Күкрәк баласын тәрбияләү.
план-конспект урока по технологии (7 класс)

Галиева Ляйля Финарисовна

Мәктәп-интернатта "Йорт эшләре" дәресеннән "Күкрәк баласын тәрбияләү" темасына дәрес планы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kukrk_balasyn_trbiyalu.docx24.05 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Гаиләдә күкрәк баласы. Күкрәк баласын карау.

 Практик эш: курчакны киендерү, төрү.

Максат:

  • Яшь баланы киендерү һәм төрү  кагыйдәләре белән таныштыру, баланың киеменә карата санитар-гигиена таләпләре турында күзаллау булдыру;
  • Укчыларның уйлау-фикерләү сәләтләрен, сүзлек запасларын баету;
  • -әниләргә карата игътибарлылык хисләре тәрбияләүһәм апайларны карарга теләк уяту, кечкенәләргә карата кайгыртучан, ихтирамлы булу.

Җиһазлау: курчак, бала киемнәре ( памперс, башлык, күлмәк, пеленка), крем, сабын, порошок, китаплар, ноутбук.

Дәрес барышы.

  1. Уңай психологик халәт тудыру.

-Үзегезнең кулларыгызга карагыз әле. Малайларның куллары зур, көчле, ә кызларның куллары кечкенә һәм йомшак. Без үзебезнең кулларыбызны яратабыз: алар ярдәмендә бөтен эшне башкарабыз, егылган иптәшебезгә торырга ярдәм итәбез, кар көрибез, кошларга җим бирәбез һ.б.Ә хәзер яныгызда утырган иптәшегез белән җитәкләшегез дә, иптәшегез кулының җылысын тоегыз, алар сезне авыр вакытта ташлап калдырмаслар.

  1. Үткән теманы кабатлау.”Гаилә”

Үткән дәрестә гаилә темасына  сөйләшкән идек. Узган дәрес темасын искә төшерү өчен мин сезгә сораулар өләшәм. Сез кыскача гына  язып бирерсез.

  •  -Гаилә дип нәрсә атала?
  • - Әниегезнең иң олы кызы сезгә кем була?
  • - Әтиегезнең иң кечкенә малае сезгә кем була?
  • - Ничә яшьтә гаилә корып була?

            3. Дәрес темасы һәм максаты белән таныштыру.

- Бүген без гаилә темасына сөйләшүне дәвам итәрбез. Димәк гаилә кору бик җаваплы, җитди адым булып тора. Гаиләдә барлык кешеләр дә бер-берсе турында кайгыртырга тиеш. Сез дә озакламый зур кызлар, егетләр булырсыз. Гаилә корырсыз. Сезнең дә балаларыгыз булыр. Ә гаиләдә бала барлыкка килүгә әзерләнергә кирәкме соң?

 Бүгенге дәресебезнең темасы “Гаиләдә күкрәк баласы һәм аны тәрбияләү”.

-Ә күкрәк баласы дип нинди балага әйтәбез? Ничек уйлыйсыз.

-Күкрәк баласы дип 1 яшькә кадәрге балалар атала. Бала бу чорда аеруча карауга, яратуга, кайгыртуга мохтаҗ. Һәрбер ата-ана, әтиме ул, әниме күкрәк баласын карау кагыйдәләрен белергә һәм аны үтәргә тиеш. Без бүген сезнең белән күкрәк баласы турында сөйләшербез, аны төрергә өйрәнербез.

4.  Яңа тема белән таныштыру.

1) Укытучы күкрәк баласы турында сөйли.

-Гаиләдә бала туу - бу шатлыклы һәм көтеп алынган куаныч кына түгел, ә бик зур җаваплылык та. Бала туу белән бик күп кенә сораулар да туа: аны ничек карарга, ничек ашатырга, ничек тәрбияләргә һәм башкалар. Яңа туган баланың  сәламәтлеге дә күп очракта әни кешенең аны ничек каравына бәйле. Яңа туган бала туганда 2,5кг алып 4,5 кг хәтле, ә буе 45 - 56 см хәтле булырга мөмкин. Кулларыгыз белән якынча яңа туган баланың буен күрсәтегез әле.

Димәк гаиләдә бала туды. Әни кешенең баласы белән больницадан чыгар вакыты җитте. Тудыру йортыннан чыгар алдыннан нәрсәләр алып барырга кирәк соң? Хәзер мин сезгә бирем тәкъдим итәм: рәсемнәр арасыннан тудыру йортыннан чыгу өчен кирәкле булган әйберләрнең рәсемнәрен сайлап алыгыз.

Кирәкле әйберләрнең исемлеге:

  1. Юка һәм калын күлмәк.
  2. Бер юка һәм фланель пеленка.
  3. 2 памперс.
  4. Башлык.
  5. 2 клеенка.
  6. Юрган
  7. Лента
  8. Әнигә чәчәк.

2) Балалар бүлмәсе.

Сабый баланың бүлмәсен алдан ук әзерләп куярга кирәк, ә инде аерым бүлмә булмаган очракта бер почмакка кроватен, кием өчен шкафын, төрергә кечкенә өстәл әзерләп куярга кирәк. Әни кешегә яшь баланың янында йоклатырга ярамый. Бу гигиеник яктан да дөрес түгел һәм куркыныч та.

  Бала яткан бүлмә якты булырга тиеш. Бүлмәне һәрвакыт җилләтеп, тузаннарын сөртеп торырга кирәк. Бүлмәдәге обоилар тынычландыра торган төсләрдән (сыек яшел, ал, зәңгәрсу) булса яхшы. Электр розеткалары капланган булсын. Бала бүлмәсендә бернинди дә хайваннар булырга тиеш түгел, алар инфекция , паразитлар таратучы булып торалар. Шулай ук бүлмә гөлләрен дә башка бүлмәләргә күчерсәң яхшы, алар үзләренә тузанны күп җыялар һәм бала  үсә төшкәч гөлнең савытын аударырга яисә гөлне тешләп карарга мөмкиннәр.

3) Төрү өстәле.

Баланы төрү өстәле уңайлы булырга тиеш. Һәм кул астында гына куллану өчен мамык, салфетка, май һәм чиста пеленкалар торса яхшы. Балага йомшак һәм җылы булсын өчен өстәлгә берничә кат җәймә җәяргә кирәк.

4) Бала өчен гигиена куллану әйберләренә нәрсәләр керә соң? Күп кенә әниләр памперслардан тыш, гигиеник салфеткалар, кремнар, майлар да кулланалар.

 Гигиеник салфеткалар теләсә кайсы ситуацияләрдә бик уңайлы. Су юкта, прогулка вакытында. Салфеткаларда спирт булмаска тиешлеген генә истән чыгармагыз.

Крем.

 Баланың тәне кызарганда кулланалар. Тән тиресе ялкынсынмасын өчен бик файдасы тия, тирене йомшарта. Кремны чиста һәм коры тирегә сөртәләр.

Баланы юындырганда бала сабыны белән генә юындырырга кирәк.

5. Яңа туган бала.

-Яңа туган баланы ничек итеп кулга алабыз соң? Баланы күтәргәндә аның башы артка китмәсен өчен, кул белән тотарга кирәк. Баланың башы терсәктә тора, ә уң кул белән аягын тотабыз. Беренче көннән ук баланы бер сәбәпсез күтәререгә, селкергә ярамый. Ул аңа бик тиз ияләшә.

6. Практик эш. Укучылар курчакны кулда тотып карыйлар.

7. Баланың киемнәре.

Баланың киемнәре ел фасылына карап әзерләнә.

Җылы вакытта түбәндәге киемнәр кирәк:

6-8 күлмәк;

6-8 ползунки;

2-3 кофта;

1 баш киеме;

1 юка юрган.

Киемгә булган таләпләр:

  • Баланың киеме уңайлы, җиңел кидерелергә һәм салдырылырга тиеш, тегү җөйләре баланың тәнен кырмаска тиеш;
  • Күлмәген башы аша салдырырга һәм кидерергә ярамый;
  • Баланың киемнәрен балалар сабыны һәм порошогы белән генә юарга ярый һәм кат-кат чайкарга кирәк.
  • Юылган киемне яхшылап киптерергә һәм үтүкләргә кирәк. Балага 3 ай тулганчы киемне ике ягыннан да үтүклиләр. Болай эшләгәндә кием йомшара һәм микроблары үлә. Ничек кенә чиста итеп юылса да пеленкаларда микроблар кала.
  • Киемнәрне билгеле бер тәртиптә төреп, һәркайсын аерым өеп куярга кирәк. Болай эшләгәндә үзеңә кирәк киемне дә бик тиз табасың, киемнәрдә буталып бетми.

8. Памперслар, һәм аларны куллану.

- Хәзерге заманда памперссыз күз алдына да китереп булмый. Саф һавада йөргәндә, врачка барганда, кунакка барганда балага памперс кигерергә кирәк. Баланың тәне бик нәфис, озак вакыт юештә ятса ул бик тиз кызара, ялкынсына. Ә памперс кидерсәң мондый борчылу булмаячак. Памперсны алганда баланың яшенә һәм авырлыгына туры килгәнен алырга кирәк.

Памперсны куллану кагыйдәләре.

  • Памперсны упаковкада күрсәтелгән вакыттан да ары кулланырга ярамый.
  • Беркетә торган липучкаларын тыгыз итеп каптырмаска кирәк. Бу балага уңайсыз булырга мөмкин.
  • Бала еш памперста ятарга тиеш түгел. Аның тәне суларга тиеш.

Памперсны ничек алмаштырырга соң?

Памперсны алыштыру кыен түгел. Баланың асты юеш икән, памперс кидерер алдыннан юеш салфетка белән сөртергә яисә юып корытырга кирәк. Баланы өстәлгә яткырабыз. Памперсны кирәк ягы белән тотып, бер кул белән баланың аягын күтәрәбез, икенче кулыбыз белән памперсны баланың астына тыгабыз. Ян якларыннан эләктереп куябыз.

   Памперсларны 3 сәгатькә бер тапкыр алыштырырга кирәк. Берсен салдыргач шул ук вакытта икенчесен кидермәгез. Баланың тәне суласын. Ә инде олы йомыш иткәндә памперсны шул ук вакытта алыштырырга кирәк. Вакыты җитмәде әле дип көтеп тормаска.Көнгә 15-20 минут бала һава ванналары алырга тиеш.

10. “Әнием мәктәбе” видеосыннан “ Памперсны ничек алыштырырга?” дигән темага фрагмент карау.

11. Баланы чүпрәккә төрү кагыйдәләре.

Баланы кат-кат киендерергә кирәк. Эчтән юка күлмәк, тыштан калын күлмәк кидерергә кирәк. Юка күлмәге белән калын күлмәген икесен бергә кидерсәң яхшы. Аннан соң баланы биленә хәтле чүпрәк белән төрәләр.

( Баланы төреп күрсәтү) Баланы баштагы 2 ай дәвамында төреп йөртергә кирәк. Памперс кидергәндә баланы төрү мәҗбүри түгел. Бу очракта ползунки , күлмәк куллансаң кулайрак.

12. Видеодан “Баланы ничек төрергә?” фрагментын карау.

V. Практик эш.

1. Курчакны киендерү, төрү, чишендерү.

2. Курчакны чишендерү.

VI. Үтелгәннәрне ныгыту.

  1. Балага кирәкле иң мөһим әйберләрнең исемлеген төзү.
  • Бала кроваты, матрас
  • Шешә, имезлек
  • Памперслар
  • Балалар порошогы, сабын, таз.
  • Юындыру өчен ванна, суның җылылыгын үлчәү өчен термометр
  • Коляска
  • Пеленка, юрган
  • Сезонга карап киемнәр
  • Күлмәк, ползункилар
  • Уенчыклар
  • Балалар сабыны, крем, присыпка
  • Урын кирәк-яраклары
  • Сөлге
  • 2 зур клеенка

Ситуацияләрне чишү.

  1. Илнар кечкенә апае белән өйдә үзе генә калган. Күпмедер вакыттан соң аның апае елый башлаган. Илнар аңа эчәргә су биреп караган, селкетеп караган, ләкин апае елаудан туктамаган. Ничек уйлыйсыз Илнарның апае ни өчен елаган?
  2. Сораулар буенча әңгәмә.

-Кечкенә балага нинди киемнәр кирәк?

-Баланың киемен ничек юарга кирәк?

-Күкрәк баласын больницадан алып чыгуга өйне ничек әзерләргә кирәк?

-Бүген сез нәрсәләргә өйрәндегез?

3. Дәфтәрләрдә эш.

Балага кирәкле булган әйберләрнең исемлеген язу.

VII Дәресне йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

Әдәбият дәресләрендә белем һәм тәрбия берлеге

научная статья, опубликованная в сборнике Министерства Образования...

"Соңгы китап" - тәрбия чыганагы

Әмирхан Еникинең "Соңгы китап" әсәре буенча доклад...

"Сәләтле шәхес тәрбияләүдә тәрбия эшенең йогынтысы"

Бүгенге көндә тормыш мәктәп алдына тәрбия эшен яңача оештыру бурычын куя. Чөнки хәзерге чорда безнең илдә бара торган яшәү өчен көрәш, шәхси эшмәкәрлекне хуплау, җәмгыяттә үз-үзеңне генә ихтирам...

Ризаэддин Фәхреддин иҗатында тәрбия-әхлак һәм шәхес тәрбияләү нигезләре”

Материал об использовании трудов Р. Фахреддина для нравственного воспитания детей ....

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинарына ачык тәрбия сәгате дәрес эшкәртмәсе . Тема : “Бәхет кайда ул?”

Дәрес темасы – Бәхет.Уздыру формасы – диспут.Максат: 1.     Укучыларны “Нәрсә ул бәхет?” дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү....

УКЫТУ-ТӘРБИЯ ПРОЦЕССЫНДА КҮПМӘДӘНИЯТЛЕ ШӘХЕС ТӘРБИЯЛӘҮ НИГЕЗЛӘРЕ

Мәкаләдә күпмәдәниятле  тәрбия бирүнең нигезләре бирелә. Мәктәптә нинди эш алымнарын алып баруы турында күрсәтелә....