"Галстуклылар иле" программасы
материал по теме
Варислар белән эшләү өчен "Галстуклылар иле" программасы (стендка материаллар)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
galstuklylar_ile_program.stendka_material.doc | 38.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Беренче тематик ел
“МИНЕМ ГАИЛӘМ”.
Елның максатлары:
- Балалар оешмаларында күмәк эшләүнең перспективаларын балаларга ачу;
- Балаларга шәҗәрәләрен, гаилә традицияләрен яхшырак белергә өйрәтү, буыннар арасын ныгыту өстендә эш алып бару;
- Җәмәгать активлыгының беренче тәҗрибәсен формалаштырырга булышу.
15 сентябрь – “Варислар” балалар оешмасының туган көне.
1 октябрь – Әбиләр һәм бабайлар көне.
27 ноябрь – Бөтендөнья Аналар Көне.
15 май – Бөтендөнья Гаилә Көне.
Икенче тематик ел
“МИНЕМ ТУГАН ЯГЫМ”.
Елның максатлары:
- Балалар оешмаларында күмәк эшләү тәҗрибәсен формалаштыруны дәвам итү;
- Эзтабарларны үз җирлектәге истәлекле урыннар, туган як табигатенең матурлыгы белән таныштыру;
- Башкаларга файда китерерлек эшләргә тарту.
Уен-сәяхәт “Туган ягыңны ярат һәм бел!”
22 декабрь – Изге ният көне.
21 март – Нәүрүз бәйрәме, язны каршы
алу көне.
22 апрель – Бөтендөнья Җир Көне.
Өченче тематик ел
“МИНЕМ ТАТАРСТАНЫМ”.
Елның максатлары:
- Балалар оешмалары эшләрендә теләп һәм аңлап катнашуны үстерү;
- Республика символикасын, аның мирасын һәм казанышларын пропагандалау;
- Урта яшьтәге мәктәп балалар оешмалары программаларында катнашуга әзерлекне формалаштыру.
15 сентябрь – “Варислар” балалар оешмасының туган көне.
Уен-сәяхәт “Минем Татарстаным”.
26 апрель – Габдулла Тукай туган көне.
Беренче тематик ел
“ГЕРОЙЛАРГА ТИГЕЗЛӘНҮ!”.
Елның максатлары:
- Үз-үзеңә һәм башкаларга файдалы булган эшләрне планлаштырганда һәм башкаргандв балаларның мөстәкыйльлекләрен һәм җаваплыкларын үстерүне дәвам итү;
- Ватаныбыз тарихының героик битләре битләре белән, туган илне саклап калган авылдашлар белән таныштыру;
- Үз Ватаныбызны саклауның патриотик хисләрен формалаштыру, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан авылдашларга ярдәм итү.
15 сентябрь – “Варислар” балалар оешмасының туган көне.
4 ноябрь – Халык бердәмлеге көне. (Россия геройлары көне).
9 декабрь – Ватан геройлары көне.
15 февраль – Интернационалист сугышчыларны искә алу көне. (Россия геройлары көне).
9 май – Җиңү бәйрәме.(Россия геройлары көне).
Икенче тематик ел
“ ИГЕЛЕК КЫЛУЧЫЛАР ИЛЕ”.
Елның максатлары:
- Социаль активлыкны үстерү, якын-тирәдәгеләргә булышырга әзерлек;
- Мәрхәмәтлелек һәм кайгыртучанлык традицияләрен үстерү һәм саклап калу;
- Буыннар элемтәсенең мөһимлеген аңлату.
15 сентябрь – “Варислар” балалар оешмасының туган көне.
1 октябрь – Әбиләр һәм бабайлар көне.
22 декабрь – Изге ниятләр көне.
22 апрель – Бөтендөнья Җир Көне.
19 май – Балалар оешмалары көне.
Өченче тематик ел
“БЕЗНЕ БӨЕК ЭШЛӘР КӨТӘ!”
Елның максатлары:
- Катнашучыларны – Россиянең яшь гражданнары буларак кабул итү, аларның позицияләрен һәм статусларын булдыруда булышу;
- Россиянең ил буларак нигезләре белән танышу;
- Балаларны ил үсешенең социаль- экономик перспективаларын өйрәнүгә тарту, үсеп килүче җәмгыятьтә үз урыныңны табу.
15 сентябрь – “Варислар” балалар
оешмасының туган көне.
4 ноябрь – Халык бердәмлеге көне.
(Россия геройлары көне).
20 ноябрь – Халыкара бала
хокуклары көне.
26 апрель – Габдулла Тукай туган
көне.
15 май – Бөтендөнья Гаилә Көне.