Аналар көненә сценарий
материал (7 класс) по теме

Валиахметова Альфина Хуснулловна

Ноябрь ахырында һәр елны, зурлап, Аналар көнен билгеләп үтәбез. Бу сценарий шул уңайдан төзелде. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Аналар көненә сценарий25.31 КБ

Предварительный просмотр:

Бергә. Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар!!!!!!!!!!!

1 А.б.Әнкәйләргә Аллаһ ярдәм бирсен!

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә якты йолдызлардан

 Йә кояштан һәйкәл салырлык!

      2 А.б. Әни, әнием, әнкәй! Бу сүзне кадерләп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.

1.А.б. Балагызның берәве сез,

Гаиләнең йөрәге сез,

Иминлекнең терәге сез,

Һәркемнең дә кирәге сез.

Сез чаялар, сез батырлар,

Сез дөньяда иң матурлар.

Сез булганга тормыш ямьле,

Сез булганга яшәү гамьле.

     2 А.б. Туганнан алып, әниләребез һәрчак янәшәдә: “Әннә” диеп телебез ачыла,беренче адымнарыбызны күреп, газиз әниләребез сөенә, чәчәк букеты тоттырып, мәктәпкә озатучы да ул! Безнең иң якын киңәшчебез дә, сердәшчебез дә! Аллаһы Тәгалә хатын-кызны йомшак табигатьле, сүзчән, нәфис, хисчән итеп яраткан һәм гүзәл затларга гаиләдәге иң җаваплы, четерекле вазыйфаны – бала тәрбияләүне йөкләгән. Хатын-кыз – иң элек ана һәм гаилә учагын саклаучы ул.

1 А.б. 27 ноябрь – Аналар көне. Шушы бинабызда җыелган барлык аналарны һәм тамашачыларны  бәйрәм белән котлыйбыз. Күңел күгегез аяз, тормышларыгыз имин, табыннарыгыз мул булсын, кайгы- хәсрәт күрмичә, балаларыгызның, онык – оныкчыкларыгызның  игелеген күреп, исән – имин яшәгез.

2 А.б. Хөрмәтле тамашачылар!Аналар көненә багышланган “Әнием - кадерлем” дип исемләнгән концерт программабызны башлыйбыз. Рәхим итеп карагыз.

( 2)Сезнең каршыгызда Р.Абдуллина җитәкчелегендәге “Сәйләннәр” бию төркеме

  3)  Әниләрне бәйрәм белән котлап, Исмагилова Ранилә “Мин язларга сине тиңлим, Әнкәй” шигырен укый)            

                                                       А.б.    Йөрәк каның миңа гомер биргән,

           Бишек җырың – сандугачлар моңын.

                                                            Күкрәк сөтең аша иман иңгән.

                Җил – яңгырдан саклый кайнар тының.

     Синең хисләр аша җанга күчкән

Илһам нуры яши йөрәгемдә.

              Мин бит синең яшьлек өлгең ,Әнкәй,

        Синең моң ул минем күзләремдә.

           Халык җырын җырладың син безгә,

Атап түгел, тик эш арасында.

Боекканда юатты да ул җыр,

Дәвалады йөрәк ярасын да.

Сагынуга түзә алмый кайчак

Ятасың син мамык түшәгеңә.

    Кайтып керсәк, кочагыңа алып,

        Сайратасың былбыл түшләреңдә.

      Бар сырхавың бетә безне күргәч,

Яшең юа җыерчыклы битне.

Үзең өчен түгел, безнең өчен

   Яшьнәп яшәп бар гомерең үтте.

   

 Сүндермә син, Әнкәй, өй учагын,

Йөрәк утың янсын озак еллар.

Күңел җылың тоеп, туган йортка

          Кайтсын сагынып безнең кызлар,уллар.

Әле догаларың саклап тора

       Борчулардан безне, бәлалардан.

    Яшә озак, Әнкәй, игелек күреп,

       Безнең дәвам – онык ,балалардан.

4.Ә хәзер – күңелле тәнәфес.”Әҗем бабай – больницада” миниатюрасы

                  А.б.  “Әни, синең хәер-фатихаң” (Ф.Яруллин.)

Ашкынабыз  ерак юлларга без

Яулар өчен күбрәк җиңү-дан.

Юлда безне бәлаләрдән саклый,

  Әни, синең хәер-фатихаң.

Баш очында кайчак  кояш сүнә,

Атмас кебек  була якты таң.

Караңгыда безгә  юл  күрсәтә,

Әни, синең хәер-фатихаң.

Киңәшергә  янда дус  югында,

Бәргәләнгән чакта  ялгыз  җан –

Иң акыллы бер киңәшче була,

Әни, синең хәер-фатихаң.

Шунсыз җирдә яшәү мөмкин түгел,

Шунсыз булмас иде безгә сан –

Туган көннән үлгәнчегә кадәр

Кирәк, әни, хәер-фатихаң.

 5.Хәзерге җырыбызны тәүге тапкыр ана булу бәхетенә ирешкән Әниләргә багышлыйбыз.”Әниемнең кочагы” Исмагилова Ранилә Исмагилова һәм Гөлфинә Валиахметова .

А.б. Әнкәм назы.( Шәмсия Җиһангирова)

Бишекләргә салгансыңдыр сөеп,

Назлап үпкәнсеңдер чәчемнән.-

Ул назны мин инде хәтерләмим,

Чоңгылына еллар яшергән.

Әллә нишләп сыкрап куя күңел,

Син, әнкәем, искә төшкәндә,

Бишекләрдә бер тибрәлер идем,

Белмәгәндә ниләр эшләргә.

Исемә төшер: нинди иде ул наз –

Әнкәм назы, әнкәм җылысы?

Инде үзем әни булсам да  мин,

Синең нәни кызың булыймчы?!

Кагыл әле минем чәчләремә,

Назлап салчы, әнием, бишеккә.

Синең назны тойсам башкасына

Түзәрмен, бирешмәм ничек тә...

 6.Сезнең  каршыгызда  “Сәйләннәр” бию төркеме.

 7. “Бала баласы – балдан татлы”, - диләр. Әйе, бу – кадерле әбиләребезнең сүзләре.Әбиләр әниләрне генә түгел, оныкларны да кадерләп үстерүчеләр бит алар.Мухамадиев Әмир  “Әйбәт тә минем әби “шигырен укый.

А.б.Кайтсам – китсәм, нурлы йөзең белән

Ишек ачып каршы аласың.

Шулай өзелеп тик әнкәйләр генә

Яратадыр газиз баласын.

Авызыңнан өзеп, өем – өем

Күчтәнәчләр төяп куясың;

Миңа рәхәт: инде картайсам да,

Килә һаман бала буласым.

Кайчакларда, куеныңа сыенып,

Килә үксеп- үксеп елыйсым.

Син генә бит, әнкәй, һәр сүземне

Ихлас күңел белән тыңлыйсың.

...Итәгеңдә утырасым килә,

Тоеп кулларыңның җылысын.

...Кайткан саен нигә миннән , әнкәй,

“Килдеңме, балам?” – дип сорыйсың?

Ничек инде килим?! Очып кайттым!

Җан иңдергән изге нигезгә.

“Синең өең Казанда бит” димә,

Күңелем ятмый минем ул сүзгә.

Туган йортка кайтып кына була! –

Тагын ничә йортың булса да.

Монда мине тибрәлдергән бишек,

Тәпи атлап чыккан бусага.

Инде күптән искергән булса да,

Паркет түгел булса да идән...

Дөньяның бу җәннәт иңгән җире,

Мәккәм шушы минем, Мәдинәм!

Метр да җитмешнең яртысына

Тигезләшеп килсә дә буең, -

Газиз, кадерлерәк беркемем юк! –

Иртән уем синдә, кич уем...

Синең янда үткән бала чагым

Серле әкият кебек мәл сиңа!

Туган йортсыз, назсыз, тәмле сүзсез, -

            Синсез үткән гомер жәл миңа.(Ш.Җиһангирова)

8.Ә хәзерге җырыбыз залда утыручы ике тапкыр ана булу бәхетенә ирешкән Әниләргә багышлана.Сезнең каршыгызда  Илсөя Валиахметова.”Ак чәчәкләр”

˟   ˟     ˟      ˟

А.б.Кайчан кайтсам да туган ягыма,

Капка төбеннән каршы аласың...

“Кычыткан иде борыным...” диеп,

Әз күчтәнәчне зурлап аласың.

Китә башласам,газиз әнкәем,

Яшь тулы күзең түбән иясең...

“Нәрсә җибәрим...”дип сөйли – сөйли,

Күчтәнәчләрне таудай өясең.

“Каладыр инде әллә нәрсәләр...

Елармын инде, калса, син киткәч...

Җаның теләгән бөтен нәрсәне

Биреп булмый шул ,сирәк күрешкәч...

Сирәк кайтасың...Сагынам тәкатьсез!

Минем өчен шул һаман бала син.

Гел – гел сызланып, әрнеп торучы

Йөрәгемнең иң татлы ярасы...”

“Нәрсә җибәрим...Тагын нәрсә?!” дип

Борчылма, әнкәй, берни кирәкми!

Татлы сүзләрең. Назыңны биреп,

Алып каласың минем йөрәкне...(Ш.Җиһангирова)

9. Ә хәзер сезнең каршыгызда  Аккошлар биюе.

˟   ˟     ˟      ˟

А.б.Бүләк иткән ак шәлемне, әнкәй,

Иңнәреңә бер дә япмыйсың,

Керләнмәсен диеп, төреп кенә

Иске сандыгыңда саклыйсың.

Мин бит аны сатып алган идем,

Ашка барган чакта ябар дип,

Озак кайтмый торып сагындырсам,

”Кызым бүләге” дип карар дип.

...Ә син аны һаман кызганасың,

Кара тисә, дисең, керләнсә...

Ап – ак күңелеңә ак шәлкәең

Бик килешер иде югыйсә!

Ничә әйттең инде:

“Шәлеңне, - дип, -

Үлсәм, кире алып китәрсең...”

Әй, әнкәем, ак шәлкәең сине

                          Алмаштыра алыр микән соң?!(Ш.Җиһангирова)

10. Хәзер башкарылачак җырыбыз өч баласы булган Әниләргә бәйрәм сәламе булып яңгырый.Каримова Энҗе һәм Сабирова Инзилә башкара.

˟   ˟     ˟      ˟

             

                                                              А.б.   Әнкәй белән икәү чәй эчәбез,

Ни сөйләшсәк, шул сүз килешә.

                                                                  “Алай ярамас” дип уйлап тормыйм,

         Тарсынмыйм, оялмыйм мин һич тә.

    Әнкәм миннән бер гаеп эзләми,

Бәйләнми һәр әйткән сүземә.

           Телем белән “былбыллар сайратам”,

     Сүзләр сайлап тормыйм үзем дә.

    Шәһәрдә бит алай яшәп булмый,

Һәр сүзеңне үлчәп сөйлисең.

                                                                   Дөнья тулы кеше арасында

Япа – ялгыз иңрәп йөрисең.

Анда сиңа бөтен кеше чит- ят,

Эч сереңне сөйләр кеше юк.

                Кайгың бармы, шатлыкларың бармы –

Беркемнең дә синдә эше юк.

    Әкрен – әкрен ваемсызлык баса,

Битарафлык били җаныңны.

Минем дә бит садә күңелемә

“Шәһәр җиле” килеп кагылды...

      Эчик әле чәйләр тәмләп – тәмләп,

Гөр – гөр килеп икәү, әнкәем,

Авыл җанын пакьләр өчен кайтты

                            Шәһәрләшкән газиз бәбкәең.(Ш.Җиһангирова)

11.Сезнең каршыгызда янәдән “Сәйләннәр” бию төркеме.

12.Валиахметова Гөлфинә Әниемә.

˟   ˟     ˟      ˟

                       Изге сыйфатлар(Г.Васыйлова)

Әни!Әнкәй!Нинди якын сүзләр!

Барысын да җыйган эченә.

Матур да ул,изге сүз дә бит ул-

Сокланасың аның көченә.

Сабырлыгың чиктән ашкан, Әнкәй,

Бәхет өләшәсең кул сузып.

Гомер юлың ак буразна булып,

Балкып тора безгә юл сызып.

Изгелекнең синдә чиге юктыр,

Мәрхәмәтең төпсез коедыр.

Саулыгыңны бирсен,я, бер Ходам!

Бәхет нурларында коендыр.

Газиз Әнкәй, синдә генә шулай

Күп җыелган изге сыйфатлар.

”Җәннәт – аналарның аяк асты”-

Диеп әйтә изге китаплар.

13.Хәзер яңгыраячак җырыбыз 4 баласы булган Әниләргә багышлана.Сезнең каршыгызда әниле- кызлы Валиахметовалар.

˟   ˟     ˟      ˟

А.б.Дистәләрне кушып дистәләргә

Сүтәсең син гомер йомгагын.

Һәркем өчен маяк булыр иде

Әнкәй, синең үткән елларың.

Тормыш кичкән чакта сабыр булдың,

Сыгылмадың җилдә ,давылда.

Түземлегең күреп сокланмыйча

Калган кеше бармы авылда?!

Үзең уңган,үзең кешелекле,

Шуңа күрә арта хөрмәтең.

Сиңа карап төшендек без, Әнкәй.

Яшәү серен, гомер кыйммәтен.

Тик бер генә безгә яшәү язган,

Тик бер генә яшәү мизгеле.

Без бәхетле булыр идек,Әнкәй,

Яши алсак синең шикелле.

14.Ә хәзер күңелле тәнәфес – “Поездда” миниатюрасы.

А.б.Фирүзә Җамалетдинова

Каерылып Әнкәй печән чаба,

Шулай чаба иде элек тә.

Мин ташыган булам кочаклап та,

Сәнәк очларына элеп тә.

Ир-егетләр дәшә каерылып:

-Алла ярдәм бирсен сезләргә!

Алсу җиләк.Хуш ис.Яшел болын....

Җиһан ямьсез түземсезләргә.

Эшкә түзем әнкәй.Әткәм белән

Тигез бүлеп, тигез күтәрде.

Күкрәүләрдә чалгы сабы белән

Терәп торыр иде күкләрне.

Алсу йөзле тукранбашлар бии,

Ә болыннар янә яшелдән.

Каерылып печән чаба Әнкәй,

Ялгызлыгын кая яшергән?

Кирәк өчен түгел.Малкае юк,

Бәрәне дә ике баш кына.

Печән чаба, балам күңеле дип,

Әйләнмәсен юллар ташына.

Кайталмыйм шул.Печән вакытларын

Басып китә юллар тузаны.

Бар тузансыз юллардан да җәйнең,

Гомеремнең очып узганы.

Ә мин бүген сабый.Яланаяк

Печән җыям Әнкәй артыннан.

Алсу йөзле тукранбашлар бии,күрче,

Мин эзләгән бәхет – алтыннар...

˟   ˟     ˟      ˟

15. Сезнең каршыгызда “Сәйләннәр” бию төркеме.

                                                       А.б.      Әнкәйләрдән үрнәк алабыз без.

Әнкәйләрдән күчә тыйнаклык.

Безгә гомер биргән Әнкәйләргә

 Исән чакта һәйкәл куярлык.

Ана яши җирдә бала өчен,

Гомер буе булып терәге.

Аккан суга, янган утка керә,

Бала өчен тибә йөрәге.

Бер минут та истән чыгармый ул,

Гомер биргән сөю җимешен.

Җаны белән тоеп яши Ана,

Баласының йөрәк тибешен.

16.Хәзерге җырыбызны 5 баласы булган әниләргә багышлыйбыз.Ранилә Исмагилова һәм Гөлфинә Валиахметова

А.б.Ана күңеле – диңгез. Бар да сыя:

Борчулар да, шатлык – барсы да.

Сөенечле язлар, якты җәйләр,

Көзе – кышы, моңы-зары да.

Дулкынлана диңгез.Баласының

Бочуларын күрсә,хафадан.

Баласына гомер, тәүфыйк сорап,

Яши ана һәркөн Алладан.

Балалары шатлык бүләк итсә,

Йөрәгенә сыймый сөенеч.

Яшәтәсе иде Әниләрне,

Китермичә һич тә көенеч.

Һәрбер Ана тели үз баласын

Гел бәхетле итеп күрергә.

Әзер алар, газиз баласына,

Ярты җанын бүлеп бирергә.

Инсаф, әдәп үрнәге ул һәрчак.

Бөек аның куйган хезмәте.

Ана хакын хаклап, күрсәтик без

Аналарга тиеш хөрмәтне.

17. Хәзер “Попугай” миниатюрасын карап китегез.

А.б.Хатын –кызның йөрәгендә кояш яши.

Бар дөньяны җылытырлык көчкә ия.

Җаны изге, күңеле нечкә нәфис затка

Илбашы да, батырлар да башын ия.

Бала ханнан олы була, дәлилләнгән,

Ә баладан олы була тик Аналар.

Алтмыш яшькә җиткәндә дә ана өчен

Бала булып кала икән ул балалар

Әниләрнең йөрәгенең тирәнлеген

Аңлыйбыз без әни булгач тик үзебез.

Мең тәңкә дә бер Әнине алыштырмас,

Кояш булып мәңге яшә ,Әниебез!

18. Сезнең каршыгызда Исмагилова Ранилә һәм Валиахметова Гөлфинә.

А.б.Бар нәрсәне табып була җирдә,

Табып була эшне, акчаны.

Сатып алып була зур байлыкка,

Чит илдәге гүзәл бакчаны.

Тик сатылмый җирдә сәламәтлек,

Сатып алып булмый гомерне.

Табып булмый әгәр бер югалтсаң,

Бу дөньяда әти-әнине.

Шуңа күрә яшәгәндә дуслар,

Кадерлик без әти-әнине.

Алар безгә гомер бүләк иткән,

Иң газизләр җирдә түгелме?!

Күп нәрсәне рәтләп була җирдә,

Я табыла аның башкасы.

Ә югалтсаң әти-әниләрне,

Аларның бит булмый яңасы.

19. Егетләр башкаруында җырыбыз 6 һәм аннан да күбрәк баласы булган әниләргә багышлана.

20. Сезнең каршыгызда дәртле биюләре белән 6-7 нче класс кызлары.                         

21.Хор.

Хөрмәтле тамашачылар! Аналар көненә багышланган  концертыбыз ахырына якынлашты.

Сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз һәм бары тик иң изге теләкләребезне генә юллыйбыз.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аналар көне

Һәр елның ноябрьнең соңгы атнасында үткәрелә торган Аналар көненә багышланган бәйрәм. Җир йөзендә иң кадерле, иң ягымлы, иң матур, иң сөйкемле әниләребезне бу бәйрәмгә чакырып улларының, кызларының хе...

Ата-аналар җаваплы

Лекция для родительского собрания, на татарском языке....

Ата-аналарга ата- аналар җыелышында тест үткәрү. Тестирование родителей.

Ата-аналарга тест үткәрү. Тестирование родителей на родительском собрании. Тема теста: "Какие мы родители"...

Ата-аналар җыелышы” Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”

8 нче сыйныфта ата-аналар җыелышы” Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”...

Мәктәпнең ата-аналар җыелышлары планы

Мәктәпнең ата-аналар җыелышлары планы...

Ата-аналар җыелышы. Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмияте.

Тема.  Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмиятеМаксат.    1.Ата-аналарның балалар белән күбрәк аралашуына этәргеч бирү....

Аналар көненә сценарий.

Аналар көненә сценарий....