Бөек Җиңүнең 67 еллыгын билгеләп үтү митингы
план-конспект урока по теме
Бөек Җиңүнең 67 еллыгын билгеләп үтү митингы өчен кереш сүз
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
boek_zhinunen_67_ellygyn_bilgelp_utu_mitingy.doc | 17.05 КБ |
Предварительный просмотр:
Бөек Җиңүнең 67 еллыгын билгеләп үтү митингы
1 нче бала. Җиңү көне, күктән күзем алмыйм,
Күгәрченнәр уйный очынып,
Зәңгәр күктә ап-ак канатлары
Көмеш кебек китә чагылып.
2нче бала. Җиңү көне җиңел бирелмәде,
Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.
Йөрәк җылый һәрбер солдат өчен,
Егермеләп миллион җан өчен.
3нче бала.
Йөрәкләрдән мәңге китмәс инде.
Утлы еллар, поход юллары.
Туган якка кире кайтмадылар,
Һәр авылның күпме уллары.
Япь-яшь килеш алар мәхрүм калды,
Бу тормышның барлык назыннан.
Исемнәре һәйкәл күкрәгенә,
Авыл саен тезеп язылган.
4 нче бала.
Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып;
Килде ул көн горур күкрәкләрдә
Орден, медальләрне чыңлатып.
5 нче бала
Җиңү көне -Халык тантанасы,
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояшка.
Җыр "Һәрвакыт булсын кояш".
Рәсәй бүген бәйрәм итә,
Карап булмый тыныч кына,
Чал ветеран ләгънәт укый!
Бергә: "Тик булмасын сугыш кына!"
Сугыш кичкән карт солдатның
Бер сүз каба сулышына
Кабатлый ул дога итеп
Бергә: "Тик булмасын сугыш кына!"
Югалтулар алып килде сугыш,
Күпме дуслар кайтмый калдылар.
Шул дусларның йокыларын саклап,
Ак каеннар моңсу шаулыйлар.
Сагынабыз да, горурланабыз да ,
Онытылмыйлар корбан булганнар.
Бар бит менә безнең арабызда,
Җиңеп кайткан, исән калганнар.
. Бөек Җиңүгә 67 ел! Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны
онытмыйк.
Исәннәрнең кадерен белик
Үлгәннәрнең каберен белик!
2. Бөек Җиңүгә 67 ел дип
Шатлык белән тибә йөрәкләр.
Тормышыгыз матур, күңелегез тыныч
Гомерегез озын булсын,
Безнең, сезгә шундый теләкләр.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
День Победы. Митинг.
Митинг, посвященный 65-ой годовщине Победы в Великой Отечественной Войне,...
Приветствие ветеранов на митинге 9 Мая
Лит.монтаж...
Митинг .9 Мая
Лит.монтаж...
Сценарий митинга, посвященного Дню Победы.
Сценарий митинга, посвященного Дню Победы....
Сценарий митинга, посвященного Дню Победы
Сценарий митинга, посвященного Дню Победы.Митинг проводился в 2009 году в деревне Исаково....
Митинг, посвящённый дню Победы
Общепоселковое традиционное мероприятие, посвящённое Дню Победы....
митинг 9 мая
разработка митинга...