Гасырны үзенә сыйдырган әдип
план-конспект
Татарстан АССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәткә багышланган кичә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
gasyrny_uzen_syydyrgan_dip.docx | 26.61 КБ |
Предварительный просмотр:
Гасырны үзенә сыйдырган әдип
(Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәткә багышланган кичә)
Язучының портреты, китап күргәзмәсе, М.Сәлимҗановның Нәкый Исәнбәт турында әйткән сүзләре язып эленә:
“Аның исеме Кол Гали, Тукайлар исеме белән янәшә торырга тиеш. Ул –гасырга бер туа торган талант. Аның татар әдәбиятына керткән өлеше тиңдәшсез!”
1нче алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Без бирегә талантлы шагыйрь, драматург, күренекле прозаик, фольклорчы публицист, тәнкыйтьче,тәрҗемәче һәм зур галим Нәкый Исәнбәтнең тууына 115 ел тулуны билгеләп үтәргә җыелдык.
2 нче алып баручы. Нәкый Исәнбәт-татар халкының горурлыгы, 92 ел гомеренең - 80елында халкына армый-талмый хезмәт иткән мәшһүр әдип һәм галим. Үзе исән чакта ук исемен мәңгеләштергән кеше. Еллар узган саен, аның татар халкы тарихындагы урыны югарырак күтә-релә барачак, чөнки ул – туган халкына гаять зур мирас калдырган әдипләрнең берсе.
1 укучы Р Миңнуллинның “Исәнбәт” шигырен сөйли
1 нче алып баручы. Нәкый Исәнбәт 1899 нчы елның 29 нчы декабрендә Башкортстанның Салават районы Малаяз авылында Сираҗетдин муллла гаиләсендә дөньяга килә. 3-4 яшеннән хәреф таный башлый, әтисеннән башлангыч белем ала. 1910 нчы елдан Нәкый Уфада “Хөсәения” һәм “Галия” мәдрәсәләрендә укый.
2 нче алып баручы. Нәкый Исәнбәт әдәбият мәйданына бик иртә килә. Унбер-унике яшьләрендә инде ул мәдрәсәдәге иптәшләре арасында шигырьләре белән таныла, ә унбиш яшеннән матбугатта басыла башлый: 1914 елда Казанда чыга торган «Ак юл» исемле балалар журналында аның беренче шигырьләре дөнья күрә.
3 укучы Нәкый Исәнбәтнең “Туган ил”, “Җәйге төн”, “Тукай остаз” шигырьләрен сөйли.
1нче алып баручы. Нәкый ага Исәнбәтнең шигырьләре тирән эчтәлекле, халыкка якын булганлыктан, композиторларыбыз аларның күбесенә көй яздылар.
2 нче алып баручы. Аның “Уракчы кыз”, “Бормалы су”, “Гармунчы егет”, “Син сазыңны уйнадың” кебек күп кенә шигырләре җыр булып яңгырый
“Уракчы кыз” җыры башкарыла.
1нче алып баручы. Нәкый ага Исәнбәт мәктәпләрдә татар телен укыта һәм халык авыз иҗаты белән мавыга. Унике яшеннән башлап, ул дәфтәренә мәкальләр, әйтем-нәр, табышмаклар җыя башлый. Гомер буе туплаган халык авыз иҗаты әсәрләрен ае-рым җыентыклар рәвешендә бастырып чыгара.
2нче алып баручы. 3 томлык “Татар халык мәкальләре” җыентыгы, “Татар халык табышмаклары”, нәниләр фольклорының иң гүзәл үрнәкләрен бергә туплаган “Балалар
фольклоры” китабы, илле мең берәмлекне үз эченә алган “Татар теленең фразеологик сүзлеге” һәм башка дистәләрчә хезмәтләре безнең өчен
зур мирас булып тора.
1 нче алып баручы. Ә хәзер без сезнең белән “Отканга - мәкаль, тапкырга - табышмак” дигән уен уйныйбыз. Сынамыш әйтеп, уенны алып баручыны билгелибез.
Сынамыш әйтелә, уенны алып баручы билгеләнә.
2нче алып баручы. Әйдәгез, мәкаль әйтешәбез. Мәкальнең яртысын әйтеп, мин яулыкны сезгә ыргытам. Яулык тигән кеше аның яртысын әйтеп бетерә. Әйтә ал-маган кешегә җәза бирелә.
“Мәкаль әйтеш” уены уйнала.
1 нче алып баручы.“Тапкырларга табышмак” уенын без тамашачылар белән бергә уйнарбыз. Табышмакның җавабын әйткән кешенең уртага чыгуы сорала. Ул бүләк ала-чак.
“Тапкырларга - табышмак” уены уйнала
2нче алып баручы. Нәкый ага үз иҗатында мәзәкләргә дә зур урын биргән. Балалар өчен мәзәкләр аның иҗатында аерым урын алып тора. Хәзер без сезгә берничә мәзәк тәкъдим итәбез.
Берничә мәзәк сәхнәләштерелә.
1нче алып баручы. Нәкый ага Исәнбәт оста тәрҗемәче һәм талантлы драматург та. Әдипнең драма әсәрләре татар театрында “Исәнбәт мәктәбе” тудырды. Дистәләгән яшь артистларга югары күтәрелү өчен канат бирде.
2нче алып баручы. Татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате өлкәсендәге нәтиҗәле хез-мәтләре өчен нәкый Исәнбәт Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар Дус-
лыгы орденнары белән бүләкләнде. 1957 нче елда ул Татарстан АССРның, ә 1956 нчы елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек булды.
1нче алып баручы. Нәкый Исәнбәтнең бөтен тырышлыгы, хезмәте, тормыш эшчән-леге халкы өчен иде. Андый шәхесләрне халык онытмый, аларның исеме, хезмәте
үлемсез.
2 нче алып баручы. Нәкый Исәнбәт исеме халкы күңелендә мәңге яшәр!
Кичә Нәкый Исәнбәтнең “Син сазыңны уйнадың” җыры белән тәмамлана.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Урта гасырның чәчәк ату чоры
Урта гасырның чәчәк ату чоры темасы буенча 6 класс өчен тарихтан контроль эш тексты. Биремнәр 2 вариантта...
мәкалә "XXI гасырның төп юнәлеше - сәламәт буын тәрбияләү"
Укыту-тәрбия эшендә сәламәтлекне ныгыту алымнары...