Әтиләр бәйрәме
план-конспект на тему
Предварительный просмотр:
Әтиләр бәйрәме
(уртанчылар төркеме өчен)
“ Әтиләр сүзе – күңелнең күзе”
А.б. Без бүген иң якын кешеләрне - әтиләрне кунакка чыкырдык. Ил терәге – ир-егетләр булса, гаилә терәге - әтиләр.
- Хөрмәтле, әтиләр! Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез! Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә дә балаларыгыз мәктәпкә барсалар да, аларга үрнәк әти булыгыз, кирәк вакытта файдалы киңәшләргезне биреп, томыш юлына терәк булыгыз. Бәйрәмебезне башлыйбыз. Балалар мин сезне бер серле островка алып барам. Утырыгыз минем машинага. Киттек. (берберсенә тотынышып музыка астына сәяхәткә баралар).
Җыр “Бравые солдаты» (солдатлар рәсеме мулҗтимедиядан күрсәтелә)
Уен «Меткие» (кәрзингә комлы капчыклар атарга, 2 команда)
(рәсем мультимедиядан)
“Хайләкәр малай”
Бала Малай булгач, гел әтигә
Охшарга дип тырышам.
Машинасын рәтләгәндә,
Тире-томыр тотышам.
Бала Пычранса – юышам,
Шөрепләрен борышым.
Бер мактап җибәрсен диеп,
Тырышам да, тырышам.
Бала Машинада детальләр күп,
Исемнәрен сорашам.
Әтигә ошап та бетми,
Кабат-кабат сорасам.
Бала Әти янында хәйләләп
Туруның сәбәбе бар.
Мине тизрәк көн буена
Уйнарга чыгарсыннар.
Уен “Атта чабыш” (Аяк арасына кыстырып атта чабалар кегляны урап чыгалар иптәшенә бирәләр, 2 команда) (рәсем мультимедиядан)
Җыр “Агач мылтык”(рәсем)
Бала “Әтием” Әтием минем уңган (рәсем)
Бөтен эшкә дә булган.
Кылыннан килә бар да,
Яратамын шуңа да.
Бала Әтием минем өчен
Гел үрнәк булып тора
Сорау туса, белмәгәнең
Минем әтидән сора.
Бала Ничек балта тотарга,
Ничек утын ярырга.
Туган илне сакларга,
Җылы өйләр салырга –
Бөтенесен белә ул.
Уен “Самолетлар” (самолет рәсеме)
“Әтием”
1. Синең алда без, әти, 2. Без әтине яратабыз
Башыбызны иябез. Ул да безне ярата.
Сәламәт бул, авырма, Бары җылы хисләр туа,
Рәхәт яшә диябез. Әти, сиңа карата.
Уен “Разведчиклар” (арка астыннан чыгып, канат аркыла сикерерьгә) (рәсем)
А.б. Бездә бүген ике команда ярыша: “җитезләр” hәм “кыюлар”. Балалар, сез бүген үзегезнең булдыклыгыгызны күрсәтерсез. Ә моңа әтиләр ярдәм итәр. Ярышлар безнең җиңел түгел, җюри нәтиҗә ясап барыр. (җюри белән таныштыру). Hәр җиңү өчен бер флаңок бирелә. Кайссы команда күберәк флажок җыя, шул җиңүче була. Тырышырга кирәк балачак. Сезгә уңышлар телим. Ярышларны башлыйбыз!
1 бала Всех защитников страны
Поздравлям нынче мы.
Этот танец без сомненья
Всем поднимет настроенья!
Бию “Яблочко” (видео)