Көзге бал
материал на тему

Фәйзрахманова Сиринә Нурислам кызы

Уңыш бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kozge_bal.doc55 КБ

Предварительный просмотр:

-1-

Көзге бал

Хәерле кич хөрмәтле укытучылар, укучылар!

Көз. Хәзер табигатькә ул хуҗа! Тылсымлы сулышы белән бер генә өреп җибәрәдә бөтен дөньяны танымаслык итеп үзгәртә. Агачларга гына карагыз сез. Яфраклар, алтын сары, кызыл- чия төсләргә кереп, моңсу гына җиргә коела. Җир өсте әкияттәге кебек әллә нинди сихри палас белән капланган.

Шулай да, көзнең үз яме бар: яшелчәләр өлгерә, җиләк-җимеш пешә, уңышлар җыела. Көзнең яме - муллык белән.

Әйе, менә без дә бүген һәр кем өчен шатлыклы булган бәйрәмнәрнең берсе, уңыш бәйрәменә җыелдык. Ул һәркемгә муллык китерүче, игеннәр, яшелчәләр җыелып беткәч уздырыла торган зур бәйрәм.

Бүгенге бәйрәмдә  9,10,11 сыйныф укучылыры катнаша. Без һәр сыйныфтан 2кыз 2 егет сайлап алдык һәм аларны 2 командага бүлдек. Сезнең алдыгызда

“                 “ һәм “           “ исемле командалар көч сынаша.

 Конкурсны башлар алдыннан сезне бәяләүче жюри членнары белән таныштырып китәм.

1.

2.

3.

Ә хәзер әйдәгез конкурсларны башлыйбыз.

1 конкурс – “Әйдәгез танышабыз”.

һәр команда үзләренең фантазияләренә карап төрле формада таныштырырга тиеш, бу өй эше итеп алдан бирелгән иде.Сүзне беренче командага бирәбез.

2 конкурс- Көзге сынамышлар

 Сентябрь, октябрь, ноябрь айлары турындагы сынамышларның яртысын мин укыйм ,калганын сез дәвам итәсез.Чиратлашып һәр командага әйтәм.

Сынамышлар.

1.Көз озын килсә, яз соң килер.

2.Көзнең ахырларында түгәрәк-түгәрәк вак кына боз яуса, кыш суык булыр.

3.Беренче октябрь.Бүген кар күренсә, кырык көннән кар күренер.

4. Ноябрь тугызында бәс булса - суыкка, томан булса – җылыга.

5.Сентябрь аяз – кыш салкын.

6.Көз көне пәрәвез очса,көз яхшы килер.

7.Беренче сентябрьдә күк күкрәсә, киләсе ел ашлык уңар, ләкин көз озын килер.

8.Октябрьдә шөпшә һәм төклетуралар күренсә, кыш суык булыр.

9.Тугызынчы ноябрьдә бәс булса – суыкка галәмәт, томан булса – җылыга галәмәт.

10.Агач яфрак коймый кар яумый.

11.Кыр казлары иртә китсә, кыш иртә килә.

12.Бозлар көз көне шадра булып катса, ашлык яхшы булыр.

13.Беренче октябрьдә җил көн буена төньяктан булса,кыш салкын килер.

14.Беренче ноябрь көнне яңгыр өстенә  кар булса, җәй салкын килер,печән бик уңар.

15.Кыр казлары көз көне киткәндә түбәннән очып китсәләр, кар тиз булыр.

 

3 конкурс - “Яшелчәне таны”

Бу конкурста сезнең яшелчәләрне ни дәрәҗәдә белүегез тикшерелә. Капчыктагы яшелчәләрне, күзне бәйләп алырга һәм нинди яшелчә икәнен әйтергә.

4 конкурс – “Илһамлану”

 Бу конкурста һәр команда көз турында 2 куплет шигырь чыгарарга тиеш. 1 команда алдан әзерләп килгән1 шигырьнең ике юлын көндәш командага укый һәм алар дәвам итергә тиеш булалар. Аннан 2 команда дәвам итә. Шулай чиратлашып 2 куплет укыла. Рифмалары дөрес туры килгән, матур эчтәлекле шигырьгә җюри үз бәясен бирә.

5 конкурс – Табышмаклар

Һәр командага чиратлашып табышмаклар әйтәм сез җавабын табасыз. Җюри дөрес җавапны теркәп бара.

1.Кат-кат тунлы,

Карыш буйлы. (кәбестә)

2. Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында. (бәрәңге)

3. Туп түгел ,түгәрәк,

Күсе түгел, койрыклы. ( Чөгендер)

4. Җир астында картыгыз,

 сакалыннан тартыгыз.(Шалкан)

5. Ускәндә яфрагын ашыйлар,

Усеп җиткәч тамырын ашыйлар (Суган)

6. Туганда ук эшләпәсен киеп туа

һәм шуңа гомере күләгәдә уза. (Гөмбә)

7. Түп-түгәрәк кара күз,

Сап-сары керфекләре.

Ул ярата кояшны,

Без аның бөртекләрен.(Көнбагыш)

8.Алсу битле кыз үсте,

“тып” итеп сикереп төште.(Алма)

9.Тышы таш, эче баз

Тәрәзә ишек куймаган,

эчен кемдер буяган.(Карбыз)

10. Диңгез түгел,

 җил искәндә дулкынлана( Иген кыры)

6 конкурс – Көзге меню

Әлеге конкурсның тәртибе: һәр командадан бер кеше чыга, аның күзен бәйлибез һәм көзге менюга кергән ризыкның нәрсә икәнен һәм нәрсәләрдән ясалганын белергә тиеш була.

7 конкурс – Көзге яфраклар

Өстәлдә төрле агач яфраклары сез шуларның нинди агачныкы икәнен әйтергә тиеш буласыз. Сәхнә алдына һәр командадан 1 кеше  килә.

8 конкурс - Кызыклы сораулар

 

  1. Элекке вакытта бу яшелчәне “мәхәббәт алмасы” яки “ алтын алма” дип йөрткәннәр. Ә хәзер аның ике исеме бар. Сүз нинди яшелчә турында бара?(помидор-томат)
  2. Елның кайсы вакытын әбиләр чуагы “ диләр?

( Борынгы заманнарда ук әбиләр чуагы көзнең иң матур, иң әйбәт вакыты санала. Җәйге җылы кире кайткандай була.)

  1. Бакча чәчәкләренең кайсысы беренче карга кадәр чәчәк ата?(Хризантема-көз чәчәге. Ул хәтта салкын кырауларга да бирешми. Кар яуганчы тирә-якка ямь биреп тора.)
  2. Беренче кар төшкәнче кайсы агачларның яфраклары яшел килеш кала?(Зирек, сирень,  су буендагы талларның яфраклары беренче кар яуганчы яшел килеш кала.)
  3. Көзнең кайсы аен кара көз дип йөртәләр?                                  ( октябрь)
  4. Нарат, чыршы агачларының ылыслары һәрвакыт яшел килеш торалар, ә нинди агачның ылысы көзен саргая? ( Карагай лиственница)

“Көз нинди?” – дип сорасагыз әгәр,

Җавап килер урман-кырлардан.

Һаваларны иңләп, җылы якка

Китеп барган моңсу казлардан.

“Көз нинди?” – дип сорасагыз әгәр,

Чытык күктән төшәр тамчылар

Җилфердәтеп үлән, яфракларны

Кырыс җилләр тагын юл чыгар.

Әгәр сорасагыз, яратамсың

Көзнең шундый матур чакларын?

Әйе, диям. Көзнең матурлыгын

Күңелемдә мәңге саклармын.

Бүлмәбездә җыр йөри

Көлү, шаяру белән

Ник бу уңыш бәйрәме

Көн саен булмый икән.

Күмәкләшеп без дә, дуслар

Бәйрәм итик әйдә әле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Бүген уныш бәйрәме.

Шатлыклар күңелебездә

Кояшкай күгебездә.

Килегез, дуслар кунакка

Уңыш бәйрәме бездә.

Уйнап тора музыка

Зур бүлмә шау-гөр килә.

Җырлыйлар да , бииләр дә

Төрлесе төрле көйгә.

Йомшак кына җылы җилләр исте

Тибрәндереп матур инешне.

Җыйналыгыз, дуслар, уйнап-көлеп

Ямьләндерик эшле тормышны.

Илебезне өзелеп сөйгән өчен

Зур эшләргә көчне бирдек без.

Эшләп арган тәнгә хәл җыярга

Ял итәргә бире килдек без.

Җирне яшәртергә сүз бирдек без

Вәгъдәбезне, дуслар, үтәрбез.

Туган илебезне, үскән җиребезне

Гөлчәчәкле бакча итәрбез.

Шатланып уйныйк та, көлик без

Күмәкләп җырлыйк та, биик без

Кадерләп үстергән илкәйгә

Зур рәхмәт, зур рәхмәт диик без.

Менә кадерле дуслар шуның белән уңыш бәйрәмебез дә ахырына якынлашып килә. Командаларны бәяләр  өчен сүзне җюрига бирәбез. Рәхим итегез.

Кадерле дуслар сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз. Алга таба зур уңышларга ирешүегезне телибез. Сау булыгыз                                                                                      

Сынамышлар.

1.Көз озын килсә, яз соң килер.

2.Көзнең ахырларында түгәрәк-түгәрәк вак кына боз яуса, кыш суык булыр.

3.Беренче октябрь.Бүген кар күренсә, кырык көннән кар күренер.

4. Ноябрь тугызында бәс булса - суыкка, томан булса – җылыга.

5.Сентябрь аяз – кыш салкын.

6.Көз көне пәрәвез очса,көз яхшы килер.

7.Беренче сентябрьдә күк күкрәсә, киләсе ел ашлык уңар, ләкин көз озын килер.

8.Октябрьдә шөпшә һәм төклетуралар күренсә, кыш суык булыр.

9.Тугызынчы ноябрьдә бәс булса – суыкка галәмәт, томан булса – җылыга галәмәт.

10.Агач яфрак коймый кар яумый.

11.Кыр казлары иртә китсә, кыш иртә килә.

12.Бозлар көз көне шадра булып катса, ашлык яхшы булыр.

13.Беренче октябрьдә җил көн буена төньяктан булса,кыш салкын килер.

14.Беренче ноябрь көнне яңгыр өстенә  кар булса, җәй салкын килер,печән бик уңар.

15.Кыр казлары көз көне киткәндә түбәннән очып китсәләр, кар тиз булыр.

 

Табышмаклар

1.Кат-кат тунлы,

Карыш буйлы. (кәбестә)

2. Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында. (бәрәңге)

3. Туп түгел ,түгәрәк,

Күсе түгел, койрыклы. ( Чөгендер)

4. Җир астында картыгыз,

 сакалыннан тартыгыз.(Шалкан)

5. Ускәндә яфрагын ашыйлар,

Усеп җиткәч тамырын ашыйлар (Суган)

6. Туганда ук эшләпәсен киеп туа

һәм шуңа гомере күләгәдә уза. (Гөмбә)

7. Түп-түгәрәк кара күз,

Сап-сары керфекләре.

Ул ярата кояшны,

Без аның бөртекләрен.(Көнбагыш)

8.Алсу битле кыз үсте,

“тып” итеп сикереп төште.(Алма)

9.Тышы таш, эче баз

Тәрәзә ишек куймаган,

эчен кемдер буяган.(Карбыз)

10. Диңгез түгел,

 җил искәндә дулкынлана( Иген кыры)

Файдаланылган  әдәбият:

  1. Зарипова З.М. Балачак бәйрәмнәре. -  Яр Чаллы:ӨПББИ, 1994 ел.
  2. Хәмитов И.М. Халкым чишмәсеннән су эчәм.  Яр Чаллы: ӨПББИ,1999 ел.
  3. Татар халык табышмаклары. Яр Чаллы: “Идел – йорт” нәшрияты, 2000 ел.
  4. Кәримова Ф.С. Бәйрәмнәр, кичәләр. – Яр Чаллы:ӨПББИ

5. Татар халык иҗаты. Сынамышлар.