Викторина Кошлар
методическая разработка (6 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Алып баручы : Исәнмесез, кадерле дуслар, кунаклар! Сезне яз бәйрәме – Кошлар көне белән котлыйбыз! Март – язның беренче ае : уяну, сафлану ае. Бу ай яктылык, су һәм кошлар ае булып исәпләнә. Бүгенге бәйрәмне канатлы дусларыбызга багышлыйбыз. Кошлар безнең өчен бик кадерлеләр, алар – гүзәл табигатьнең бер өлеше. Күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Кошлардан башка табигать җансыз.Алар бик күп зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр, сайраулары белән тормышыбызга ямь өстиләр. Шуңа күрә без кошларга ярдәм итәргә, аларны сакларга тиеш.
Менә, дуслар, җыелдык без
Үткәрергә КВН.
Дуслык, татулык белән
Үтсен безнең бу уен.
КВН барышында
Булгалый төрле хәлләр.
Ләкин үпкәләмик дуслар,
Җиңелсәк беребез әгәр.
Без бүген канатлы дусларыбызга багышланган КВНга җыелдык. КВНда ике команда көч сынашачак. Иң элек жюри членнары белән таныштырып китәргә рөхсәт итегез.
Жюри, жюри!
Дөреслекне яхшы бел.
Туган – тумачага карамый,
Очколарны төгәл бүл!
Алып баручы : Сәламләү өчен сүз командаларга бирелә.
( Алар бер – берсен сәләмли, девизлар әйтелә, эмблемалар тапшырыла.)
Алып баручы : Беренче бирем. Ике командага да кроссворд тәк
ъдим ителә. “Уткойрык”, “Шәүлегән” сүзләре килеп чыгарлык итеп, горизонталь шакмакларга кош исемнәре язарга кирәк.
Кош исемнәре :1 нче кроссвордта : чукыр, торна,аккош, козгын, байгыш, карга, чыпчык,күке.
2 нче кроссвордта : күкшә, үрдәк, чәүкә, челән, суер, козгын, керәшә, торна.
Ш | У | ||||||||||||
Ә | Т | ||||||||||||
| Ү | К | |||||||||||
Л | О | ||||||||||||
Е | Й | ||||||||||||
Г | Р | ||||||||||||
Ә | Ы | ||||||||||||
Н | К |
Алып баручы : “Кем артык?” уенын тәкъдим итәм.Теге яки бу үзлегенә карап, тәгъдим ителгән дүрт кошның кайсысы “артык” булуын һәм моның сәбәбен әйтергә.
1 нче төркемгә : - ябалак, козгын, лачын, гриф.( ябалак-төнге ерткыч кош)
- каз,аккош, дүдәк, үрдәк (дүдәк – су кошы түгел).
2 нче төркемгә : - чәүкә, күкшә, тукран, суер (чәүкә - урман кошы түгел).
- песнәк, карабүрек, сандугач, чыпчык ( сандугач – күчмә кош)
Алып баручы : Командалар билгеләнгән вакыт эчендә “К” хәрефенә башланган кош исемнәре язалар. Кайсы команда күбрәк яза, шул җиңә. Мәсәлән : Каз, какаду, карчыга, карга, карабүрек, карлыгач, кызылтүш, көртлек, күгәрчен, күке, күркә, киви, колибри,кондор.
Алып баручы : Музыкаль тәнәфес. Һәр команда кошлар турында бер җыр өйрәнеп килергә тиеш иде. Ә хәзер аларга сүз бирик ( һәр команда җыр башкара).
Алып баручы : “Тапкырлар бәйгесе”. Табышмаклар әйтү.
Кайсы команда беренче булып җавап бирә , шуларга бер очко куела.( Ромашка уены)
- Башы тарак,
Койрыгы урак,
Кычкыртып быргысын,
Уята барысын. ( Әтәч)
- Үзе озын,
Чабуы кыска. (Торна)
- Соскы борын – бакылдык,
Күп сөйләшә - такылдык. (Үрдәк)
- Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш чакылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)
- Төнлә очарга ярата,
Көндез очмый, йокыга ята. (Яркнат)
- Үзе йомырка басмый,
Баласын да бакмый. (Күке)
- Ука – ука тыш кына,
Су коена инештә,
Оча алса да, җирдә йөри,
Ите яхшы бәлешкә.(Үрдәк)
- Агач башында йорты,
Эчендә яши җырчы. ( Сыерчык)
Алып баручы : “Кайсы кош икәнен билгелә” уены. Кошлар тормышы турында язылган җөмәләр бирелә, кайсы кош турында сүз барганлыгын ачыклагыз.
1. Кышын ул иртәдән кичкә кадәр ашарга эзли. Кайры ярыкларында кышлаган бөҗәкләр белән туклана. Бу кошның бер пары кыш буена 40 төп җимеш агачын корткычлардан арындыра, миллионнарча бөҗәкләрне юк итә. Кыш көне аларга җимлекләр ясап элеп куярга кирәк.
Ул җәй көне ике тапкыр сигезәр – унар бала чыгара. Ата һәм ана кош нәниләренә көненә 400 – 600 әр тапкыр төрле бөҗәк китерәләр. (Песнәк)
2. Кошның корсак асты һәм баш арты – кып – кызыл. Кара канатлары аркылыга берничә рәт сызыклар белән бизәлгән. Ул озынча кара койрыгын кәүсәгә тери дә томшыгы белән җиргә кечкенә кайры кисәкләре очыра, агачтан корт эзли. Урман “докторы” диләр аның турында. (Тукран)
3. Бөрчек – бөрчек яшькелт, шәмәхә төсләр белән җемелдәгән кошчыкларның җырын сокланып тыңлыйсың. Алар дус, тату яши. Ул – игенче ярдәмчесе. Җәй буена уннарча мең корткычны юк итә. Кырлар игеннәрдән бушап калгач, салкын көзге яңгырлар сибәли башлагач, көньякка китәләр. (Сыерчык)
4. Бу кошлар кешеләр янәшәсендә яши. Алар – төрле шартларда яшәргә җайлашкан кошлар. Оялары – тәрәзә башында , йорт кыегында, ташландык сыерчык оясында, абзарда, агач куышында. Ул җәенә өч тапкыр бала чыгара. Җиләк – җимеш агачларындагы бөҗәкләр, чүп үлән орлыклары белән туклана. (Чыпчык)
Алып баручы : Кайсы команда кошларга бәйле сынамышларны күбрәк әйтер?
- Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр.
- Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.
- Тургай килгәч –җтугыз көнлек, сыерчык килгәч сигез көнлек кар кала.
- Кыр казлары яз көне биектән очсалар, сабан ашлыгы уңар.
- Карлыгачлар җәй көне түбән очса, яңгыр булыр.
- Аккош иртә килсә, яз начар булыр, озак торыр.
- Акчарлак килгәч, елгаларда боз тиз кузгалыр.
- Каз югарыдан очса, яз көне су күп булыр.
Алып баручы : “Буталган хат” уку.
1. Сы-ер-чык-тан без-гә хә-бәр кил- гән
2. “Тиз-дән кай-та-быз, кө-те гез”, - ди-гән.
Алып баручы : Менә түземсезлек белән көткән минутлар килеп җитә. Җюри уенда катнашучылар арасында җиңүчене атый. Бүләкләр тапшыру.
- ябалак, козгын, лачын, гриф.
- каз,аккош, дүдәк, үрдәк
- чәүкә, күкшә, тукран, суер
- песнәк, карабүрек, сандугач, чыпчык
Башы тарак,
Койрыгы урак,
Кычкыртып быргысын,
Уята барысын.
Үзе озын,
Чабуы кыска.
Соскы борын – бакылдык,
Күп сөйләшә - такылдык.
Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш чакылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч?
Төнлә очарга ярата,
Көндез очмый, йокыга ята.
Үзе йомырка басмый,
Баласын да бакмый.
Ука – ука тыш кына,
Су коена инештә,
Оча алса да, җирдә йөри,
Ите яхшы бәлешкә.
Агач башында йорты,
Эчендә яши җырчы.
Кышын ул иртәдән кичкә кадәр ашарга эзли. Кайры ярыкларында кышлаган бөҗәкләр белән туклана. Бу кошның бер пары кыш буена 40 төп җимеш агачын корткычлардан арындыра, миллионнарча бөҗәкләрне юк итә. Кыш көне аларга җимлекләр ясап элеп куярга кирәк.
Ул җәй көне ике тапкыр сигезәр – унар бала чыгара. Ата һәм ана кош нәниләренә көненә 400 – 600 әр тапкыр төрле бөҗәк китерәләр.
Кошның корсак асты һәм баш арты – кып – кызыл. Кара канатлары аркылыга берничә рәт сызыклар белән бизәлгән. Ул озынча кара койрыгын кәүсәгә тери дә томшыгы белән җиргә кечкенә кайры кисәкләре очыра, агачтан корт эзли. Урман “докторы” диләр аның турында.
Бөрчек – бөрчек яшькелт, шәмәхә төсләр белән җемелдәгән кошчыкларның җырын сокланып тыңлыйсың. Алар дус, тату яши. Ул – игенче ярдәмчесе. Җәй буена уннарча мең корткычны юк итә. Кырлар игеннәрдән бушап калгач, салкын көзге яңгырлар сибәли башлагач, көньякка китәләр.
Бу кошлар кешеләр янәшәсендә яши. Алар – төрле шартларда яшәргә җайлашкан кошлар. Оялары – тәрәзә башында , йорт кыегында, ташландык сыерчык оясында, абзарда, агач куышында. Ул җәенә өч тапкыр бала чыгара. Җиләк – җимеш агачларындагы бөҗәкләр, чүп үлән орлыклары белән туклана.
ТҮБӘН МӘТӘСКӘ УРТА МӘКТӘБЕ
5 нче класс укучылары өчен үткәрелгән КВН
Укытучы : Л.Р.Маннанова
Ачылды ак калын юрган,
Исте апрель җилләре.
Кошлар кайта: сагындырган
Туган – үскән җирләре.
Көннәрен юлда үткәреп,
Куанышып очалар,
Канатларына күтәреп,
Яз китерә ич алар.
Килсен әйдә, килсеннәр,
Без – дуслары кошларның,
Оялар куйдык, керсеннәр,
Бүләге, дип дусларның.
Һәр җирен тикшереп кат – кат
Оялар сайласыннар.
Сайрасыннар безне мактап,
Шатланып сайрасыннар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Кошлар безнең дусларыбыз
Кошларның үз - үзләрен тотышлары белән таныштыру...
Кошлар - безнең дусларыбыз.
Кошларга багышланган кичә....
Кошлар-безнең дуслар.
Кошлар-безнең дуслар. 5нче сыйныф өчен(рус төркеме) әдәбият дәресе....
"Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз"- кичә
Мәктәбебездә Кошлар көне һәр елны һәм төрле формаларда (КВН, брейнг-ринг,монтаж, зәлидә һ.б.) үткәрелә. Кичәдә төп катнашучылар 7 нче сыйныф укучылары, чөнки кошлар 7 сыйныфта өйрәнелә.Кошлар көненә х...
"Кошлар-безнең дусларыбыз"-кичә
Мәктәбебездә Кошлар көне һәр елны һәм төрле формаларда (КВН, брейнг-ринг,монтаж, зәлидә һ.б.) үткәрелә. Кичәдә төп катнашучылар 7 нче сыйныф укучылары, чөнки кошлар 7 сыйныфта өйрәнелә.Кошлар көненә х...
кошлар көненә презентация
Дәресләр формасында үткәрелгән кошлар көненең презентациясе. Кичә үткәргәндә файдаланыла....
Урок татарского языка. Кыш һәм кошлар. 5 класс
Рус төркемендә укчыларны туган як табигате белән таныштыруны дәвам итү.Кош атамаларын өйрәтү....