Исәнме, җәй!
методическая разработка по теме

Газизова Рамзия Асфановна

Внеклассное мероприятие.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt.doc471 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:   “Исәнме, җәй” (җөмләдә сүзләр бәйләнеше)

Максат: 

  - “Җәй”  темасына бәйле сүзләрне кабатлау һәм аларны сөйләмдә активлаштыру;

  -   татар теле нормаларына туры китереп җөмләләрне төзү күнекмәләрен камилләштерү;

  -   балаларның үз фикерләрен белдерә алу күнекмәләрен үстерү;

  -   җәйге табигатьнең матурлыгына соклану хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, язу дәфтәрләре, компьютер, проектор, индивидуаль карточкалар, такта, терәк схемалар, җәй турында рәсемнәр.

                                                                                                                                                 

Дәреснең  структур элементлары:

1.  Оештыру моменты.

2.  Актуальләштерү.

3.  Өй эшен тикшерү

4.  Белемнәрне ныгыту.

5.  Белемнәрне гомумиләштерү.

6.  Өйгә эш бирү.

7.  Бәяләү, йомгаклау.

        1.Оештыру моменты (укучылар сораулар бирәләр)

   2.Актуальләштерү

а) Шигырь – тәрҗемәне уку:

ВРЕМЕНА ГОДА

Ты запомни, мой малыш,

Что ЗИМА иначе — …

Воробьи пустились в пляс,

Ведь ВЕСНА приходит —...

Собираем урожай,

Наступило ЛЕТО — …

Дождик — ОСЕНИ каприз,          

Это время года — …

б) табышмакларны уку, җавапларын табу .

- Тыңла һәм әйт, бу кайчан була?

  1. Көннәр суынды,

     Чишмәләр тынды.

     Безне калдырып,

     Кошлар да китте.       (көз)

  1.  Боз һәм кар эреде,

     Сулар йөгерде.        (яз)

  1.  Һәр җир карланган,

     Сулар бозланган,

     Уйный җил – буран,

     Бу кайчан туган?        (кыш)

- Кайсы ел фасылы турында табышмак юк?  (җәй турында)

- Дөрес. Без бүген җәй турында сөйләшәбез.

Матур җәй, кил безгә,
Кил, кил, тизрәк син безгә,
Гөлләр белән бизә  җирне,
Чәчәкләр бир син безгә!

- “Җәй”сүзе нинди хәреф белән башлана?  (“Җ” хәрефе)

в) фонетик уен

3.Өй эшен тикшерү

 

Индивидуаль карточкалар “Хаталарны табыгыз":

Күлегә, яшән, жил, яшенле янгыр, эссә, бал көрты, төнләр, кубәләк, җилек

а) Мин сүз уйладым” уены

б) “Тәрҗемәче” уены

в) Сүзтезмәләрнең кайсы җәй турында?

Яшенле яңгыр, карлы буран, иң озын каникул, язгы җил, бал кортлары, кыска төннәр, сары яфрак, кызыл җиләк, салкын көн, ап-ак кар, төрле күбәләкләр.

г)  тәрҗемә итегез (өйрәнелгән сүзләр белән):

 Җәй көне көннәр бик эссе була.

 Җәй көне күләгәдә дә эссе.

 Җәй көне кояш кыздыра.

 Бүген яшенле яңгыр булды.

 Май аенда беренче яшен яшьни.

 Яшенле яңгыр вакытында көчле җил исә.

 Бал кортлары чәчәкләрдән бал җыялар.

4.  Белемнәрне ныгыту

 а) Җәй турында җөмләләр дөресме, дөрес түгелме?

  1. Җәй июльдән башлана.
  2. Көннәр озын, төннәр кыска.
  3. Кояш күп кыздырмый.
  4. Болында, урманда матур чәчәкләр үсә.
  5. Төрле - төрле күбәләкләр оча, кошлар сайрый.
  6. Бакчаларда җиләк – җимеш өлгерә.
  7. Мәктәптә каникуллар тәмамлана.

       б) Җөмләләрне дәвам итегез.

  1. Җәй көне көннәр озын, ә төннәр ...
  2. Җәй җитә, шуңа күрә ...
  3. Тиздән укулар тәмамлана, һәм ...
  4. Без каникулны яратабыз, чөнки ...       

       в) Җөмләләргә сораулар куегыз.

  1. Җәй июньнән башлана.
  2. Җәй көне көннәр бик эссе була.
  3. Каникул вакытында без лагерьга барабыз.
  4. Урманда, болында кошлар сайрый.
  5. Без каникулларны бик яратабыз, чөнки ял итәбез.

     

(Укучылар үз-үзләрен тикшерәләр)

Дөрес җаваплар.

  1. Кайчан?                                
  2. Нинди?
  3. Кая?
  4. Кайда?
  5. Ни өчен?

 5.  Белемнәрне гомумиләштерү

    а) Ситуацияләрне чишү

Поинтересуйся у друга:

  1. когда начинается лето;
  2. летом дни какими бывают;
  3. когда начнутся летние каникулы;
  4. куда он поедет летом;
  5. нравится ли ему лето.

Скажи, что:

  1. летом дни жаркие;
  2. летом солнце сильно печёт;
  3. в лесу, на лугах летают пчёлы, бабочки.
  4. летом поспевают ягоды, фрукты.
  5. в школе начинаются летние каникулы.

   б)  аудирование

Текстны тыңла һәм исем бир.

Җәй  июньнән  башлана. Көннәр озын, ә төннәр кыска була. Кояш  кыздыра, җылы  җилләр  исә.

Болында, урманда матур чәчәкләр үсә. Күбәләкләр, бал кортлары очалар, кошлар сайрый. Җәй көне  җиләк – җимеш өлгерә.

         Мәктәпләрдә җәйге каникуллар башлана. Без каникулларны  яратабыз, чөнки   ял  итәбез.

        Җәй –  күңелле  ел  фасылы.      

в) Рәсем буенча җәй турында җөмләләр төзү.

(көчле укучыларга)   Рәсем буенча хикәя төзү.

  1. Өйгә эш бирү

 - җәй турында рәсем ясарга, 5 җөмлә төзергә (йомшаграк укучыларга)

- җәй турында сөйләргә (көчле укучыларга)

7.  Йомгаклау, бәяләү.

            а) үзбәяләрнең уртак билгесе куела;

            б) актив укучыларны укытучы бәяли.                                                                                   

                                                                 Газизова Р. А.- татар теле һәм

                                     әдәбияты   укытучысы,

                        Җәлил бистәсе.