Бөек Җиңүгә - 70 ел
материал по теме
Предварительный просмотр:
Бөек Ватан сугышы толларына багышланган сәхнә күренеше
Катнашалар:
Нәзифә әби, Бибинур әби - толлар.
Әлфинә - Нәзифә әбинең оныгы,8нче сыйныфта.
Миләүшә, Алинә - Әлфинәнең сыйныфташлары.
Хәрби киемле кеше – “Кар десанты” ннан
Фәрит - 1сыйныф укучысы.
Фәнил - күрше малае, 5-6 сыйныфларда.
Вакыйга безнең көннәрдә бара.
Капка төбе.Утыргыч. Койма аша агачта кызыл алмалар күренә. “Әбиләр чуагы” җыры ишетелә. Нур Әхмәдиев сүзләре, Рәис Нәгыймов көе. Әкрен генә Нәзифә әби чыга. Караштырып йөренә.
Нәзифә әби. Тагын көзләр җитә... Сагыш... Моң да бар ул көздә. Бүген нигәдер күңелем тыныч түгел. Нәкъ кырык бернең көзе кебек. Кызарып алмалар пешкән... Утырткан чәчәкләр дә шул урында... Бары чәчкәләре генә ул түгел... Соң ул чорда мондый затлы чәчәкләр бар идемени?! 18 яшьлек кызга ул көз бәхет китерергә тиеш иде бит... Их, Гитлер мәлгунь сугыш башламаса... Сәфәргалием белән чөкердәшеп яшәгән булыр идек.
(Кычкыра-кычкыра, күрше малае килеп керә.)
Фәнил. Нәзифә әби! Нәзифә әби!
Нәзифә әби. Әү, балам, әү! Әллә оныгым кайтканмы дип торам. Күршем икән. Әйдә, әйдә, ял итеп китәрсең. Сабак уку – бик кыен ул.
Фәнил. Нәзифә әби, бүген мәктәптә “Уңыш бәйрәме” була. Кунакка чакырырга кердем, барасыңмы?
Нәзифә әби. Чакырган җиргә бармый калып булмас, барырмын, улым, барырмын.
Фәнил. Былтыргы кәрҗинең белән кил яме, әбекәй!
Нәзифә әби. Һай, хәйләкәр! Сыйныфыгыз белән хитри булдыгыз. Тикмәгә генә чакырмыйсыз инде, беләм. И балакаем, ул кәрҗинне күптән кып-кызыл алмалар белән тутырып куйдым инде.Сезгә инде ул алмалар, сезгә.
Фәнил. Нәзифә әби, әле син пешергән кабак бәлеше дә тәмле була!
Нәзифә әби. Һай, рәхмәт төшкерләре! Ярый соң, кабак бәлеше дә пешерермен. Үземә караганда, шуларны яратасыз шул сез (көлеп,аркасыннан сөя) Улыкаем, минем оныгымны күрмәдеңме соң ?
Фәнил. Ә... Аларның бәйрәме иртәгә. Кабатлап калдылар. Ярый, Нәзифә әби, әзер тор, кереп алырмын!
Нәзифә әби. Ярый, улым, ярый, барырмын. (Малай чыгып китә) Ут бөрчәсе, бигрәк ут бөрчәсе инде бу Фәнил...
(Бибинур әби күренә. Кулында бер- ике утын кисәге)
Бибинур әби. Ахирәт, кемне озаттың син? Әллә Сәфәргалиең кайттымы? (сөйләнә- сөйләнә утыргычка килеп утыра) Нигә эндәшмисең? Яратмаган булып кыланасың.
Нәзифә әби. И Бибинур, нәрсә дим соң? Күрше малае – Фәнил кергән.
Бибинур әби. Сәфәргали тавышына охшаган бит.
Нәзифә әби. Колагым каты дисең, үзең әллә каян ишетәсең.
Бибинур әби. Катык оеттым дисеңме? И, синең сыерың бар шул.Сыерың... Катык та оетасың. Сәфәргали ашадымы соң? Сагынганмы катыкны?
Нәзифә әби. Соң, каян килеп чыксын Сәфәргали? Могҗиза булса гына инде... Сугыш беткәнгә дә 68 ел үтеп бара... И Бибинур, “хәбәрсез югалды” дигән кәгазь алсам да, гомерем буе көтеп яшәдем Сәфәремне.
Бибинур әби. (шатлана төшеп) Менә, менә, мин дә Дарифулламны көтәм. Кайтачак ул! ” Көт, кайтырмын, “ дип китте.
Нәзифә әби. И гомерләр... Яшьлекне дә, ирләрне дә харап итте ул сугыш.
Бибинур әби. (Елап, калтыранып) Нәдифәкәем, синең әле Сәфәргалиеңнән улың калды. Итәк тутырып оныклар карадың. Киленең дә бик Һәйбәт булды. Мин бит Дарифулла белән өч көн дә яши алмадым. Бигрәк үкенечле булды инде. Сугыш башлану белән, алдылар да куйдылар. (Күз яшьләрен сөртә).
Нәзифә әби. Кияүгә сорап килделәр бит үзеңне, чыкмадың... Балаларың, оныкларың булыр иде.
Бибинур әби. Менә ахмак, нәрсә сөйләп утыра. Үзең нигә чыкмадың соң? Карт башың белән, оялмыйча, кияүгә чыкмадың дип утырасың! Дарифулладан башка берәү дә кирәкми миңа. Менә кайтыр әле, күрерсең... Синең белән сөйләнеп утырам тагын, кайтыйм әле, Дарифуллам кайтса, өем җылы булсын, учакны сүндермәскә кирәк.
(Сөйләнә- сөйләнә чыгып китә башлый)
Нәзифә әби. Китми тор, оныгым кайта хәзер, бергәләп чәй эчәрбез. Мичтә ипи пешә.
Бибинур әби. Нинди мунча керү ул! Көпә- көндез. Кайтыйм, кайтыйм, өйдә булмасам, Дарифуллам үпкәләр. Учакны сүндермәскә кушты...Учак сүнсә, тормыш сүнә...Өмет сүнсә, учак сүнә...
(Чыгып китә. Әлфинә килеп керә)
Әлфинә. Әбекәем, мин кайттым. (кочаклап ала).Сине сагынып кайттым. Бигрәк сагындым инде!
Нәзифә әби. И бәбкәм, мин дә сагынып көтәм бит сине. Син дә чыгып китсәң, өйнең яме калмас инде...
Әлфинә. И әбекәй, мин 8 дә генә бит әле.
Нәзифә әби. Алай димә, кызым, дүрт ел үтә дә китә ул. Кызым, кереп кабак бәлеше тыгыйм әле. (мактанган кебек) Кунакка чакырды бит мине Фәнил.
Әлфинә. Бар, әбекәй, бар. Алар сине бик яраталар. Җырлар, биюләр өйрәнделәр. Рәхәтләнеп күңел ачып кайтырсың.
(Әби кереп китә.Миләүшә, Алинә үтеп баралар)
Миләүшә. Әлфинә, әле һаман кайтып җитмәдеңмени? Әллә безне көтәсеңме?
Әлфинә. И кызлар, көне соң, көне! Әбиләр чуагы, алма исе! Өйгә керәсе дә килми.
Алинә. Көзге яңгырлар башланса, утырырсың капка төбендә?! Ничек йөгереп кайтканыңны да сизмәссең.
Миләүшә. Әлфинә, бәйрәмгә нигә синең әбиеңне дә чакырмыйбыз. Ул да тыл ветераны бит.
Алинә. Нәзифә әби бик шаян бит ул. Күңелле дә булыр.
Әлфинә. Кызлар, ул бәйрәмгә җыена инде. Фәнилләр чакырган. Ә без Бибинур әбигә эндәшик. Гомере буе ирен көтеп яши бит ул.
Алинә: Миләүшә белән без дә шуны уйлап кайта идек әле.Тик бер ягы бар бит аның: колагы бик яхшы ишетми, әллә нәрсәләр сөйли башлый.
Миләүшә: Ярый, аны барысы да беләләр бит. Көлмиләр дә. Аннан безнең малайлар аны бик кызганалар , гел ярдәм итеп торалар. Чакырабыз, әле май бәйрәменә кадәр бик ерак, рәхәтләнеп тәмле-тәмле күчтәнәчләр белән чәй эчеп китәр.
Әлфинә. Сәер яклары минем әбиемнең дә бар инде ул.(Читәнгә күрсәтеп) Менә читән койманы гына ал. “Әнкәй, әйдә заманча таш бизәкле койма коябыз”,- ди әтием. “Юк , атаң шушында читән үрде, шунда күзем төшсә, аны күргәндәй булам”,-ди әбекәй.
Миләүшә. Читән шулай озак торганмыни?!
Алинә. Аумагандамы?!
Әлфинә. Кит инде, әбекәй гел яңартып тора. Әле мине дә үрергә өйрәтте. Үземә дә ошый башлады. Чәчәкләрне уратып алам әле. Ә менә бу алмагачны күрәсезме?(алмагач янына килеп) Бу урында бабам сугышка киткәндә дә алмагач булган. Әнә шулай кызарып алмалары өлгергәндә, аны сугышка алганнар. Әбием шул агачның үсентеләрен карап кына үстерә
Миләүшә. Нәзифә әби бәхетле. Бабаң кайтмаса да, сез бар.
Әлфинә. Кызлар, чакырыйк Бибинур әбине. Ичмасам 2-3 сәгать безнең белән юаныр. Бигрәк кызганыч инде. Авылның иң чибәр кызы булган бит ул. Картайгач, без дә әллә нәрсәләр сөйләп йөрербез әле.
Миләүшә. Зарифулласын яратканга, шулай саташа ул. “Кайтачак. Менә күрерсез”, - ди бит.
Әлфинә. Ярату...Аерылу...Кызлар, бигрәк моңсу бу көз.
Миләүшә.Сап-сары яфраклар...
(Әкрен генә көй ишетелә. “Әбиләр чуагы” )
Алинә.(каранып)Фәрит кайта инде,тагын “сайратыйк”әле үзен.Фәрит,әй Фәрит!Бу якка чык әле, бергә кайтырбыз.
(1 сыйныфта укучы Фәрит керә.)
Миләүшә.Үскәнем, спортзалга күз салдыңмы?
Фәрит. Күзне салмадым, үз урынында бит!
Әлфинә. И, бигрәк тапкыр җаваплы инде син. Әле мәктәптә волейбол уйнаучылар калдымы?
Фәрит. Бөтен малайлар шунда әле. Рәхәтләнеп чабалар.
Алинә. 9дан Сәетов Алмаз бар идеме?
Фәрит. Бар инде! Иң шәбе ул йөгерә. Ник аны гына сорыйсың?
(Кызлар бер-берсенә ым кагышып кына, елмая төшеп)
Миләүшә. Ярата бит ул аны, шуңа сораштыра. Ә син кемне яратасың?
Фәрит. Әти белән әнине яратам! Үзебезнең апаны яратам! 5ле куйган көнне бигрәкләр нык яратам. Аннан соң кабыклы бәрәңге яратам! Тоз сибеп ашап җибәрәсең...(эчен уып) Шул була торгандыр инде ул ярату!
Әлфинә. Ә кызлардан?
Фәрит. Ә безнең класста кызлар юк. Кемне яратырга соң?
Алинә. Я-я, юк-бар белән баланың башын катырмагыз. Фәнил, укудан бүген нәрсә үттегез? (башыннан сыйпап)
Фәрит. Начар әйбер. 1941елда сугыш башланган. Муса Җәлилнең “Бүреләр” шигырен укыдык. Апа укыды инде... Без җыладык...
(борынын тарта,аннары җанлана төшеп) Әле җыр да керде. Әйдә, җырлап күрсәтәм. (көй ишетелә, җырлый)
Миләүшә. Булдырдың!!! (кызлар мактап алалар)
Әлфинә. Кызлар, нинди милицияме...солдатмы...майормы...килә ул?
Миләүшә. Бөтенесен дә санамадың. Полковникмы, генералмы?(көлеп)
(Хәрби киемнән ир- егет килеп керә)
Хәрби кеше. Исәнмесез, кызлар! Басыйровлар шушы өйдә торамы?
Әлфинә. Әйе, ә сезгә кем кирәк соң? Мин – Басыйрова Әлфинә.
Хәрби кеше. Миңа Басыйрова Нәзифә апа кирәк иде.
Әлфинә. Минем әбекәй бит инде ул. (Кызлар бер- берсенә карашып алалар )
Миләүшә. Ярый, Әлфинә, без киттек. Бибинур әбигә керә торабыз. (Чыгып китәләр)
Хәрби кеше. Менә кунакларың да китте. Әбиең янына керик әле.
Әлфинә. Әнә үзе дә чыгып җитте. Кунакка бара ул, мәктәпкә, очрашуга. (Нәзифә әби алма тутырылган кәрҗин,төенчек күтәреп чыга)
Нәзифә әби. Нинди солдат килгән безгә? Үтүчеме? Кунаккамы? Исәнме, балакаем!
Хәрби кеше. Нәзифә апа димме?.. Әбекәй димме...
Нәзифә әби. Улыкаем, әби диген. Әби бит инде мин.
Хәрби кеше. Өйгә керик, әбекәй, сөйләшәсе бар.
Нәзифә әби.Улыкаем, мәктәпкә барам, балаларны көттерергә ярамый. Хәзер кайтып җитәрмен, өйгә кер, кунак булырсың.
Хәрби кеше. Ярый, әбекәй, утыр әле.
Нәзифә әби. Утырыплар торыйм микәнни инде. Әйдә, алайса.
Хәрби кеше. Кем, әбекәй, Басыйров Сәфәргали сезгә кем була?
Нәзифә әби. Кем булсын?! Никахлы ирем... Улымның – атасы, менә бу кызымның – бабасы. (Елап) Кайта гына алмады, “Хәбәрсез югалды” дигән кәгазь генә килде.
Хәрби кеше. Әбекәй, кайсы тирәдә сугышканын беләсезме соң? Хатларын алдыгызмы?
Нәзифә әби. Соңгы хаты нинди күл әле, Ә Ладуга буеннан килде. Ладугы, Ладугы яныннан...
Әлфинә. Әбекәй, Ладога күле. “Тормыш юлы” дип йөрткәннәр.
Хәрби кеше. Әбекәй, менә бу йөзекне таныйсызмы?
Нәзифә әби. (кояшка куеп карый, әйләндерә- әйләндерә карый, гаҗәпләнеп кычкырып җибәрә) Сәфәргалием! Аның балдагы! Менә “Нәзифә” дип язылган. Миндәгесенә (ашыгып сала) “Сәфәр” дип язган иде. Үзе ясаган балдаклар, көмештән койган иде. Менә! Менә!
Хәрби кеше. Әбекәй, борчылма, тынычлан. Мин “Кар десанты”ннан. Сугыш барган җирләрдә эзләнү эшләре алып барабыз. Менә бу гильза эчендә адрес һәм шул тирәдә генә йөзек табылды. Үзем дә бу яклардан булганга, алып кайттым. Шул урында табылганнарны күмү киләсе атнаның җомгасында була. Бара алсагыз, үзем алып барам, кайтарып куям.
Әлфинә. Әбекәй, ишетәсеңме?! Бабай турында сөйли, ишетәсеңме?! Мин әти янына йөгердем. (ашгып чыгып китә)
Нәзифә әби. Ничек? Ничек күмәсез? 68 елдан артык ул җир өстендә ятканмыни? !
Хәрби кеше. Әбекәй, алай ук түгел инде ул. Табигать тарафыннан күмелгәннәр инде алар. Снаряд шартлагач, балчык астында калучылар бик күп булган бит инде ул.
Нәзифә әби. И күрәчәгең булгач... Төннәрен генә түгел, көндезләрен дә күземә күренә бит ул. Барам, улым, барам. Кайдан тапкан урыннарын да күрсәтерсең. (Хәрби кешегә карап) Улыкаемны да алырбыз инде, балакаем. Әтисен гел күрмәде бит ул.
Хәрби кеше. Бик яхшы булыр.
Нәзифә әби. И Ходаем, Сәфәргалиемне күрер көннәрем дә бар икән!? Ул яткан җирне кочаклап, аны ничек сагынуымны, ничек сагынуымны сөйләр идем. Менә бу- улың, рәхмәт сиңа, дияр идем. (бөгелеп төшә,койма буйлап килә)
Хәрби кеше. Әбекәй, әйдә керик, арып киттең, бугай.
(шул арда Фәнил керә)
Фәнил. Нәзифә әби! Мин кереп тә җиттем.(Ят кешегә карап) Исәнмесез.
Хәрби кеше.Әбиең арып китте бит әле. Кая барырга җыенган идегез?
Фәнил. Мәктәпкә. Уңыш бәйрәменә. Нәзифә әби, кая алмаларыңны күтәрим.
Хәрби кеше. Ай егеткәй, әбиең бара алмас, (әби янына килеп) әйдәгез, кереп ятып торыгыз.
Нәзифә әби. Юк балакаем, укучылар чакырган икән – барам. 65ел сабыр булганны бу хәбәргә бөгелеп төшәргә ярамый. Хәзер ...әз генә ...тын алыйк та...
(Фәнилгә карап) Улыкаем, кил әле яныма. Менә бу кунак абыең бик зур хәбәр алып килгән. (хәрби кешегә карап) Кара әле, балакаем, вакытың бармы? Әйдә, мәктәпкә. Нинди изге эштә булуыгызны, нәрсәләр күрүегезне балаларга да сөйләрсез. Әле минем башыма бер нәрсә дә барып җитмәде.
Хәрби кеше. Без укучылар белән гел очрашып торабыз. Тик сезнең якларда булган юк әле. Авырып китмәсәгез генә инде. Мин барырга риза.
Нәзифә әби. Аллага тапшырдык, балалар.
(чыгып китәләр)
II күренеш
Талгын гына көй ишетелә ( “Син кайтмадың” Мансур Мозаффаров көе
Сәхаб Урайскии сүзләре Ә.Авзалова башкаруында ).
Бибинур Нәзифәләрнең өе янында йөри. Тирә- якка карана, үрелеп, коймадан эчке якка карый.
Бибинур. Кайтмаганнар... Бүген төшкә кадәр кайтып җитәләр, дигәннәр иде бит. Инде ничә тапкыр килдем... Ахирәткәемне капка төбендә үк каршы аласым килгән иде. (Елап җибәрә).Сагындым үзен. Минем сагыныр кешем Дарифулла да, Нәдифә генә булды бит... И, яшь гомерләр... Яшьлеге дә үтеп китте, картлыгы да үтеп бара.
(Көй көчәя. Бибинур алъяпкычының эчке кесәсеннән фотосурәт ала. Күзләренә якын китереп карый, битенә куя. Ипләп кенә сыпыра.)
Бибинур. И Дарифулла, син кайткан булсаң, итәк тутырып, кыз- уллар үстерер идек. Хәзер оныклар карар идек. Мин дә болай, ялгыз каз кебек, каңгырап йөрмәс идем. “Кайтам, көт”, - дип киттең дә югалдың. Әнә, Нәдифә Сәфәрен җирләп кайта. Авыр булса да, күңеле тынычланып кайта. Ә мин?..
(Йөренә, күзе урам каршысындагы һәйкәлгә төшә. Сәер хәлгә кереп кычкырып җибәрә) Зарифуллам! Кайттыңмы?! Кайткан, кайткан! Менә берәү дә ышанмады. “Бибинур хыялланган, һаман Зарифулласын көтә”, - диләр иде.
(Әле бер, әле икенче тамашачы янына килеп, фотосурәтне күрсәтә- күрсәтә сөйли). Карагыз, карагыз! Гел дә үзгәрмәгән. Шул ук буй- сын (һәйкәлгә күрсәтеп), шул ук мыек. “Каен төбендә очрашырбыз, көт кенә”, - дигән иде. Кайткан, кайткан! Мине каен төбендә көтә.
(Ашыга, кабалана, абынып егыла. Тора, тагын егыла. Үзе көлә дә, елый да.) Зарифуллам, мин монда!(чыгып китә. В.Толкунова башкаруында”Әгәр сугыш булмаса...”җыры көчәя. Шаферан И. сүзләре, Минков М. көе)
Йөгереп, Әлфинә килеп керә.
Әлфинә. Кем бар анда? Ярдәм итегез! Бибинур әби һәйкәл янында егылган! Ярдәм итегез!
Йөгереп чыгып китә. Бераздан Әлфинә, Алинә, Миләүшә керәләр.
Әлфинә. И кызлар, шундый курыктым, шундый курыктым! Ярый, Филиза апа авырулар яныннан кайтып килә иде.
Миләүшә. Бибинур әби үлмәсен иде әле, кызлар. Әбиләр – авылның бизәге бит ул.
Алинә. Шифаханәгә барып эләккәч, аякка бастыралар инде аны, кайгырмагыз.
Әлфинә. Мескенәкем, бүген безгә әллә җиде тапкыр килде инде. Һаман әбекәйләрнең кайтуын көтте. Бигрәк дус булып яшәгәннәр бит алар.
Алинә. Күпме кайгы- хәсрәт китергән бу сугыш. Күпме ятимнәр, толлар күз яше түгелгән.
Миләүшә. Сугыш дигән афәтне беркемгә дә күрергә язмасын.
Көй көчәя
Катнашучылар сәхнә алдына чыгып баса.