Нәүрүз бәйрәме
материал
Урамда, бәйрәмчә бизәлгән җирдә, уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары, кунаклар җыелган.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
nuruz_byrme.doc | 33.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Нәүрүз бәйрәме
Урамда, бәйрәмчә бизәлгән җирдә, уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары, кунаклар җыелган.
Алып баручы: Хәерле көн, кадерле балалар, кунаклар! Минем сезгә бер табышмак әйтәсем килә, тыңлагыз:
Җиргә ак кардан, юрган ябынган
Җир язга кадәр, йокыга талган.
Кыш беткәч, төннең озынлыгы көн белән тигезләшкәч, борынгы болгар бабаларыбыз яңа ел башлана, дип санаганнар. Язны каршылап, йортттан-йортка кереп, яхшы теләкләр теләп йөргәннәр, Нәүрүз бәйрәме ясаганнар.
Хөрмәтле дуслар, без дә бүген Язны-Нәүрүзбикәне каршы алырга җыелдык. Бүген без күп кунаклкр көтәбез.
Кунаклар ( керәләр): Ач ишегең керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез.
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Алып баручы: Хуш киләсез, кунаклар!
Без сезне күптән көтәбез.
Нәүрүз котлы булсын!
Җыр: Ямьле яз җитте!
Алып баручы: Борын-борын заманнан,
Болгар белән Казаннан,
Җаек белән Иделдән
Бу бәйрәм безгә килгән.
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Әйдәгез әле, дуслар, бергәләп Нәүрүзбикәне каршы алыйк.
(Нәүрүзбикә керә)
Нәүрүзбикә: Агымсулар кичтем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.
Нәүрүз әйтеп үттем мин,
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Хөрмәтле кунаклар! Көн белән төннең озынлыгы тигезләшгән көнне кешеләргә бәхет теләгез, бер-берегезгә ягымлы булыгыз. Кешеләр белән ике кулыгызны биреп күрешегез.Шул вакытта күрмәс күзләрегез күрә башлар, телсезләрнең теле ачылыр, тәнегезгә сихәт, күңелегезгә изгелек нуры тулыр.
Алып баручы: Нәүрүз котлы булсын!
Нәүрүз котлы булсын!
Җыр: “ Яз җитә.”
(Тавыш ишетелә, Кыш бабай керә.)
Кыш бабай: Бу нинди тавыш монда? Кем минем йортыма хуҗа булган?
Алып баручы: Кыш бабай, юкка ачуланасың.Биләмәләреңне язга-
Нәүрүзбикәгә тапшырыр вакыт җитте. Күрәсеңме, кояш җылыта, карлар эри, гөрләп яз килә!
Кыш бабай: Туктагыз әле, туктагыз! Көч сынашмыйча, тартышмыйча язга-Нәүрүзбикәгә урын бирү юк.
Нәүрүзбикә: Бөтен шартларыңа да күнәм.
Кыш бабай: Беренче шарт: Менә кашык, менә күкәй,
Тот кулыңа, чибәркәй.
Син дә йөгер, мин дә калмам.
Ярыш: йомырка белән кашык тотып йөгерү. (башта Кыш бабай белән Нәүрүзбикә ярыша, аннан соң балалар)
Кыш бабай: Икенче шарт: Бие, бие чибәркәй,
Мине узалмассың син.
Син яшь, мин карт булсам да,
Биюдә калышмам мин.
( Кыш бабай белән Нәүрүзбикә бииләр, Кыш бабай хәлдән таеп егыла.)
Кыш бабай: Уф, арыдым, сусадым,
Харап булдым, җиңелдем.
Эредем бит, эредем,
Яз алдында хур булдым.
Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле, Кыш бабайны суытыйк, бергәләп өрик аңа.
(балалар өрәләр)
Кыш бабай: Әй, рәхмәт, бик рәхәт булып китте, миңа хәл керде. Мин хәзер Нәүрүзбикәне аркан тартуда җиңә алачакмын.
(аркан тартышалар, балалар Нәүрүзбикәгә булышалар, Кыш бабай җиңелә)
Кыш бабай: Уф, җиңелдем мин, китәм инде, киләсе кышка кадәр хушыгыз. (Кыш бабай китә)
Алып баручы: Балалар, кыш көннәрендә яратып уйнаган уеннарны уйнап алыйк әле бергәләп.
“Җигүле атлар” ярышы
“Бураннар” ярышы
“Чаңгычылар” ярышы
Алып баручы: Балалар, әйдәгез бергәләп “Очты, очты” уены уйнап алабыз.
Уен “Очты, очты”.
( карга булып киенгән балалар керәләр, хәрәкәтләр ясап бииләр)
Балалар (караучылар): Карга әйтә, кар-кар.
Мичтә бәлеш бар-бар.
Берсен кереп алыр идем-
Хуҗалары бар-бар.
Алып баручы: Дуслар, кара каргалар килгән, канатларында яз хәбәре алып килгәннәр.
Нәүрүзбикә: Кадерле дуслар, кунаклар! Минем сезгә бер үтенечем бар: табигатьне саклагыз, елгаларның суы саекмасын, урманнардан киек кошлар китмәсен, зәңгәр күгебезне кара болытлар капламасын, ә үләннәр гел яшел булсын.
Алып баручы: Елларыбыз тыныч торсын,
Күкләребез аяз булсын,
Изге догаларыбыздан аермасын,
Мәңге шат яшик, дуслар!
Сау-сәламәт булыгыз!
Җырлы-биюле уен “Коймаклар”.
Уен беткәч, пешекче Зәлфия апа, барсын да, коймаклар белән сыйлый.