"Нәүрүз" бәйрәме
материал (5 класс) на тему
Рус балаларына татар телен уңышлы өйрәтү өчен алшартларның берсе - алар белән татар телендә төрле кичәләр оештыру. Материал балаларның тел белү дәрәҗәләрен һәм яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзелде.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
nuruz.docx | 19.41 КБ |
Предварительный просмотр:
Алып баручы: Нәүрүз-төрки халыкларның кышны озату, язны каршы алу бәйрәме ул. Ул 21-22 мартта уза. Бу бәйрәмдә өйдән-өйгә кереп бүләк җыйганнар. Кешеләр теләкләрен Нәүрүзгә әйтеп калырга теләгәннәр. Ярышлар үткәрелгән, уен-җыр булган.
Укучы. Тиздән Нәүрүз бәйрәме җитә. Ә ул килми дә килми. Урманга барыйм әле, Нәүрүзне алып килим әле.
(Урман. Укучы адашкан, елый).
Урман хуҗасы. Кем бар анда, минем урманымда кем елый?
Укучы. Бу мин.
Урман хуҗасы. Нишләп йөрисең син кызыкай?
Укучы. Тиздән нәүрүз җитә. Ул үзе юк. Аны эзләргә килгән идем, адаштым. (елый)
Урман хуҗасы. Елама, мин сиңа тылсымлы чәчәк бүләк итәм. Ул сиңа Нәүрүзне табарга ярдәм итәр.
Укучы. Рәхмәт. Минем елыйсым килми инде. Биисем килә.(Бииләр).
Урман хуҗасы. Ярый, кызым, хәерле юл сиңа! Мин дә китәм. Урманда яз көне эшләрем күп.
Аю. (йокыдан уяна) Мине кем уятты. Хәзер мин сине ашыйм. (кызга)
Укучы. Тукта, Аю дус, менә бу чәчәкне иснәп кара әле.
Аю. Нинди хуш исле бу чәчәк! Ачуларым бетте инде минем. Мин сиңа бер шигырь сөйлим әле.
Яз килә! Яз килә!
Сыерчыклар килә.
Гөрләшеп, сайрашып,
Җырчы кошлар килә,
Бик күңелле тышта.
Кар эри, боз китә,
Чабышып йөриләр
Малайлар бер читтә.
Укучы. Аю, рәхмәт сиңа. (Аю китә)
Бүре. УУУ, ит тә юк. Ашыйсы килә.
Укучы. Туктагыз әле, бүреләр
Иснәгез әле бу чәчәкне.
Бүреләр. Җырлыйсы килә. Нинди рәхәт! (Җырлыйлар)
(Куян килә)
Укучы. Куяннар, килегез бирегә.
Куяннар. Без бүреләрдән куркабыз (чәчәк исниләр)
Безнең уйныйсы килә (курайда уйныйлар) (Нәүрүз яшәгән өй янына киләләр, звонок бирәләр)
Нәүрүзбикә. Кем бар анда?
Укучы. Бу мин – Алсу. Мин сине бәйрәмгә алырга килдем.
Нәүрүзбикә. Хәзер барам.
Укучы. Урман җәнлекләрен дә алыйк. Алар минем дуслар. (Китәләр)
(Өй тирәсе янына киләләр)
Балалар. Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтеп киләбез!
Нәүрүз котлы булсын!
Нәүрүз котлы булсын!
Нәүрүзбикә!Исәнмесез, балалар!
Бик күп сулар үттем мин,
Агымсулар кичтем мин,
Сезгә килеп җиттем мин,
Нәүрүз әйтеп үттем мин.
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
1нче укучы. Кыш китте, яз килде,
Үрдәк белән каз килде,
Былбылдан аваз килде.
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
2нче укучы. Нәүрүз килде, тиз килде,
Нәүрүз килде, яз килде,
Яз белән байлык килде,
Яз белән шатлык килде.
Нәүрүзбикә. Яратыгыз көзне дә,
Яратыгыз кышны да,
Яратыгыз җәйне дә,
Яратыгыз язны да.
Балалар. Нәүрүз, Нәүрүз зур рәхмәт!
Нәүрүз, Нәүрүз, зур рәхмәт!
(Кыңгырау тавышы ишетелә).
Алып баручы. Балалар, ишеттегезме, кыңгырау тавышы. Безгә кунаклар килә, ахрысы.
(Кыш бабай керә).
Кыш бабай. (Нәүрүзгә) Бу нинди бәйрәм монда?
Миңа әйтми киткәнсең,
Ха-ха-ха.
Бер өрсәм, җил исәр,
Ике өрсәм – кар явар,
Кит, Нәүрүз, кит!
Нәүрүзбикә. Шып итсәм – җил туктар,
Елмайсам – карың елар,
Үзең кит, Кыш бабай!
Кыш бабай. Минем җитез атларым бар,
Гыйнвар, февраль айларым бар.
Нәүрүзбикә. Минем дә бит атларым бар,
Җылы апрель, майларым бар.
Кыш бабай. Әйдә алайса ярышыйк,
Кем җиңә, шул кала.
Алып баручы. Кыш бабай, Нәүрүзбикә, менә күрәсезме, балалар икегезне дә яраталар.
Кыш бабай. Рәхмәт, рәхмәт. Менә хәзер карыйк әле ярышып, бераз аркан тартышып.
(Нәүрәзбикә белән Кыш бабай аркан тартышалар, Нәүрүзбикә җиңә).
Алып баручы. Инде хәзер биеп алабыз.
(Кыш бабай бии - бии дә, егыла).
Кыш бабай. Уф арыдым, су кирәк,
Җиңелдем бит, җиңелдем.
Эредем бит, эредем,
Яз хуҗа булды инде!
Сезнең белән Нәүрүз кала,
Ә мин киттем, хушыгыз.
Алып баручы. Балалар, әйдәгез кичәбезне “Кояшлы ил – безнең ил” җыры белән тәмамлыйк.