Кем ул блогер?
классный час по технологии (5 класс)

Галиева Ляйля Финарисовна

Класстан тыш чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kem_ul_bloger_kl.tysh_chara.docx24.71 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Кем ул блогер?

Максат: 1. Анализларга өйрәнү, мөстәкыйльлекләрен үстерү;

2. Күзәтүчәнлек һәм башка һөнәр ияләренә карата ихтирамлы караш тәрбияләү.

3. Блогер  кәcебе турында күзаллау тудыру.

4. Блогерлыкны җиңел акча эшләү ысулы итеп кенә карамаска кирәклеген төшендерү.

Көтелгән нәтиҗә: Блогер кәсебе белән таныштыру.

Сүзлек: блог, блогер, лайк.

Җиһазлау: ноутбук, проектор, экран, рәсемнәр.

Кичәнен барышы.

 Хәерле көн, балалар, хәерле көн апалар!
Хәерле булсын безнең чарабыз.
Хәерле булсын безнең һәр эшебез.
Елмай әле, син елмайсаң,
Яратыр олы-кече.
Дөньяда иң матур кеше
Елмайган көлгән кеше.

Бер-беребезгә карап, шат-күңел белән исәнләшик тә чарабызны башлыйк.

-Әйтегез әле, укучылар нинди дэ булса мәгълүмат кирәк булса без кайда мөрәҗәгать итәбез? (интернетка)

- Әйе, чыннан да интернет өстәмә белем алырга ярдәм итә; мәгълүмат эзләүне җайлаштыра; еракта яшәгән дуслар, туганнар белән аралашырга, телләрне өйрәнергә булыша; объектны тиз эзләп табарга, документация эшендә ярдәм итә.

-Ә сез нинди социаль челтәрләрдә утырасыз? (интсаграм, ютуб, тик-ток һ.б.) Сез бары тик файдалы, үзегезнең яшегезгә туры килгәннәрне генә карыйсыздыр, шикле виртуаль уеннарга, группаларга кермисездер  дип ышанам.

Ә хәзер, укучылар, мин сезне “Блогерлар мәктәбенә” чакырам.

-Ничек уйлыйсыз, блогерлар кем соң алар? Блогер  - файдалы мәгълүматны башкалар белән бүлешүче, үз фикерен ирекле әйтә алган кеше. Мәгълүматлары кызык булса һәм ниндидер яңалык алып килсә, аның блогына башка кешеләр языла, укый, карый. Блогер – халыкны тәрбияләргә тиеш.

- Ә блогер нинди дә булса мәгълүматны безгә ничек итеп җиткерә? Дөрес, укучылар, блогер видеога төшерә һәм видеоны үзенең интернет битенә урнаштыра.

-Ә блогер үзенең видеосының сезгә ошаганын, кызыклы булганын ничек белә? (Без лайк куябыз) Лайклар күп булган саен, видеоның кызыклырак икәнен күрсәтә.

-Блогер сезнең лайкларны җыеп тиз арада күренекле блогерларга әйләнергә мөмкин. Менә мин дә сезгә күп итеп лайклар –йөрәкләр ясап алып килдем. Сез дә бугенге кичәдә үзегезгә күп итеп лайклар җыя аласыз.

- Ә сезнең укучылар блогер буласыгыз киләме? Ә блогерга эш өчен нәрсәләр кирәк?

2. 1 енче бирем:”Блогерга эшләү өчен нинди эш кораллары кирәк” дип атала.

(Экрандагы предметлар арасыннан кирәклеләрен сайлап алалар: энциклопедия, видеокамера, ноутбук, штатив, микрофон, фотоаппарат, ручка, телефон, блокнот, планшет рәсемнәре)

-Ә бу әйберләрдән тыш блогерга нәрсә кирәк, ул нинди осталыкларга ия булырга тиеш?

3. -Дөрес, аның чиста, матур, бай сөйләме булырга тиеш. Ул авазларны чиста итеп әйтергә, сәнгатьле итеп сөйли белергә тиеш. Ә моның өчен төрле күнегүләр эшләп, биремнәрне үтәп, тизәйткечләр  әйтеп үзеңнең сөйләмеңне яхшыртырга мөмкин.

-Ә хәзер без дә экранда бирелгән тизәйткечне укып карыйк, кем тиз һәм дөрес итеп укый, миннән сезгә лайк.

Мич башында биш мәче,биш мәченең биш башы, биш мәченең биш башына ишелмәсен мич ташы.

4. -Сине тыңласыннар өчен, сөйләмең сәнгатьле башкаларны җәлеп итәрлек булырга тиеш. Экранда шигырь юллары. Бу шигырьне кем язган укучылар?(Г.Тукай)  Шушы шигырьне сәнгатьле, матур, дөрес итеп укый, миннән лайк.

  • И сабыйлар! Эшләгез сез,
  • Иң мөкаддәс нәрсә-эш,
  • Эш агачы һәрвакытта
  • Бик юмарт китерер җимеш.

5. -Максатыбызга барып җитү өчен юлыбызны дәвам итәбезме, укучылар? Без сезнең белән блогер булу өчен нинди җиһазлар кирәген ачыкладык, сөйләмебезне матурлау өчен күнегүләр эшләдек. Ә блогер булу өчен болар гына җитәме, укучылар?

-Әйе, иң мөһиме блогерга мәгълүмат кирәк. Ә мәгълүматлы булу өчен аңа өстәмә чыганаклар белән  һәрдаим танышып торырга, үзеңне үстерергә, эзләнергә кирәк. Күргәнегезчә бер эш тә җиңел бирелми. Безгә эшнең матур ягы, табышлы өлеше генә күренә. Кешеләр яратып карый торган блогер булу өчен бик күп хезмәт һәм чыгым таләп ителүе турынла уйламыйбыз. Аларның ялтыравык тормышына кызыгып кына безнең алар кебек буласыбыз, җиңел генә акча эшлисебез килә.

Блогерлыкны үзенә киләчәктә кәсеп итеп алырга теләүчеләр иң элек үзләренә сорау куярга тиешләр: мин кешеләрне нинди үзенчәлегем белән үземә тарта алам, нинди аудиторияны үземә чакыра алам, минем психик халәтем хейтерлар һөҗүменә каршы тора алачакмы? Ә хейтер кем ул укучылар? Хейтер –башка кешеләрне мыскыл итүче, көнләшүче, ямьсез сүзләр язучы кеше.

6. Сез дә үзегезне блогерлар дип уйлагыз. Мин сезгә маскалар тегеп алып килдем. Сез шушы масканы 1 минут дәвамында мактарга, язылучыларыгызга тәкъдим итәргә тиешсез. Искә төшерик әле, блогер үзенең сөйләмен ничек башлый? Башта исәнләшә, сөйли һәм ахырдан саубуллаша.

7. –Молодцы, укучылар, менә күпме лайклар җыйдыгыз. Кемнеке күпме булды, санагыз әле. Бугенге кичәдә катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт, балалар. Мин сезнең барыгызга да “Булачак блогер” дипломнары тапшырам.

Нинди генә һөнәр сайласагыз да кәсеп кәсеп урынында, ләкин эш, хезмәт беренче урында булырга тиеш. Профессияне гомереңә берне күңелең яратканын сайлыйсың, ә блогерлык өстәмә эш кебек кенә булса яхшы. Һәм бүгенге чарабызны Г.Тукайның

  • И сабыйлар! Эшләгез сез,
  • Иң мөкаддәс нәрсә-эш,
  • Эш агачы һәрвакытта
  • Бик юмарт китерер җимеш

дигән шигъри юллары белән бетерәсем килә.

Тәрбия сәгатенә  үзанализ.

Укытучы: Галиева

Тема: Кем ул блогер?

Класстан тыш чарамны  балаларның яшь үзенчәлекләрен,  тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем. Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, чарамда балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым. Кирәкмәгән сайтларга кермәскә кирәклеген искәрттем.

Класстан тыш чарамда  түбәндәге максатларны куйдым: 1. Анализларга өйрәнү, мөстәкыльлекләрен үстерү;

2. Күзәтүчәнлек һәм башка һөнәр ияләренә карата ихтирамлы караш тәрбияләү.

3. Блогер кәсебе турында күзаллау тудыру.

Минем фикеремчә, класстан тыш чарамда куелган барлык максатларга ирешелде. Укучыларны  мин чарада пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы итеп күрә белү, минем төп бурычым иде. Укучыларны чарада кызыксындыру максатыннан, актуализация этабын тормыш белән бәйләдем. Эчтәлеге оптималь, универсаль уку эшчәнлеге максатларына туры килә Яңа теманы бирүдә проблемалы эзләнү, “акыл штурмы” методы  элементларын, кейс технологиясен кулландым.  Һәр баланың фикерен сорап бетерү мөмкин түгел, шулай да, чарада мин  һәрбер укучыга   үзенең фикерен әйтергә мөмкинчелек бирергә тырыштым. Бу исә укучыларга  үзләрен шәхес итеп тоярга мөмкинлек бирде. Чара барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде , тормыш белән бәйләнеш күздә тотылды.

    Гомумән алганда, чараның тәрбияви, актуаль булу ягыннан  балалар өчен әһәмияте  зур  булуын  һәм мин  чарага куелган максатларыма ирешә алуымны  күрсәтә алдым дип уйлыйм һәм интернет челтәрен дөрес файдалану кирәклегенә басым ясадым.

Рәхмәт!