Әфганстан - йөрәк ярасы
план-конспект

Саргузина Гузель Расимовна

Ачык чара эшкәртмәләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fganstan_-_york_yarasy.ochrashu_uzdyru.docx18.86 КБ

Предварительный просмотр:

Саргузина Г.Р., татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әфганстан-йөрәк-ярасы.

1укучы

 Ярдәм  сорап күп  килделәр  безгә  

Барысына да бу ил булышты..

Тик беләсе иде -

Без соң тагын

Кайсы илгә күпме бурычлы?

“ Интернациональ бурыч” дидек,

Әллә нәрсә итеп сөйләдек.

Бурычтырмы.

Нигә меңәрләгән

Кеше җаны белән түләдек?!

2 укучы

Япь-яшь кенә килеш күпме гарип -

Аналарның  йөрәк  түземме?

Бурыч түләр өчен егетләрнең

Аяк кулы кирәк идеме?!

Тагын күпме бурычлы без,

Нигә белми халык?

Бүгенге, яңа буын егетләре үсә

Бурыч түләр өчен түгелме?!   (Х. Әюп  “Интернациональ бурыч”)

 

1 алып баручы: Хәерле көн, мөхтәрәм кунаклар,  ветераннарыбыз, укытучылар, укучылар. Көтеп алган очрашуны башлыйбыз.

2 алып баручы: Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу – дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән  саналган. Ил-көннәр тыныч булганда,  егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе – ныклыкка сынауны үтү ул. Безнең районыбызда  да егетләрне солдат хезмәтенә озату - бөтен халыкны берләштерүче матур йола булып санала.

2 алып баручы. Рамил, безнең бүгенге очрашуның максаты белән дә таныштырып кит әле.

1 алып баручы. Бу очрашуыбыз ерак Әфган җирләрендә хезмәт иткән һәм гомерләре өзелеп, мәңге яшь булып калган солдатлар, ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында, бу сугыштан исән-сау кайтучылар турында.  Ә исән - имин кайтучылар бүген дә безнең арада.

2 алып баручы. Әйе, нәкъ шулай. Уразай авылында туып үскән, урта белемне Азнакай шәһәре 1 нче урта мәктәбендә алган егетебез Бәдертдинов Наил Рәшит улы хакында. Батыр әфганчы егетебез Наил Бәдретдиновның истәлеккә куелган тактасын янартырбыз.

1 алып баручы. Азнакай шәһәренең 1 мәктәбендә белем алган әфганчыларыбыз белән очрашырбыз. Инде арабыздан мәңгелеккә китүчеләрне хөрмәт белән искә алырбыз.

*Әфган җиле.

Хәтер мәйданында шау чәчәкләр

Юаткан күк солдат анасын

Әфган, әфган, безнең йөрәкләрдә

Мәңгелек ут булып янасың.

Әфган җиле. Исмә, әфган җиле,

Яраларны, зинһар, кузгатма!

Күз яшьләрен, бүтән түкмим, диеп,

 Бикләдем мин җиде йозакка.

Чигәләргә чал бизәкләр өстәп,

Хәтер сүтә гомер йомгагын,

Төшләремә кереп йөдәтә ул

Таулы-ташлы әфган юллары.

Илебезнең тынычлыгы өчен

Яшьлегебез белән түләдек.

Канлы эзе калды шул елларның

Килгән буыннарга сөйләрлек. (Г.Садретдинова сүзләре)

1 алып баручы.Бүген бездә кунакта.....

1............ муниципаль районы башкарма комитеты  җитәкче урынбасары ...........................................

2. Наил Бәдретдиновның бертуган апасы.............

3. Наил Бәдретдиновның бертуган энесе...........................................

4.Мәктәбебезнең мөхтәрәм ветераннары.....................................

5. 1 нче мәктәптә белем алган әфганчы егетләребез...................................

6. ...............................................................................................

7.........................................................................................

           Укучы.  Һәр ана, улы тугач, баласына сәламәтлек, бәхет, шатлык кына теләп калмый. Тыныч көннәр, тыныч гомер дә тели. Ул үз сабыена зур өметләр белән карый. Аны үзенең тынычлыгын саклаучы, яклаучысы итеп үстерәсе килә. Бала үсә, укый, тормышта үз юлын табарга тырыша. Армия сафларына барыр вакыты да җитә. Ананың борчулы, тынгысыз көннәре тагын да арта. Улы кая эләгер? Хезмәт итә алырмы? Йөзгә кызыллык китермәсме?

1 алып баручы.

Бәдертдинов Наил 1967 нче елның 17 октябрендә Азнакай районы  Уразай авылында туган. 1975 елда Уразай сигезьеллык мәктәбенә укырга кергән. Башта пионер, аннан комсомол сафларында тәрбияләнгән. 1983-1985 нче елларда Азнакай шәһәре 1нче урта мәктәбендә 9-10 нчы сыйныфларда белем алган. Наил кечкенәдән үк кешеләргә ихтирамлы, хезмәт сөючән бала булып үскән.

   Мәктәпне уңышлы тәмамлагач, авыл хуҗалыгы механизаторы белгече була. Аның әти-әнисе дә Азнакай совхозында тырышып хезмәт куючы гаилә булганлыктан, уллары Наил дә үз авылында эшкә кала. Һәр эшләгән эшен намус белән башкара.

Сәхнәдә Ана һәм бала

Ана җырлый.

(бала йөгереп керә).Бала:  -Әни, Әни!!! Хат бар! Әни, абыйдан хат килгән! Почтальон апа бирде.

Ана. – Иии, улым, балакаем, кая бир әле тизрәк ачыйк та укыйк. Нәрсәләр язды икән абыен?

Бала. – Әни, укы инде.....Нәрсә дигән? Миңа сәлам әйткәнме?

(Сәхнәдә хат укыла)

Тавыш. “Исәнмесез, минем өчен якын булган әти, әни, әби, абый, Наилә һәм Тәнзил. Сезгә сагынычлы сәламнәр белән хат язам.  Мин пока әйбәт кенә яшәп ятам. Без 1 декабрь көнне присяга кабул иттек Кызыл мәйданда. Служба әкрен генә бара. Менә иртәгә 2 январь көнне Термез шәһәренә килгәнгә 2 ай була. Сезнең үзегезнең хәлләрегез ничек? Әби ничек? Тәнзилнең каникулы ничек үтә? Наилә атна саен кайтып йөриме?

          Без яңа елны йоклап каршы алдык. Ашарга җитә. Безнең февральдә уже отправкалар башлана. Тизрәк хат языгыз. Минем бер дә хат язасым килми. Сездән хат көтәм. 1 январь, 1986 ел. “

2 алып баручы. Әфган сугышына эләккән улларын да аналары борчылып, кайгырып көткәннәрдер. Чөнки сугышның әле беркайчан да шатлык китергәне юк. Сугыш булгач, югалтулар да була. Аның улын нәрсә көтә? Улы исән-сау әйләнеп кайта алырмы?  Ни өчен улы Әфган җиренә барып сугышырга тиеш? Ни өчен аның улы? Кемне яклап сугышка керә соң ул?

   1 алып баручы. Сүзебезне дәвам итү өчен, Наил Бәдретдиновның якты истәлеген саклап яшәүче Наилә Рәшитовна һәм Тәнзил Рәшит улын бирегә чакырасы килә.

2 алып баручы. Безнең арада әфганчы егетләребез дә бар. Аларның да әйтер сүзләре бардыр. Рәхим итегез.........

.......

1 алып баручы. 1989 елның 15 февралендә  совет  гаскәрләрен   Әфганстаннан чыгару төгәлләнде. Илебез тарихында 20 гасырда булган иң  озын сугыш тәмамланды. Сугыш  9 ел 1 ай  19 көнгә сузылды. Сугыш инде тарихка кереп калды, ләкин аның тирәсендә ялгыш, ялгыш түгел дигән бәхәсләр бүген дә дәвам итә. Ләкин бер нәрсә бәхәссез, шул елләарда 15 мең әп ир-егетләребез һәлак булды, 300 мең солдат яраланды, дистәләрчә меңе гарип булып калды.

   Әйдәгез бүген илебез тынычлыгы өчен башларын салган, үзләренең бурычларын үтәгәндә һәлак булган егетләребезне 1 минут тынлык белән искә алыйк.

( 1 минут тынлык)

1 укучы: Тынычлык! Дөньяда аннан да изгерәк нәрсә бар микән? Тынычлык ул - әти-әниләрнең тырыш хезмәте, аяз күк йөзе, бер-беребезгә  булган яхшылык, безнең яхшы укуыбыз.

2 укучы:  Илләр  тыныч булсын. Туган яклардан читкә китәргә туры килсә дә, исән-сау  үз ягыбызга  әйләнеп кайтырга язсын!.

Җыр: ...............................................

 1 алып баручы: Хөрмәтле кунаклар, укучылар!  Илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршы алырга җыена.  Беркайчан да җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомерләре вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше җиргә яшәү өчен яратылган. Ә сугышлар алар безнең йөрәк яралары,  мәңге төзәлмәс йөрәк яралары булмасын иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әфганстан - йөрәк ярасы"

Вечер, посвященный ко дню вывода войск из Афганистана....

эзләнү эше - Әфганистан- йөрәк ярасы

     Әфганстан. Күпләр  өчен бу политик картада кечкенә генә дәүләт . Ләкин Әфганстан җиренә интернациональ ярдәм күрсәтү максатыннан  кергән совет солдатлары ...

Класс сәгате "Әфганстан-йөрәк ярасы"

Бүгенге кичәбез ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп мәңге яшь булып калган солдат­лар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында....

Әфганстан-йөрәк ярасы(презентация)

Класс сәгатенә материал...

Һәр тарафта җиңү шатлыгы, Күңелләрдә сугыш ярасы…»

Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү, аларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен барлау, сугыш     афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗи...

Әфганстан-йөрәк ярасы

Әфганстан-йөрәк ярасы...