Муса Җәлил бәйгесе
классный час (9 класс) на тему
Укытучы: " Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән шагыйрьләр бар. Ләкин шагыйрь һәм герой М. Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Менә алар: инглиз шагыйре Байрон, венгр шагыйре Петефи, чех язучысы Юлиус Фучик һәм, ниһаять, Муса Җәлил."
Сәмәд Вургун
Хөрмәтле укытучылар, кунаклар! Укучылар, Җәлилне сөюче яшь дуслар! Бүген без татар халкының сөекле улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең 112 еллыгын билгеләп үтү өчен һәм шигырь бәйгесен үткәрү максатыннан җыелдык. Ул бары 38 ел гына яшәсә дә, үлгәннән соң да үлмәслек итеп яши белде. "Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да үлмәслек булсын - яшәүнең бөтен максаты шунда түгелмени?" – дип яза М. Җәлил.
- Әйе, Муса Җәлилнең җырлары, шигырьләре үлемсез. Җәлилнең үлемсез сүзләре изге маяк булып, үзеннән соң килгән буыннарга барып җитә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Муса Җәлил бәйгесе | 47.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Укытучы: " Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән шагыйрьләр бар. Ләкин шагыйрь һәм герой М. Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Менә алар: инглиз шагыйре Байрон, венгр шагыйре Петефи, чех язучысы Юлиус Фучик һәм, ниһаять, Муса Җәлил."
Сәмәд Вургун
Хөрмәтле укытучылар, кунаклар! Укучылар, Җәлилне сөюче яшь дуслар! Бүген без татар халкының сөекле улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең 112 еллыгын билгеләп үтү өчен һәм шигырь бәйгесен үткәрү максатыннан җыелдык. Ул бары 38 ел гына яшәсә дә, үлгәннән соң да үлмәслек итеп яши белде. "Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да үлмәслек булсын - яшәүнең бөтен максаты шунда түгелмени?" – дип яза М. Җәлил.
- Әйе, Муса Җәлилнең җырлары, шигырьләре үлемсез. Җәлилнең үлемсез сүзләре изге маяк булып, үзеннән соң килгән буыннарга барып җитә.
Шигырь бәйгесен башлап җибәрер алдыннан, Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын ничек белгәнегезне тикшереп алыйк әле:
1.М.Җәлил ничәнче елда, кайда туган? (1906нчы елның 15 февралендә, Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туган)
2.М.Җәлилнең әнисе кем исемле? (Рәхимә)
3.Әтисенең исеме ничек? (Мостафа)
4.Әсирлеккә ничәнче елда эләгә? (1942)
5. Җәлил ничә көн тоткынлыкта була? (791 көн)
6. М.Җәлилнең кызы кем исемле?(Чулпан)
7.Сез аның нинди шигырьләрен беләсез?
8. М.Җәлил ничәнче елда вафат була? (1944 елда. 25 нче августта)
Афәрин укучылар, шагыйрьнең тормыш юлын беләсез, ә тагын да күбрәк беләсегез килсә китапханәгә һәм укытучыларыгызга мөрәҗәгать итсәгез була, алар сезгә ярдәм итәрләр.
-Ә хәзер шигырь бәйгесен башлап җибәрик, башлар алдыннан жюри әгъзәләре белән танышыйк ......
- Шигырьләр язу дәрте Мусада иртә уяна. Туганнан туган апасы Мәрьям Сәйфетдинова искә төшергәнчә, 1915 елларда Муса Г.Тукай кебек бөек шагыйрь буласы килүен әйтә.
Бик күп сикәлтәле юллар үтеп, Муса белем ала һәм халыкны мәдәнияткә алып чыга. Ул шигырьләр, поэмалар, либретталар иҗат итә. Бер-бер артлы аның китап басмалары чыга, бигрәк тә, балалар өчен. Безнең мәктәп укучылары да Муса Җәлилнең балалар өчен шигырьләрен беләләр.
1.Хәзер 3 б сыйныфы укучысы Хасаншина Азалия “Чишмә” шигырен сөйли.
2. –Муса Җәлилнең шигырьләренә күп кенә композиторлар көй язганнар, әйдәгез әле шуларның берсен тыңлап китик 2 б сыйныф укучылары “Сәгать”.
3. - Муса Җәлилнең шигырьләрендә табигатьне ярату, кайгырту, соклану хисләре чагыла. М. Җәлил балаларга табигатьне сакларга, аның байлыкларын арттырырга, агачлар, чәчәкләр үстерергә чакыра.Шундый шигырьләрнең берсен тыңлап китик 4 б сыйныфы укучысы Хәсәншин Ислам “Бакчачы” шигыре.
4. – Белгәнегезчә авылда кешеләрне нинди кош иртән иртүк уята? Әйе, әтәч. Хәзер 4 а сыйныф укучылары “Әтәч” шигырен сөйлиләр.
5.- Муса Җәлил күп мәртәбәләр дошман тылына разведкага бара, дәһшәтле сугышларда катнаша. 1942 нче елның 26 нчы июнь көнне шагыйрь каты яраланып, немец фашистларына әсирлеккә эләгә. Әсирлеккә эләгүен шагыйрь бик авыр кичерә, дошманнарга нәфрәте аның шигырьләрендә дә күренә. 3 б сыйныф укучылары “Кызыл ромашкалар” шигыре.
6. –М.Җәлилнең күп кенә шигырьләрен рус теленә тәрҗемә иткәннәр. 6а сыйныф укучылары “Молодая мать” шигыре.
7.- М.Җәлилнең шигырьләре арасында юмор белән дә язылганнары да бар.
7 в сыйныфы укучысы Трофимова Анна “Ишек төбендә” шигыре.
8.- Сугыш беткәч солдатлар ярасыз кайтмаганнар. 8 а сыйныфы укучысы Мөбәрәкшин Әгъзәм “Аяксыз” шигыре.
- Җәлилнең батырлыгы, иҗаты үлемсез, җырга әйләнгән гомере – мәңгелек. Муса мең ел яшәр имән кебек үз урынында басып калды һәм калыр.
Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып,
Үзе үлсә, исеме калсын
Мең яшәрлек имән булып.
Шуның белән Муса Жәлил шигырьләрен сөйләргә теләүчеләр тәмам, хәзер жюри әгъзәләренә сүз бирәбез.
Барлык әзерләнеп килгән укучыларга зур рәхмәт.
М.Җәлилгә багышланган шигырь конкурсында катнашкан укучылар исемлеге.
№ | ФИ | Шигырь исеме | Сыйныф |
1 | Хәсәншина Азалия | Чишмә | 3 б |
2 | Рубцов Александр, Салахова Эльвина, Салемгареева Лия, Сырбу Мария, Фатыхова Эльвина, Шайгарданова Ангелина, Шелкова Арина | Сәгать | 2 б |
3 | Хәсәншин Ислам | Бакчачы | 4 б |
4 | Шакиров Артур, Гирфанов Тимур, Моисеева Ангелина | Әтәч | 4 а |
5 | Хаертдинова Зарина, Садирдинова Мадина, Гаппарова Радмила, Данилова Полина, Инюшева Дарья, Фасхутдинова Гульшан | Кызыл ромашкалар | 3 а |
6 | Ермакова Ксения, Сергеева Варвара | Молодая мать | 6 а |
7 | Трофимова Анна | Ишек төбендә | 7 в |
8 | Мөбәрәкшин Әгъзам | Аяксыз | 8 а |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тел бәйгесе
Рус мәктәбендә белем алучы татар балалары белән үткәрелгән бәйге....
"Озын толым"бәйгесе.
Зәй районы Сәвәләй авылы мәктәбендә үткәрелгән "Озын толым" бәйгесе....
Каләм сынау бәйгесе.
Авторское чтение "Проба пера"....
«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара
«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара. Туган тел көненә багышланган....
“Акыллы кызлар, акыллы егетләр” бәйгесе.
( Сөекле шаСөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗатына багышлана...
Тапкырлар, зирәкләр бәйгесе
Укучылар арасында үткәрелгән ярыш-бәйге зур кызыксыну уята...
Габдулла Тукай- безнең күңелләрдә ( шигырьләр бәйгесе)
Г.Тукай нибарысы дистә елга якын гына иҗат иткән.Шушы вакыт эчендә ул татар халкының иң сөекле әдибенә әверелә....