Нәүрүз котлы булсын!
презентация к уроку на тему
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Нәүрүз мөбарәк булсын! Нәүрүз бәйрәме атна-ун көн дәвам иткән. Фарсыча “Нәү”-яңа, “рүз”-көн дигәнне аңлата. Көнчыгыш календаре буенча бу-Яңа елны каршылау бәйрәме.
Нәүрүз бәйрәме көннәрендә олылар, әби-бабайлар, өйдә матур киемнәрен киеп, махсус нәүрүз намазларын укыганнар. Гаиләгә, илгә, дәүләт башлыкларына исәнлек, тынычлык, бәхет, зур уңышлар теләп, озак-озак итеп дога кылганнар, хәерле Яңа ел килүен сораганнар. Нәүрүз бәйрәмнәре мөселман халкын киләчәккә якты өмет белән карарга өйрәткән, аларга яңа көч-дәрман, дәрт биргән, аларны тормышны яратырга өйрәткән.
“ Нәүрүз”иң шатлыклы яз бәйрәме-өмет бәйрәме билгеләп үтелгән.Таң ату белән учак кабызганнар.Шул чакта итле аш яки ботка пешереп кешеләр бер-берсен сыйлаганнар.Учак әйләнәсендә балачагалар, кызлар, егетләр әйләнгәннәр.Менә шушы шәрык бәйрәме безнең көннәрдә халык йоласы буларак яңартыла. Бу көнне халкыбыз уйный, ярыша, күңел ача.
Нәүрүз җиткәч, авылның иң чибәр, бар яктан уңган-булган кызын сайлап “Нәүрүз-бикә” дип игълан иткәннәр.
Предварительный просмотр:
Тема: Нәүрүз бәйрәме.
Максат:
1. Укучыларны халкыбызның онытылып бара торган бәйрәмнәре белән таныштыру;
2. Укучыларда халкыбызның йолаларына, гореф – гатәдләренә мәхәббәт тәрбияләү;
3. Мәрхәмәтле, игътибарлы, әхлаклы балалар тәрбияләү.
Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” (нәү – яңа, рүз – көн) дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт.
Идел буе татарлары Нәүрүзне чәчүгә чыгар алдыннан бәйрәм иткәннәр. Мәсәлән, карга боткасын гына алыйк. Ул шулай ук Нәүрүзнең бер өлеше. Аны икенче төрле дәрә яки зәрә боткасы дип йөртелә. Нәүрүз көннәрендә ( ул атна – ун көнгә сузылган) йорттан – йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Бәйрәм көнне иртән иртүк торып 8–10 кешелек төркемнәргә бүленеп урамнарга балалар чыккан. Алар йорттан – йортка кереп, нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп , йомырка, ярма җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗалары кичтән үк йомыркаларын төрле төскә буяп куйганнар. Соңыннан балалар бергә җыелып төрле уеннар уйнап, йомырка, ботка ашаганнар. Балалар урамнарны йөреп чыккач, атларга атланып егетләр чыккан. Аларда йомырка җыеп йөргәннәр. Бу күренеш сөрән сугу дип аталган. Яшьләр бергә җыелып уеннар оештырганнар. Арадан иң чибәр, уңган кызны Нәүрүз итеп сайланган. Җыелган халык нәүрүз җырлаган, бәет әйткән. Нәүрүз көнне кешеләр күңелендә гел игелек кенә булырга тиеш. Ул изгелек булып аның үзенә үк кайтачак. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай үтәр дип уйлау күбрәк шатлану, башкаларга куаныч өләшү теләген уяткан. Кеше үз өстендәге бурычлардан да котылырга тырышкан.
Соңгы елларда халкыбызның гореф – гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә игътибар артты. Без март аенда “Нәүрүз” бәйрәме үткәрәбез. Бәйрәм Мәдәният йорты алдындагы мәйданда уза. Бәйрәм турындагы белдерү берничә көн алдан куела. Иртәдән үк музыка уйный. Бәйрәм буласы урын кыш, яз күренешләре, чәчәкләр белән бизәлә.
“Хуш киләсең, Нәүрүз”, “Яз килә, яз көлә” дигән сүзләр язылган плакатлар эленә. Укучылар музыка астында ярымтүгәрәк ясап тезеләләр. Алып баручы бәйрәмне ача, “Нәүрүз” бәйрәменең тарихы белән таныштыра.
(Бәйрәм үткәреләчәк зал кошлар рәсеме, ай, йолдызлар, кояш, чәчәкләр рәсеме белән бизәлгән).
Алып баручы. Исәнмесез,саумысыз,һәрбарчагыз!
Бүген бездә бәйрәм көн.
Уйнап күңел ачам дип,
Бәйрәмгә килде һәркем.
Бүген бездә”Нәүрүз”бәйрәме.Элек заманнарда безнең бабаларыбыз,бабаларыбызның балалары”Яңа ел”бәйрәмен 22нче мартта уздырганнар.Аны”Нәүрүз”дип атаганнар.Бу көнне малайлар белән кызлар,һәр өйгә кереп,хуҗаларга такмаклар-такмазалар әйткәннәр,аларны бәйрәм белән котлаганнар.
-Чү әнә үзләре дә киләләр бугай! Күч безнең күңелгә, Җыр яме,җир яме! Рәхим ит,түрдән уз. Нәүрүз бәйрәме!
“Татар халык “биюе.
1нче укучы.
Әйдә кояш,сип нурыңны, Кызганма бер дә. Зур бәйрәм,күңелле бәйрәм Нәүрүз бүген бездә.
2нче укучы.
Тизрәк кил безгә, җылы яз! Тизрәк-тизрәк кил! Куяннар туңып беткәндер, Иссен җылы җил.
3нче укучы.
Урманда бит,җылы өй дә, Җылы мич тә юк Куяннарның әбиләре Бәйләми оек.
4нче укучы.
Тизрәк кил безгә,җылы яз! Тизрәк-тизрәк кил. Чыпчыкларга җырлар өйрәт. Уйна ,сайра көл.
5нче укучы.
Урманда бит пешермиләр. Түгәрәк калач. Песнәкләрнең туннары юк. Тамаклары ач.
6нчы укучы.
Тизрәк кил безгә,җылы яз, Тизрәк-тизрәк кил! Балыкларны коткар берүк, Боз астында күл.
7нче укучы.
Чәчәкләр белән күмелсен Без яшәгән ил. Тизрәк кил безгә,җылы яз, Тизрәк-тизрәк кил!
Алып баручы. Нәүрүз Яңа ел,яңа көн дигәнне аңлата.Ул көнне көн белән төн тигезләшә.Менә шуннан соң көн озыная башлый.Ә Нәүрүз бәйрәме ул нинди бәйрәм?
Укучылар бергәләп: .-Яз бәйрәме!
- Кышны озату,язны каршылау бәйрәме!
-Дуслык бәйрәме.
ҖЫР:
Алып баручы. Балалар,карагыз әле кара каргалар килгәннәр.Алар яз киләсен хәбәр итүчеләр.
1нче карга. Ачылды ак калын юрган, Исә язгы җилләр дә. Без кайтабыз сагындырган, Туган үскән җирләргә.
2нче карга. Көннәрне юлда үткәреп, Куанышып сезгә очтык. Канатларга күтәреп, Сезгә яз алып кайттык.
3нче карга. Яз кызы Нәүрүзбикә, Тиздән сезгә килеп җитә.
(Кара каргалар очып чыгып китәләр). 8 нче укучы. Көннәр аяз,күктән алсу, Нур сибеп кояш көлә. Җиргә тама көмеш тамчы, Сагынып көткән яз килә.
9нчы укучы. Әйтегез,кайсы вакыт, Яздагыдан ямьлерәк. Кыш айларын да яратам, Әмма яз күңеллерәк.
Җыр:”Нәүрүз килә”
Алып баручы.Балалар Нәүрүз килсә генә яз була бит.Әйдәгез әле, бергәләп ,Нәүрүзбикәне чакырыйк.Нәүрүзбикәү-ү-ү....(Башына чәчәк такыя,өстенә яшел күлмәк кигән Нәүрүзбикә керә).
Шау-гор килеп, Нәүрүз, чәчәкләр керә. Нәүрүз яшел киемнән.
Нәүрүзбикә. Әссәламегаләйкем, кадерле дусларым!
Агымсулар кичтек без,
Сезгә килеп життек без,
Нәүрүз әйтеп үттек без,
Нәүрүз мөбарэк булсын!
Бергә. Хуш киләсең! Түрдән уз, Нәүрүз!
Нәүрүзбикә. Гайбәт бетсен телегездә,
Орыш бетсен илегездә,
Ачу китсен йөзегездән -
Шулай икән, килим сезгә!
Бергә. Амин!
Нәүрүзбикә. Бурычларны кичерегез,
Дошманнарга кул сузыгыз,
Шуның белән мәрхәмәткә,
Йөрәгемә юл сызыгыз!
Шулай икән, киләм сезгә!
Бергә. Нәүрүз килде, яз килде!
Нәүрүз, мөбарәкбад!
Нәүрүзбикәгә сөлге белән ипи-тоз тапшырыла.
Нәүрүзбикә. Кояш, чык, чык!
Тәти кашык базарда,
Ботка пешәр казанда,
Батыр карны елак ит,
Жылың белән кунак ит!
Нәүрүзбикә (балаларга күчтәнәчләр өләшә).
Игеннәрегез мул булсын,
Тормышыгыз ямьләнсен,
Сәламәт булыгыз!
Балалар. Амин, шулай булсын
Нәүрүзбикә. Котлап сәлам бирдегез,
Мине көтеп алдыгыз.
Тук булсын малларыгыз,
Мул булсын балларыгыз.
Инде мине тыңлагыз -
Уйнагыз да көлегез,
Биегез дә жырлагыз.
2 нче укучы. Кызлар, кызлар, тыңлагыз,
Нәүрүз җитте, уйнагыз.
Каз, күкәй, коймак, май
Әзерләек без, давай.
3 нче укучы. Әйдәгез, әйдәгез,
Коймак пешерик!
Ботка пешерик!
"Коймаклар" уен - жыры уйнала.
Балалар, кулга-кул тотынышып, тугэрэк ясыйлар,
Нэурузбикэ уртада.
Бүген Нәүрүз бәйрәменә
Без чакырдык кунаклар;
Кунакларнын килүенә
Без пешердек коймаклар.
Коймакларга карасаң,
Менә шулай күпергән,
Менә шулай жәелгән,
Менә шулай кысылган.
Коймагынны майлап ал,
Теләгәненне сайлап ал
Нәүрүз: Хөрмәтле дуслар, сез эш сөясезме?
Балалар: Сөябез.
Нәүрүз: Арагызда ялкаулар юкмы? Җир эшен яратасызмы? Кеше хезмәтен хөрмәтлисезме? Мин бик шат. Алтын куллы уңган кешеләрне шатлыклы көннәр көтә. Җирдән муллык, кояштан җылылык, күктән яңгыр иңәр.
(кыңгырау тавышы ишетелә, гармун тавышы).
Алып баручы: ишеттегезме, кыңгырау һәм гармун тавышы. Тагын кунаклар киләләр ахыры. Менә кем килә безгә, рәхим ит түребезгә.
Алып баручы: Кыш бабай, Кыш бабай, ни хәлләрең бар, бабай?
Кыш бабай: Бу нинди җыен монда? (Нәүрүзгә)
Миңа әйтми киткәнсең,
Кышны җиңәм дигәнсең,
Ха- ха- ха!
Бер өрермен - җил исәр,
Шыткан чәчәкне кисәр,
Ике өрсәм - кар ятар,
Елга-күлгә боз катар,
Кит, Нәүрүз, кит.
Нәүрүз.
Шап итсәм – җил тынар,
Елмайсам – карың елар.
Үзең кит, кыш!
Кыш бабай.
Минем җитез тайларым бар,
Гыйнвар, февраль айларым бар.
Нәүрүз.
Минем дә бит тайларым бар
Җитез апрель, майларым бар.
Алып баручы: Кыш бабай, юкка ачуланасың. Безнең балалар да беләләр бит инде, кыш артыннан яз килә. Ходай тәгалә табигатьне шулай яраткан.
Кыш бабай. Ә шулай да көч сынашыйк. Болай гына урынымны Нәүрүзбикәгә калдыру юк.
Нәүрүз: Бөтен шартларыңны да үтәрмен.
Кыш бабай: Менә балалардан сорыйк әле, мәкальләрне синең турыда күбрәк беләләрме, әллә минем турыдамы?
Яз кыш турында мәкалләр әйтү.Бер кыш бабай, бер Нәүрүз әйтә:
Алып баручы: Кыш бабай, Нәүрүзбикә, менә күрәсеңме, балалар икегезне дә яраталар.
Кыш бабай:
Рәхмәт, рәхмәт.
Менә хәзер карыйк әле ярышып,
Бераз аркан тартышып.
Нәүрүз: Мин риза.
Балалар:
Кыш бабай, ачуланма
Яратсак та үзеңне
Быелга син китеп тор,
Нәүрүзгә бир көнеңне.
Кыш бабай:
Әле минем көчем җитәрлек.
Менә кашык, менә күкәй
Тот кулыңа чибәркәй
Син дә йөгер, мин дә калмам,
Кайсыбыз алдан килер?
Алып баручы: Кыш бабай, карт булсаң да үзең хәйләкәр син. Яңа ел бәйрәмендә биегән идең, биеп җибәр әле. Кыш бабай биеп китә.
Кыш бабай:
Уф, арыдым, сусадым,
Харап булдым, җиңелдем.
Эредем бит, эредем,
Яз алдында хур булдым.
Нәүрүз кызым, көчле, нык бул.
Бу сабыйлар хакына
Китим инде салкын ягыма.
Бирәм инде урынымны сиңа
Икенче елга кадәәәәәр дус-ла-рыыыыыыым!
Уеннар уйнала.
1) Җеп чорныйлар.
2) Ятып ялау (тәлинкәдән он ялау).
3) 10 кыз, 10 малай исемен әйтү.
4) Бер татар көенә 2 төрле бию.
5) Ике командага 2 төрле җыр.
БИЮ:
Алып баручы. Салкын кышны яз җиңде,- Моны барчагыз күрде. Куллар кулга тотынып Без бәйрәм итик инде.
Нәүрүзбикә. Кояш чык,чык чык! Тәти кашык базарда. Ботка пешәр казанда. Батыр карны елак ит. Җылың белән кунак ит.
(Кояш чыга). Кояш белән сөйләшүче бала. Кояш,кояш син биектә Бар дөньяны күрәсең, Әйтче иң матур җир кайда? Син бит инде беләсең? Кояш. Әйе,беләм,мин әйтәм тыңлап кара. Иң матур җир туган җир ул, Онытма моны бала.
Алып баручы. Алдагы көннәрегездә Телибез зур уңышлар. Муллыкта,тыныч тормышта гына Яшәгез дуслар.
“Туган телем”җыры.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарий для старшей татарской группы "Котлы булсын Яңа ел! "
Сценарий Нового года для татарской группы...
“Эшең ямьле, ашың тәмле булсын”.
: Әхлак тәрбиясе бирү. Логик фикер йөртеп, әйләнә-тирәдәге вакыйгалардан дөрес нәтиҗә ясый белү күнекмәсе булдыру. ...
Методическая разработка урока по теме:"ЭЛЕКТРИЧЕСКИЕ ПИЩЕВАРОЧНЫЕ КОТЛЫ"
Данная методическая разработка по учебной дисциплине "Техническое оснащение и организация рабочего места" по теме: Электрические пищеварочные котлы используется для проведения лабораторно - прак...
"Нәүрүз котлы булсын!"
1. Проектның төре: Иҗади – проектик юнәлешле2. Проектның дәвамлылыгы: 2 атна3. Проектның максаты: Балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләгәндә татар халкының электән килгән гореф-гадәтләре, мәдәни...
Сыйныфтан тыш чара "Нәүрүз котлы булсын!"
Сыйныфтан тыш чара "Нәүрүз котлы булсын!"...
"Казан! Казан! Мәңге тыныч булсын, Якты булсын туар таңнарың!" Әдәби-музыкаль кичә өчен сценарий
Әдәби-музыкаль кичә өчен әлеге сценарий башкалабыз Казанның тарихи сәхифәләре, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйли.Укучыларның нәфис сөйләм телен үстерү белән беррәттән, аларда туган җирне ярат...
Основные характеристики котлов. Классификация котлов.
Основные характеристики котлов. Классификация котлов....