Ярат математиканы
методическая разработка (7 класс) на тему
Максат: математика фәненә карата кызыксыну,мәхәббәт тәрбияләү.
Математика фәненең матурлыгы турында җырлар,шигырьләр сөйләнә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
zhyr.doc | 45 КБ |
Предварительный просмотр:
Математика атналыгында үткәрү өчен әдәби-
музыкаль монтаж:
Максат: математика фәненә карата кызыксыну, мәхәббәт
тәрбияләү.
Җыр:
- Һәркөн балалар шатланып
Мәктәпкә килсә.
Тигезләмәләрне төзеп,
Мәсьәлә чишсә.
Кушымта:
Мисал чыкса, “5” ле алынса
Һәрбер дәрестә,
Тибрәнә җыр дулкыннары
Минем күңелемдә.
- Бәхетле бала елмаеп,
Дәрескә керсә.
Сорауларга дөрес итеп
Җаваплар бирсә.
Кушымта шул ук.
- укучы: Математика-кызыклы фән,
Ярата тапкырларны.
Яратмый ул наданнарны,
Белмәсәң тапкырлауны.
Гаҗәп анда мәсьәләләр,
Чишә алмый алҗыйсың.
Я бүләсең, я кушасың,
Тагын алып карыйсың.
2 укучы: Я саннарны кушып карыйк,
Икегә бер-өч була.
Ә кайчакта бигрәк кызык,
Шушы сумма бер була.
Күп урынлы саннар анда,
Бер гади, бер унарлы.
Зур-зур саннар ясыйбыз,
Кушып барып уннарны
Җыр:”Өйрәтәләр дәресләрдә”
Циркуль тотып кулларга
Әйләнәләр сызарга,
Өйрәтәләр дәресләрдә,
Дәресләрдә.
Төрле саннар кушарга,
Тапкырларга, бүләргә
Өйрәтәләр дәресләрдә
Дәресләрдә.
Табарга мәйданнарны,
Периметр, күләмне.
Өйрәтәләр дәресләрдә,
Дәресләрдә
Формулалар кулланып,
Зурлыкларны табарга.
Өйрәтәләр дәресләрдә
Дәресләрдә.
- укучы: Туган елым иң борынгы
Заманнардан башлана.
Декарт белән Пифагор
Нигез салганнар миңа.
Шунда ук мин кирәк булган
Тормыштагы һәр эштә,
Исәпләүдә,җир үлчәүдә,
Һәм гади төзелештә.
- укучы: Гыйлем таләп иткән миннән,
Үсәргә халкым өчен.
Тойганнар алар һәр эштә
Математика көчен.
Үстем дә мин, ныгыдым да
Яшәү, тормыш хакына.
Рәхмәтем зур һәрчак мине
Үстерүче халкыма.
5 укучы: Лобачевский, Эйлерлар
Биргән өчен Россиям,
Сиңа математика иле
Булган өчен баш иям.
6 укучы: Кибернетика, физика
Һәм химия иптәшем.
Барлык фәнгә ярдәм итәм,
Алар белән дус яшим.
7 укучы: Ярат математиканы,
Ул акылга өйрәтә.
Һәм аны фәннәр патшасы-
Дюп Гаусс дөрес әйтә.
8 укучы: Хәзер гыйлем һәр аң эштә,
Компьютер заманы.
Атла син тормыш юлыннан,
Сайла математиканы.
Җыр: Хәзерге буын галәмдә
Яңа йолдызлар ача.
Ул йолдызларга юл сала
Математика аша.
Куш. Математика матур тел,
Төгәл фәннәр теле ул.
Татарстан - Насыйрилар,
Беркутовлар иле ул.
Татарстанның кояшы
Балкый, елмая, көлә.
Ай,Марс,Венераларга
Очулар чоры килә.
Куш. шул ук.
9 укучы: Бер минутка көтегез,
Миңа да сүз бирегез.
Бишкә укыйм мәктәбемдә
Дус булып фәннәр белән.
Лобачевский, Пифагор,
Коши әйткәннәр белән
10 укучы: Эйлер, Лобачевский,
Чебышев, Галуалар
Математика өлкәсендә
Бик күп хезмәт куйганнар.
Күрсә бүгенгене Эйлер
“Гөрлә и фәнем” дияр.
Пифагор да безгә карап,
Чал чәчле башын ияр.
11 укучы: Архимед очу турында
Ишеткән әкияттән.
“Очу-математика ул” дип
Чкалов дөрес әйткән.
12 укучы: Математика турында
Бик күп сүзләр язылган.
Һәрбер сүзгә эчтәлекле,
Тирән мәгънә салынган.
“Математика ул- бөтен төгәл фәннәр сөйләшәи торган тел.”
“Математик шагыйрь җанлы кеше булырга тиеш.”
“Химия-физиканың уң кулы, ә математика аның күзе.”
“Табигатьнең бөек китабы математик символлар белән язылган.”
“Математика үзенең серләрен аңа мәхәббәт белән якын килүчегә генә ача.”
13 укучы: Математика-төгәл фән,
Киләчәкнең тоткасы.
Шуңа күрә һәр укучы
Бик нык өйрәнсен аны.
14 укучы: Гыйлемле буласың килсә,
Ярат син шушы фәнне.
Математика сере аша
Сайларсың киләчәкне.
Искәрмә : Монтажда кулланылган җырларның сүзләрен һәм шигырьләрнең
күбесен Олы Салтык урта мәктәбенең математика укытучысы
Гайфуллина Дамирә Гыйлфан кызы иҗат итте.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Белем алыйм дисәң ничаклы – сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!”
Татар теленнән сыйныфтан тыш чара...
Мин яратам сине, Татарстан!
Данный материал посвящен теме родного края, даны различного уровня задания, подобраны картинки по теме, представлена песня про любимый Татарстан....
Ачык чара "Ярат математиканы"
Төрле класс укучылары җыелма командасы өчен математик ярыш...
"Гаиләмне бик яратам" темасын кабатлау. (ачык дәрес)
5 нче сыйныфларның рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе (Р.Р.Нигъмәтуллина дәреслеге буенча) Дәрескә түбәндәге максатлар куелды: 1)«Гаиләмне бик яратам»темасын гомумиләштереп кабатлау; исем...
"Гаиләмне бик яратам" темасын кабатлау. (ачык дәрес)
5 нче сыйныфларның рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе (Р.Р.Нигъмәтуллина дәреслеге буенча) Дәрескә түбәндәге максатлар куелды: 1)«Гаиләмне бик яратам»темасын гомумиләштереп кабатлау; исем...
Конспект урока по татарскому языку "Мин гаилэмне яратам"
Иң бай кеше кем дисезме?Ул кеше мин – белегез!Мактана дип уйламагыз –килегез дә күрегез.Әнием дә, әтием дә –байлыгы безнең өйнең.Нинди генә хәлләрдә дәтабалар безнең көйне.Әбием дә, бабаем да –икесе д...
Мероприятие "Мин яратам сине Татарстан!"
Конспект предназначен для проведения урока татарского языка в русских подгруппах для школ с русским языком обучения....