Әбиемнең сандык серләре.
методическая разработка по технологии

Давлетшина Лариса Раисовна

Максат: Укучыларны татар халкының көнкүреш һәм гореф – гадәтләре, йолалары, уеннары белән тирәнтен таныштыру, укучыларның зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү.

(Сәхнә өй кебек итеп бизәлгән: тәрәзәләрдә борынгы челтәрләр; тәрәзә араларында кызыл башлы сөлгеләр, чиккән кашагалар; уң якта-карават, аңа челтәрле ямпа ябылган, чигүле мендәрләр куелган. Сул якта-мич, мич янында-кисәү агачы, табагач сөяп куелган, алъяпкыч  эленгән. Мич алдында  җиз комган, чүлмәк тора. Мич башында чабата күренә. Тар  сәкеләргә әсуккан паласлар ябылган. Түрдә-сандык; алдарак-самовар, чәйнек һәм татар халык ашлары (өчпочмак, чәк-чәк, кош теле, түгәрәк ипи, чынаяклар) куелган, борынгы ашъяулык япкан өстәл. Сандык өстендә - каба, йон һәм орчык. Идәндә  сугылган  паласлар җәелгән. Карават янында-чаршау, келәм)

Скачать:


Предварительный просмотр:

            Әгерҗе районы Кадыбаш урта гомумбелем бирү мәктәбе технология укытучысы Давлетшина Л.Р

               Әбиемнең сандык серләре.

(класстан тыш чара)

Максат: Укучыларны татар халкының көнкүреш һәм гореф – гадәтләре, йолалары, уеннары белән тирәнтен таныштыру, укучыларның зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү.

(Сәхнә өй кебек итеп бизәлгән: тәрәзәләрдә борынгы челтәрләр; тәрәзә араларында кызыл башлы сөлгеләр, чиккән кашагалар; уң якта-карават, аңа челтәрле ямпа ябылган, чигүле мендәрләр куелган. Сул якта-мич, мич янында-кисәү агачы, табагач сөяп куелган, алъяпкыч  эленгән. Мич алдында  җиз комган, чүлмәк тора. Мич башында чабата күренә. Тар  сәкеләргә әсуккан паласлар ябылган. Түрдә-сандык; алдарак-самовар, чәйнек һәм татар халык ашлары (өчпочмак, чәк-чәк, кош теле, түгәрәк ипи, чынаяклар) куелган, борынгы ашъяулык япкан өстәл. Сандык өстендә - каба, йон һәм орчык. Идәндә  сугылган  паласлар җәелгән. Карават янында-чаршау, келәм)

                     Залга, кызын җитәкләп, әни керә.

Әни. Кызым, бүген без синең белән бик күп җирләрдә булдык, күп нәрсәләр күрдек. Авылыбызның тарихи урыннарын карадык! Тәмам ардык, талдык...

Кыз. Әнием, арысак та, талчыксак та, миңа бик ошады.

Әни. Әйдә, кызым, утырып бераз ял итик. Карале, балам, безнең өебездә дә истәлекле, тарихи әйбер бар бит. Мин менә бу әбиеңнең матур сандыгы турында әйтәм.

Кыз. Әнием, әбиемнең бу серле сандыгы мине күптәннән кызыктыра. Әйдә, ачып карыйк әле шуны.

                 Әни шигырь сөйли-сөйли сандыкны ача.

              Әбиемнең күңел сандыгы!

              Нинди серләр саклый икән ул?

            Гомер буе җыйган хәзинәме,

              Әллә инде күңел бизәгеме,

              Нинди серләр саклый икән ул?

              Әбиемнең күңел сандыгын

              Бер ачасы иде, ачасы...

              Әби – бабам белгән йолаларны,

              Халкыбызның күңел җәүһәрләрен

             Бер ачасы иде, ачасы.

             Әбиемнең күңел сандыгы

              Кызыктыра инде күптәннән.

              Ач, әбием, безгә күңелеңне,

              Яшь буынга мирас булып калсын,

              Бер хәзинә калсын үткәннән.

 Аннан чиккән сөлгеләр, ашъяулык, калфак, түбәтәйләр, күлмәк, җәймә, кулъяулыклар ала.

Әни.Менә монысы алъяпкыч. Татар кызларының алъяпкычлары канатлы булырга тиеш. Чиккән алъяпкычлар зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп торган. Киләчәктә сез дә шулай милли алъяпкычлар ябып йөрерсез әле.

(Бер бала алъяпкычны бәйләп ала да шигырьне сөйли башлый)

Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Аллы-гөлле чәчәк төшкән,

Килешәдер  үземә.

Кыз. Әнием бала  итәкле күлмәк тә татар кызларының милли  киеме ме?  Әни. Әйе кызым итәкләре никадәр күп булса, шулкадәр матуррак санала, кызларның балтырларын чит-ят күзләрдән каплый.

 Ә менә монысы түбәтәй була.Түбәтәй чигә hәм тегә белгән кеше алтын куллы оста санала иде. Кара бәрхеткә  ука яисә сәйлән чигелгән түбәтәйләрне бәйрәмнәрдә кешелеккә генә кияләр. Ә көндә кияр өчен сырып тегелгән, менә шундый кара бәрхет  түбәтәйләр була. (Бер малайның башына кидерә). Карагыз әле, ничек килешә.

Кыз: Ә кызлар нәрсә кия башларына?

Әни: Ә кызларга - калфак. Калфак чигү hәм тегү бигрәк тә зур осталык таләп итә. Менә бу чуклы калфакны әбиен узе  чигеп кигән. Элегрәк мондый калфакларны бай хатыннары гына кия иде, ә кыз балалар түбәтәй рәвешендә эшләнгән, чигүле кәттә җиңне киеп йөрделәр.

Әни:

-Менә бу читекләрне киеп, бик матур итеп бии идек.

(Икенче бала кулына читекләрне ала һәм шигырьне сөйли)

Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөргәннәр.

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

Кыз.Әбием әнә шул төенчегеңдә нәрсә бар соң ?(Сандык эченә үрелеп караган кыяфәттә сорый)

 Әни: Әлеге янчыкны әйтәсенме? Яле карыйк әле (ачып карыйлар). Анда  чулпылар сакланган.

 Чулпылар кызларның чәчләренә тагылып, аларны матурлый (чәченә куеп күрсәтә). Аларны бәйрәмнәрдә, аулак өйләрдә генә тага торган булганнар.

Менә бу мендәр тышларын да бик тырышып чигә идек. Каты күзле, яман күңелле кешеләрнең күзләре шушы матур чигешле мендәрләргә төшә дә хатын – кызларга күз тими. Карагыз әле, никадәр хезмәт, күңел җылысы салынган бу бизәкләргә!

 Менә монысы – түрләмә, өй түренә, тәрәзә өсләренә эләр өчен. Караватка куяр өчен кашагасы чигеп, читенә кулдан бәйләнгән челтәр ялгана. Ашъяулыкларны чигеп, кырыен бала итәкле итеп әзерлиләр. Аякчу, тастымал, намазлык, суккан паласлар барысы да бирнәгә дип әзерләнгән.

 (Сандык тартмасыннан чиккән кулъяулыкка төрелгән йөзек ала.) Бу йөзек – әбиемнән калган истәлек. Мин аны бик кадерләп саклыйм. Аулак өйгә җыелгач, шушы йөзек белән “йөзек салыш” уйный торган идек.

(Сандыктан  тальян  гармун ала) Бусы да бабагыз  истәлеге. Сугышка киткәндә: ”Мин кайтканчы берәүгә  дә  бирмә, саклап тот”, - дигән  булган әбиеңә. Үзе генә  әйләнеп кайта алмады шул. Күрше   бабагыз белән ярышып  уйный торган булганнар.

Кыз. Ә күрше бабай кайда? Ул  кайттымы соң?

Әни. Өйдәдер ул. (Тәрәзәдән карап). Әнә ишек алдында йөри икән.

Кыз.Чакырыйк әле, бәлки уйнап күрсәтер.

Әни. Әйдә сон чакырыйк.

Кыз. Ак бабай! Ак бабай! Кер әле монда. (Җитәкләп алып керә)

 Бабай. Мин нигә кирәк булдым икән? Әссәләмегаләйкем.

Уйнаучылар. Вәгаләйкемәссәлам.

Кыз. Ак  бабай, безгә шушы  кыңгыраулы гармунда берәр көй уйнап күрсәт әле!

Бабай. Күптән  кулга тотканым юк инде бу гармунны. Шулай  да, сез сорагач, тырышып карамый булмас(“Авыл көе” ,”Җомга” көйләрен  уйный.)

Әнием рәхмәт сиңа.Әбиемнем  күңел сандыгы бигрәк бай икән, безне дә күп нәрсәләргә өйрәтте. Безнең бу җырыбыз кадерле әбиебезгә рәхмәт сүзе булып яңгырасын.

Җыр “Әбием, әбекәем” Р. Бакиров сүз, Р. Сәрвәров көе

Әни. Әйе, гомер узган, тула оек белән чабаталар тузган. Ә халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә саклана. Борынгы көнкүреш, киенү, бизәнү әйберләре хәзер музейларда гына сакланса да, халкыбызның мактанычы, горурлыгы. Үткәннәребезгә ихтирам, киләчәккә күпер ул. Татар халкының киемендә дә, йөзендә дә, хезмәт җимешләрендә дә матур, күркәм күңел сыйфатлары чагыла. Ул һәрвакыт матурлыкка, камиллеккә омтыла.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бабушкин сундук ( Әбиемнең сандыгы)

Декоративно-- прикладное  искусство  казанских  татар...

Әбиемнең сандык серләре

7 сыйныф укучылары белән әзерләнгән чара...

"Әбиемнең күңел сандыгы"

7 сыйныф укучылыры белән үткәрелгән чара...

Әбиемнең күңел сандыгы

Музыка залы өй кебек итеп бизәлгән: тәрәзәләрдә борынгы челтәрләр; тәрәзә араларында кызыл башлы сөлгеләр, чиккән кашагалар; уң якта - карават, аңа челтәрле япма ябылган, чигүле мендәрләр куелган. Сул...

Әбиемнең күңел сандыгы

Калфакны барыбызның да күргәне бар. Заманына карап, рәвеше дә үзгәрә барган аның. 18 гасырда ак җептән бәйләнгән 80 см озынлыктагы чуклы калфаклар булган. 19 гасырда аларны 16-20 см озынлыктагы бәрхет...

Әбиемнең серле сандыгы (Бабушкин сундук)

Внеклассное мероприятие Бабушкин сундук про национальную татарскую одежду....