"Бабье лето"- сценарий праздника урожая на татарском языке
методическая разработка по теме
“Әбиләр чуагы”яки “Дөнья буенча сәяхәт”- уңыш бәйрәменә сценарий.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
osennii.docx | 17.09 КБ |
Предварительный просмотр:
“Әбиләр чуагы”яки “Дөнья буенча сәяхәт”- уңыш бәйрәменә сценарий.
Һәр класс берәр ил әзерли: җыр, бию, костюм, милли ризык, җиләк-җимешләрдән, яшелчәләрдән ясалган буләк.
(Ильсаф “Әбиләр чуагы” җыры яңгрый)
1Әби.- Исәнме, Ахирәт! Нихәлләрдә? Әй, беткәнсең бит син, кара инде... Шиңгәнсез бит!
2 Әби.- Ә-ә... әйе шул, күлмәгем яңа, Кәҗә кибетеннән алдым...
1 Әби.- Беткәнсең дим, карар җирең калмаган!
2 Әби. – Калмаган? Соң ике штук кына килгән, булыр, кайтыр. Тавык килеп тора җит.
1 Әби. – Да! Савсем плохой бу!
2 Әби.- Карале, ахирәт, соң син бит яшәргәнсең, красавица!
1 Әби.- Әйе шул! Гомер көзендә бераз үземне кайгыртым дим. Менә иртән чабам инде, көндез массаж,
Ә кич фитнес – клубка барам!
2 Әби. – сиңа, карыймда ахирәт, китәсеңме әллә? Китмә, ә?
1 Әби.- Быел, балаларымны кызык иттем бит, пенсиямне бирмәдем, җыйдым әле..(оек балагыннан акча чыгара) Дөнья тирәли сәяхәткә барырга җыенам иптәш юк!
2 Әби. – (акча күргәч, сикереп китә) Иптәш? Спутник что ли?
Минем дә сөт акчасы бар. Бергә барыйк әле...ә?(Күлмәгем дә яңа)
(Кочаклашалар)
1 Әби.- Яхшы, Ахирәт, беренче кая барабыз?
2,1 Әби.- (картага төртеп) Башкорстанга!
(2 класс Башкорстан)
1 Әби.- Бүләк алдым әле, картыма, Сувенир.
2 Әби.- Ай-хай,шәп булган бу! Картыма дисең, карале ахирәт, картыңның җенен чыгарырга яратасыңмы?
1 Әби.- Яратам дип... кирәк булганда чыгарасың инде.
2 Әби. Ничек алай?
1 Әби.- Мәсәлән, ковер кагасы булганда, җилләндерәсең, ул бу эшне бик яхшы башкара. (күрсәтә.)
2 Әби.-Хм, яхшы ысул бу!
1 Әби.- Ярар ахирәт без сәяхәткә чыктык, ләкин бераз киенеп алыйк, кеше янына чыгасы бар бит. Мин әйтәм, әллә мода үзәгенә – Франциягә барып кайтык.
(китәләр)
(6 класс Франция)
(Әбиләр, матур шарфлар белән, кара күзлектән чыгалар)
2 Әби.- Мин дә ахирәткәй,бүләк алдым әле, картыма. Эйфлевс башнясы дип атала! Ошый миңа бу круиз.
1 Әби.- (Кулында карта, укый)
ГР,Гр...гр...
2 Әби.- Әй,әй, ахирәткәй, син нәрсә грылдый башладың7 Хәлең начар мэллэ?
1 Әби.- Юк инде, күрмим, укы әле нәрсә язган: ГР,Гр...гр...
2 Әби.- Греция, Греция дип язганнар бит!
(китеп баралар)
(9 класс Греция)
1 Әби.- (бер үзе чыга) Мәрфүга!
Мәр-фү-га! Ахирәт! Күрмәдегезме, ахирәтемне? Югалтым бит , бүләк тә алган идем үзенә Греөиядән, Колизей. Ә ул юк! Тагын эзләп карыйм инде. Инде.. инде...Ә..ә.. Индия биюләрен улеп ярата бит ул. Һинстанга киткән инде – точно!
(7 класс Индия)
1 Әби.- Мәрфүга...! Мәрфүга..!
Юк бит, югалды, картына нәрсә әйтәм инде.(каты итеп елый)
Урман сарыгың югалды, мә сиңа Һинд сыеры дип әйтимме?
Сез, көлмәгез инде, бара торыгыз, Техасны күреп кайтыгыз!
Ә мин эзлим инде саргымны, Мәр-фүга..! Мәр-фү-га..!
(5 класс, Техас)
2 Әби. (Атта сикереп чыга)
Но,но! ... Тр-р-тр.. тукта.. Менә сиңа әбиләр чуагы: бию, җыр.
(аттан бер ковбой сикереп чыга, кактус бирә) ...бүләкләр(поклан, реверанс) Рәхмәт . улым.
2 Әби. Әй дуслар . ахирәтем белән аерылыштым бит әле, әниләре янына кайтып китте! Кая дисезме? Әйдәгез, алып барам – Грузиягә.
(8 класс Грузия)
2 Әби.- (Сценада, сумкасыннан матур әйберләр карап утыра, шул вакыт, икенче әби керә, кавказ еггете затып куя)
1 Әби. – Нишлисең инде Мәрфүга,оныгыңа әйберләр алдың мы соң?
2 Әби.- Ник оныгыма , Үземә! Диңгезгә барабыз бит, Төркияне күрмичә кайтмыйм!
1 Әби.- Ни, ахирәт, Син барыбер суга кергәндә купальнигыңны күлмәк өстенән генә кий инде,яшь түгел салкын тиюе бар..
2 Әби. – Шулай дисеңме? Тияр дисеңме?!
(10 кдасс Турция)
(Турциягә китәләр, ләкин пиратларга очрыйлар, һәм Алжирга китәләр- папуаслар янана)
Бергә: - Ух-ух, чут качтык бу маймыллардан!
1 Әби.- Үзләре ябык, үзләре шәрә!..
2 Әби. – Моннан исән калсак. Татарстаннан бер кая да китмим, всю!
( 1 класс Татарстан)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарий Праздника Урожая для детей детского дома.
Данный сценарий может быть использован для детей школьного возраста в различных образовательных учреждениях....
Сценарий "Последнего звонка"( на татарском языке)
“Соңгы кыңгырау” бәйрәме. Беренче алып баручы.Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар,ата-аналар,укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә,безнең өчен дә иң та...
Праздник урожая (на тат. языке)
Разработка внеклассного мероприятия рекомендуется для классных руководителей, воспитателей....
Сценарий праздника урожая
сценарий...
Воспоминание о лете….Сценарий праздника
Материал представляет собой сценирий праздника, который проводится ежегодно в первых числах сентября. Возрастная аудитория -дети 6-8 лет. Сценарий содержит цели, задачи, описание игр и воп...
Сценарий Праздник Урожая
Знакомство с праздниками и обычаями Германии....
Методическая разработка. Сценарий праздника урожая "Осенний калейдоскоп"
театрализованный сценарий...