“Соңгы кыңгырау”
методическая разработка (9 класс) на тему
1 нче алып баручы: Школа равняйсь, смирно! (Россия һәм Татарстан гимны)
2 нче алып баручы: Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,
Хис ташкыны дулый күкрәктә.
Укытучының моңсу карашлары,
Озату сүзен яза йөрәккә.
Укулар да инде артта калды,
Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.
Һәркем тоя үзен әзер итеп,
Таулар, диңгезләрне кичәргә.
Еллар узгач сагындырыр инде,
Балачакның соңгы бәйрәме.
Еларгамы, көләргәме бүген –
Күңелләрнең иләс бер мәле.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
songy_zvonok.docx | 27.31 КБ |
Предварительный просмотр:
ГБОУ «Ново-Кинерская общеобразовательная школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья», Республика Татарстан
“Соңгы кыңгырау”
Самигуллина А.Х.
1 нче алып баручы: Школа равняйсь, смирно! (Россия һәм Татарстан гимны)
2 нче алып баручы: Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,
Хис ташкыны дулый күкрәктә.
Укытучының моңсу карашлары,
Озату сүзен яза йөрәккә.
Укулар да инде артта калды,
Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.
Һәркем тоя үзен әзер итеп,
Таулар, диңгезләрне кичәргә.
Еллар узгач сагындырыр инде,
Балачакның соңгы бәйрәме.
Еларгамы, көләргәме бүген –
Күңелләрнең иләс бер мәле.
1 нче алып баручы: Әле кайчан гына ак бантиклы, ак алъяпкычлар кигән нәни генә кызлар, кара костюм, ак күлмәкле шук малайлар беренче тапкыр мәктәпкә белем дөньясына кереп киттеләр. Шушы көннән соң күпме айлар, атналар, көннәр сизелми дә үтеп киткән.
2 нче алып баручы: Шушы кызлар һәм егетләр кабат мәктәп бусагасында. Бүген аларның бәйрәме! Әйдәгез алкышлар белән үзләрен чакырыйк!
(Көй яңгырый. Укучылар чыгалар) Таныштыру.
1 нче алып баручы: Хәерле көн кадерле балалар! Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, әти-әниләр, килгән кунаклар! Без сезнең белән истәлекле бәйрәм – “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә җыелдык. Рөхсәт итегез сезне бүгенге шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да булган “Соңгы кыңгырау” бәйрәме белән чын йөрәктән тәбрик итәргә. Моңсу дибез, чөнки сез бүген соңгы кыңгырау астында бу мәктәптә соңгы дәрескә керәсез. Шатлыклы, чөнки, алда сезне үзенчәлекле тормыш көтә. “Соңгы кыңгырау” - сезне зур тормышка, олы дөньяга эндәшә, алдагы көннәрегезнең гаҗәеп матур да, тынгысыз да, сокландыргыч та һәм авыр да булачагын искәртә кебек. Бу чың сезнең кадерле укытучыларыгыз, тәрбиячеләрегез белән саубуллашу авазы да.
Котлау өчен сүз мәктәп директоры Вәлиев Ленар Хәмбәлевичка бирелә.
2 нче алып баручы: Кайчан гына әле күбәләктәй
Ашкынып килдегез мәктәпкә
Җиз кыңгырау дәште сезне һәркөн
Яңалыклар тулы дәрескә.
1 нче алып баручы: Үтте бик күп айлар, үтте еллар.
Күз алдында үсеп җиттегез.
Белем үрләренә омтылдыгыз
Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.
2 нче алып баручы: Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,
Хәзер инде очып китәсез.
Шатлык, куаныч, изге күңел белән
Каршылагыз һәр көн иртәсен.
Рәдис: Салават күпере сыман
Калса да балачагым.
Гомерем буена тоям
Озатып барачагын.
Ландыш: Кайчак тирән уйга талам
Карыймын да кайрылып,
Балачагым хыялыннан
Калмадыммы аерылып?
Нияз: Әй татлы да, канатлы да
Балачак хыяллары.
Балачакның хыяллары
Канатлар куяр әле.
Альмир: Укытучым шундый назлап
Карадың күзләремә
Сүнмәслек дәрт сала алдың
Бәләкәй йөрәгемә.
Сенина Ландыш башкаруында җыр: “Уйларымда мәктәп еллары”
Балачакның гүзәл бер мизгеле
Хәтеремдә минем бүген дә.
Кулга тотып чәчәк бәйләмнәрен
Килгән көнем белем иленә.
Кушымта:
Кыңгыраулы мәктәп елларына
Алып кайта мине уйларым.
Укытучы апам дәшә сыман:
Улларым сез минем, кызларым.
Хуш килдең син, әйдә балам, диеп,
Алып киттең тормыш юлыннан.
Авыр чакта ярдәм кулың суздың,
Сакладың син ялгыш адымнан.
Өйрәттең син, ярат, балам, диеп,
Туган илне, әткәң-әнкәңне.
Гомерең буе хаклык өчен көрәш,
Онытма син туган илеңне!
1 нче алып баручы: Балачактан аерылуы бик моңсу икән. Ә башлангыч сыйныф укучылары бу апа-абыйларга карап ни уйлый икән? Әйдәгез үзләрен тыңлап карыйк.
(башлангыч сыйныф укучыларының чыгышы)
Марсель: Гади бәйрәм түгел бүген
Ул гомергә бер килә
Бүген менә безгә
Дуслар, туганнар килә.
Риназ: Чәчәк эзләп йөрим кырларда
Белмим сезне ничек зурларга,
Теләп сезгә изге теләкләр
Йолдыз булып яна йөрәкләр.
Айдар: Ак кәгазь буйлап үтәр
Сезнең тәүге юлыгыз.
Оста эшчеләр итәр
Сезнең оста кулыгыз.
Нәфисә: Өйрәнегез тормышта
Бик күп төрле һөнәргә
Бердә куркып тормыйча,
Айга хәтле менәргә.
Марсель: Бик күңелле мәктәбебез!
Тик сез генә китәсез,
Үзебезнең күчтәнәчне
Биеп бүләк итәбез.
Башлангыч сыйныф укучылары башкаруында бию: “Балачак”
Нияз: Башлангыч сыйныф укучылары! Сезгә теләкләрнең иң изгеләрен юллыйбыз. Сыйныф җитәкчеләрегез белән белемнәрнең үрләренә менегез, тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз. Сизелми дә үтеп китәр, сез дә безнең кебек мәктәпкә, укытучыларга хушлашу җиткерерсез.
2 нче алып баручы: Котлау өчен сүз укыту эшләре буенча директор урынбасары Хәбибрахманова Мөслимә Рөстәмовнага бирелә.
Котлау өчен сүз тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мөхәммәдиева Илсия Ильдусовнага бирелә.
Котлау өчен сүз, чыгарылыш сыйныф укучыларының беренче укытучылары Вәлиева Рәмзия Рафаэловнага бирелә.
Ландыш: Рәмзия апабыз сезне
Яратып кабул иттек.
Сезнең дәресләрегезне
Барыбыз да үз иттек.
Ярдәм итеп һәрчак яхшы
Киңәшләрне бирдегез.
Барыбызны да яратып
Гел сез тигез күрдегез.
Шәфкатьле сез, безнең апа
Армас – талмас күңелегез,
Дәресләрдә ачык итеп
Сез аңлата белдегез.
Җыр: “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”
Килгән чакта ашка авырлык,
Җитми калса көч я сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез –
Сез иң күркәм кеше икәнсез.
Балаларның теле – кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау,
Барсына да җавап биргәнсез –
Сез иң гүзәл кеше икәнсез.
Укып чыгып дөнья тануны,
Бәхетебезне эзләп табуны,
Зур ышаныч белән көткәнсез –
Сез иң сабыр кеше икәнсез.
Мактагансыз тиеш урында,
Яклагансыз тиеш урында.
Безнең өчен сез тир түккәнсез –
Сез иң гадел кеше икәнсез.
Адель: Тәрбияче апайлар –
Рәхмәт сезгә ничә еллар
Әни кебек булдыгыз
Берәребез авырганда
Хәлләр белеп тордыгыз.
Безгә һәрчак көч-дәрт өстәр,
Биргән киңәшләрегез.
Кабул булыр, апа, сезнең
Әйткән теләкләрегез.
Күңелдәге рәхмәтләрне
Шигырь итеп язабыз,
Сезгә, апа, нык исәнлек
Бәхет теләп калабыз.
Роберт: Наши школьные учителя!
Мы относимся к вам, как родителям!
Но особенно дороги нам
Наши классные руководители!
С нами рядом вы были всегда,
К вам несли мы печали и радости.
И порой огорчали мы вас,
И не видели ваши усталости.
Наташа: Мы взрослели на ваших глазах,
Подросли и чуть-чуть поумнели!
Но с годами вы стали для нас
Только ближе, понятней, роднее.
Мы сегодня прощаемся с вами,
Будет близок, наш путь иль далёк.
Мы хотим, что вы вспоминали,
Этот самый последний звонок!
С.Антон: Дорогие наши учителя!
Вы каждый день и каждый час,
Нелёгкой посвятив работе,
Одною думаю о нас,
Одной заботою живёте.
Чтоб нами славилась земля,
И чтобы честными росли мы.
Спасибо вам учителя,
За всё спасибо!
Искреннее спасибо
Говорим мы всем учителям.
Будьте молодыми и счастливыми,
Мира, долгих лет, здоровья вам!
Рәмис: Милые, сердечные, хорошие,
Добрые мои учителя!
С детством я прощаюсь и со школою...
С вами только не прощаюсь я.
Спасибо, что вы нас любили,
Что строги были к нам подчас,
За то, что вы нас мыслить научили
За всё, за всё, что сделали для нас!
1 нче алып баручы: Без шулай ук бүген 6 ел буена безне тәмледән-тәмле ризыклар ашатучы повар апаларыбыз, чисталыкны тәэмин һәм таләп итүче техничка апаларга чын күңелдән чыккан иң җылы, зур рәхмәтебезне әйтәбез. Кылган изгелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын.
2 нче алып баручы: Бүгенге шатлыгыгызны уртаклашырга дип әти-әниләребез дә килгән, хәзер сүзне аларга бирәбез.
(Әти-әниләргә сүз)
Сүз чыгарылыш сыйныф җитәкчесе Галиева Рәйхана Адъгамовнага бирелә
Укытучыларга чәчәкләр тапшырыла.
Антон: Вы в добрый путь сегодня
Нас снарядили всех.
Большое это дело,
Огромен ваш успех.
Наташа: Хочу в любви признаться нашей школе,
Здесь я училась, здесь мои друзья.
Я не забуду вечно вашей роли,
Любимые мои учителя.
Мы память сохраним о школе нашей,
Как первую прекрасную любовь.
Пусть станем мы мудрее и постарше,
Но будем школу возвращаться вновь.
Чыгарылыш сыйныф укучылары башкаруында вальс.
1 нче алып баручы: Киләчәктән килгән чакыру булып,
Үткәннәрдән килгән моң булып.
Шатлык – сагышлардан тасма үргән
Кыңгыраулар чыңлый моң булып.
2 нче алып баручы: Җырлап торган моңлы кыңгырау ул –
Киләчәкнең кайнар сәламе,
Ак хыяллар сынмас канат булсын
Бәхет язсын тормыш каләме.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Соңгы кыңгырау
1 нче укучыХөрмәтле укытучылар,укучылар, ата-аналар, килгән кунаклар! Сезне чын күңелдән бүгенге зур бәйрәм - “Белем бәйрәме” белән котлыйбыз,эшегездә зур уңышлар,тормышыгызда саулык-сәла...
Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.4сыйныф татар төркеме.
Максат:1. Максат:1.Исемнәрнең килеш белән төрләнүен тирәнтен өйрәнү....
Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Презентация.
"Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше" темасы буенча презентация.4 сыйныф(татар төркеме.)...
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме өчен материал....
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.
Бу бәйрәм укучыларның күңелендә гөмергә онытылмаслык булып калыр.Ул 25 майда үткәрелә.Зал бәйрәмчә әзерләнә.Мин үз сыйныф укучыларым белән үткәрелгән бәйрәм сценариен урнаштырам....
Соңгы кыңгырау - 2011.
Сценарий последнего звонка на татарском языке....
Тема: "Яңгырау һәм саңгырау тартыклар".
2 нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе, сингапур структурасы....