмәт чын күңелдән
Безне балагыздай күргән өчен
Безнең хисләр белән янып яшәп, Алмаз Сабиров
Күңелләргә шатлык биргән өчен.
_________________________________________________________________________
9 ук. Кадерле укытучыларыбыз!
Һаман да сез безнең күңелдә.
Төрле яктан сагынышып кабат Эльза
Кайтырбыз без сезне күрергә.
Җыр: “ Сез иң гүзәл кеше икәнсез”
_________________________________________________________________________
10 ук. Укытучы язгы кояш кебек
Күңелемне назлап җылыта.
Авыр чакта ярдәм кулы суза Зөлфирә
Сабыр сүзе белән юата.
_________________________________________________________________________
11 ук. Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен
Ничек кенә табыйм сүзләрен.
Менә бүген чәчәк бәйләменең
Бирәм сезгә иң- иң гүзәлен.
Чәчәкләрем бәлки аңлатырлар, Алмаз Вәлиев
Хисләремнең иң- иң изгесен
Әниемдәй якын укытучым
Тормышымның якты көзгесе.
Чәчәкләр бирү
________________________________________________________________________
12 ук. Мәктәп еллары!
Нинди гүзәл көннәр!
Тупланганнар аңа барысы да:
Укучының кайгы – шатлыклары,
Яшь кызларның сагышы...
Шау- гөр килеп узган кичәләр, Ильмира
Яшьләрнең шат, шаян җырлары,
Яшь кызларның керсез хыяллары,
Җырлап үткән мәктәп еллары.
Синдә кала, барысы синдә кала
Гүзәл уку, мәктәп еллары.
Җыр: “ Мәктәп еллары”
13 ук. Сау бул инде , кыңгыраулы мәктәп!
Таралабыз төрле якларга,
Аерылганда бергә сүз бирәбез: Руслан Рахимов
Гел биеккә- алга атларга!
_________________________________________________________________________
14 ук. Хуш мәктәбем!
Сау бул , укытучым!
Башым иеп, рәхмәт җиткерәм
Синнән алган олы ышаныч Айсылу
Киләчәккә миңа көч бирә.
_________________________________________________________________________
15 ук. Укытучым, язгы кояш кебек
Күңелемне назлап җылытты.
Авыр чакта ярдәм кулы сузды, Фәнил
Сабыр сүзе белән юатты.
_________________________________________________________________________
16 ук. Нинди рәхмәтләр дә аз булыр күк,
Аз булыр күк кылган теләгебез, Энҗе
Зур хөрмәт белән моң- җырыбыз
Булсын сезгә безнең бүләгебез.
_________________________________________________________________________
17 ук. Акыллы сүз, алтын киңәш белән
Авыр чакта ярдәм итәсез.
Адашканда ак юл күрсәтүче Айназ Хәмзин
Күңел күзе – ул сез икәнсез.
_______________________________________________________________________--
18 ук. Еллар үтәр, аерылу җитәр,
Без китәрбез төрле якларга. Илсинә
Сезнең киңәш һәрчак маяк булыр.
Алга таба безгә атларга.
_________________________________________________________________________
19 ук. Мәктәп белән саубуллашыр вакыт җиткән.
Соңгы кыңгырау чыңлый, зарыгып көткән.
Бала чакта зур үсәсе бик килсә дә, Илназ Гарифуллин
Дуслар белән хушлашуы читен икән.
________________________________________________________________________
20 ук. Чакыра алсу офыклар,
Күзләрдә - серле балкыш. Эльза
Кабул итеп ал яшьләрне
Үз кочагыңа тормыш.
21 ук. Күңелдә озак сакланыр,
Соңгы кыңгырау чыңы.... Илназ Кәримов
Зур тормышның тәүге язы
Якты өметләр тулы.
_________________________________________________________________________
1 ук. Тарала, сүнә әкренләп,
Соңгы кыңгырау чыңы. Ләйсәнә
Шуннан соң башланып китә,
Сәфәргә- юлга чыгу....
Вальс бию
_________________________________________________________
2 ук. Синең белән хушлашканда дулкынланабыз,
Сау бул инде мәктәп, сау бул мәктәп-
Газиз анабыз. Ильмира
Талпына безнең күңелләр,
Бер сүзне кабатлый телләр-
Мең рәхмәт, мең рәхмәт, кадерле мәктәп!
_________________________________________________________________________
3 ук. Соңгы кыңгырау яңгырый бүген.
Яңа юл яра гомер агышы.
Соңгы кыңгырау - әнкәй догасы, Руслан Дмитриев
Изге юл тели аның тавышы.
_________________________________________________________________________
4 ук. Соңгы звонок яңгырый- сихри аваз
Йөрәкләрне телә чыңнары
Чыңнар гади кебек иде, Алсу
Бүген күз яшьләре белән тыңладым.
________________________________________________________________________
5 ук. Беренчедән инде җанга күчеп,
Соңгы кыңгыравым моң чәчә,
Йөрәгемнән ургып чыккан хисләр
Балачак язына эндәшә.
Күңелләрне һаман җилкендерер Ирек
Кыңгырауның көмеш тавышы .
Шушы көндә мәңге калыр идем,
Туктап торса гомер агышы.
_________________________________________________________________________
6 ук. Көмеш тавыш тынмый
Соң мәртәбә чыңлый
Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау
Якты юллар теләп,
Матурлыкка өндәп, Илсинә
Саубуллаша көмеш кыңгырау.
Җыр: “Кыңгыраулы мәктәп еллары.
Укучыларны музыка астында озату.
Беренче сыйныф укучылары чыгышы:
1. Без укыдык бары Әлифбаны
Ә сез инде томнар укыйсыз
Бар иде бит шундый чаклар диеп,
Безгә карап авыр сулыйсыз.
_________________________________________________________________________
2. “Сезнең кебек чакта” – дигән булып,
Мыскыл иткән булып, сөйлисез.
Без беләбез: сиздермәскә теләп,
Балачакны бездән көнлисез.
_________________________________________________________________________
3. Менә монда мәктәп бусагасы-
Юл башы ул алгы көннәргә.
Безгә әле шунда тукталырга,
Сезгә инде ерак китәргә.
_________________________________________________________________________
4. Синең эшең өлеш булып керсен.
Ил тудырган бөек маяга.
Картайгач та үкенмәслек булсын.
Гомер үтте диеп заяга.
_________________________________________________________________________
5. Сау булыгыз, апалар!
Сау булыгыз, абыйлар!
Сезнең арттан куып җитәрбез без
Тик салыгыз безгә ак юллар
_________________________________________________________________________
6. “Чың!” итеп алыр ул
Кыңгырау җиз батыр.
Ныграк кагылсаң,
Мәктәпне кузгатыр.
_________________________________________________________________________
7. Әйдә, дустым, чалтырат
Бүгеннән зур юлга!
Бүгеннән – олы тормышка
Хәерле сәгатьтә!!!!
_________________________________________________________________________
Предварительный просмотр:
Иске Казиле гомумбелем бирү мәктәбе
Кама Тамагы муниципаль районы
2009- 2010 уку елы.
Сыйныф җитәкчесе Мәннапова Р.А.
(Әкрен генә балачак турында җыр башлана. Сәхнә артыннан)
Шаштың, күңел, шаштың
Һәм күкләргә аштың.
Җиде кат күкләрнең
Ишекләрен ачтың.
Иң беренче катта
Балачагым ишеге
Болытларга эленеп
Калды шунда бишегем.
Ә икенче катта
Мәктәп дигән ишек.
Ачтым. Яптым. Еллар
Тиз үттеләр ничек.
Шул ишекләр биген
Тагын ачам бүген.
Әкият иле дәрьясына
Кабат чумыйк, күңел.
1..Хәерле кич,хөрмәтле укытучыларыбыз!
2.Килгән барлык кунакларыбыз!
3.Сөекле әти-әниләребез!
4.Чибәр,сылу кызларыбыз,батыр,акыллы егетлэребез!
5.Бәйрәм буген бик куп мәктәпләрдә ,
Хис ташкыны дулый күкрәктә.
Укытучының моңсу карашлары
Озату сүзен яза йөрәккә.
Укулар да инде артта калды,
Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.
Һәркем тоя үзен әзер итеп
Таулар,диңгезләр кичәргә.
Еллар узгач сагындырыр инде
Балачакның соңгы бәйрәме.
Еларгамы,көләргәме бүген-
Күңелемнең иләс бер мәле.
6. Сагышлы да, шатлыклы да уйлар белән залда торам. Мин - ул алга зур өметләр баглаган, киләчәктән төрле ачышлар, шатлыклар бары яхшылыклар гына көтеп калучы чыгарылыш укучыларының берсе. Моңсу миңа, чөнки күптәннән көткән, әмма минем өчен бик тиз килеп җиткән көн бүген. Бәхетле, әкиятле, үзенең гаилә бәйрәмнәре, әти-әнинең уртасында, аларның бармакларына тотынып, адымнарына өлгерергә тырышып йөгергән, әкияттәге тормышны чынбарлык итеп кабул иткән, чиста балачак белән хушлашу көне...
7.Акбурлы такталар, һәр дәрескә, эчке дөньясында нинди генә буран булса да, елмаеп керүче укытучылар, бер үк вакытта шаярырга да, сагаерга да өлгерүче сабакташларым....Карыйм да залга, нинди матур, мөлаем, чибәр һәм шат без бүген!Ә кайчандыр без кыюсыз гына мәктәп бусагасын атлап керүче сабый идек...Оч, күңелем! Оч син балачак җиренә, хәтеребездә генә булса да, кайтар әкият иленә!
Җыр:Балачак турында
8.Мәктәп еллары-кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле.Мәктәп турындагы хэтирәләребезнең иң түрендә,әлбәттә,беренче укытучыбыз урын аладыр.Ңырдагыча,бишкә бишне кушарга,иҗектән сүз ясаргаөйрәтүче дә,кулыбыздан тотып,беренче хәрефне язарга өйрәтүче дә,кешеләргә, табигатькә карата безенең сабый күңелебездә мәхәббәт уятучы һәм безне зур белем иленә җитәкләп алып керүче дә -ул беренче укытучы.
9.Укытучы!
Синдәдер ул күңелләрнең иң җылысы.
Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора,
Алар сине әниседәй якын күрә.
Үз улыңдай,үз кызыңдай якын күреп,
Үстерәсең ничә буын балаларын.
Киткән чакта мәктәп белән саубуллашып,
Елый-елый озатасың син аларны.
10.Укытучы!Нинди матур яңгырый бу исем.Гасырлар буена халкыбыз укытучыны ихтирам иткән,аны остаз итеп санаган.
Укытучы,эшең җиңел түгел,
Мәшәкатьле синең язмышың.
Сабырлыгың җыеп яшь буынның
Төзәтәсең күпме ялгышын.
Уртаклашыр өчен кайгысын да,
Шатлыгын да вакыт табасың.
Салкыннарда җылы сүзең белән
Йөрәкләргә учак ягасың.
Жыр:
11.Горурланырга өйрәттегез,
Туган телегез белән.
Кеше булыйм дисең икән,
Үз телеңне яхшы өйрән!
Туган телнең серләренә,
Өйрәтте Кадрия апабыз!
Телне яраткан кебек үк.
Узен дә бик яратабыз.
12.Инглизчз сөйләшергә,
Өйрәтте Наҗия апа.
Кирәге чыкмый калмас,
Универсиада алда.
13.Җыр дәресләрендә өйрәндек җырларга
Бар дөньның яме турында.
Фирдәвес апай белән җырлау үзе бәхет
Музыка да булганда.
Җыр керсен күңелгә
Һәм калсын гомергә
Фирдәвес апай белән бергә.
Мәктәпне сагынып
Кайтканда җыелып
Җырларга очрашу көнендә.
Буш вакытны бушка уздырмаска,
Фирдәвес апа безне өйрәтте.
Җырладык та,көлдек һәм уйнадык,
Кирәк тапса безне биетте.
14.Физикадан бишкә
Укымадым инде,
Ильяс абый бишле куймады.
Дәрес хәзерләми
Килгән вакытларда
Сыптырып та мине чыгарды.
Ильяс абый,ЗИНҺАР
Ачуланма инде,
Ничек кенә ялкау,
Сансыз булсам да.
Син ашыкма мине,
Мине озатырга
Юлларыңда өелеп алтын ятса да.
15.Рус телен дә ярат үз телеңдәй
Гөлзидә апа,Әнисә апа безне өйрәтер.
Туган телең кебек кирәкле
Тел икәнен аның белеп тор.
Казан вузларына кергән чакта
Рус телендә имтиханнар биреп.
Күз алдыңа килер укытучың,
Авыр чакта сиңа көч бирер.
Рус теле кирәк икәнен,
Аңлыйбыз без бик яхшы.
Гөлзидә апа,Әнисә апа
Сезнең ярдәм белән генә
Җиңеп чыктык ЕГЭны.
16.Торсам,иртән уйларымда йөртәм,
Ятсам,тәшләремә керәсең.
Эх син,биология дәресе,
Артык читен булдың син,күрәсең.
Әллә инде артык яратмадым,
Әллә инде артык авыр син.
Геннар инженеры булдым инде
Мәсьәләләр чишә-чишә мин.
Мәктәбебез зур корабль
Капитаны Халит абый.
Һәр эшен ул уйлап эшли
Киләчәккә төбәп карый.
17.Нигә миңа шулай язган икән?
Химияне бишкә укый алмадым.
Тигезләмәләрне тигезли алмыйча
Такта янында аз тормадым.
Контроль эшләр эшләгән чакларда
Иптәшләрем һәрчак булышты.
Шпаргалкалар самолетлар булып
Рәтләр буйлап күренмичә очты.
Хэзер Химия заманы
Заманадан артта калмыйк.
Гөлшат апа өйрәткән
Белемнәрне озак саклыйк.
18.Кайчакларда шулай уянгалыйм
Сискәнеп мин гамьсез төннәрдә.
Формулалар төшләремә керә
Саташам бит ,дуслар,нишләргә?
Математикадан сай йөзгәнгә
Синус,косинусны аермадым.
Формулалар башка һич сыймады
Теорема исбатлый алмадым.
Безнең өчен янып-көеп,
Куанып һәм шатланып,
Йөрүче кем?Роза апа.
Ул безнең барыбызны да
Чын күңелдән ярата.
19.Тарих фәнен син укысаң,
Мәңге дә югалмассың.
Тарихчы булмасаң да син,
Күп нәрсәләр аңларсың.
Ләкин аны аңлаулары
Ай-һай җиңел түгел шул.
Анда булган хәлләрне дә
Мең кат үзгәрттеләр шул.
Томаннар эчендә тарих,
Томаннар адаштыра.
Шуңа такта яннарында
Барсын да буташтырам.
Корабльнең штурманы
Илшат абый була ул.
Бар яктан да яхшы кеше,
Курсәтә һәркемгә юл.
20. Карта янына бастырып,
Дәрес сорадың.
Белмәсәм дә мине кызганып
Икелеләр куймадың.
Сезнең изге күңелегезнең
Балаларны сөйгәнлеген
Укып бетергәч кенә мин
Инде аңладым.
21.Кем яратмый аның фәнен?
Андый бала юк мәктәптә!
Айнур абый шуңа күрә
Шат күңелле,сәламәт тә.
22.Укулар да инде
Күптән беткән,диләр.
Бетмәгән шул әле,бетмәгән.
Алда көтә безне
Зур уку йортлары,
Безнең яшьлек әле үтмәгән.
Һаман да куркыта
Шушы имтиханнар,
Казанга киткәч тә
Качар бар йокылар.
Ләкин киләчәккә
Өмет белән карыйк.
Максат,хыялларны
Канат итеп алыйк.
23.
Сызымны син яхшы бел
Теләсәң өй төзергә .
Тәнзилз апага зур рәхмәт!
Өйрәтте күп һөнәргә.
24.Хәреф тә танымый идек,
Күп серләрне дөньядагы.
Хәзер инде беләбез
Рәхмәт әйтеп барысы өчен,
Башлангыч укытучыларына!!!
Сезнең алдңа баш иябез.
25.Камил абый ,ашыкмйча,сабыр гына
Өйрәтте компьютерны.
Җаен таба,каршы килми,
Үти һәрчак йомышны.
26.Чын ир егет нинди була?
Фаил абыйга карагыз.
Алтын куллы,сабыр үзе
Аннан үрнәк алабыз.
27.Кул эшләренә өйрәтте
Безне Лилия апабыз.
Тормышта гел кирәк фән бит
Сезне искә алырбыз.
28.Шушы бүгенге матур мизгелләрне күрергә, җылы, ниндидер шатлыклы да, сагышлы да хисләр тоярга мөмкин булмас иде, әгәр безгә әти-әниләр гомер бүләк итмәсә. Безнең аларга булган тойгыларыбыз көчле, тирән һәм эчкерсез. Гомер буе сез биргән тәрбия, игътибар, көч безне алдагы тормышыбызда, һичшиксез, озата барыр, юл күрсәтер.Кадерле, әни-әтиләребез, рәхмәт сезгә барысы өчен дә.
Җыр:
1. «Кеше китә- җыры кала,»- диләр
Бер җыр калсын әле бездән дә.
Ул җыр җанга шатлык булып керсен.
Кояш булып иңсен йөзләргә.
2.Без һәммәбез җирдә берәү генә
Беркемнең юк җирдә алмашы.
Кабатланмас үз язмышы белән
Туа җиргә адәм баласы.
3.Җыр калдырыйк без дә, нур калдырыйк.
Күңелләрегез моңга тулсыннар.
Безнең чыгарылыш кебек җырлы-моңлы
Укучылар сезнең булсыннар.
Җыр:
Уеннар
1.Укучының баш очына язу күтәреп күрсәтәләр.Язуны бөтен кеше күрә,ләкин укучы күрми.Язулар төрле булырга мөмкин.Мәсәлән,АШХАНӘ,ФИЗИКА ДӘРЕСЕ,СПОРТЗАЛ.Аңа сорау бирелә.Ул җавап бирә.
1.Син аны яратасыңмы?
2.Анда ничек барасың(йөгерепме,әллә теләмичә генәме,мәҗбүри генәме)?
3.Кайчан син аның турында бик нык уйлый башлыйсың,аһ тизрәк барырга анда дип?
4.Кем белән барасың?
5.Анда баргач нишлисең?
2.Укытучылар өчен уен.
Менә бу шарларның һәркем узе теләгәнен сайлап ала һәм шартлата,эчендәге сюрпризны алып укый.
1.Сезнеңчә,иң яхшы укучы нинди булырга тиеш?
2.11нче сыйныф укучыларын мактагыз.
3.Ун елдан соң мәктәпне ничек итеп күз алдына китерәсез?
4.Мәктәп тормышыгызда үзегез белән булган иң кызык вакыйганы сөйләп китүегез сорала.
5.Укучыларда сезгә иң ошаган сыйфат?
6.Сезнеңчә,мәктәптә дискотекаларны нинди ешлыкта үткәрергә кирәк?
7.Сез ничек уйлыйсыз,ни өчен укучылар ашханәгә йогереп барырга яраталар?
8.11нче сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлагыз.
9.Берәр ңыр башкарып китүегезне үтенәбез.
10.Укучыларның мәктәптә иң яраткан шөгыле нинди?
3.Әтиләр өчен уен.
Әтиләргә сораулар.
1.Балагызның туган көне кайчан?
2.Тугандагы буе?
3.Хэзерге буе?
4.Тугандагы авырлыгы?
5.Хәзерге авырлыгы?
6.Иң якын дуслары?
7.Иң яраткан телевизион программасы?
8.Иң яраткан дәресе?
9.Иң яраткан җырчысы?
10.Беренче класска барганда нинди аяк киеме кигэн иде?
11.Мәктәпкә барганда иртән ничә сәгать уята идегез?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Последний звонок. Церемония вручения премии "Золотой звонок"
Представленный сценарий праздника последнего звонка для учеников 11 класса составлен в форме церемонии вручения премии "Золотой звонок" учителям и родителям выпускников....
"Печальный, прощальный последний звонок" праздник Последнего звонка для учеников 11 класса
"Печальный, прощальный последний звонок" праздник Последнего звонка для учеников 11 класса. Сценарий выполнен в традиционной форме, его основу составляют стихи и поздравления в адрес учителей и родите...
Сценарий мероприятия "Последний урок-последний звонок!"
Внеклассное мероприятие для выпускников,учителей,родителей 25 мая....
Сценарий последней линейки «Последний звонок»
Сценарий последней линейки «Последний звонок»...
ПОСЛЕДНИЙ ЗВОНОК - ПОСЛЕДНИЙ УРОК
Классный час в 9 классе25 мая 2013 год...
Классный час в 11 классе "Последний звонок на последний урок".
Материал состоит из сценария мероприятия, его можно использовать для проведения итогового классного часа в 11 классе....
Сценарий последнего звонка, рабочее название "Последняя гастроль"
Написан сценарий последнего звонка, получился фильм "Последняя гастроль" с участием артистов - учеников 11 "Г" и 11"А", эпизод "история" из фильма можно посмотреть на ютубе по ссылке https://yout...