" Туган телем - Тукай теле"
методическая разработка на тему

Мостафина Илсөяр Габдрахман кызы

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар араксында шигырь сөйләүчеләр бәйгесен үткәрү өчен сценарий.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_telem_-_tukay_tele.docx21.67 КБ

Предварительный просмотр:

“ Туган телем – Тукай теле”

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында

районкүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үткәрү өчен сценарий

Алып баручы:

  • Үз ана телем – минем өчен матур, иң тәмле тел,

Үз телем – үз әйберем булган өчен ярата күңел.

Шул ана теле белән мин максудымны аңлатам,

Шул ана теле белән “балам” диләр атам-анам.

Шул тел аркылы гыйлем, уку-язуны өйрәнәм,

Шул тел аркылы укып, булырмын чын адәм.

Мин бала чактук “әти-әни” дидем шул тел белән,

Һәм дә әнкәм дә миңа “бәбкәм” дигән шул тел белән.

Әле дә шул тел белән укыйм, язам һәм сөйләшәм,

Шул татар теле белән көйлим, берәр көй көйләсәм.

Һәрвакыт шул тел белән язган матур китап укыйм,

Һәрвакыт шул тел белән тарих укыйм, хисапп укыйм.(М.Гафури.)

      Хәерле көн, Туган тел бәйрәме кунаклары – кадерле балалар, тәрбиячеләр, әти-әниләр һәм килгән кунаклар! Бүген без барыбыз да сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан “Туган телем – Тукай теле” дигән шигырь сөйләү бәйгесенә җыелдык. “ Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр”, - ди татар халкы, шуңа күрә без дә милләтенең телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен барлау, саклау өчен гомере буе иҗтиһад иткән Тукаебызның ният- максатларын дәвам итәргә омтылабыз. Җир шарында иң популяр булган 14 тел арасында урын алган татар телен балаларыбызга мирас итеп калдырырга тырышабыз.

   Бәйгебезне башлыйбыз.

1.(Жюри әгъзалары белән таныштыру.)

2. Бәйге 2 номинциядә үтә: 1)татар телендә тәрбия бирүче балалар  бакчаларында тәрбияләнүчеләр

2) рус телендә тәрбия бирүче балалар  бакчаларында тәрбияләнүчеләр.

- Сүзне татар телендә тәрбия бирүче балалар бакчаларыннан килгән сүз осталарына бирәбез.

1) Габдулла Тукайның шигырьләре арасында туган җирне сөеп, туган якны яратып язылганнары күңелгә аеруча тәэсир итә. Алар безне Ватаныбызны, туган авылыбызны кадерләргә өйрәтәләр.

“ Туган илең- туган анаң”, “ Үз илем үземә кадерле”,- ди халкыбыз.

Габдулла Тукай,  “ Туган авыл”. ( Бәйгедә катнашучының  һәм тәрбиячесенең исем , фамилияләре игълан ителә).

2) Габдулла Тукайның “ Су анасы”, “ Шүрәле”, “ Кәҗә белән Сарык” әкиятләрен кем генә белми икән?

Әй,  шул Шүрәлене! Урманга Былтырга ияреп барсаң иде дә, аның арбасы артына качып, карап торсаң иде! Курыкмас өчен, әтине я әнине дә алып инде, әлбәттә!

Балалар ,“ Шүрәле” әкият- поэмасыннан өзекне тыңлагыз әле.( Бәйгедә катнашучының  һәм тәрбиячесенең исем , фамилияләре игълан ителә).

3) Габдулла Тукай үзенең шигырьләрендә кошларны яратырга, аларга ярдәм итәргә өнди. Шундый шигырьләрнең берсе –

“ Фатыйма белән Сандугач”.( Бәйгедә катнашучының  һәм тәрбиячесенең исем , фамилияләре игълан ителә).

4) “ Хайваннарны рәнҗеткән рәхәт күрмәс”, - ди халык мәкале. Тукай да аларга карата безнең күңелләребездә мәрхәмәт хисе уятырга теләгән.

 “Бичара куян” шигырен тыңлыйк әле.( Бәйгедә катнашучының  һәм тәрбиячесенең исем , фамилияләре игълан ителә).

5) Вакытлыча Уральск – Җаек шәһәрендә яшәгәч, инде зур егет булып үсеп җиткән Габдулла казан каласына юл ала. Аның Казанны тизрәк күрәсе, шушы зур борынга калада яшисе килә.Бөтен күңеле белән башкалага ашкына. Бу турыда шагыйрь “Пар ат” шигырендә яза. Әсәрне тыңлагыз. ( Бәйгедә катнашучының  һәм тәрбиячесенең исем , фамилияләре игълан ителә).

6) “ Тән биргән дә – ана,

       сөт биргән дә – ана,

      Тел биргән дә – ана,

      Көй биргән дә – ана”,- диелә мәкальдә. “ Ана – шәфкать диңгезе”, - диелә кенчесендә. Әниләребез безне ярата. Безгә матур киемнәр кидерәләр, тәмле бәлешләр пешерәләр. Беләсезме, әниләрен һәрвакыт тыңлаган малайларның, кызларның шатлыклары, рәхәт көннәре бик күп була икән.Әниләр безнең бик бәхетле булуыбызны телиләр. Әйдәгез бу турыда бер шигырьне тыңлыйк әле. 

( Бәйгедә катнашучының  һәм тәрбиячесенең исем , фамилияләре игълан ителә).

7) Сөекле шагыйребез туган җиребезнең табигатен, аның иртә – кичләрен  ярату хисләренә төреп тасвирлаган. “ Туган илең – туган анаң”, “ Туган –үскән җирдән дә матур җир булмас”,- ди мәкаль.

 Габдулла Тукайның “ Иртә” шигырен тыңлагыз. ( Бәйгедә катнашучының  һәм тәрбиячесенең исем , фамилияләре игълан ителә).

2. “ Туган телем – Тукай теле” шигырь сөйләү бәйгесен рус телендә тәрбия бирүче балалар бакчаларыннан килгән малайлар һәм кызлар дәвам итә.

1) Әлли – бәлли итәргә – үз бишеге бар аның,

Алдына алып йоклатырга – үз әбисе бар аның.

Ал бишеге бар аның, гөл бишеге бар аның,

Өзгәләнеп сөяргә – үз әнкәсе бар аның.

“ Бишек җыры”. ( Бәйгедә катнашучының  һәм тәрбиячесенең исем , фамилияләре игълан ителә).

2) Габдулла Тукайның “ Карлыгач” шигырен һәркем яратадыр. Тыңлыйк әле бу әсәрне.( Бәйгедә катнашучының  һәм тәрбиячесенең исем , фамилияләре игълан ителә).

3) Шагыйрьнең “ Кызыклы шәкерт” шигырен тыңлау да һәрберебезгә күңелле булыр. ( Бәйгедә катнашучының  һәм тәрбиячесенең исем , фамилияләре игълан ителә).

4) “ Эшчән кеше – имәндәй,

      Ялкау кеше - яфрактай”, - дигәннәр борынгы бабаларыбыз. Бу мәкальгә

“ Сабыйга” шигыре бик туры килә. Тыңлыйк әле.(Бәйгедә катнашучының  һәм тәрбиячесенең исем , фамилияләре игълан ителә).

5) Бәйгедә катнашучы тагын бер сүз остасын сәхнәгә чакырабыз.

 Ул “ Кышкы кич” шигырен сөйли.(Бәйгедә катнашучының  һәм тәрбиячесенең исем , фамилияләре игълан ителә).

6) “ Алтын – көмеш яуган җирдән туган – үскән ил артык” дигән мәкаль туган җирне ярату турында бу хакта Тукай бабайның бер шигырен тыңлагыз. Ул “ Туган авыл” дип атала.(Бәйгедә катнашучының  һәм тәрбиячесенең исем , фамилияләре игълан ителә).

7) “ Ак бабай” шигыре. Тыңлыйк әле, дусларым, кем икән ул ак бабай?

( Бәйгедә катнашучының  һәм тәрбиячесенең исем , фамилияләре игълан ителә).

8) Балаларның иң яраткан шигырьләреннән берсе – ул “Эш беткәч, уйнарга ярый”. Тыңлыйбыз. (Бәйгедә катнашучының  һәм тәрбиячесенең исем , фамилияләре игълан ителә).

Алып баручы:

Мәгълүм: дөнья көтү, заман өчен

Файдалырак телләр бары да...

Тик шунысы хак: фәкать туган телдә

Иман иңә кеше җанына! Килчәкнең башы – бүгенгедә,

Нинди шатлык картлык көнеңдә –

Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,

Матур итеп туган телеңдә! Равил Фәйзуллин.

    Кадерле балалар, тәрбиячеләр, әти-әниләр, кунаклар! Бәйге-бәйрәмебез ахырына якынлашты. Нәтиҗәләр ясау өчен сүзне жюри әгъзаларын бирәбез.

( Жюри җиңүчеләрне игълан итә, катнашучыларга бүләкләр тапшыра).

  • Туган телне, Тукай телен саклауда гүзәл эшләр кылып яшик!

 Әдәби сценарийны төзү өчен М.Гафури, Р.Фәйзуллин шигырьләре, татар халык авыз иҗаты үрнәкләре файдаланылды.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Инша "Туган телем – татар теле."

Туган тел турында инша...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем- Тукай теле

Башлангыч сыйныф укучылары очен КВН...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Туган телем - Тукай теле! Дәрес-аукцион.

1-8 сыйныф укучылары өчен дәрес конспекты. Дәрес аукцион формасында бара....